Спорт
эстафетасы
"Физкультура-Ура»
1.Максат һәм
бурычлар.
1. Физик культура
дәресләрендә һәм ярышларда алган гамәл күнекмәләрен камилләштерү.
2. Эстафета
ярышлары аркылы физик сыйфатларны ныгыту .
3. Дус коллектив ,
бер-береңә ярдәм итү, физик күнегүләр белән системалы шөгыльләнү тәрбияләү.
4. Укучылар сәламәтлеген ныгыту чарасы буларак
физик культура һәм спортны пропагандалау.
2.
Оештыручылар һәм ярышлар белән җитәкчелек итү
1. Җитәкче.
2. Команда
ярдәмчеләре.
3. Судьялар.
4. Музыкаль ярдәм өчен
җаваплы кеше.
3.
Үткәрү урыны
Үткәрү урыны:
спорт залы
4.Ярышта катнашучылар
Ярышларга
4 класс укучылары катнаша. Алар спорт киеменнән булырга тиеш. Команда 10
кешедән тора ( 6 малай, 4 кыз)
5.
Музыкаль ярдәм
Спорт темасына
багышланган күңелле, җитез музыка.
6.Җиһазлар
1. 2
волейболь тубы.
2. 2
фишки.
3. 2
эстафета таякчыгы.
4. Секундомер.
7.Ярышларга
нәтиҗә ясау шартлары
Ярышларда
җиңүчеләр «Физкультура – Ура» программасының барлык эстафеталарында җыелган
очколарның иң күп суммасы буенча билгеләнә.
8.Бүләкләү
Спорт бәйрәме
нәтиҗәләре буенча катнашкан командалар грамоталар белән бүләкләнәләр.
9.
Ярышлар программасы
Чараның барышы:
Җитәкче:
Исәнмесез,
кадерле дуслар! Бүген иң җитез һәм акыллы егетләр һәм кызлар командалары гадел
һәм ачык көрәштә «Чемпионнар " исеменә лаек булуларын раслаячаклар. Бүген
безнең мәйданчыкта «Физкультура – Ура» ярышларында командалар очраша:
Ярышларда барлык
командаларга да уңышлар телибез һәм без беренче конкурска күчәбез.
1
нче «Эстафета йөгереше»эстафетасы
Беренче
катнашучы кулына эстафета таякчыгы ала, йөгерә, стойканы уза һәм командага
әйләнеп кайта, эстафетаны киләсе катнашучыга тапшыра һәм үзе ахырга баса.
Эстафетаны беренче булып тәмамлаган команда җиңә.
Инвентарь: 2
эстафета таякчыгы, 2 фишка.
2
нче «Змейка (елан)»эстафетасы
Беренче
катнашучы финишка кадәр йөгерә, аны әйләнеп уза һәм кире кайта. Икенче
катнашучыны кулыннан тота һәм алар бергә йөгерәләр. Кайтып, өченче катнашучыны
алалар һәм эстафета шулай барлык катнашучылар да бу эстафетаны узганчы дәвам
итә.
Инвентарь: 2
фишки.
3
нче «Пингвиннар»эстафетасы
Беренче
катнашучы тупны аяклары арасына кыса һәм сикереп фишкаларны әйләнә һәм кире
кайта. Тупны киләсе катнашучыга тапшыра. Тупны кул белән тотарга ярамый! Әгәр
туп төшә икән, катнашучы тукталырга һәм тупны төзәтергә, аннары гына хәрәкәтне
дәвам итәргә тиеш. Эстафетаны беренче булып һәм иң аз хаталар белән төгәлләгән
команда җиңә.
Инвентарь: 2
волейбол тупы, 2 фишка
4
нче «Туннель»эстафетасы
Катнашучылар
бер колоннага басалар. Соңгы катнашучы бөтен команда аяк асларыннан шуышып уза
һәм команда башына баса. Эстафета беренче катнашучы кабат беренче булганчы
дәвам итә.
5
нче « Туп баш өстендә» эстафетасы
Командалар
колонналарга бер-бер артлы сузылган куллар арасында басып тора. Беренче булып
торган уенчы кулына туп ала. Команда буенча эстафета башлана. Беренче катнашучы
тупны баш өстендә күтәрә һәм аның артыннан торган икенче катнашучыга тапшыра.
Икенче катнашучы
тупны өченче уенчыга тапшыра һәм уен шулай алга таба дәвам итә.
Тупны соңгы катнашучы
алгач, ул команданың алдына йөгереп баса һәм тупны янә артта торган уенчыга
тапшыра. Ярыш шулай уен башында сайланган капитан янә колонна алдына беренче
булып чыкканчы дәвам итә.
Эстафетаны беренче
булып тәмамлаган команда җиңүче була.
Әгәр кайсы да
булса уенчы тупны төшереп җибәрсә, ул аны тиз генә алып, үз урыныннан дәвам
итәргә тиеш .
Инвентарь: 2
волейбол тупы
6
нчы «Пирамида»эстафетасы
Катнашучыларга нинди
фигураны уйлап төзүләре өчен 1 минут вакыт бирелә( бу фигура өчпочмак, йолдыз
һәм башка формада булырга мөмкин) .
Әлеге фигураны
төзеп бетерү өчен командаларга 5 минут вакыт бирелә.Җиңүчеләр иң матур фигура
буенча билгеләнә.
Инвентарь: секундомер
7
нче «Чикерткәләр»эстафетасы
Командагылар
бер-берсенең җилкәсенә кулларын салалар һәм уң аякта флагка кадәр сикерәләр.
Флажокны узганнан соң, кире сул аякларында сикереп кайталар.
Кагыйдәләр:
аякларны алыштырырга, ике аякка басарга, таралырга ярамый.
Инвентарь: 2 фишки
Җитәкче:
Жюри нәтиҗәләр
ясаганда, мин командадан үз урыннарына кайтуларын сорыйм.
Кадерле балалар,
сез бүген бик яхшы ярыштыгыз, ә сезнең җанатарлар сезнең өчен бик яхшы җан
аттылар һәм бу, һичшиксез, сезгә көч бирде.
Командаларга
нәтиҗәләр игълан итәргә вакыт. Икенче урын өчен ____ _ _ _ _ команда бүләкләнә.
Бүгенге «Физкультура-Ура» чарасында _______командасы җиңү яулады.
Шул ук вакытта
безнең чара ахырына якынлашты һәм мин үз-үзегезгә шундый яхшы эшләгәнегез өчен кул
чабып, рәхмәт белдерүегезне сорыйм.
Хәзергә сау
булыгыз. Барыгызга да күрешкәнгә кадәр.
Арча районы , “Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш уртабелем бирү мәктәбе”
физик
культура укытучысы
Сабирҗанов
Наил Фаил улы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.