Инфоурок Классному руководителю КонспектыСыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе “Безнең күңелләрдә син,Тукай!”

Сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе “Безнең күңелләрдә син,Тукай!”

Скачать материал

 

                          

“Безнең күңелләрдә син,Тукай!”

 

Сафиуллина Әминә Тимергали кызы

Сибгатуллина Алсу Тимершаех кызы

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының – Алан гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең – “Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалы

Максат: Г.Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштыру.

Бурычлар:

1)     Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен  өйрәтү, сәхнәләштерү;

2)     Балаларның  сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен,иҗади сәләтләрен үстерү;

3)      Тукай иҗатына, туган  телгә  мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Г. Тукайның  “Исемдә  калганнар” китабы, шигырьләре, әкиятләре.

Җиһазлау: Тукай  портреты, “Тукай”  альбомы, Тукай  әсәрләренә   иллюстрацияләр,  Тукай  китапларына  күргәзмә, плакатлар,компьютер, проектор,презентация.

 

Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый. (Слайд №1)

Алып баручы. И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

     Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп килгән яз ае апрельдә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.(Слайд №2)

 

Бергә “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла, Җ.Фәйзи музыкасы.

 

1 укучы. “

Тукай моңы” (Рәмис Аймәтов шигыре)

 Һәр тарафтан

Тукай җырын тоям,

Сукмагымда – Тукай эзләрен.

Күңелемдә балкый маяк булып

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

 Кем юрады икән, ятим бала

Якты йолдыз булып балкыр дип.

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

 

Алып баручы.

Тукайның балачагы бик авыр була.(Слайд №3)

Кушлавычта туган бер малайга

Өлгермиләр исем бирергә.

Ачы язмыш инде аны барлый.

Каһәрләре белән яный-яный

Сабый бишегенә үрелә.

 

Татар халык көенә “Тәфтиләү”  җыры  башкарыла.

 

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең, кабрең ташы,-

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм иң татлысы!

 

 

Алып.баручы.

 Кечкенә Габдулла 4 ай ярымнан әтисез кала. Аңа Шәрифә карчыкта кыерсытылулар күрергә туры килә. (Слайд №4)

 

 Апуш:

 “Авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин Шәрифә исемле карчыкта яшәгәнмен. Кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә тәрбияләмәгән, хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән”.

 

Алып баручы.

 Аннан Габдулланы Сасна авылына үги әтисе йортына китерәләр. Ул анда биш минутлык  төш шикелле генә рәхәт татып калырга өлгерә.

    Күп тә үтми 3 яшьлек нәни Габдулланың әнисе дә үлә. Аның аянычлы язмышы – кулдан-кулга йөрүләре башлана. Ана назын татырга да  өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми.

    Өчиле авылына бабасы йортына кайтарылган Габдулла 8 кешелек бу гаиләдә дә артык кашык була. (Слайд №5)

Аямаган язмыш бер дә сине

Йөрткән сине төрле җирләрдә.

Кулдан кулга күчкән үксез бала

Артык булган һәрбер өйдә дә.(Р. Галимовның “Тукайга”шигыре)

 

Апуш:

 “Үги әбинең 6 күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”.

 

Алып баручы.

Ятим баскан бусагалар – бозлы,

Ятим түккән күз яшьләре – тозлы

Ятим капкан ризык – санаулы,

Барын күрә, барына да түзә ул.

     Менә нәни Габдулланы авыл аша үтүче бер ямщикка утыртып җибәрәләр. (Слайд №6)

 

2 укучы.

“Казан юлында” (А. Нигъмәтуллина шигыре)

Әнә юл.

Ул Казанга илтә.

Бу юлдан атлылар,

Җәяүлеләр үтә.

Нәни генә бала бара

Бер арбада

Хәйран калып карап бара.

Ул – Казанга.

Нәни Апуш бара ласа

Бу арбада.

-Асрарга бала бирәм,

-Я кем ала?

-Юк шул аның туганнары, якыннары.

-Нибары бер таныш сүз бар Габдуллага

-Асрарга бала бирәм, я кем ала?

 

Апуш:

“Кемнәр булыр икән миңа ата-ана? Артык кашык икәнмен мин бу дөньяда”.

 

Алып баручы.

 Казанда ике ел яшәгәннән соң,үги әнисе белән үги әтисе берьюлы каты авырып китү сәбәпле, нәни Габдулла янәдән Өчилегә кайтарыла.Аны Кырлай  авылында яшәүче  Сәгъди абзый гаиләсе уллыкка ала.  Аның күңелендә яраткан авылы Кырлай тирән эз калдыра. (Слайд №7)Кырлайда яшәгән вакытын шагыйрь гомеренең иң бәхетле,иң күңелле чагы дип атый.Малай Кырлайның табигатенә,серле урманнарына,саф сулы инешләренә гашыйк була.Монда ул авыл малайлары белән дуслаша.

 

Апуш:

”Иптәш малайлар белән авыл буенча йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем.Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса,тиз генә өйгә кереп,әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.

   Әгәр уйный торгач тирләсәк,хәзер үзебезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп,шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып,күлмәк - ыштаннар белән вак балыклар сөзеп ята идек.Күңелле чаклар!”

 

Алып баручы.

 Кырлай Тукай күңеленә иң якын яклары белән кереп калган. Ул анда үзе дә кыр эшләрендә кайнашкалап, крестьян хезмәтенең авырлыгын да, ләззәтен дә белеп бик моңлы бала булып үскән. Халык көйләрен яраткан. Үсеп җиткәч үзе дә ул көйләргә сүзләр язган. Дөнья аңа бик күп авырлыклар бирсә дә авылына, кешеләргә хөрмәте зур булып калган. Аның яраткан авылына багышланган җыр башкарыла.

 

“Туган авыл” А. Монасыйпов музыкасы. 

 

Алып баручы.

Тик монда да малайга озак яшәргә насыйп булмый.Бу юлы аны Җаек (Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары үзләренә соратып ала.

    Тукайны чын мәгънәсендә халык үстерә, аңа ана назын бирә, күңеленә моң, миһербан иңдерә, зирәк һәм акыллы улы итә.

 

 

3 укучы. “Тукай белән”(Г. Кәримуллина шигыре)

Әбкәм мине бишек көйләп,

Тукай җырын җырлап йоклаткан.

Шушы җырлар, шушы көйләр белән

Сизелмичә алсу таң аткан.

Балачактан таныш, якын моңнар

Чыңлый гүя колак төбемдә.

Тукай җырларыннан илһам алып

Алга атлый халкым бүген дә.

 

Алып баручы.

 Сөекле шагыйребезнең  шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер без өйрәнәбез. Ул үзенең әсәрләрендә балаларны эш сөяргә, акыллы, белемле булырга чакырган. (Слайд №8)

 

4 укучы. “Эшкә өндәү” шигыре.

 

5 укучы һәм 6 укучы. “Кызыклы шәкерт” шигыре.

 

“Җир йокысы” җыры башкарыла, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы.

 

Алып баручы.

Г.Тукай табигатьне бик яраткан, туган якның урман – кырлары аңа якын булган. Ул күп кенә шигырьләрендә хайваннарны, кошларны яратырга өндәгән. (Слайд №9)

 

7 укучы. “Карлыгач” шигыре.

 

8 укучы “Гали белән кәҗә” шигыре.

 

9 укучы. “Кошларга” шигыре.

 

Алып баручы .

Шагыйрь табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр һәм табышмаклар да язган. (Слайд №10)

 

10 укучы.

 Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?-

Я, әйтеп кара!           (Яз)

 

1 укучы.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,-

Бу кайчак була?        (Җәй).

 

2 укучы.

 Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана - 

Бу кайчак була?          (Көз.)

 

3 укучы.

 Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил- буран

Бу кайчак, туган?

                                (Кыш).

 

Алып баручы.

 Иң матур моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

 

“Күбәләк” җыры ,З.Хәбибуллин музыкасы(1 малай,1 кыз башкара).

 

Алып баручы.

Тукай балаларга багышлап кызыклы хикәяләр, шигырьләр дә язган. (Слайд №11) Хәзер сез аның  “Таз” исемле шигыре буенча эшләнгән сәхнә әсәрен күрерсез.

 

Таз.

 Мөбәрәк,карале,җен басмада!

Мөбәрәк.

Җен!(китәләр)

 

“Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.

 

4 укучы.

Әкиятләрең сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр”

Безнең дуслар барсы да.

 

5 укучы.

 Тукай агабызның шигырьләре

Балачактан таныш ич безгә.

Шүрәлесе,Су анасы,Кәҗә белән Сарыгы

Әсир итте безне гомергә.

 

“Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү.

 

Алып баручы.

 Бу халыкка Нужа бабай үзе

Биргәндер лә зиһен, акылны

Әкият геройлары да аның

Я бик тинтәк, я бик акыллы.

Я бик чибәр,я бик котсыз була,

Әкияттә никтер кызлар да,

Шүрәленең Былтыр кыскан кулы

Ничә гасыр инде сызлана. (Газинур Моратовның “Әкият” шигыре)

 

“Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерү.

 

Бергә:”И юләр! Кысканга былтыр кычкыралармы быел!”

 

 

6 укучы. “Сабыйга” шигыре.

 

Алып баручы.

 Үтәр еллар, гасырлар кичеп китәр,

Тукай даны ерак чорларга җитәр.

Моңыбызга дәрт өстәп, дәрткә канат,

Мәңге очар җир буйлап җилле Пар ат!

 

Татар халык көенә “Пар ат” җыры (малайлар хоры).

 

 

7 укучы.

 “Мин горурмын” (Р. Мөхәммәтова шигыре)

Күпме шигырьләргә сокландым мин,

Күңелемә күчте ялкыны.

Ә шулай да синең, Тукай абый,

Шигырьләрең иң-иң якыны.

Синең шигырьләрең – тел ачкычы

Һәрбер сүзең – безгә вәсыять.

Мин горурмын, Тукай телем ачтым,

“Тукай тел”не, “Пар ат”ны сөйләп.

 

8 укучы. “Тукайга” (Шәүкәт Галиев шигыре)

 

9 укучы. “Син мәңге яшь, Тукай!”  (Б. Манохин шигыре)

 Салкын кышлар үтеп

Яз килгәндә

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

Туган җирең халкың турындагы

Шигырьләрең мәңге яшь синең.

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Япь-яшь Тукай булып яшисең.

Юк үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь

Син мәңгегә безнең арада.

Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән

Туган халкым кодрәт, көч ала.

 

10 укучы.

 Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине яшь Тукай!

 

БЕРГӘ. Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

 

11 укучы.  

Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең,

Халык җырларына әйләнгән.

Татар теле – бөек Тукай теле.

Туган телем -  минем җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш – Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Тирбәндереп күңел кылларын. (Р.  Галимовның “Тукайга” шигыре)

 

Алып баручы.

Үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлады.Аның әсәрләрен балалар бүген дә яратып укыйлар.Шүрәле,Былтыр,Су анасы,Кәҗә белән Сарык инде менә ничәнче буынның яраткан әкият геройларына әйләнде.

   Бөек шагыйрь турында күпме әсәрләр,көйләр язылган,күпме картиналар ясалган?!Ел саен иң сәләтле шагыйрьләргә,язучылар,композиторлар,җырчыларга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

   Казан шәһәренең үзәк мәйданы һәм бер урамы Габдулла Тукай исемен йөртә.Казанда Габдулла Тукай әдәби музее,Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе,

Габдулла Тукай һәйкәлләрен күрергә мөмкин.

   Ел саен 26 нчы апрельдә бөек шагыйребезнең туган көне билгеләп үтелә.Бу көнне республикабызда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә шигърият бәйрәмнәре үткәрелә.

   Тукай әсәрләре,төрле телләргә тәрҗемә ителеп,укучыларга җиткерелә.Тукай бүген дә яши,бүген дә ул безнең күңелләрдә!

 

 

 Бергә “Туган тел” җыры башкарыла.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе “Безнең күңелләрдә син,Тукай!”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по оценке имущества

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

“Безнең күңелләрдә син,Тукай!”

 

Сафиуллина Әминә Тимергали кызы

Сибгатуллина Алсу Тимершаех кызы

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының – Алан гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең – “Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалы

Максат: Г.Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштыру.

Бурычлар:

1)      Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен  өйрәтү, сәхнәләштерү;

2)      Балаларның  сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен,иҗади сәләтләрен үстерү;

3)       Тукай иҗатына, туган  телгә  мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Г. Тукайның  “Исемдә  калганнар” китабы, шигырьләре, әкиятләре.

Җиһазлау: Тукай  портреты, “Тукай”  альбомы, Тукай  әсәрләренә   иллюстрацияләр,  Тукай  китапларына  күргәзмә, плакатлар,компьютер, проектор,презентация.

 

Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый. (Слайд №1)

Алып баручы. И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

     Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп килгән яз ае апрельдә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 003 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.02.2015 935
    • DOCX 62 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафиуллина Амина Тимергалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 30191
    • Всего материалов: 29

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Мини-курс

Управление спортивными событиями и организация деятельности в спортивной сфере

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

История педагогических идей: основатели и теоретики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе