Борһанова Г.Ш.
«Татарстан Республикасы
Менделеевск шәһәренең
4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
МАРСЕЛЬ ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ИҖАТЫНЫҢ ТӘРБИЯВИ
МӨҺИМЛЕГЕ
Туган
як... Ул гомер – гомергә һәркемгә илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче
булган. Кеше кайларда гына булып, нинди генә матур җирләр күрмәсен, туган
авылы, беренче тапкыр тәпи басып киткән яшел чирәмле капка төбе аның күз алдыннан
китми. Һәркем өчен туган җир табигатеннән дә матуррак нәрсә юк. Үз авылына,
туган нигезенә, халкына мәдхия җырламаган шагыйрь, язучы
юктыр.
Бондюг – Менделеевск төбәге – минем туган ягым. Урман – суларга, тауларга,
болын – кырларга һәм күренекле шәхесләргә бай төбәк ул. Әдәбият –сәнгатькә
гашыйк булган, иҗат эшен икенче шөгыле итеп яшәгән һәм яшәүче каләм ияләре: Нур
Шәриф, Егор Уткин, Дифгат Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Роберт
Ясәвиев, Наил Тимербаев, Хәсән Сәйфуллин, Михаил Гоголев, Николай Климов,
Радик Ахунҗанов, Нәҗип Фатыйхов, Гайшә Сәгъдиева, Фәния Шакирова. Без алар
белән чын күңелдән
горурланабыз.
Үзенең туган телен, тарихын, мәдәниятен белеп үскән кеше генә киң карашлы,
тирән белемле була ала. Мәктәбебез ишеге иҗат кешеләре өчен һәрвакыт ачык, без
аларны яратып кабул итәбез, иҗатлары белән
кызыксынабыз.
Укучыларым
белән җирле төбәк шагыйрьләренең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне максат итеп
куйдык. 9-11 нче сыйныф укучылары белән түбәндәге бурычларны
билгеләдек:
- Менделеев районының иҗатка сәләтле кешеләре белән
танышу; - җирле төбәк шагыйрьләренең әсәрләрен, китапларын
җыю; - балалар иҗатын
барлау;
- районыбызда үткәрелгән әдәби чараларда актив катнашу. “
Яшел язлар
җирдә,
Сагыну моңы җилдә
-
Киткән кошлар кайта
ашкынып.
Гел яшисе
килә,
Бер яшьнисе килә - Җанга
тула бәхет ташкыны.” [ Марсель Гыймазетдинов 1992: 32] Бу
юллар авылдашым, яраткан шагыйрем Марсель Гыймазетдиновның “Туган җирнең китмәс
кошлары без” шигыреннән. Аңа композитор Илгиз Закиров көй дә
язды.
Туган җирнең аяз күгендә иркенләп очучы кошлар - Марсель Гыймазетдинов шигъриятенең
символы. Үз поэзиясендә ул шушы образга еш мөрәҗәгать итә. Аның үзен дә горур,
ирек яратучы, кояшка, яктыга, җылыга омтылучы кош белән чагыштырырга
була.
Шагыйрь үз ягын яратты, ул җир кешесе иде. Шуңа күрә аның тәүге җырларыннан
берсе – “Туган авылым Бәзәкә”- җырчының иң яратканы була. Шагыйрьнең
күп шигырьләрен укучыларыбыз яттан белә. М.Гыймазетдинов шигырьләре җырлап
тора. Татар
теле һәм әдәбияты дәресләрендә югары сыйныф укучылары Мәүла Колый хикмәтләре
белән Марсель Гыймазетдинов шигырьләрендә уртак сыйфатлар таптылар. Мөгаллим
өчен моннан да сөенечле нәрсә юктыр. “Бу игенне газиз белеп һәркем
игәр –
Тереклекдә галәмара гыйззәте бар”(М.Колыйдан)
“Игенче, горурлан, хезмәтең,- Иң
бөек, иң даһи бу җирдә.” ( М.Гыймазетдиновтан) Игенче
хезмәтенә дан җырлау, икмәккә кадер – хөрмәт хисләре тәрбияләүдә Марсель
Гыймазетдинов шигырьләрен куллану бик
отышлы.
Туган як җырчысы буларак, М.Гыймазетдинов җанын тынгысызлап торган темаларга да
тукталган: -
туган авыл, туган җир (“Җиремә”, “Әйләнеп кайт әле
авылга”);
- Бондюг заводы тарихы, эшчеләр тормышы (“Бондюгым”); -
табигать һәм тормыш ( “Җиремә”, “Туган туфрак, туган
нигез”); -
гаилә, ана белән бала (“Ана”, “Балачак
рәсеме”);
- кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр (“Син мине белмисең”, “Уйлаганың
бармы?”)
Җирдән, туган туфрактан шыткан шигырьләр... Марсель Гыймазетдиновның
әсәрләренә бу төгәл бәя.Табигать белән бер сулышта яшәгән автор, андагы
матурлыкны, сафлыкны кеше күңеленә күчерергә омтыла. Бу матурлыкны бала
күңеленә орлык итеп салучылар, без – укытучылар. Киләчәктә бу матурлыкны яшь
буынга тапшыру - безнең балаларыбыз кулында. Шигырь
яраткан, шигырь язган бала матур күңелле, башкаларга шәфкатьле, олыларга һәм
кечеләргә ихтирамлы булып
үсә.
Әдәбият.
1.М.
Гыймазетдинов. Язлардан алалмыйм күземне. – Казан: Татарстан китап
нәшрияты.1992 -72 б. 2.
М. Гыймазетдинов. Син мине белмисең. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.1994-76
б.
3.Алабуга нуры. Кеше китә - җыры кала.-№150. 25 декабрь,1993
ел 4.Х.Й.Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева. Татар
әдәбияты. Казан.: Мәгариф нәшрияты. 2006 – 97
б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.