Предпросмотр материала:
Выберите файл для просмотра:
Всего файлов: 3
Дәрескә үзанализ.
Укытучы: Галиуллина В.Р. «Сафин Ф.Ә.исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Татар теле ,3 нчы сыйныф.
Дәреснең темасы: Сыйфат дәрәҗәләре.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.
Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.
Дәреснең төзелеше:
1.Оештыру өлеше.
2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
3.Яңа теманы аңлату.
4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
5.Йомгаклау.
Дәреснең темасы программада “Сыйфат” бүлегенә кертелгән. Сыйфат темасын өйрәнүгә 6 сәгать, ә Кимлек дәрдәҗәсендәге сыйфатлар темасын өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “ Кимлек дәрдәҗәсендәге сыйфатлар ” темасы бишенче дәрес итеп өйрәнелә.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.
.Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:
1.Сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе турында белемнәрен системалаштыру, сыйфатка хас – дәрәҗә- кимлек дәрәҗәсе белән таныштыру;
2.Сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру ,
3.Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык тәрбияләү, белем алуга кысыксыну уяту.
Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.
Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Теманы ныгыту максатыннан тест эшләнде.
![]()
![]()
![]()
В каталоге 7 615 курсов по разным направлениям
Учебник: «Биология. Живой организм», Сивоглазов В.И.
Тема: 17. Бесполое размножение