КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ
МБ җитәкчесе Уку эшләре буенча Директор
_____ Р.И.Крешкова директор урынбасары ____А.Ю.Огородова
Беркетмә № _____Э.Х.Вәлиәхмәтова Боерык №
“___”___2018 “___”___2018 “___”___2018
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татар әдәбиятыннан
эш программасы
6 нчы А, Б сыйныфлары, рус төркемнәре
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Крешкова Рая Илья кызы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Беркетмә №
“_____”__________2018
Түбән Кама шәһәре
2018-2019 нче уку елы
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
татар әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау;
халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру;
милләтеңә, туган җиреңә, әти-әнигә, туган телеңә ихтирам хисе тәрбияләү, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу;
Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану;
белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу;
иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү;
хезмәт тәрбиясе бирү, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;
табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;
яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып белүнәтиҗәләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парларда һәм күмәк эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре:
әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;
5-6 татар, рус язучысы, шагыйре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;
3 мәкаль, 3 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
төрле темаларга проект эше яклау;
әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләреңә бәя бирү.
Уку предметының эчтәлеге.
Мифлардан чынбарлыкка. Халык авыз иҗаты.Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.Мифлар. Татар халык мифлары. Шүрәле», «Өй иясе». Мәкальләр һәм әйтемнәр.
Халык моңнары: җырлата да, елата да... Халык җырлары. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Г.Тукайның “Туган авыл”, “Туган тел” шигырьләре. Ф. Яруллинның “Әхмәт” хикәясе. Татарстан Республикасы гимны.
Кадерле син, кеше-туганым! Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.“Өч матур сүз” шигыре. Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре. Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы. Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. “Чәчәкләр” шигыре. Әдәбият теориясе. Символ, строфа. Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.“Туган туфрак” хикәясе.Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак” төшенчәләре.
Энҗе карлар явып үткән... Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.“Кар ява” хикәясе. Мәрзия Фәйзуллинаның “Чыршының күлмәкләре” шигыре. Р.Вәлиеваның “Нәни чыршы” шигыре. Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.
Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое. Каюм Насыйри. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.“Әбүгалисина” кыйссасы.Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясе. Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе. Гөлшат Зәйнашева.“Кем булырга?” шигыре. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.
Ил өстендә илле дустың булсын. Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.“Ике туган” хикәясе.. Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.“Мокамай” поэмасы.
Көлке көлә килә... Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор.
Һәр фасылың гүзәл, табигать! Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.“Апрель” хикәясе. Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. Сабантуй бәйрәме тарихы. Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре.
Укытуны тематик планлаштыру
Дәрес ләр
Кон
троль эш
Уку эшчәнлегенең төп төрләре
1
Мифлардан чынбарлыкка.
5
4
1
«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. Мифларны уку, сәнгатьле ятлау, мәгънәсен ачыклау. Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, биремнәрне үтәү, мөстәкыйль эш.
2
Халык моңнары: җырлата да, елата да...
6
6
0
Укытучы укыганны яхшылап тыңлау, сорауларга җавап бирү. Төп мәгълүматны аерып алү, хәтердә калдыру. Тема буенча фикерләрен әйтү. Әдәби әсәрне рольләргә бүлеп уку. Дәреслек белән эш итү, тәрҗемә итү күнегүләре башкару, әңгәмәдә катнашу, үз фикерен әйтә белү. Геройга характеристика бирү. Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.
3
Кадерле син, кеше-туганым!
6
6
0
Шигырьне уку, сәнгатьле ятлау, мәгънәсен ачыклау. Әдәби геройларны сурәтләп бирү. Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау. Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру. Текстны интонация белән уку, дөрес басым кую. Образларга характеристика бирү.
4
Энҗе карлар явып үткән..
3
3
0
Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.
5
Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.
6
5
1
Сөйләүчегә өстәмә сораулар бирү. Тексттан иң мөһимне табу. Яңа материалны үзләштерү буенча үз фикерләрен әйтү, аралашу. Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү. Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү.
6
Ил өстендә илле дустың булсын.
2
2
0
Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру. Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.
7
Көлке көлә килә...
2
2
0
Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш. Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.
8
Һәр фасылың гүзәл, табигать!
4
3
1
Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү. Мөстәкыйль эш.
Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.
Барлыгы
35
32
3
Календарь-тематик план
№ Дәрес темасы
Сәгать саны
Үткәрү вакыты
План
Факт
1. Мифлардан чынбарлыкка. (5 сәг.)
1.
Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. ТИ кагыйдәләре.
1
2.
Мифлар. Татар халык мифлары. «Шүрәле». «Шүрәлене ничек алдарга?»
1
3.
“Мифлардан чынбарлыкка”
темасы буенча монолог. “Йорт иясе”.
1
4.
Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр).
1
5.
“Мифлардан чынбарлыкка” темасы буенча тест.
1
2. Халык моңнары: җырлата да, елата да... (6 сәгать)
6.
“Халык моңнары: җырлата да, елата да...”темасы буенча тыңлап аңлау “Китапка ничә яшь?” тексты
1
7.
Халык җырлары. Халык җырларының жанрлары
1
8.
“Халык моңнары: җырлата да, елата да...” темасы буенча аңлап уку. Ф. Яруллинның “Әхмәт” хикәясе.
1
9.
Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме.
1
10.
Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе. “Туган авыл” шигыре (ятлау)
1
11.
Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин.
1
3. Кадерле син, кеше-туганым! (6 сәгать)
12.
Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.“Өч матур сүз” шигыре
1
13.
Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы
1
14.
Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә. “Туган туфрак” хикәясе
1
15.
Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре (Ятлау)
1
16.
Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. “Чәчәкләр” шигыре
1
17.
“Кадерле син, кеше-туганым!” темасы буенча проект эше. “Муса Җәлил образы сәнгатьтә”.
1
4. Энҗе карлар явып үткән...( 3 сәгать)
18.
Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.“Кар ява” хикәясе.
1
19.
Мәрзия Фәйзуллинаның “Чыршының күлмәкләре” шигыре. Р.Вәлиеваның “ Нәни чыршы”
1
20.
Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы
1
5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое. (6 сәгать.)
21.
Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. “Әбүгалисина” кыйссасы.Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары.
1
22.
Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясе
1
23.
“Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое”темасы буенча проект эше. “Күренекле композитор- Салих Сәйдәшев”.
1
24.
“Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое”темасы буенча тыңлап аңлау. “Табигать нәрсә ул?” тексты.
1
25.
Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе.
1
26.
“Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое”темасы буенча тест. “Кем булырга? ”. (Гөлшат Зәйнашева)
1
6. Ил өстендә илле дустың булсын. (2 сәг.)
27
Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.“Ике туган” хикәясе.
1
28.
Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.“Мокамай” поэмасы
1
7. Көлке көлә килә... (2 сәг.)
29.
Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре.
1
30.
Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясе.
1
8. Һәр фасылың гүзәл, табигать! (4 сәг.)
31.
Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.“Апрель” хикәясе
1
32.
Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты
1
33.
Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. «Сабантуй»
1
34.
Үткәннәрне кабатлау буенча еллык контроль эш
1
35.
Хаталар өстендә эш. Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.
1
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.