Инфоурок Иностранные языки КонспектыРазработка урока по татарскому языку на тему

Разработка урока по татарскому языку на тему

Скачать материал

Тема         Хат язарга өйрәнү

Максат 1. Укучыларда хат, аның төрләре, хат язу кагыйдәләрен үзләштерү өчен шартлар булдыру.

              2. Фикерләү, хәтер сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

              3. Хат язу культурасы тәрбияләү.

 

Дәрес барышы

              I Оештыру

-                     Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлап җибәрәбез. Бүген дәрестә безне кызыклы да, шул ук вакытта җитди дә эш көтә. Шуңа күрә бөтен белемегезне эшкә җигәргә тырышыгыз, дәрестә актив булыгыз.

II Актуальләштерү

1.   Үткән дәрес материалын искә төшерү.

-Нәрсә ул антонимнар?

-Антонмианарның нинди ике төре бар?

Бирем: Югарыда бирелгән белешмәгә таянып, даими һәм контекстуаль антонимнарны билгеләгез.

1. Югарыга карап үрнәк ал,

Түбәнгә карап гыйбрәт ал. (Мәкаль)

2. Безнең халык ачы булса булды,

Дошманына төче булмады. (М. Әгъләмов)

3. Тик ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән. (М. Җәлил)

4. Кош — канат белән, кеше — дуслык белән. (Мәкаль)

5. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. (Г. Кутуй)

 

2. Өй эшен тикшерү.

3. Тест эшләү.

 

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыруга әзерлек

Тактадагы җөмләгә игътибар итегез.   Сау бул, кадерле дустым, миңа да хат яз!

- Сезнеңчә, бу җөмлә кайдан алынган? (хаттан)

- Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы – Хат. Бүген хатларның төрләре, аны язу нормалары, этикеты, бөек кешеләрнең хат үрнәкләре белән танышырбыз. Дәфтәрләрне ачып, число һәм теманы язып куегыз.

IV Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

-                     Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?

Аңлатмалы сүзлектә хат сүзенә булган билгеләмәне карыйк әле. (1 нче слайд.)

 

Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе.

Ул -  учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы.

Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә

-                     Билгеләмәне дәфтәрләргә язып куегыз.

-                     Хат темасын үзләштерер өчен безгә бу сүзләрне дә белергә кирәк:

Адресат- хат кемгә адреслана, шул кеше

Адресант – хат язучы кеше

-                     Шулай ук исәнмесез, сау булыгыз сүзләренең язылышын исегездә калдырыгыз.

-                     Хат ни өчен кирәк?

-                     Сез үзегез хатлар язасызмы?

-                     Хатны кемнәргә язып була?

-                     Хатлар кемнән килә?

-                     Ни өчен без хатларны сирәк язабыз?

-                     Тагын хатлар турында нәрсәләр беләсез?

-                     Сез ничек уйлыйсыз, хат алу күңеллеме?

-                     Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләр бер дә дөрес түгел. Телевизор карау, компьютерла уйнау вакытын киметеп, кулыңа ак бит алып, якын кешеләргә хат язарга була. Ләкин хатлар бары тик туганнарга гына язылмый. Шуннан чыгып, хатларның бик күп төрләрен күрсәтергә була. Менә аларның берничәсе.

2 нче слайд

Хат төрләре

1.      Шәхси хатлар

2.      Мәхәббәт хатлары

3.      Эш хаты

4.      Тәкъдим хаты

5.      Җавап хаты

6.      Кайгы уртаклашу хаты

7.    Котлау хаты.

 

-                     Шәхси хатларга тукталыйк. Шәхси хатлар кемгә языла?

-                     Бу хат, гадәттә нинди сүзләр белән башланырга мөмкин?

-                     Шәхси хатның эчтәлегендә нәрсәләр булырга мөмкин?

-                     Хат ничек тәмамлана?

Хат үрнәге белән танышу. Укыган вакытта уйлагыз: хат ничек язылган, хатта сүз нәрсә турында, хатны кем һәм кемгә яза.

Хат үрнәге.

Исәнме, кадерле дустым Энҗе!

Язган хатыңны алып укыдым. Рәхмәт.

Энҗе, хәлләрең ничек? Ничек яшисең? Авырмыйсыңмы? Сездә нинди яңалыклар бар?

Мин исән-сау. әйбәт кенә укыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратам. күп әсәрләр укыйм, кичәләрдә катнашам. композиторыбыз Сара апа Садыйковага багышларган кичә үткәрдек. Кичәнең исеме дә “Моңсара” иде. Бик күңелле булды! Әти- әниләр дә катнашты. Без әни белән Гомәр Бәширов сүзләренә көен Сара апа Садыйкова язган “Җидегән чишмә” җырын башкардык. Әти гармунда уйнады.

Сау бул, дустым.

Хат яз.

Иң изге теләкләр белән: Алсу.

                                                        17 нче февраль, 2014 нче ел.

 

-                     Хатны кем яза?

-                     Хат кемгә адресланган?

-                     Хат ничек башлана?

-                     Хатның башында нәрсәләр сорала?

-                     Хатта Энҗе нәрсә турында сөйли?

-                     Энҗенең әйтергә теләгән сүзе аңлашыламы?

-                     Хат аша Энҗенең кәефен белеп буламы?

-                     Хат ничек тәмамланган?

-                     Бу хат нинди төргә керә, ни өчен?

-                     Димәк, шәхси хатлар ничек язылырга тиеш?

-                     Ә хәзер шәхси хатларны язуда этикет кагыйдәләренә тукталыйк. 3нче слайд.

Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр

1.                 Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. “Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән сүзләр килешле булмас.

2.                 Орфографик хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә, сүзлек белән эш итәргә кирәк.

3.                 Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз.

4.                 Әгәр шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.

 

 Димәк, без күбрәк шәхси хатлар язабыз. Алар аша туганнар, дуслар белән аралашабыз. Хат башында, гадәттә сәламләү сүзләреннән соң, хәлләрне, сәламәтлекне сорашу булырга тиеш. Хатның эчтәлегендә нинди вакыйгалар, яңалыклар турында сүз барса да, логик эзлеклелек булырга тиеш. Әлеге этикет киңәшләрен истә тотырга кирәк. Имзаны үз кулың белән генә куярга.

 

Шәхси хатларның бер төре – мәхәббәт хатлары кемгә языла?

Бу хатта күбрәк нәрсә өстенлек итә: вакыйга әллә хисме?

-                     Мәхәббәт хатларын язуга нинди киңәшләр бирер идегез?

-                     Этикет буенча: “Тәрбияле кеше беркайчан да аноним хат язмас” дип әйтелә.

-         Мәхәббәт хатын язу өчен тел байлыгы кирәк. “Мин сине яратам, син миңа ошыйсың” дигән сүзләр белән генә матур хат яздым диеп булмый. Үз хисләреңне башка сүзләр белән дә белдерә белергә кирәк. Шуңа күрә китаплар күп укырга кирәк. Классик әдәбиятта мәңгелек мәхәббәт хатлар үрнәкләрен очратырга була. Аларны бөтенесе дә яттан белә. Сез дә өлкән сыйныфларда А.С.Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасын укыганда төп геройларның мәхәббәт хатларын укырсыз. Шунда игътибар итәрсез, ничек матур, нәфис итеп язылган алар. Татар әдәбиятында да тулысы белән хат рәвешендә язылган әсәрләр бар. Мәсәлән, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте тулысы белән хат. Галиянең үз мәхәббәте Искәндәргә язган хатлары.

-         Эш хатына тукталыйк. (Деловые письма) Мәсәлән сез бик зур фирма директоры, эш хатлары кемгә язылырга мөмкин һәм нинди максат белән? Әйе, эш хаты партнер эзләү, фирма күрсәткән хезмәт төрләрен тәкъдим итү, яки фирма товарын тәкъдим итү. Эш хатларының бер төре буларак реклама хатлары да тора. Алар хәзерге вакытта почта ящикларында бик күп ята. Ләкин без аларның барысын да укыйбызмы?

Димәк, эш хатлары эш буенча языла. Ләкин бүгенге көндә фирмаларның саны искиткеч күп. Эш хатлары бик күп килә. Кайбер хатлар бөтенләй укылмыйча кала. Шуңа күрә фирмалар төрле кызыктыру чаралары эзләп табалар. Адресатның исемен язалар, аның турыда информация өстиләр, конверт эченә бүләк куялар, игътибарны җәлеп итүче бер генә җөмләне конвертның тышына язып куялар. Мәсәлән, “Татар теленнән имтиханны бишлегә генә бирергә телисезме?”һ.б.

 

-                     Әгәр сезнең оешмага тәкъдим итү хаты килде икән, этикет кагыйдәләре буенча, аңа җавап хаты язылырга тиеш. Җавап уңай яки кире булырга мөмкин. Кире җавап булганда, аның сәбәбе язылырга тиеш.

-                     Кайгы уртаклашу хаты кайчан языла? Сез ничек уйлыйсыз?

-                     .....

-                     Кагыйдә буенча кайгы уртаклашу хаты 10 көн эчендә җибәрелергә тиеш.

-                     Котлау хаты (письма поздравления) кайчан һәм нинди максат белән языла?

 

-                     Без сезнең белән кәгазьгә язылган, почта аша җибәрелә торган хатлар турында сөйләштек. Ә тагын нинди хатлар беләсез?

 

-                     Әйе, интернет аша, СМСлар аша аралашырга була. Сезнең өегездә күбегездә компьютерлар интернет челтәренә тоташтырылган. Сез компьютерда күбрәк нишлисез?

 

 

-                     Укучылар, интернет аша аралашуның нинди уңай якларын күрәсез?

 

-                     Ә тискәре яклары бар микән?

IVАлган белемнәрне тикшерү, системага салу, ныгыту

- Укучылар, без бүген нинди тема өстендә эшләдек?

- Нәрсә ул хат?

- Хатларның нинди төрләрен исегездә калдырдыгыз?

- Хат язуның нинди кагыйдәләре исегездә калды?

- Хатларны ничек җибәрергә була?

V Йомгаклау

Әйе, без кешеләр белән аралашмыйча тора алмыйбыз. Ерактагы якыннар белән дә төрлечә аралашырга була. Шуның бер мисалы – хат язу. Хатны бүгенге көндә интернет аша да җибәрергә булла. Бу бик тиз, уңайлы. Вакытны да аз ала, адресатыгыз интернет челтәрендә булса, җавапны да шул ук вакытта алырга була. Хатны ак кәгазь битенә үз кулың белән дә язып, почта аша җибәрергә мөмкин. Монда инде яңалыклар белән бергә күңел җылысын да сизәргә була. Күргәнебезчә, хат язу бер дә җиңел эш түгел. Аның үз кануннары бар. Әдәбият фәнендә хат формасында язылган әсәрләр бар. Аларны эпистоляр жанр дип атыйлар. Мәсәлән, Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар»ы, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы. Аның берсе – шигырь белән язылшан, икенчесе – повесть.

VI Өй эше

Менә сез дә өйдә хат язып карагыз әле. Көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куегыз. Хат язарга. Ул хат дустыгызга, туганнарыгызга булырга мөмкин.

VII Билгеләр кую, саубуллашу.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку на тему"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема         Хат язарга өйрәнү

Максат 1. Укучыларда хат, аның төрләре, хат язу кагыйдәләрен үзләштерү өчен шартлар булдыру.

              2. Фикерләү, хәтер сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

              3. Хат язу культурасы тәрбияләү.

 

Дәрес барышы

              I Оештыру

-                     Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлап җибәрәбез. Бүген дәрестә безне кызыклы да, шул ук вакытта җитди дә эш көтә. Шуңа күрә бөтен белемегезне эшкә җигәргә тырышыгыз, дәрестә актив булыгыз.

 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 171 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.11.2014 1263
    • DOCX 60.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галявова Алина Рашатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галявова Алина Рашатовна
    Галявова Алина Рашатовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 21437
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Концептуальное и методическое обновление дисциплины «Иностранный язык» в условиях реализации ФГОС

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 509 человек

Курс повышения квалификации

Основы теории обучения испанскому языку

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам

Учитель иностранного языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 71 человек

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 66 человек

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек