Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сэламэтлек спектакле "Бурелэр гимнастикасы".3 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Сэламэтлек спектакле "Бурелэр гимнастикасы".3 класс

библиотека
материалов

Бүреләр гимнастикасы.


Творческий коллектив “Хыялый тургай” 4 б класса МБОУ Балтасинская гимназия

Рукаводитель: Хакимзянова Алсу Ильдаровна


Катнашалар :


Акбай-авыл эте - Вәлеев Раил

Тәмлетамак- мәче - Бәйрәмова Диана

Бәрән –сарык малае- Хафизов Наил

Сарык бэрэннен энеисе - Гаязова Динә

Бәти- кәҗә бәтие - Даутов Рамил

Бозаулар - Камалиев Муса

Хафизов Марат

Сөнгатуллин Адел

Буре - Гыйбадуллнн Адель

Буре балалары - Рәхмәтуллина Илүзә

Семененко Лилия

Гатина Аделя

Ефремов Андрей

Садыков Салават

Гарифллин Рафаэль

Шәрифҗанов Илсаф

Шәрифҗанова Илзирә

Турыколак - Сабитов Динар






Беренче пәрдә.


Уйнаклап чабып Бәрән керә. Залга карап тора.


Бэр.- Ә? Нәмәрсә? Нэрсэ?(уйнаклп ала)Ә нәрсә? Нәрсәгә килдегез?

Ак. ( оясыннан башын чыгарып) Сине күрергә килгәннәр влар.

Бэр. –Ә минеме?

Ак.- Сине, Бәрән сине.

Бэр. –Мин бәрән тугел. Мин- тәкә.

Ак. – Аланың кашкалы тәкәсе инде алайса.

Бэр.. - Әһһә-һә,мә-һә-һә мин алланың кашкалы тәкәсе!

Бәрән димәгез миңа

Фәлән димәгез миңа

Сөзәм дә егам , әгәр дә

Якын килсәгез миңа.

(чабып килеп , Акбайны сөзә)

Ак. Йә-йә шаярма ,авырттырасың.

Бәр. ӘӘӘ авыртамы? ( Әйбәтләберәк сөзәргә дип артка таба чигенә, Тәмлетамак узып бара)

Ак.-Нигә исәнләшмисең, Тәмлетамак?

Тэм.- Ачуымны китермә әле зинһар. Болай да кәефем юк.

Ак. –Ни булды тагын?

Тәм. – Ни булды, ни булды...Кояш чыгып килә, сөт тә бирмиләр , ит тә бирмиләр( ул арада Бәрән килеп сөзә. Тәм-к шәпләп кенә берне сылый)

Бәр.- Нишлисең, ә?

Тәм. –Аңгыра сарык бәрәне (оя өстенә менеп ята)

Бәр.- Бәрән тугел мин –тәкә, алланың кашкалы тәкәсе.

Тәм. –Кит янымнан, ахмак, надан , томана.

Бәр. Әнигә әйтәм.

Тәм. - Әйтмәгәең, бик куркам инде мин синең анаңнан .(Бәрән китә, ) Шушы аңгыра башлар белән янәп ят инде дөньяда. Ачуыңнан шартлап үләрсең.


Бәрәнне ияртеп Сарык Томанаева керә. Сәхнә алдына килеп карап тора.


Сар. –Кайсыгыз минем бәрәнемә сүз әйтте?

Бәр. – Ул әйтте, ул. Аңгыра сарык бәрәне диде.

Сар. – С ин нигә алай дидең әллә ә? Нигә дәшмисең ,ә? Нигә син минем баламнан көләсең ,ә? Үзеңне әллә кемгә куйма , яме!

Дарым әулай булсак та , низашту да сиңа ялынып килгәнебез юк! Кисәк- салсак туныбыз бар, сөзсәк –ексак, мөгезебез бар.

Тәм. –И Алла ,җоннан төргән бүкәннәр,шулар белән бер ишегалдында яшә инде,ә! Хурлыгыңнан айга сикер.

Сар. –Сикер, сикер, сикер... яшәмә яшәмә....

Тәм.- Ә-ә-ә...бә-бә-бә( дип сарыкны үчеклүп чыгып китә.)

Сар.- Үзең дә әллә кем түгел әле( дип кычкырып кала)

Бәр. –Мин аны сөзгән идем дә, ул миңа сукты.

Сар. –Бигрәк әллә кем булган. Сөзәргә дә ярамый икән, баланың мөгезе чыгып килә, аңа кычытуын басарга, сөзәргә кирәк, кил балам кил, үземне сөз. ( Бәрән чабып килеп сөзә) Сөз балам тагын сөз, сөз....

( мәтәлеп китә, тора алмый ята, Бәрән көлә).

Ак.- Әй! Сарык! Нигә балаңны бозасың Әнисен сөзеп еккан бәрәннән кем үсә инде , соңыннан үкенерлек булмасын.

Сар.- Үкенмәбез.Без үкенә торганнардан түгел.Дарым шулай булсак та,низашту да бүтәннәргә ялынып тормабыз. Кисәк-салсак туныбыз бар, сөзсәк ексак мөгезебез бар. Әйеме балам, әйдә , балам болар белән вакланып йөрмә. ( Чыгарга борылгач кына Бәрән аны тагын сөзеп ега.)

Акб. ( оясыннан чыгып) И-их үз акылларыңны биреп булмый шул. Сәгать ничә булды икән инд , зәрәткә ясарга вакыт җитте ( Тәлетамак үтеп бара) Әй ,Тәмлетама , зәрәдке ясыйбыз.

Тәм. – И. Иренмәгән җан. Эчем пошканнан үземне кая куярга белмим.

Акб. – Зәрәдке ясамасан олимпиадага барып булмый, авылдан команда жибэрергэ кирэк бит.

Тәм.- Иии, ходаем, Акбай командасы кемгә кирэк анда . Үләм ачуым кайный. Сарык булып Сарык сиңа бәйләнсен инде Башында унбиш грамм мие юк , мина бәйләнгән була!

Акб. – Сарыкның йоны бар Ә синең ниең бар?

Тәм.- Тотынды инде тотынды. Йон, фәлән-төгән. Миндә акыл бар , хәйлә бар. Башым тулы хәйлә, мнэ шуны ничек файдаланырга белмим.

Акб.- Тычкан тот.

Тәм. – Һаман шул тычкан, һаман шул тычкан. Бетмәгән тычкан булды. Тычкан тотар өчен акыл кирәк мени җанкисәгем.( Залга) Карагыз инде мине тычкан тота торган мәче мени мин? Алып китегез мине берәрегез, рәхәтләнеп диванда аунап ята торган мәче бит мин.

Акб. – Юк-юк . тегендә –монда күчеп йоргән мәчеләргә кызыкмагыз. Рәтле мәче хуҗасын ташлап китми.(кереп китэ)

Тәм. – Син нигә эт башың белән минем эшкә тыгыласың .Фу шушы этләр белән. Зарядканны да ясамыйм ,беләсеңме, олимпиадаңа да бармыйм.

Акб. - Синнән башка да баручылар җитәрлек, әй кем бар анда, треннеровка!

( бозау- гер күтәрә, Бәти озынлыкка сикерә, бәкәй- туп белән и.т.д...)

Тәм. - Җитте, Акбай, син минем эчемне пошырасың. Шул чүп-чарлар белән мәш киләсең

  • Без чүп – чарлар түгел, әйеме Акбай абый.

Тәм. – әй бозау кил әле монда.

Боз. – Нәрсә бар?

Тәм. – Нәрсә син бозау башың белән өлкәннәргә ,нәрсә бар дип торасың, тәрбиясез

Боз. – Өлкән булгач нигә безне мыскыл итәсең?

Тәм. - Укагыз коелмас.Син шуны беләсеңме, Бозау, Акбай бит сезне боза.ул сезне надан калдырырга җыена

Боз. – Ююююк

Тәм. – Ашыкма, Өлкәннәрне тыңлап бетер. Ул синң бозау гимнасикасы өйрәтә Нәрсәгә инде сиңа бозау гимнастикасы?

Боз. – Ничек инде нәрсәгә?

Тәм. – Менә үзең дә белмисең.Әгәр дә син чын бозау буласың килсә син бүтән гимнастика өйрән.

Боз. – Ннди телне ? кем телен?

Тәм. - Телисеңме мин сиңа буре гимнастикасы өйрәм. Аны өйрәнсәң барысын да җиңәсең..Өйрәнәсең киләме?

Боз. – белмим шул, әнидән сорап чыгыйм әле.

Тәм. – Анаң нәрсә белә синең(китә)

Тәм. – Имгәк... сорыйм дигән була.Әниең дә синең сыман ахмак инде.Бик шәп хәйлә уйлап таптым бит әле.

(Бозау чыкканын күреп) Йә, киттекме бүре телен өйрәнергә?

Боз. – әни әйтә, башта бозау гимнастикасын әйбәтләп өйрән , ди, Аннан әйтте, чуалма шул Тәмлетамак кырыенда ди.

Тәм. – Мәхлүк! Бар әле чакыр Кәҗә бәтие белән сарык малаен!

!( бозау китә)

Бәти белән бәрән чыга- Чакырдыңмы Тәмлетамак апай

Тәм. – Ничек миңа апай дип әөтергә телегез әйләнә.Сездән олырак булсам да яшрәк күренәм бит мин. Тыңлагыз әле минеМин бит сезне бик яратам, шундый итеп яратам.

Менә мин сездән чын спортсмен ясамакчы булам.менә сезгә моның өчен бүре гимнастиасын өйрәнү кирәк. Аны белсәгеееез. Чемпион буласыз!

Бәр. – Бүре? Бүре хоккеист түгелме соң ул?

Бәр. – Минем тизрәк ойрәнәсем килә, әниииии!

Сар. - Ни булды тагы балама.?

Бәр. – Әни минем бүре гимнастикасы ойрәнәсем киләәә.

Сар. – Ниткән гимнастика тагын

Тәм.- Хөрмәтле Сарык ханым. Мин баягы ялгышларым өчен гафу үтенәм.Балагыз гаҗәеп булдыклы бала.Аңа бүре гимнастикасы өйрәтсәң, бүреләрне дә җиңәчәк ул, ометле күренеп тора Мин үзем , гафу итегез, сарык гимнастикасын хурламыйм,ләкин шулайда....

Сар. - Әйе . сарык сарык инде ул. Шуның аркасында сарык булып йорим. Теләсә кем сарык дип көлгән була.Өйрәт Тәмлетамак. Үзем сарык булсам да балам сарык буласын!

Тәм.- Дөрес Сарык ханым. Бетсен сарык зарядкасы яшәсен бүре гимнастикасы !

Әйттерәбез түгелме

Типтерәбез түгелме

Әйттергәннәр типтергәннәр

Без сарыклар түгелме?

Кулымдагы өйзегемнең

Исемен сарык кушканнар

Имә башларыңны түбән

Сөенмәсен дошманнар

И-их! Әйдәгез сиптерик әле(Бииләр)

Киттек. Балаларыгыз бәрән белән бәти булып киттеләр , спортсмен булып кайтырлар.(чыгып китәләр)

Сар. -Хәерле юуууул!




Икенче пәрдә

Урман уртада буре башы ята. Тәмлетамак, Бәти Бәрән чыгалар. Менә шунда булырга тиеш бүреләр спорт мәктәбе.

( буре башын күреп Тәмлетамак агачка менеп утыра.

Тәм. – Ой-ой-ой Үләм

Бәт. Тәмлетамак апай , нидән курыктың?

Тәм. Юк болай гына. Акбай булса курыккан булыр иде дим.Әнә нинди шәп кучтәнәч Акбайга.Тыгыгыз тык капчыкка

Бәт. – Бәрән син көчлерәк алып сал әле капчыкка

Бәр. – Бәти син гайрәтлерәк син сал әле капчыкка.

  • Әйдә икәү( салалар)

  • Әйдә тизрәк

Тәм. – Барыгыз бар. Мин бүре дусларым күренмиме дип карыйм әле. Күренсәләр әйтегез Тәмлетамак сезне сагынган көтә дип.( китәләр) мескеннәр белмиләр әле ниләр буасын.Мин шылыйм эле моннан.


Бүре балаларын өйрәтә.

Ә хәзер ау дәресенә күчәбез.Әкрен генә атлап барыгыз, чыбык та сынмасын. Әнә аннан куян узып бара ди.Ташландык Һоп!Молоды!

Бүр. – Ә. Хәзер физкуьлтура дәресе. Бастык:

-1 2 3 1 2 3

Җиңәр өчен без

Әзерлибез көч Көәш двиңенеләре (бию)


Бүр. – Стоп!Ниндидер ис килә! Тамак ялгап алыр вакыт җитте бугай, хәзер ботка пешерү дәресе. Турыколак казанны алып кил, Дөрес итеп куегыз,Иң бернче учак тергезү( барысы да ятып өрәләр) Бүгенгә балалар итсез ботка. Итсез боткада холестилин булмый., ашказанына файдалы. Менә шулай болгатабыз. Утырыгыз, көтәбез...

Бәр.Бәт. – Тәмлетамак! Ой!(артка чигенаеп куя) Сез кемнәр?

Бүр. – Ә сезгә кем кирәк?

Бәр. – Безне Тәмлетамак бүреләрнең спорт мәктәбенә алып килгән иде, ә үзе юк. Безнең бүре гимнастикасын өйрәнәсебез килә.

Бүр. _ Менә мин булам инде ул бүре.

Бәр.- ә мин тәкә менә мөгезем дә чыгып килә инде, ышанмасаң тотып кара.

Бүр. - Әйе олгерә башлагансын, кәҗә малае да бик майлы күренә.. Нигә кирәк булды инде ул бүре гимнастикасы сезгә?

Бәр.- Бүре гимнастикасын белсәк Сочига барабыз, җиңәбез.

Бүр – Менә балалар, мондый очракларда холестилин дип тормыйбыз инде, итле ботка ашыйбыз. Кулларыгызны уыгыз, тешләрегезне кайрагыз.

Бәр. – Әйе әйе бездә ит бар. Акбайга дигән күчтәнәчне сезгә бирәбез инде, кайтышлый тагын булыр әле. Чыгар Бәрән бүре башын( чыгара)

( бүре калтырый башлый, аның белән бергә балалар да...)

Бүр. – Балалар, бууу ииит кенә безгә аз була, кунаклар да бар биит. Мин тиз генә ит алып килим әле.

Бәт. – Юк бүре борчылма безнең өчен, без аны уникене дә таба алабыз әле , бүре телен өйрәнсәк әле име бәрән!

Бүр. Зинаһар кирәкми ит күп ашаган саен канда холестлин арта бара.Менә түлке казанның суы кимеде бит әле.Миин суу аллып килим әле.( куллары белән ишәрәләп минем арттан дип күрсәтә, үзе шыла)

Тур. – Әнигә булышырга кирәк.Бездән башка нишләсен ул берүзе . (кулга –кул тотынып чыгып китәләр).

Бәт. – Безне дә калдырмагыз, бүре башын алыгыз( артларыннан чабалар.)


Тәм.- Күрдегезме Тәмлетамакны

Ннди шәп этлек уйлап тапты.Ну Акбайга эләгә иде!

Акб. - Кайда югалып тордың көнозын?

Тәм. - Балык тоттым. Хуҗалар сыер сауды микән әле?

Акб. – Кер дә үзләрннән сора(китә)

Тәм. – Сөйләшергә теләмәгән була.Хуҗалар синнән бик шәпләп сорарлар әле. Тезләнеп минем янга килерсең.

Сар.(керә) – Кайттыгызмы? Кайда балалар?

Тәм. - Кайда булсын –интернатта, бик тырышып бүре телен өйрәнәләр.Ул сиңа сарык тале кебек җайлы түгел. Марш абзарыңа. Тавышланып йөрмә.(Сарык киткәч)И Алла ,туны да бар, җоны да бар, җүне генә юк.

(Акбай белән бозау керә)

Боз. - Акбай абый, син бүре гимнастикасы беләсеңме? Тәмлетамак Бәрән белән Бәкәйне бүре гимнастикасы өйрәтергә алып китте.

Акб. – Ә, Тәмлетамак, әйтәм аны көне буе күзгә башка күренмәделәр. Тәмлетамак, кайда безнең сарык малае белән кәҗә бәтие?

Тәм. – Вакытым юк сезнең белән вакланырга, тычкан тотасым бар

Акб. – Сарык кая бәрәнең, югалган бит!

Сар. – Югалса табылыр, нәрсә минем Бәрәнемә баш буласыз. Дарым шлай булсак та , низашту да бүтәннәдән эзләтмибез,Кисәк- салсак туныбыз бар...

Акб. – тукта әле шул бер сүзне кабатлаудан, Тәмлетамак балаларны бүрегә илтеп биргән. Алар инде юк.

Сар. – Ничек инде Сочига барырга әзерләнәләр бит Шулай бит Тәмлетамак!( Т-к чыгып шылган) Кайда минем бәрәнем, Кәҗә бәтие әллә нишләмәс , аның мөгезе бар, минем баламныкы чыгып кына килә бит.(елый- елый чабып йөри)



Бүре.- Төшегез, имгәкләр, Бүре башың белән бәрәннәр күтәреп йөр инде. Сезнең аркада Акбай белән тавышланып йөрер хәлем юк.Чыкса икегездән 17 кило ит чыгар.Сез ахмаклар аркасында безне сүгәләр аннары.Кереп китегез. Марш!

Акб. (керә) Әһә. Бүре дус,Авылга килеп урлашып йөрмәскә дип сөйләшкәнне оныттыңмыни.Нәрсә сугышабызмы?

(Мөкәйләп Тәмлетамак керә)Акбай.. Акбай...

Бүр. – Алыгыз бу хыянәтчене.Ул китереп адаштырган аларны. Акбай мин кәҗә бәтие белән сарык малаен китердем, урманда буталып йормәсеннәр инде.

Акб. – Әй, Тәмлетамак, нишләргә инде синең белән? Шулай ярыймы?Акыл кермәсә керми икән.

Тәм. –Гафу итегез мине, билләһи көн саен 10 тычкан тотам моннан соң! Көн саен зарядканы калдырмыйм.

Акб. Ярый, ни булса да хәере белән бетте. Бастык Тренеровка! ( төрлесе- төрлене эшли)




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Сэламэтлек спектакле балалар очен бик кызыклы чара. Мин купвакыт балалар язучылары язган спектаклльлэргэ таянып эш итэм. Аларны сэламэтлек спектакленэ туры килерлек итеп хэм  уз балаларыма яраклы итеп эшкэртэм. Мэсэлэн биредэге спектакль, Туфан Миннуллиннын "Акбай хэм сарык малае" эсэре буенча эшлэнгэн. Ул кызыклы гына килеп чыкты. Янадан рольлэр остэп, кыскартасы урыннарын кыскартып эшлэнде. Спектакль куп кенэ конкурсларга да  бата. Татарча булуы да кызыклы. Хэзер татарча театр конкурслары да житэрлек бит.

Автор
Дата добавления 19.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров412
Номер материала 133537
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх