Технология фәне буенча проект эше
“Кычыткан турагыч ”
Эчтәлек
Кереш ...............................................................................................................3
Проблеманы
формалаштыру...........................................................................4
Схеманы
күзаллау.............................................................................................5
Проектны
планлаштыру, параметрларын билгеләү......................................6
Теоретик
мәгълүмат
........................................................................................6
Тарихы
һәм
заманчалык...................................................................................7
Идеяләр
банкы..................................................................................................8
Эскиз..................................................................................................................9
Эшләүгә
таләпләр.............................................................................................10
Эшләнмәнең
дизайны.....................................................................................11
Эргономиялелек..............................................................................................11
Эш кораллары..................................................................................................12
Материаллар.....................................................................................................12
Куркынычсызлык
кагыйдәләре......................................................................13
Эшләү
технологиясе........................................................................................15
Сыйфатка
таләпләр..........................................................................................17
Экологик
бәяләмә.............................................................................................17
Икътисади
исәпләүләр.....................................................................................18
Реклама..............................................................................................................19
Үзанализ............................................................................................................20
Терминнар
словаре...........................................................................................20
Кулланылган
әдәбият.......................................................................................21
Кереш
Һөнәрләрнең
төрлелеге, аларның борынгыдан нык үсеш алуы белән татар халкы башка халыклардан
аерылып торган.
Шәһәрләр үсеп чыгу белән һөнәрчелек
тә алга киткән, яңа һөнәрләр барлыкка килгән. Авылдагы һөнәрчеләр нигездә,
терлекчелек һәм игенчелек өчен мөһим булган хезмәт кораллары ясаганнар.
.
Минем максатым:
- сәламәтлек өчен зыянлы булмаган
материаллардан уңайлы, җиңел, барлык таләпләргә дә туры килүче кычыткан
турагыч ясау;
- әлеге эшләнмә кешеләргә файда
китерүен күреп нәтиҗә ясау, шатлану;
- хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Проблеманы
формалаштыру
Ихтыяҗны
канәгатьләндерми
|
|
Зәвыклы түгел
|
|
Бәясе кыйммәт
|
Күчереп йөртү өчен уңайсыз
|
|
Үлчәмнәре таләпләргә туры килми
|
|
Товар базарда юк
|
Схеманы күзаллау
Проектны
планлаштыру, параметрларын билгеләү
Кычыткан турагычны
эшли башлаганчы, мин аның параметрларын билгеләдем.
Билгеләнеше: кычытканны
ваклау өчен.
Үлчәмнәре:
Биеклеге
–84 см.
Иңе – 48
см.
Буе – 80
см.
Теоретик мәгълүмат
Мин ясаган эшләнмә,
алдан билгеләнгәнчә, матур, пөхтә, нык булырга тиеш. Кычыткан турагычны мин
нык материал – металлдан эшләргә уйладым. Эшләгәндә мин аның параметрларын
үземә җайлы итеп алдым. Экономик яктан да отышлы вариант булырга тиеш.
Тарихы һәм заманчалык
Кычыткан – күпьеллык үсемлек.
Аны барлык төр хайваннарга, кош-кортларга яшел витаминга бай азык буларак
бирәләр.
Крестьян хуҗалыкларында
элек-электән кычыткан кош-кортлар өчен азык буларак кулланылган. Бик вак итеп туралган
яшел азык кошларга беренче көннән үк бирелә.
Элек кычытканны пычак, балта
ярдәмендә турасалар, еллар үткән саен кеше акыллылана, кул хезмәте кими.
Шунлыктан, кычыткан турау җайланмалары барлыкка килә.
Кош-кортларга кычытканны камыр
азыгына кушып бирәләр.
Идеяләр банкы
Эскиз
Проектлау һәм эшләүгә булган таләпләр
Эшләнмәнең дизайны
I.
Функциональ кулланылышы.
1.
Мин ясаган кычыткан турагыч үземә,туганнарга,
күршеләргә чиксез зур файда китерәчәк.
2.
Гаиләбез өчен кирәк.
II.
Конструкциясе.
“Кычыткан
турагыч”ны эшләгәндә түбәндәгеләрне искә алырга кирәк:
1.
Параметрлары мин уйлаганча
булырга тиеш.
2.
Куркынычсызлык таләпләренә
туры килерлек булсын.
3.
Кабызу җайланмалары уңайлы
урында урнашуы кирәк.
III.
Материал.
Юка профиль,болтлар,
гади түбә калае,алюмин заклепкалар, шөрепләр, иске кер юу машинсы двигателе,
электр үткәргеч чыбык, чиләк.
IV.
Уңайлылыгы.
“Кычыткан
турагыч ” куллану өчен уңайлы, җиңел, эшләү өчен җайлы.
V.
Зәвыклылыгы.
Тышкы яктан
чыдам , зәвык белән эшләнгән.
VI.
Экологик бурычлар.
“Кычыткан турагыч ”ның әйләнә-тирәгә зыянлы тәэсире юк. Ул үзенең
зәвыклылыгы, зарарсыз, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килүе белән
аерылып тора.
Эргономиялелек
Җитештергән эшләнмәбез ышанычлы, нык итеп эшләнгән, һәр кешегә
ошарга тиеш дип уйлыйм. Бу эшне һәр кеше эшли ала. Әлеге эшне производствога
кертеп җибәрсәк, киң кулланылыш алыр дип ышанып калам.
Эш кораллары:
-карандаш
-линейка
-верстак
- тимер пычкысы
- тимер
кайчысы
-шөреп боргыч
-отвертка
-борау
(дрель)
- пычак
- заклепка
ясау приборы
Материаллар:
Куркынычсызлык
кагыйдәләре
Верстак белән эшләгәндә
- Верстак
өслеген кискеч кораллар белән бозылудан сакларга.
- Алгы
һәм арткы кыстыргычларны артык көчле бормаска.
- Верстак
өслегенә һәм кыстыргычларга чүкеч белән сукмаска.
- Верстак
тишегенә чөйләрне агач чүкеч белән генә бәреп кертергә.
- Эш
урынында артык әйберләр һәм кирәксез кораллар тотмаска.
- Эшне
төгәлләгәч, верстакны щетка белән йомычкалардан чистартырга.
Тимер пычкысы
белән эшләгәндә
- Әзерләнмәне
тискида ышанычлы итеп беркетергә.
- Тигез,
салмак эшләргә.
- Төзек
пычкы белән генә кисәргә.
- Пычкы
белән кискен хәрәкәтләр ясамаска.
- Сул
кулны пычкы полотносына якын тотмаска.
- Пычкыны
верстакка куйганда,тешләрен үзеңнән читкә каратырга.
- Кисеп
бетергәндә пычкыга басымны киметергә, материалның кисеп чыгарыла торган
өлешен кул белән тотарга кирәк.
- Пычкы
чүбен өреп һәм кул белән себереп төшермәскә, щеткадан файдаланырга.
Дрель белән эшләгәндә
- Әзерләнмәне
һәм аның астына куела торган тактаны верстакта ныклап беркетергә.
- Борауны
патронга туры, ышанычлы итеп беркетергә.
- Дрель
тоткасын иркен, артык көч куймыйча әйләндерергә.
- Дрельне
верстакка куйганда,
боравын үзеңнән читкә каратырга.
Шөрепләр белән
эшләгәндә
- Эшләпәләре
изелгән шөрепләрне файдаланмаска.
- Шөреп
кисеменә туры килә торган төзек отверткалар кулланырга.
- Шөрепне
агач өслегенә вертикаль куеп борырга.
- Борганда
шөрепкә кул белән кагылмаска.
- Шөрепне
борып бетергәч, эшләпәсендәге кылчыкларны игәү яисә шомарткыч кәгазь белән
чистартып төшерергә.
Буяу белән эшләгәндә
- Буяу
белән эшләгәндә бүлмәне җилләтергә.
- Өслекләрне
җылыту приборларына якын урында буямаска.
- Агуланмас
өчен буяуны иснәмәскә.
- Тәннең
ачык урыннарына буяу эләгүгә юл куймаска.
- Эштән
соң кулларны сабын белән яхшылап юарга.
Сварка аппараты белән
эшләгәндә
1.
Махсус өс һәм баш киеме кияргә.
2.
Саклагыч маска, бияләйне әзерләп куярга.
3.
Аппаратның төп өлешендә бернинди гаеп югына ышангач кына эшкә тотынырга.
4.
Якын-тирәдә тиз янып китә торган материаллар юклыгын тәэмин
итәргә.
5.
Ябыштыра торган детальләрне
махсус щетка ярдәмендә чистартырга.
6.
Электрод калдыкларын махсус савытка җыеп барырга.
7.
Эш урынын калдырып киткән очракта, аппаратны сүндерергә.
8.
Эш беткәч, аппарат һәм электрод эләктергечләр суынгач кына,
чыбыкларны җыярга.
Эшләү технологиясе
“Кычыткан
турагыч” ясаганда түбәндәге төп операцияләрне башкарабыз: үлчәп билгеләү,
тишү, җыю, беркетү,заклепка белән беркетү , шөреп белән беркетү.
Кирәкле
җиһазлар, җайланмалар һәм инструментлар мәктәп остаханәсендә бар.
“Кычыткан
турагыч ”ны эшләү эзлеклелеге технологик картада бирелгән.
Технологик карта
Сыйфатка таләпләр
Кычыткан турагычны ясаганда түбәндәгеләрне истә тотарга
кирәк: ул җыйнак, уңайлы, җиңел, тышкы яктан матур, техника куркынычсызлыгы
кагыйдәләренә буйсынырлык, зарарсыз булырга тиеш.
Экологик бәяләмә
Мин ясаган кычыткан турагыч экологик яктан зыянлы түгел.
Ул тиешле кагыйдәләрне белеп эшләгәндә тирә-якка бернинди зарарлы матдәләр дә
бүлеп чыгармый. Ул үзенең зәвыклылыгы, “кабатланмас” булуы белән кешеләрдә
соклану хисе тудыра.
Икътисади исәпләүләр
Безнең эшләнмәнең үзкыйммәте материалларга, электр
энергиясенә түләнгән чыгымнардан тора.
Двигатель һәм электр кабеле иске кер юу машинасыннан алынды.
Өстәлнең өслеге мәктәп ремонтыннан калган иде. Аларның бәясен исәпләмибез.
Реклама
Тавык-чебеш , үрдәк-казны
Кычыткан чыныктыра.
Турап ашатсаң, файдалы,
Витаминны арттыра.
Сатып алырга теләүчеләр өчен безнең адрес:
422055
ТР
Үзанализ
Мин ясаган кычыткан
турагыч үзем теләгәнчә килеп чыкты. Үз алдыма куйган максатларыма ирештем.
Кычыткан турагычны
эшләгәндә бик күп нәрсәләрне белдем.
Минем иҗат җимешен
әти-әнием, туганнарым, дусларым, укытучыларым бик ошаттылар.Үземнең башка
кешеләргә дә файда китерерлек эш башкаруыма мин бик шатланам.
Терминнар словаре
Эшләнмә - предприятиеләрдә, профессиональ техник училищелар, мәктәп
остаханәләрендә эшләнергә тиешле предмет яки предметлар җыелмасы.
Конструкцияләү – латинча төзү, иҗат итү дигән сүз. Яңа эшләнмәләрне уйлап табу
һәм аларны камилләштерү процессы.
Электр үткәргече – электр энергиясен тапшыру өчен каралган металл үткәргеч.
Үткәргечнең ток үткәрү өлеше тамыр дип йөртелә. Төзелешләре буенча үткәргечләр
бер, ике һәм күптамырлы була. Һәр үткәргеч бер яки үзара үрелгән берничә нечкә
чыбыктан торырга мөмкин.
Продукциянең сыйфаты –билгеләнешенә карап, аерым таләпләрне канәгатьләндерерлек үзлекләр
күплеге.
Калай - салкын килеш прокатлап ясалган , күбесенчә 0,2 – 0,3 мм
калынлыктагы тасма яки табак формасындагы корыч.
Металлар –җылылыкны, электр тогын яхшы үткәрүче, ялтыравыклы, чүкелүчән һәм
башка үзлекләргә ия булган гади матдәләр.
Тимерчыбык – аркылы кисеме күбесенчә түгәрәк формада һәм бик кечкенә булган
озын буйлы металл эшләнмә.
Кулланылган әдәбият
1.
В.Д.Симоненко “Технология ” 5
-11 кл. М.: Вентана- Граф,2010,2011.
2.
И.А.Сасова “Технология” 5-11
кл. Мәгариф, 2007.
3.
“Яшь техник” китабы. Мәгариф,
1995.
4.
Р.М.Халимулин “Самодельный
инвентарь”, Москва, 1991
5. Ситников В. П. Издательское
дело : Основы, история, взаимосвязь техники и технологии / В.П. Ситников. — М.,
2002.
6.
В.А.Горский “Техническое конструирование”.
7. А.Я.Сова
“Межшкольные учебно-производственные мастерские” , Просвещение, 1987
8.
“Производствога өйрәтү”журналлары.
9.
И.А.Карабанов «Технология обработки древесины», Москва, Прсвещение, 1995.
10. П.С.
Лернер «Обработка металлов давлением сегодня и завтра» Москва, 1990.
11.
П.С.Лернер «Послушный металл» Просвещение, 1989.
12.
П.М.Лукиянов «Токарное и фрезерное дело» Просвещение, 1986.
13.
Л.И.Никитин « Охрана трудана деревообрабатывающих предприятиях» Москва,1987
14. А.М.
Шепелев «Справочник домашнего мастера» Москва , 1995
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.