Тема:“8 март-әниләр бәйрәме” тексты
өстендә эш.
Теманың максаты
1. Белем бирү (дидактик):
текстны аңлап укуга ирешү;
Исемнәрнең юнәлеш килеш белән төрләнешен, фигыльнең хәзерге һәм
үткән заманнарда куллана белүне ныгыту;
2.Фикерләү сәләтен
үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү
активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3. Коммуникатив максат: 8нче Март
бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә нинди бүләкләр бирү турында
сөйләшү,бәйрәм белән котлый белү;
4 Тәрбияви: бер-береңә
ихтирамлылык, игътибарлылык, әниләргә,өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү;
Планлаштырылган нәтиҗә
Метапредмет:сөйләм
берәмлекләрен логик тәртипкә салу;
Шәхси: иҗади эшчәнлеккә
омтылыш булдыру.
Регулятив: дәрестә
өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
Коммуникатив:сыйныф
белән эшләгәндә сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән
хезмәттәшлек итү.
Дәреснең тибы
Лексик-грамматик
күнекмәләрне камилләштерү (катнаш дәрес)
Предметара бәйләнешләр
әдәби уку
Җиһазлау:
Дәреслек : Р.З.
Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова, Д.Ә. Гыйниятуллина
Дүртьеллык башлангыч
мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ФГОС)
Проектор, ноутбук,
презентация, таратма материал,
Эшне оештыру
Фронталь, парлы һәм индивидуаль эш
Дәреснең барышы:
I Оештыру
Дәрескә әзерлекне
тикшерү, уку әсбапларын барлау.
Барыгыз да дәрескә
әзер.Яхшы. Елмая, көлә кояш,
Сез дә елмаегыз әле бераз.
-
Хәерле көн, миңа да!
- Хәерле көн, сиңа да!
-Хәерле көн, безгә дә!
Хәерле көн,сезгә дә!
(дежур укучы белән
әңгәмә)
II. Өй эшен тикшерү
Белемнәрне тикшерү һәм
аларны коррекцияләү
III. Актуальләштерү
Белемнәрне ныгыту
1.”Тәрҗемәче уены”
тактадагы сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.Бу нинди сүзләр?Аларны ике
төркемгә аерыгыз?
Яз, чыршы бәйрәме, уенчыклар,чәчәкләр,
Кыш бабай,салкын,
кояшлы, Кар кызы,бизиләр,куян
булып киенә, капчык,
күчтәнәчләр,котлау.
-Яңа ел бәйрәме- чыршы
бәйрәме, уенчыклар, Кыш бабай,салкын,
Кар кызы,бизиләр,куян
булып киенә, әнигә бүләк, капчык,
күчтәнәчләр,котлау.
-8 март бәйрәме- яз, чәчәкләр,
кояшлы, әнигә бүләк, котлау
Үзбәя.
IV. Яңа белемнәрне
беренчел үзләштерү
Проблемалы ситуация кую
-Укучылар рәсемгә
карагыз.Бу нинди бәйрәм?
-Яңа ел бәйрәме.
- Тагын нинди бәйрәмнәр
беләсез?
-23 февраль, 1 май , 9
май бәйрәмнәре.
-Яхшы.Ә тиздән нинди
бәйрәм була?
-Тиздән 8 март бәйрәме
була.
-Дөрес.Нинди бәйрәм соң
ул?
-Әниләр бәйрәме.
-Дөрес. Димәк без бүгенге
дәрестә нинди бәйрәм сөйләшәбез?
-Без әниләр бәйрәме
турында сөйләшәбез.Тагын текст өстендә эшләрбез. Сез 8 март бәйрәме көнне нишлисез?
-Без 8 март көнне әнигә
булышабыз: идән юабыз,тузан сөртәбез,савыт-саба юабыз,өстәл әзерлибез. Әнигә
бүләкләр әзерлибез.
-Кемгә? соравына җавап
булган сүзләрне искә төшерү.
- Как мы понимаем слова – мама-маме-мамам?
– бабушка- бабушке-бабушкам
Сестра-
сестре-сестрам
Девочка-
девочке-девочкам
Я-мне
Ты-тебе
Он(а)-ему
Үзбәя
Б) Аңлашылмаган сүзләр
өстендә эш
Энә- [ энә′]
дөя-[дөйә′]
табын-[тåбы´н]
үзбәя
Дәреслек белән эш. 51
бит, 1 нче күнегү“8 март-әниләр
бәйрәме” тексты өстендә эш.
-Укучылар, мин сезгә бер
текст укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Бу текст нәрсә турында?
1. Укытучы текстны үзе
укый.
-текст нәрсә турында?
-Әниләр бәйрәме турында.
-Дөрес,текстны
аңладыгызмы? Әйдәгез тикшерәбез.Китапларның 51 битен ачабыз,1 нче күнегү.Үзегез
укыгыз.(укучылар укый)
V.Яңа белемнәрне ныгыту
Б)Җөмләләрне дәвам итү
- Мин җөмләләрнең башын
әйтәм. Сез дәвам итегез.
Бүләк ... . Бу көнне ...
. Мин әнигә ... . Бу көнне ... . Әни белән ... . Балалар ... . Энә дә ...
.Котлау язу да ... .
Үзбәя
В) Үткән грамматик материалны ныгыту(тексттан фигыльләрне табу).
- Нишли
соравына җавап биргән сүзләргә ничек әйтәбез?
– Фигыль.
- Нинди фигыльләрне сез беләсез
?
-Үткән заман, хәзерге
заман фигыльләр.
- Хәзерге заман
фигыльләрнең аффикслары нинди?
–а,-ә,-ый,и.
- Тексттан нишли соравына
җавап булган сүзләрне( хәзерге заман фигыльләрне) табабыз.
-Әзерли, бүләк бирә,
була, диләр,булыша ,яздым,котлыйм, телим .
- Дөрес.Тактадагы
сүзләрне укыйбыз(1 укучы укый). Барысы хәзерге замандамы?
-Юк. Яздым сүзе үткән
заманда бирелгән
- Ни өчен үткән заманда?
-Чөнки үткән заман
фигыльләрнең аффикслары –ды,де,ты,те, ә язды сүзенә –ды аффиксы ялганган.
-Яхшы. Сезнең өстәлдә
карточкалар. Бирелгән сүзләрне үткән заманга куеп языгыз.
Әзерләде, бүләк бирде,
булды, диде,булышты,әзерләде,яздым,котладым, телим (укучылар язалар)(Экрандагы
бирелгән вариант белән тикшерелә)
Үзбәя
Г)Рәсемнәр урынына сүзләр
куеп уку.
- Тактадагы рәсемнәр
урынына сүзләр өстәп укыгыз
8 март бәйрәме, бәйрәме, бәйрәме,
бәйрәме.
, , , - ,
бирә.
Үзбәя
Д)Сорауларга җавап бирү.
-Мин сезгә сораулар
бирәм, ә сез җавап бирегез
-8 март-нинди бәйрәм?
-Кемнәр бүләк бирә?
-Нинди бүләкләр була?
-Син әнигә булышасыңмы?
-Син
нишлисең?
-Әнигә
булышу, котлау бүләкме?Ни өчен?
-Син
котлау язасыңмы?
-Нинди
котлау язасың?
Үзбәя
VI. Үзләштерү
дәрәҗәсен тикшерү
Ж) “Бу бүләк кемгә?” уены
-Тактада бик күп бүләкләр
бирелгән. Әйтегез әле бу бүләкләр без кемгә бирәбез?
Сумка-әнигә Яулык
–әбигә Ручка - миңа
Курчак-кызга Чәчәкләр
- укытучыга Галстук - кемгә?
Китап - апага Китап
– апага, укытучыга
Үзбәя
VII. Өй эше
1. 51 бит, текстны
укырга,тәрҗемә итәргә
51 бит, текстны укырга, тәрҗемә итәргә, әнигә котлау
язарга
VIII. Рефлексия
-Нинди яңа белемнәр
алдыгыз?
- ... нәрсә белдең?
-Ә син ... .
-Фигыльләрне, кемгә
соравына җавап булган сүзләрне кабатладык.
-8 март –нинди бәйрәм?
- Бәйрәмдә кемнәрне
котлыйсыз?
-Ни өчен “ Энә дә бүләк,
дөя дә бүләк” диләр?
Билгеләр кую.(баскыч)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.