Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа внеурочной деятельности по духовно-нравственному направлению "Татар теле җәүһәрләре"

Рабочая программа внеурочной деятельности по духовно-нравственному направлению "Татар теле җәүһәрләре"

Скачать материал

 

 

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение гимназия №1 города Агрыз Агрызского муниципального района РТ

 

«Рассмотрено»

 Руководитель МО 

МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ  

 _________________Протокол №_ от«___»____________20___г.                                                                                                                                                                                                                                                         

    «Согласовано»

Заместитель директора по ВР                                 

МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ     ___________________

от «__»______________20____г.                                                                                                                                                                

«Утверждаю»

 Директор МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ                                                        

__________________________

Приказ №_______ от «___»______20____г.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

             

Рабочая программа

по внеурочной деятельности «Татар теле җәүһәрләре»

для  5 в класса МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ

Направление: общеинтеллектуальное

Составитель: Мурзина Гульнара  Фаридовна

Учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                                                                            Принято   на  заседании                                                                                                                                                                    Педагогического  совета

                                                                                                                                Протокол  № _______

                                                                                                                                 от____________20___г.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2018-2019 учебный год

 

Аңлатма язуы

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле,  ике дәүләт телендә  дә  иркен аралашучы шәхес тәрбияләү. Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

            Федераль дәүләт белем стандартлары да укучыларның аралаша белү осталыгына, билгеле күләмдә тел байлыгына ия булуына, эзлекле фикерли белү сәләтенә, сөйләм күнекмәләренә ия булуын таләп итә.

             Бу таләпләрне тормышка ашыруда тел һәм әдәбият дәресләре генә түгел, ә дәрестән тыш эшчәнлек тә зур файда китерә. Әлеге укыту формасы белем бирү процессының бер өлеше булып тора. Федераль дәүләт стандартлары  бу  эшчәнлекне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш чараларның төп билгеләнеше – дәрестә каралган теоретик материалларны тирәнтен өйрәнү генә түгел, алган белемнәрен стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә куллана белү күнекмәләрен үстерү дә, мәсьәләләр белән эшләү культурасын тәрбияләү дә.  Шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш. Әлеге “Татар теле җәүһәрләре” дип аталучы дәрестән тыш  эшчәнлек программасы шуларны истә тотып 5 нче сыйныфның  рус телле укучылар өчен төзелде.

Татар теле буенча оештырыла торган  дәрестән тыш  эшчәнлек – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз бер өлеше. Дидактик, методик һәм гамәли яктан дөрес оештырылган дәрестән тыш  эшчәнлек укучыларның белемнәрен киңәйтә. Әлеге эшчәнлекнең педагогик яктан әһәмияте тагын шунда, укучылар тел буенча дәреслектә булмаган кызыклы материаллар белән танышалар, дәрестән тыш чараларда катнашу нәтиҗәсендә алган белемнәрен дәрестәге мөстәкыйль эш вакытында да файдалана алалар.

Дәрестән тыш  эшчәнлек эчтәлеге һәм планы укучыларның кызыксынуларыннан, яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелде.

Дәрестән тыш  эшчәнлек эшләренең укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә аерым таләпләре дә бар:

-          Укучылар теләп язылырга, ягъни ирекле рәвештә язылырга тиеш;

-          Түгәрәкне үткәрү өчен метод һәм алымнарны сайлый белергә  кирәк;

-          Укучылар алган биремнәр авыр һәм катлаулы булмаска тиеш;

Рус телле балаларга татар теле  һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүнең төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Ә татар баласы үз телендә аралаша белә, аңа дәресләр кызыксыз булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә, укучыларны артык мәҗбүр итмичә, фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора. Мин бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Халык традицияләрен белем бирү прцессында куллануның тәрбияви роле дә бик зур. Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин традицияләр төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Халыкның иң күркәм гореф-гадәт һәм йолаларының милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә.

Теманың актуальлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Шуңа күрә мин  “Татар теле җәүһәрләре”  дип исемләнгән дәрестән тыш  эшчәнлек программасы төзергә уйладым.

Программаның максаты:

Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә  тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша  татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, үз фикерен белдерергә өйрәтү.

Төп бурычлары: 

1.      Укучыларның сүзлек хәзинәсен баету, аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә хезмәттәшлек булдыру;

2.      Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;

3.       Төркем эчендә эшли,  фикерләрне тыңлый белү;

4.      Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

   Төп таләпләр:

-   төп мәгълүматны алу аркылы әңгәмәдә, проект эшендә  катнаша алуы; 

- алынган мәгълүматка карата мөнәсәбәт белдерерү;

- проблемалы сорау куелган билгеле бер тема буенча  диалог төзи, ситуатив күнегүләрне үти белү;

- кирәкле төшенчәләрне һәм терминнарны куллана белергә тиеш.

Программа  34сәгатькә исәпләнгән, 11 сәгате-теоретик материалларны өйрәнүгә, 23 сәгате-гамәли эшләргә,1 сәгате-укучыларның белемен тикшерүгә багышлана.

             Программаны тормышка ашыру шартлары:

            Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, “Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары, “Сабантуй” газетасы, “Мәгариф” журналларындагы материаллардан файдалану да отышлы дип саныйбыз. Җырлар шулай ук дәресне төрләндереп җибәрә, балалар татарча җырларга,  сыйныфтан тыш чараларда катнашырга бик теләп ризалашалар. Бу бәйрәмнәрдә алар үзләренең матур итеп җырлый, бии, сәнгатьле итеп сөйли белү осталыгына ия булуларнын күрсәтәләр. Журналистлар булып, төрле темаларга интервьюлар алу да ошый аларга.Укучылар бик теләп проект эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Нәтиҗәдә, балалар татар телен яратып, дәресләргә теләп йөриләр,  татар телен өйрәнергә тырышалар. Район күләмендә уздырылган чараларда да актив катнашалар.

Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәге алымнар кулланыла:

 

Мәгълүмат бирү алымнары:

·         укытучы сүзе

·         әсәргә иллюстрацияләр карау

·         укытучы укуы

·         аңлашылмаган сүзләрне аңлату

·         аңлатмалар бирү

·         чагыштыру

·         китап тәкъдим итү

·         китап күргәзмәсе

 

1.                                                                                      Анализ алымнары:

·         әсәрне өлешләргә бүлү

·         план төзү

·         чагыштыру

·         эчтәлек сөйләү

·         әңгәмә

·         эзләнү

·         проблемалар чишү

 

2.                                                                                      Иҗади эш алымнары:

·         иҗади биремнәр башкару

·         сөйләү

·         әсәрне сәхнәләштерү

·         иллюстрацияләргә исем кушу

·         текстның ахырын уйлау

·         рәсем ясау

·         проект эшен яклау

·         уеннар

·         экскурсияләр (мөмкинлек буенча)

 

                                   

 

 

  Көтелгән нәтиҗә:

                   Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: 
Үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү; 

·         Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; 

·         Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтияҗ формалаштыру. 

·         уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив карашта тәрбияләнү; 

·         ирешкән нәтиҗәләрнең баланың рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә бәйле булу. 

·         укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

·         өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

·         мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

 

Регулятив универсаль уку гамәлләре: 

·         Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; 

·         Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; 

·         Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу , биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; 

·         Тормыш тәҗрибәсен куллану; 

·         Халык авыз иҗаты һәм автор әсәрләрен аера белү; 

·         Эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. 

                  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре :

·         Тормыш тәҗрибәсен куллану; 

·         Күршең белән, төркемнәрдә (зур һәм кечкенә) хезмәттәшлек итү; 

·         Ачыклый торган сораулар бирә белү; 

·         Эчтән һәм кычкырып аңлап уку; 

·         Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү; 

·         Башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне әйтә белү; 

·         Табигать һәм кешелек дөньясының бердәмлеге; 

·         Ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли белү, хаталарны күрсәтү; 

·           Билгеле бер темага сөйләм төзи белү; 

            Танып-белү универсаль уку гамәлләре: 

·         эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару; 

·         сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план күчерү, үзгәртү, төзү; 

·         охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру; 

·         бербөтенне өлешләргә бүлү; 

·         аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу; 

·         нәтиҗә чыгару; 

·         охшашлыклар урнаштыру; 

·         проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү; 

·         проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу

 

Предмет универсаль уку гамәлләре: 

 

·      сөйләм әдәбе үрнәкләрен  урынлы кулланып,  сөйләшү үткәрү;

·      укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кору;

·      аралашу  ситуацияләренә бәйле диалог төзеп сөйләү (һәр укучының репликалар саны 6 дан ким булмаска тиеш);

·      тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйләм оештыру (җөмләләр саны 7 дән ким булмаска тиеш);

·      укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләгәндә, төрле җөмлә калыпларын куллану

 

·  телдән яки язма аралашу өчен,  кирәкле тел берәмлекләрен куллана белү;

·  татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен әйтә белү.

·  татар теле дәресләренә  карата уңай мөнәсәбәттә булу һәм  телне кызыксынып өйрәнү, шулай ук гомуми һәм махсус күнекмәләргә ия булу һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә әзер булу.

Программаны тормышка ашыру барышында укучылар бер-берсе белән аралашырга, төрле мәгълүмат белән эшләргә өйрәнергә, тикшеренү эшләре алып барырга, туган як, татар халкы мәдәнияты, традицияләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга тиешләр.

                         

Сәгатьләр бүленеше.

Тема

Теоретик сәг.

Практик сәг.

Барлык сәг. саны

1

Белем—нур, белмәү — хур. Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

1

-

1

2

Халкыбызның күңел җәүһәрләре Балалар фольклоры.

1

2

3

3

Белем укудан башлана. Татар халык бәйрәмнәре

1

5

6

4

Татар халык ашлары

1

1

2

5

Халкымның күңел бизәкләре. Милли киемнәр

1

1

2

6

Минем исемем-минем язмышым. Татар исемнәре

1

1

2

7

Ямьле балачак. Татарча балалар журналларына күзәтү.

1

1

2

8

Укысаң – белерсең... Татар халык әкиятләре

1

3

4

9

Уйныйк та көлик! Мәзәкләр

1

1

2

10

Җырсыз кеше — канатсыз кош.  Татар җырлары

1

1

2

11

Хыял дөньясында. Татар телевидениесе

1

2

3

12

Иҗади эшләргә корылган дәресләр

-

4

4

13

Йомгаклау

 

1

1

 

Барысы

11

23

34

 

Программаның эчтәлеге.

1.      Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

Балаларны кызыксындыру,  татар халкының бай хәзинәләре  аша  татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру.

2.      Балалар фольклоры.

Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, китаплар белән таныштыру. Тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр җыю.

3.      Татар халык бәйрәмнәре.

Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Карга бәйрәме” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару.

4.      Татар халык ашлары.

5.      Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Табын әдәпләре. Кунак чакыру, кунакка бару темасына.

6.      Милли киемнәр

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре турында әңгәмә оештыру.

7.      Татар исемнәре.

Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү.

8.      Татарча балалар журналларына күзәтү.

“Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары белән таныштыру. Әсәрләр уку.

9.      Татар халык әкиятләре.

Татар халык әкиятләре белән танышу. “Бала” сайтыннан әкият-мультфильмнар карау.Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки буяу китапчыгы ясаү.

10.  Мәзәкләр.

Татарча мәзәкләр уку. (“Күңел ачкычы” китабыннан балалар тормышын яктырткан мәзәкләр сайлап алынды һәм рус балалары да аңларлык итеп гадиләштерелде. Кушымтада күрсәтелде.)

11.   Татар җырлары.

Татар җырлары белән танышу. Якташларыбыз – җырчы В. Сәлимов, Булат Бәйрәмов турында мәгълүмат бирү. Җырлар өйрәнү. (“Кояшлы ил”, “Әйлән- бәйлән” һ.б. балалар сайлавы буенча)

12.   Татар телевидениесе.

Татар телевидениесе турында әңгәмә оештыру. Татарча тапшырулар турында мәгълүмат бирү. Татарча мультфильмнар карау.

 Иҗади эшләргә корылган дәресләр бәйрәмнәр үткәрүгә, яисә эзләнү, тикшеренү эшен оештыруга бирелә. Йомгаклау дәресе тест формасында оештырыла.

 

Календарь- тематик план

 

 

Тема

 

Форма

Укучыларның эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

Искәрмәләр

план

факт

 

1

1

Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

Лекция,

презентация

Танып-белү эшчәнлеге

 

8.09

 

 

2

1

Балалар фольклоры.

лекция,

 

Рухи кыйммәткә юнәлдерелгән эшчәнлек

15.09

 

 

 

3

1

Тизәйткечләр

Тизәйткеч-

ләр туплау, проект эшләү

Рухи кыйммәткә юнәлдерелгән эшчәнлек

22.09

 

 

 

4.

1

Мәкальләр.

Проект эшләү

Рухи кыйммәткә юнәлдерелгән эшчәнлек

29.09

 

 

5

1

Татар халык  бәйрәмнәре.

лекция

Танып-белү эшчәнлеге

 

6.10

 

 

6-7

2

“Сөмбелә” бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бәйрәм уздыру

Сәнгати эшчәнлек

13.10

20.10

 

 

8

1

Татар халык әкиятләре.

“Әкият сөйлим, тыңлагыз!”

әкият уку, китап белән эш

Рухи кыйммәткә юнәлдерелгән эшчәнлек

27.10

 

 

 

9

1

“Әкият” курчак театрына виртуаль сәяхәт.

 

виртуаль сәяхәт

Рухи кыйммәткә юнәлдерелгән эшчәнлек

10.11

 

 

10-11

2

Без артистлар булабыз.

“Өч кыз”

әкиятне сәхнәләштерү; әкиятләр буенча буяү китапчыгы ясау

 

Сәнгати эшчәнлек

17.11

24.11

 

 

12-13

2

Татарча балалар журналларына күзәтү(“Сабыйга, “Салават күпере”).

район китапханәсенә экскурсия

Рухи кыйммәткә юнәлдерелгән эшчәнлек

1.12

8.12

 

 

14

1

Татар халык киемнәре.

лекция

Танып-белү эшчәнлеге

15.12

 

 

 

15

1

Татар халык киемнәре.

Читекләр бизәү

Сәнгати эшчәнлек

22.12

 

 

16

1

Татар халык ашлары.

“Ашыгыз тәмле булсын!”

лекция

Танып-белү эшчәнлеге

 

12.01

 

 

 

17

1

Татар халык ашлары.

“Ашыгыз тәмле булсын!”

презентация төзү

Техник иҗат эшчәнлеге

19.01

 

 

18-19

2

Татар исемнәре.

“Исемең матур, кемнәр куйган?”

проект эшләү

Танып-белү эшчәнлеге

26.01

2.02

 

 

20-21

2

Мәзәкләр.

“Елмайыйк, көлик әле!”

проект  төзү

 

Танып-белү эшчәнлеге

9.02

16.02

 

 

22

1

Балалар өчен татарча җырлар.

Әниләр бәйрәменә җыр өйрәнү

Сәнгати эшчәнлек

2.03

 

 

24

1

Без җырлар яратабыз.

“Җырлап ачыла күңел!”

Нәүрүз бәйрәменә җыр өйрәнү

Сәнгати эшчәнлек

9.03

 

 

25-26

2

“Нәүрүз” , “Карга боткасы” бәйрәмнәре.

Башлангыч сыйныф

укучылары өчен “Нәүрүз” бәйрәм оештыру.

Сәнгати эшчәнлек

16.03

6.04

 

 

27

1

Бүгенге көн телевидениесе. Татарча балалар өчен тапшырулар. “Күчтәнәч”

тапшыру карау

Уен эшчәнлеге

13.04

 

 

28-29

2

Татарча мультфильмнар.

“Бала” – мультфильмнар карау

Сәнгати эшчәнлек

20.04

27.04

 

 

30

1

“Сабантуй” бәйрәме.

презентация төзү

Техник иҗат эшчәнлеге

4.05

 

 

31

1

Йомгаклау тесты.

тест

 

11.05

 

 

32-33

2

Проект эшен әзерләү

Практик эшләр

 

18.05

25.05

 

 

34

1

Проект эшләрен яклау.

бер проект эшен яклау.

 

31.05

 

 

35

1

Йомгаклау

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау тесты.

 


1.      Дөрес тәрҗемәне тап.

Мәкаль                   Сказка

Табышмак              Пословица

Санамыш                Загадка

Әкият                      Считалка

 

2.              Бу нәрсә?

Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

 Карышмый беркемгә дә.

        1. табышмак

        2. тизәйткеч

        3. санамыш

        4.такмак

 

3.      Дөрес җавпны билгелә:

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.

           1.Светофор

           2.Мәктәп

           3.Ай һәм коя

           4.Әни

4.Мәкальнең ахырын тап.

            Тырышкан табар, ......

1.      Яхшы булсын.

2.      Акылыжа карап озаталар.

3.      Кешене хезмщт бизи.

4.      Ташка кадак кагар.


5.Исемле табышмак. Туры килгән татар исемен яз.

Урамнар бүген бизәлгән,

Ап-ак төскә төренгән.

______ чанасын өстерәп,

Чыгып киткән урамга.

 

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан ______?

Уятмаган, үзе торган,

Бүген әни бәйрәме.

 

Сикереп торды _______,

Күрә эшләр харап.

Тагын соңга калган,

 Шул йокыга карап.

(Марат, Ләйлә, Алсу)


6.Сабантуй кайчан була?

1.Яз көне

2.Кышын

3.Августта

4. Көзен

7.Яшьләр нинди бүләкләр җыялар?

 1.Китап, дәфтәр, каләм

2.Сөлге, яулык, йомырка

3.Алма, әфлисун, кишер

4. Суыткыч, келәм, чәчәк.

8.Бәйрәмнең төп уены нинди уен?

1.Көрәш

2. Сикерү

3.Җырлау

4. Капчык киеп йөгерү

9. Сөмбелә бәйрәме нинди бәйрәм?

1. Уңыш бәйрәме

2. Кыш озату бәйрәме

3.Әниләр бәйрәме

4. Ймырка җыю бәйрәме

10. Бәйрәмгә нинди азык пешерелгән?

1. Чәк-чәк

2. Бавырсак

3.Гөбәдия

4. Коймак

11. Дөрес тәрҗемәне тап.

Кош теле                   Треугольник

Коймак                      Пирог

Өчпочмак                  Хворст

Бәлеш                        Блинчик


 12.Әкиятнең төрен билгелә.

1) тылсымлы                                       а)”Шомбай”

2) хайваннар турында                        б)”Шәрә бүре”

 3) тормыш – көнкүреш әкиятләре   в) “Камыр батыр”

13.  Хайваннарга нинди сыйфатлар хас?

1.     Кәҗә                                             а) усал 

2.     Төлке                                            б) авыр табигатьле

3.     Ат                                                  в) хәйләкәр

4.     Бүре                                               г) кешенең ярдәмчесе

5.     Аю                                                 д) тапкыр

14. Бу геройлар кайсы әкияттән?

 1.Торна                                                  а) “Өч кыз”

 2. Тиен                                                   б) “Шүрәле”

 3. Былтыр                                              в) “Кәкре каенга терәткән”

 4. Алдар                                                 г)  “Хәйләгә каршы хәйлә”

5. Убырлы карчык                                 д) “Гөлчәчәк”

 15. Кем кайсы әкиятне язган?

 1. А. С. Пушкин                                    а) “Кәҗә белән сарык”

 2. Габдулла Тукай                                 б) “Сертотмас үрдәк

 3.  Абдулла Алиш                                 в) “) “Балыкчы һәм алтын балык турында әкият 

 4.  К. Чуковский                                    д) “Доктор Айболит”

 

 

 

 

Проек яклау темалары:

1.«Әбием сандыгы»

3.”Мәкальләр”, “Тизәйткечләр”, “Мәзәкләр”

4.”Татар һәм рус халык әкиятләрендә кунакта”

5. “Мин бәйрәмнәр яратам”

6.”Уеннар иленә сәяхәт”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

Мәзәкләр

           Бер егет көн саен китапханәдән бер китап ала да икенче көнне үк тапшыра икән. Китапханәче бер көнне аңа математика дәреслеге биргән. Икенче көнне егет китапны тапшырырга килгән. Китапханәче:

-          Кызык китапмы, нәрсә турында? – дип сораган.

-          Әй, бик кызык түгел. Математика исемле бер кыз турында икән, - дигән.

                                                  ***

Укытучы Галинең иншасын укыгач:

-          Гали, синең язганың Вәлинеке кебек ич. Бу ни эш? – дигән.

Гали әйткән:

-          Без икебез дә бер үк бүре турында язган идек бит.

***

Кечкенә Фәриттән сораганнар:

-          Сез кайсы урамда торасыз?

-          Без урамда тормыйбыз, өйдә торабыз.

                                                                  ***

Укытучы: Бу мәсьәләне чишәргә сиңа кем булышты?

Укучы: Беркем дә түгел.

Укытучы: Алдыйсың. Абыең булышкандыр.

Укучы: Юк... Ул аны үзе генә чиште.

                                                                  ***

-          Алия, нигә дәресеңне әзерләмәдең?

-          Ут юк иде.

-          Телевизор карадыңмы соң?

-          Әйе, аны бит мин караңгыда карадым.


Такмаклар, телкөрмәкләндергечләр, эндәшләр, әйтешләр

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

** Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз;

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

** Барыр идем урманга,

Соңга калсам кунарга,

Таба алмасам бер җир дә,

Куып китеп ач бүре,

Кайта алмасам кире?..

Юк, мин урманга бармыйм,

Лучше урында ауныйм.

Утыным бетсә бетәр,

Тиздән җәе дә җитәр.

** Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

** Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

** Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

** Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга

Салдык майлы коймаклар.

** Карга килде — казан асты,

Торна килде — тоз салды.

Саескан килде — салма салды,

Күгәрчен килде — күп ашады,

Кетеки бәби туймый калды.

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер.

** Саескан сары май китерә,

Тургай туң май китерә,

Бүдәнә килә — бүлеп бирә,

Чыпчык килеп өләшә,

Миңа бир дә миңа бир!

Там, там, тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап,

Мин җырларга яратам.

** Яңгыр ява, томан төшә,

Кура җиләге пешә,

Ипи, пәрәмәч пешә.

** Әйт әле, чикерткә,

Сине нәрсә сикертә?

Сайрый белми сайрыйсың

Бертуктамый кич-иртә.

Бер сикердең — котылдың,

Ике сикердең — котылдың,

Өченчесендә — тотылдың!

Һап!

** Яңгыр, яу, яңгыр, яу,

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан!


Тизәйткечләр


***

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

***

Абагага бага бага

Башым бәрдем баганага.

***

 

 

Өйгә кергән чыпчык,

Очып йөри чып-чып,

- Чыпчык, чыпчык, чык чыпчык,

Очып чык, чыпчык, чык, кошчык!

Чык, чык, кошчык, очып чык.

***

 Баскыч башына баныңны

 

Әкиятләр (Рус балалары да аңларлык итеп үзгәртелде)

                                                      Кем көчле?

                                               (Татар халык әкияте)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кешенең исеме Нарый булган, ди.

Көннәрән бер көнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара дабара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торганбоз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп

төшүе булган.

— Боз, син нидән болай көчле?

— Көчле булсам, — ди Боз, — мине Кояш эретә алмасиде, — ди.

— Кояш, син нидән көчле? — ди Нарый.

— Көчле булсам, мине Болыт капламас иде.

— Болыт, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Яңгыр тишеп чыкмас иде.

— Яңгыр, син нидән көчле?

— Көчле булсам, — ди Яңгыр, — мине Җир сеңдермәс иде.

— Җир, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Үлән тишеп чыкмас иде.

— Үлән, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Сыер ашамас иде.

— Сыер, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Пычак кисмәс иде.

Хәзер пычактан сорый инде Нарый.

— Пычак, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Ут эретмәс иде.

— Ут, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Су сүндермәс иде.

— Су, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә,

тегермәннәр әйләндерергә җигә! — ди Су.

Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчле нәрсә юк икән дип,үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.

 

                                   Ялкау малай

                          (Татар халык әкияте )

Бер кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди.Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ят-канлыгын күргәннәр.Бу кеше, улына күрсәтеп:

— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, аланы! — дигәч, малай:

— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә, аны иелеп аласым юк әле, — дип әйтте, ди.Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр,ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге кеше,тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шулакчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди. Малай арттан, әтисе алдан бара, ди. Ә әтисе, малайга сиздермичә генә,чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малайюлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.Инде әтисе, чияләрне ташлап бетергәч һәм малае иң соңгычияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, улына:

— Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алыпбулмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, берүрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син бер дага бәһасенә са-

тып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелепалдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер, — дип әйткәч, малайның йөзе чия кебек кызарды, ди




  Кулланылган әдәбият

 

1.      Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001.

2.      Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011.

3.      Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

4.      Исәнбәт Н. Балалар фолклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

5.      Күңел ачкычы: Мәзәкләр. – Казан: Мәгариф, 2004.

6.      Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе. – Казан: Мәгариф, 1999.

7.      http://zig65zulya.fo.ru/file/6704  балалар җырлары.

8.      https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/  татарча мультфильмнар.

9.      http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_125105.pdf  әкиятләр.

10.  http://tatardeti.blogspot.de/     әкиятләр.                   

11.   http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:  әкиятләр.

12.  http://clipiki.ru/video/6578/Multik-pro-Tatarstan

13.  http://www.akiat.ru/

14.  http://tatarz.ru/

15.  http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_125105.pdf

16.  http://tatardeti.blogspot.de/

17.  http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа внеурочной деятельности по духовно-нравственному направлению "Татар теле җәүһәрләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный архитектор

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 027 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.01.2019 363
    • DOCX 51.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мурзина Гульнара Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мурзина Гульнара Фаридовна
    Мурзина Гульнара Фаридовна
    • На сайте: 5 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6576
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Волонтерство: сущность, мотивация, и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 68 человек

Мини-курс

Возрастные кризисы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 человек