Инфоурок Другое КонспектыРазработка урока по татарскому языку на тему "Сыйфат" (3класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему "Сыйфат" (3класс)

Скачать материал

 

Вилданова Лилия Зөфәр кызы

Сыйныф.3

Тема.Сыйфат.

Максат. 1.Сыйфат турында төшенчә бирү.

               2.Иҗади фикерләү сәләтен үстерү өчен шарт тудыру.

               3.Туган якның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Универсаль уку гамәлләре.

1.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлеккә шартлар булдыру.

2.Регулятив универсаль уку гамәлләре:үзләштерелгән,үзләштерергә кирәк белемнәрне,үзләштерелгәннәренең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау.

3. Танып-белү универсаль уку гамәлләре:танып-белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру.

4.Шәхси үсешкә китерә торган гамәлләр: үз мөмкинлекләрен аңлап,үзенә дөрес бәя бирү.

Дәрес тибы: ГКФ

Җиһазлау: Хәйдәрова Р.З. Татар теле.3 сыйныф (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан:Татармультфильм, 2014.

 

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

 

I.Оештыру.

 

Максат: психологик уңай халәт тудыру.

 

 

-  Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат! Кәефләрегез ничек?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Укучылар, дәресебезне башлыйбыз.Дәрестә актив һәм тырыш булыгыз.

Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.

 

Дежур укучы белән сөйләшү.-Бүген нинди көн?

-Хәзер нинди ел фасылы?Кыш вакытының кайсы ае?Төркемдә кем юк?Ул ни өчен юк?

 

Исәнмесез!Хәрле көн теләп бер-берсенә елмаялар.

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүген җомга.Кыш вакыты.Декабрь ае.

II.Өй эшен тикшерү.

 

Максат:укучыларның мөстәкыйль эшли белүләрен тикшерү.

Кыш темасына Туган як табигатен сурәтләгән рәсем ясап килергә.

Ясап килгән рәсемнәрен күрсәтәләр.

III.Актуальләштерү.

 

Максат:белгән-

нәреннән чыгып белмәгән материалны ачыклау.

Без алдан өйрәнелгән белемнәрне кабатларбыз. Яңаларын өйрәнербез.

 

Без бүген сәяхәткә чыгабыз.

2нче слайд.

 

Нинди матур минем туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага чиксез елгалар.

Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап, көлеп йөри балалар...

(Әхмәт Исхак)

 

-Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Безнең туган илебез нинди?

 

Ә хәзер,укучылар,шушы шигырьдән кем?нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне табыйк әле.

 

Бу исемнәргә нинди сүзләр бәйләнеп килгән?Бу сүзләр нәрсә белдерәләр?Нинди сорауга җавап бирәләр?

Шигырь юлларын сәнгатьле итеп укып чыгалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Туган ил турында.

Ул зур, матур.

 

Укучылар бу сүзләрне табалар һәм исем сүз төркеменә карауларын әйтәләр.(кырлар,игеннәр,чәчәкләр,елгалар)

Алар шушы сүзләрнең билгеләрен белдерәләр.

Нинди? соравына җавап бирәләр.

Киң кырлар,мул игеннәр, ал чәчәкләр,чиксез елгалар.

 

Үзбәя бирәләр.

IV.Уку мәсьәләсен кую.

 

Максат: теманы, дәрестәге проблеманы формалаштыру.

Моннан чыгып без нәрсә әйтә алабыз?

Без бүген сәяхәткә чыгабыз.Сәяхәт авыр булмас,әгәр дә без бердәм булып,бер-беребезгә ярдәм итсәк.

 

Сыйфат турында өйрәнәбез,ныгытабыз.

Сыйфат предметның билгесен белдерә нинди?соравына җавап бирә торган сүз төркеме. Дәреслектә бирелгән  кагыйдә белән танышу.(12нче бит)

 Үзбәя бирү.

 

V.Уку мәсьәләсен чишү.

 

Максат:теманы ачу,проблеманы чишү өстендә эш.

“Сыйфат “иле буйлап сәяхәткә чыгабыз.  Безнең беренче тукталыш-“Эзләнү”тукталышы. Сыйфат илендә елның кайсы фасылы дип уйлыйсыз? (Әйе, кыш икән.Моны белергә укучыларның өйләрендә ясап килгән рәсемнәре ярдәм итә. Безгә сыйфат иленнән хат та килгән әле,ләкин аның кайбер сүзләре төшеп калган,сез аларны эзләп табып дөрес итеп куярга тиеш буласыз.  Менә хатның өзеген укыгыз).

 

 

 

 

 

Икенче тукталыш ”Бүленеш”тукталышы. Тактага карагыз. (Тактада урман,тау,

кар,елга,шәһәр,бәйрә сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә .Күләгәдә сүзтезмәләр. Балалар предметларны сыйфатлары белән әйтәләр).5нче күнегү,12нче бит.

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

Модельгә таянып кагыйдә чыгарабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1.     “Ял  итү” тукталышы Микс пэа шеа.

Мин сезгә кызыклы вакыйгалар сөйлим. Игътибарлы булыгыз: мин нәрсәләрне буташтырдым? Шулай буламы, юкмы?хаталарны төзәтегез.

“Кыш җиткәч, без велосипедларга утырып, урманга бардык.  Буе озынрак укучы  җавап бирә.

Бөтен җир ак кар белән капланган иде. Чәче карарак укучы җавап бирә.

   Без кәрзиннәрне тутырып гөмбә җыйдык.” Чәче кыскарак укучы җавап бирә.

 

Чираттагы тукталыш - “Уйлану” тукталышы.

Алда карап кителгән билгеләрне истә тотып, тәкъдим ителгән сүзләргә сыйфатлар табарга.

Менә шушы исемнәргә ( кеше,  агач, кыш) сыйфатлар уйлап табып җөмләләр төзеп язарга. (парлап эшләү).

 

Җөмләләрне тулыландырып дәфтәрләренә күчереп  язалар.

...кыш килде. Җирне .. кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде.  Елгаларны ... боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә ... бизәкләр белән бизәде. ...кар таулары өйде. ... шугалаклар ясады.

Терәк сүзләр: матур, салкын, биек, көмеш, шома ак.

Үзбәя бирү.Чиста,пөхтә,хатасыз эшкә “5”ле, бер ,ике хатасы булган эшкә “4”ле,

өч,дүрт хаталы эшкә “3”ле,аннан да күбрәк хата булса “2”ле.

 

 

 

Төркемнәрдә эшләү.Сүзтезмәләр төзиләр.

Салкын көн,биек тау,ак кар,көчле җил,озын елга,кышкы урман,зур шәһәр,күңелле бәйрәм.

-бирелгән сүзтезмәләрдән чыгып шуны белдек  сыйфатлар предметның

–төсен

-зурлыгын

-формасын

-вакытын һ.б.белдерәләр.

(Кагыйдәне әйттерү. Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр.

Үзбәя бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сүзтемәләр:

Кеше -ярдәмчел, кешелекле,көчле

Агач-яшь,зур,яшел

Кыш-салкын,озын,буранлы һ.б.

Җөмләләр: Ярдәмчел, кешелекле кешеләр күбрәк булсын иде.Коля көчле кеше.Безнең урамда зур агачлар бар.Укучылар паркка яшь агачлар утыттылар.Кышкы озын көннәр башланды.Буранлы ,салкын көн.

Үзбәя бирү.

 

VI.Рефлексия.

 

Максат:дәрес максатына нинди юллар белән ирештек?ниләр белдек?кебек сорауларга җавап бирү

-Без бүген дәрестә нинди сүз төркеме белән таныштык?

-Ул нинди сорауларга җавап бирә?

 

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Ягъни,нинди билгеләрен белдерә(санап үтәләр)

-Сыйфатлар тагын ни өчен кирәк?

Без бүген дәрестә сыйфат сүз төркемен өйрәндек.

Ул нинди ?кайсы?сорауларына җавап бирә.

Сыйфат предметның билгесен белдерә.

 

 

Алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар.

Үзбәя бирү.

 

VII.Бәяләү.

 

Максат:укучының үз уңышларын бәяләү һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга ,эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү.

-Укучылар,дәрес өчен үзегезгә гомуми билге куегыз.

Үз-узләренә дәрес өчен билге куялар.

VIII.Өй эше бирү.

 

Максат:мөсәкыйльлеккә өйрәтү,үз мөмкинлекләреннән чыгып биремнәрне сайлап алу.

I -6нчы күнегү 13б.

II-7нче күнегү

III-Иҗади бирем.Сыйфатлар кертеп “Туган якка кыш килде “темасына кечкенә генә хикәя язарга.

Укучылар өй эшен көндәлекләренә язып куялар.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку на тему "Сыйфат" (3класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 670 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2017 1565
    • DOCX 22.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вильданова Лилия Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вильданова Лилия Зуфаровна
    Вильданова Лилия Зуфаровна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 9719
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Мини-курс

Методы анализа и прогнозирования по финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Реализация ФОП: содержание, внеурочная деятельность и оценка качества образования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе