Инфоурок Другое Рабочие программыПрограмма по родному языку

Программа по родному языку

Скачать материал

Укыту предметын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре.

Предмет нәтиҗәләр:

- сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү, сөйләмә һәм язма телнең төп нормаларын үтәү, сөйләм культурасын камилләштерү, фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту;

- татар теленең татар халкы өчен төп милли – мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый һәм рухи яктан формалашуындагы ролен аңлау, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләрне үзләштерү, гамәли куллана белү;

- туган телнең коммуникатив-эстетик мөмкинлекләрен куллану; сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;

- туган тел турында фәнни белемнәрне киңәйтү һәм системалаштыру;

- тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;

- сүзгә төрле төрдәге анализ ясый белү (фонетик, лексик, морфологик, сүз төзелеше, сүз ясалышы), сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә синтаксик анализ, текстка күп аспектлы анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

- туган телдә фикерләреңне һәм хисләреңне иркен җиткерә белү өчен, сүзлек запасын баету;

- туган тел лексикасының  төп стилистик ресурсларын, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларын  үзләштерү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү;

- гомумкешелек - кыйммәте буларак тел культурасы өчен җаваплылык формалаштыру;

- татар теленең татар халкы өчен төп милли–мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый һәм рухи яктан формалашуындагы ролен аңлау;

- сүз төркемнәрен табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлау;

- сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;

- сүзтезмәләрне аера белү, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтү;

- әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

- сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру;

- төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

 

Фәнне үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәсе

Укучы өйрәнәчәк:

- сүзләрне  морфологик яктан тикшерергә;

- текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү;

- сочинение һәм изложение язу;  

- телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалану;

- өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аеру;

- теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалану; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтү; тексттагы саннарны дөрес язу;

- бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

- сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

- тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

- изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

       - эш кәгазьләреннән расписка һәм акт язу.

            Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-  сүз төркемнәрен дөрес язарга, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерергә;

-  әйтү максаты буенча төрле җөмләләрдән  соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдырырга;

-  сүзләрдән - җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдырырга;

-  морфологик, синтаксик анализ ясау элементларын үзләштерергә;

-  бергәләп төзегән план буенча  изложение язарга;

-   текстның темасын һәм төп фикерен билгеләргә;

-   текстны мәгънәле кисәкләргә бүләргә, кызыл юлны сакларга;

-  текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдырырга;

-    темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем куярга;

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язарга;

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтергә.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

- танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;  фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

Коммуникатив УУГ

- тыңлый белү;

- диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

 - төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

- төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;

- укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;

- бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;

- үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

- сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;

- иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив УУГ:

- дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

- проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- максатка ирешү юлларын билгеләү;

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

- уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

- индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

- төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

- активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укыту предметының эчтәлеге

Татар әдәби теле һәм сөйләм культурасы. Татар әдәби теле һәм сөйләм культурасы турында әңгәмә. Телебездәге сүзләрнең язылышы һәм әйтелү үзенчәлекләре. 1 сәг

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның белдерелүе. Ясалышы ягыннан сүз төрләре. 3 сәг

  Морфология

Татар телендәге сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә, сүзләрнең аерым төркемнәргә берләшү үзенчәлекләре һәм сөйләм оештырудагы роле 1 сәг

  Исем сүз төркеме

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма исемнәр. Баш килештәге исемнәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге функциясе. Иялек килешендәге исемнәр, аларның тартымлы исемнәр белән мөнәсәбәте, җөмләдәге функциясе. Төшем килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе. Юнәлеш һәм чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе. Исемнәрнең тартым белән белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Антоним һәм синоним исемнәр. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Исемнәргә морфологик анализ ясау. 17 сәг

Сыйфат сүз төркеме

Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатлар. Сыйфат ясагыч кушымчалар. Сыйфат дәрәҗәләре. Антоним һәм синоним сыйфатлар. Сыйфатларның җөмләдә функциясе. Сыйфатларга морфологик анализ. Сыйфатларны мәгънәле кисәкләргә таркату. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 11сәг

Сан сүз төркеме

Сан сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерүче саннар, саннарның язуда цифр яки сүз белән белдерелүе, гарәп һәм рим цифрларының язылышы. Саннарның ясалышы һәм язылышы: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар. Сан төркемчәләре. Микъдар саннары. Тәртип һәм бүлем саннары. Чама һәм җыю саннары. Саннарның җөмләдәге функциясе. Саннарга морфологик анализ. Саннарны гомумиләштереп кабатлау. 9сәг

Рәвеш сүз төркеме

Рәвеш турында төшенчә, рәвешләрнең сөйләмдә кулланылышы. Рәвешләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр. Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр, аларның җөмләдәге функциясе. Охшату-чагыштыру рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе. Күләм-чама рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе. Вакыт һәм урын рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе. Сәбәп һәм максат рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Рәвешкә морфологик анализ. 9 сәг

Алмашлык сүз төркеме

Алмашлык сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Алмашлыкларның мәгънәләре буенча төркемчәләре. Зат (исем)  алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе. Күрсәтү  алмашлыклары: тамыр һәм ясалма төрләре, аларның җөмләдәге функциясе. Сорау һәм тартым алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе. Билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе. Юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функцияләре. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. Алмашлыкларга морфологик анализ. 8 сәг

Фигыль сүз төркеме

Фигыль сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Фигыльләрнең сөйләмдәге роле. Омоним, синоним һәм антоним фигыльләр. Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе), барлык-юклык төре, басым төшү үзенчәлеге. Фигыль юнәлешләре. Затланышлы фигыльләр: боерык, теләк, шарт, хикәя фигыльләр, аларның ясалышы, барлык һәм юклык төре, зат-сан белән төрләнеше, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдә кулланылышы. Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше . Затланышсыз фигыльләр: сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив. Сыйфат фигыльнең ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы. Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәл фигыльнең ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы. Исем фигыльнең ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы. Исем фигыльнең исемгә әйләнүе. Инфинитивның ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы. Фигыльләрдә дәрәҗә категориясе. Ярдәмче фигыльләр. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килүе. Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. Фигыльгә морфологик анализ. 21сәг

Аваз ияртеме

Аваз ияртемнәр турында гомуми төшенчә, аларның сөйләмдәге роле. Аваз ияртемнәре нигезендә ясалган исемнәр һәм фигыльләр. 2 сәг

Хәбәрлек сүзләр

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә, аларның сөйләмдәге роле, төп үзенчәлекләре.  2 сәг

 Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең телдән һәм язма сөйләмдә сүзләр, җөмләләр арасындагы бәйләнешне һәм мәгънә мөнәсәбәтен оештырудагы роле. Кайсы килешне таләп итүләренә карап, бәйлекләрнең төркемчәләре, мәгънәләре, язылышы. Синоним бәйлекләр. Бәйлекләргә морфологик анализ. 2 сәг

Теркәгечләр

Теркәгечләр турында гомуми төшенчә. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр, аларның сөйләм оештырудагы роле. Синоним теркәгечләр. Теркәгечләрнең язылышы. Теркәгечләргә морфологик анализ. 2 сәг

Кисәкчәләр

Кисәкчәләр турында гомуми төшенчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре, язылышы, алар ярдәмендә сүзләргә бирелә торган модаль мәгънә төсмере. 1 сәг

Ымлык

Ымлыклар турында гомуми төшенчә. Ымлыкларның мәгънәсе һәм төзелеше буенча төркемчәләре, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре һәм дөрес язылышы. Ымлыкларга морфологик анализ. 1 сәг

Модаль сүзләр

Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә. Модаль сүзләрнең мәгънә буенча төркемчәләре, сөйләмдәге роле һәм дөрес язылышы. 1 сәг

Синтаксис  һәм пунктуация

Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Хәбәрлек. Хәбәрлеге бер генә булган – ия белән хәбәрдән генә торган – җыйнак җөмләләр. Хәбәрлеге берничә булган – ияләрдән һәм хәбәрләрдән генә торган – кушма җөмләләр.

Җөмләдә ия белән хәбәрнең белдерелүе, ярашуы.

Баш һәм иярчен, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләрне туплап торучы гомумиләштерүче сүзләр, алардан соң һәм алар алдына куела торган тыныш билгеләре. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең белдерелүе. 7сәг

Морфология, синтаксис  һәм пунктуация буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау 3 сәг

Диктантлар – 8 сәг

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 18 сәг

Арадаш аттестация – 1 сәг

Милли региональ компонент туган як турында план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язганда кулланыла. Татар язучыларының, рәссамнарының әсәрләре, рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, иншалар язганда кулланыла. 

 

 

Календарь-тематик план.

УМК: Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов Татар теле. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.- Казан: татар.кит.нәшр., 2014

 

Бүлек һәм дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт-та

1

Татар әдәби теле һәм сөйләм культурасы турында әңгәмә. Телебездәге сүзләрнең язылышы һәм әйтелү үзенчәлекләре

1

 

 

 

Алдагы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

3

 

 

2

Җөмләнең  баш  һәм  иярчен  кисәкләре, аларның белдерелүе

1

 

 

3

Ясалышы  ягыннан  сүз  төрләре.

1

 

 

4

Кереш тикшерү диктанты. № 1. «Кичке учак»

1

 

 

 

Морфология

 

 

 

5

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә

1

 

 

 

Исем

17

 

 

6

Исем сүз төркеме. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

 

 

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Фикер йөртү тибындагы сочинение язу. “Кешене хезмәт бизи”

1

 

 

8

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

 

 

9

Баш килештәге исемнәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге функциясе

1

 

 

10

Иялек килешендәге исемнәр, аларның тартымлы исемнәр белән мөнәсәбәте,  җөмләдәге функциясе

1

 

 

11

Юнәлеш килеше, җөмләдәге функциясе

Төшем килешендәге исемнәр, җөмләдәге функциясе

1

 

 

12

Чыгыш килешендәге исемнәр, җөмләдәге функциясе

Урын-вакыт килешендәге исемнәр, аларның белдерелүе

1

 

 

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. “Актүш яралангач”

1

 

 

14

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

 

 

15

Тартымлы исем­нәрнең килеш белән төрләнеше                             

1

 

 

16

Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек

1

 

 

17

Исемнәрнең ясалышы. Сүзләрне кушу ярдә­мендә исемнәр ясалышы

1

 

 

18

Синоним һәм антоним исемнәр

1

 

 

19

Исемнәрне гому­ми­ләштереп кабатлау .Исемгә морфологик анализ ясау

1

 

 

20

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язуга әзерлек. “Канатлы дусларыбызны онытмыйк”

1

 

 

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. “Канатлы дусларыбызны онытмыйк”

1

 

 

22

Контроль диктант. № 2. “Шомырт агачы янында”

1

 

 

 

Сыйфат

10

 

 

23

Хаталар өстендә эш. Сыйфат турында гомуми төшенчә

1

 

 

24

Сыйфат дәрәҗәләре

1

 

 

25

Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

 

 

26

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатлар. Сыйфат ясагыч кушымчалар. Сыйфатларны мәгънәле кисәкләргә таркату

1

 

 

27

Аңлатмалы диктант. № 3. «Сәрдәләр»

1

 

 

28

Хаталар өстендә эш. Синоним һәм антоним сыйфатлар

1

 

 

29

Бәйләнешле сөйләм үстерүК.Максимовның «Натюрморт» картинасы буенча тасвирлама сочинение

1

 

 

30

Хаталар өстендә эш. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфатларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

31

Сый­фатларга морфологик анализ ясау. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

1

 

 

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Сыйфатларны урынлы кулланып ирекле темага мәкалә язу

1

 

 

 

Рәвеш

9

 

 

33

Хаталар өстендә эш. Рәвеш турында төшенчә, аларның сөйләмдә кулланылышы

1

 

 

34

Рәвеш төркемчәләре. Саф  һәм охшату-чагыштыру рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

35

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Мәкалә язу күнегүләре. “Мәктәп тормышы”

1

 

 

36

Хаталар өстендә эш. Күләм-чама рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

37

Вакыт һәм урын рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

38

Сәбәп һәм максат рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

39

Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрнең ясалышы, җөмләдә кулланылышы

1

 

 

40

Рәвешкә морфологик анализ, кабатлау

1

 

 

41

Контроль диктант. № 4. “Төнбоек”

1

 

 

 

Сан

9

 

 

42

Хаталар өстендә эш. Сан сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Саннарның ясалышы һәм язылышы: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар

1

 

 

43

Сан төркемчәләре. Микъдар саны

1

 

 

44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язуга әзерлек. “Кошлар”

1

 

 

45

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение  язу. “Кошлар”

1

 

 

46

Хаталар өстендә эш. Тәртип һәм бүлем саннары

1

 

 

47

Чама һәм җыю саннары

1

 

 

48

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Эш кәгазьләре: акт язу

1

 

 

49

Хаталар өстендә эш. Санның исемләшүе.  Саннарның җөмләдә кулланылышы Санга морфологик анализ ясау.

1

 

 

50

Грамматик биремле диктант. № 5. “Сөембикә манарасы”

1

 

 

 

Алмашлык

9

 

 

51

Хаталар өстендә эш. Алмашлык сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Алмашлыкларның мәгънәләре буенча төркемчәләре. Зат алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

52

Күрсәтү  алмашлыклары,  аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

53

Сорау алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

54

Юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функциясе

Билгесезлек алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

55

Билгеләү алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе Тартым алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе

1

 

 

56

Хәтер диктанты. Эш кәгазьләре: расписка язу

1

 

 

57

Хаталар өстендә эш. Алмашлыкларның ясалышы. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы

1

 

 

58

Алмашлыкларга морфологик анализ. Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

1

 

 

 

Фигыль

22

 

 

59

Фигыль сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Фигыльнең сөйләмдәге роле. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе).  Омоним, синоним һәм антоним фигыльләр

1

 

 

60

Фигыльнең барлык-юклык төре, басым төшү үзенчәлеге. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

 

 

61

Фигыль юнәлешләре

1

 

 

62

Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль

1

 

 

63

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя  фигыль, мәгънәләре

1

 

 

64

Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның  формалары һәм зат-сан белән төрләнеше

1

 

 

65

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре 

1

 

 

66

Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның   зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

1

 

 

67

Шарт  фигыль

1

 

 

68

Затланышлы  фигыльләргә морфологик анализ. Затланышлы  фигыльләрне кабатлау

1

 

 

69

Аңлатмалы диктант.  № 6. “Тамчылар”

1

 

 

70

Хаталар өстендә эш. Затланышсыз фигыльләр: сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив. Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең заман формалары

1

 

 

71

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган як табигате турында сочинение-хикәя  язу. “Кышкы маҗара”

1

 

 

72

Хаталар өстендә эш. Хәл фигыль, аның  ясалышы

1

 

 

73

Хәл фигыльнең төрләре

1

 

 

74

Исем фигыль. Исем фигыльнең билгеләре. Исем фигыльнең исемгә әйләнүе

1

 

 

75

Контроль диктант. №7. “Авылым табигате”

1

 

 

76

Хаталар өстендә эш. Инфинитив. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килүе

1

 

 

77

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение  язуга әзерлек. “Икмәктә –

хикмәт”         

1

 

 

78

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. “Икмәктә – хикмәт”

1

 

 

79

Хаталар өстендә эш. Затланышлы фигыльгә морфологик анализ.

1

 

 

80

Затланышсыз фигыльгә морфологик анализ. Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

 

 

 

 

Аваз ияртемнәре

2

 

 

81

Аваз  ияртемнәр турында гомуми төшенчә, аларның сөйләмдәге

 роле

1

 

 

82

Аваз ияртемнәр нигезендә ясалган исемнәр һәм фигыльләр

1

 

 

 

Хәбәрлек сүзләр

2

 

 

83

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә

1

 

 

84

Хәбәрлек сүзләр, аларның сөйләмдәге роле, төп үзенчәлекләре

1

 

 

 

Бәйлек

3

 

 

85

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекләрнең  төркемчәләре

1

 

 

86

Бәйлекләргә морфологик анализ.

1

 

 

87

Аңлатмалы диктант. №8. “Сөекле кунак”

1

 

 

 

Теркәгеч

3

 

 

88

Теркәгечләр турында гомуми төшенчә. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Теркәгечләрнең сөйләм оештырудагы роле. Синоним теркәгечләр

1

 

 

89

Теркәгечләрнең язылышы. Теркәгечләргә морфологик анализ

1

 

 

90

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәкалә язу күнегүләре. “Атна вакыйгалары”

1

 

 

 

Кисәкчә

2

 

 

91

Кисәкчәләр турында гомуми төшенчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре.  

1

 

 

92

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

 

 

 

 

Ымлык

1

 

 

93

Ымлыклар турында гомуми төшенчә. Ымлыкларга морфологик анализ

1

 

 

 

Модаль сүзләр

2

 

 

94

Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә.

1

 

 

95

Модаль сүзләрнең мәгънә буенча төркемчәләре

1

 

 

 

Синтаксис  һәм пунктуация

7

 

 

96

Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Хәбәрлек

1

 

 

97

Хәбәрлеге бер генә булган – ия белән хәбәрдән генә торган – җыйнак җөмләләр

1

 

 

98

Хәбәрлеге берничә булган – ияләрдән һәм хәбәрләрдән генә торган – кушма җөмләләр

1

 

 

99

Җөмләдә ия белән хәбәрнең белдерелүе, ярашуы

1

 

 

100

Баш һәм иярчен, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләрне туплап торучы гомумиләштерүче сүзләр, алардан соң һәм алар алдына куела торган тыныш билгеләре

1

 

 

101

Арадаш аттестация 

1

 

 

102

Хаталар өстендә эш. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең белдерелүе

1

 

 

 

Морфологияне кабатлау

3

 

 

103

Морфология бүлеге буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

 

 

104

Синтаксис  һәм пунктуацияне кабатлау

1

 

 

105

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа по родному языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 881 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2019 297
    • DOCX 50.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тухфатуллина Разина Радиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тухфатуллина Разина Радиковна
    Тухфатуллина Разина Радиковна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6592
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 490 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 329 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Мини-курс

Литература и культура

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Продвижение: от бесплатной рекламы до постоянных клиентов

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек