Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре

Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе













Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре



Фәнни-тикшеренү эше













Эшне башкарды: Гәрәева Азалия Миннур кызы,

10 нчы сыйныф укучысы.

Фәнни җитәкче: Шәмсетдинова Лилия Илдус кызы







2016нчы ел

Эчтәлек



Кереш.................................................................................................................1

Төп өлеш............................................................................................................2

Йомгак................................................................................................................6

Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................................7

















































Кереш

Үземнең хезмәтемне шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Гаяз Исхакый юлыннан” шигыреннән түбәндәге юллар белән башлыйсым килә:

Без югалтмыйк әле шул маякны,

Җиргә ныграк басыйк аякны.

Тукталмыйча атлыйк алга, язга-

Бездән алга барган Гаязга!

Бөтен гомерен татар халкының бәхете һәм иреге өчен көрәшкә багышлаган олы шәхес Гаяз Исхакый. Татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатларында сакланып калу чараларын эзли. Аның һәрбер әсәрендә милли идея салынган. Аның фикеренчә, кешене тәрбияләүдә төп чара булып милли тәрбия, акыл, гыйлем тора. Дин һәм милләт язмышы иң актуаль проблема. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәячәк. Милләт югалмагач, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар, гореф гадәтләрне тоту, бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Бу бәйрәмнәрне олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Бүгенге көндә авылларыбыз, шәһәр мәчетләре тирәсендә халык бик күп җыела. Бу бәйрәмнең нигезе, тарихы бәлки аны шулай популяр иткәндер.

Ислам диненең уңай традицияләрен, йолаларын балаларга җиткерүдә, әлбәттә, язучыларыбызга рәхмәтлебез.





Төп өлеш

Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре

Татар милләтен ирекле итеп күрү Гаяз Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, традицияләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә. Бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.

Гаяз Исхакыйны татар халкының тарихыннан ташларга теләгәннәр. Исемен дә әйтергә ярамаган заманнар булган, ләкин чиста намуска кер кунмый, диләр бит. Гаяз Исхакый милләтебезнең акылы, намусы булып калган. Бөтен тынгысыз тормышын, дәртен татар халкының азатлыгы, башка милләтләр белән тигезлеге, рухи үсеше көрәшкә багышлады.

Олуг әдипне без түбән сыйныфларда өйрәнгән “Кәҗүл читек”, “Сөннәтче бабай” әсәрләре буенча беләбез. Аларның һәркайсында татар тормышының мөһим яклары, бай милли традицияләре чагыла.



Кәҗүл читек “ әсәрендә Гает бәйрәме

Авыл халкы Гает бәйрәменә әзерләнә. Әхмәдулланың әтисе аңа Казаннан кәҗүл читек алып кайтуын түземсезлек белән көтә. Малай гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп исәпли. Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Иптәш малайларына ул үзенең Гает бәйрәменә киячәк милли киемнәре: чапан, чалма, читек турында хыялланып сөйли. [ll том,301б.]

Бер караганда анда киемнәрне киеп мактану хисләре өстенлек ала кебек тоела. Ә инде гореф-гадәт: тәһарәт алу, мәсых кылу һәм рөкугъда догаларын белүе белән –аның традицияләргә бирелгән һәм чын күңеле белән муллалар нәселенә тугрылыгы ачыла бара. Әхмадулла тиз ышанучан, аның бу бәйрәмгә зурлар кебек әзерләнеп, һәр әйберне җиренә җиткереп эшлисе килә. Әтисенең кайтуын түземсезлек белән көтә. Бу турыда ул сеңлесе Рәбигага да мактана, иптәш малайларына да сөйли. Аның уйлавынча, читек беркемнекенә дә охшамаган, андый читек башка малайларда да юк. Ул- кәҗүл читек. Аңа карап сокланырга гына кала: Гает бәйрәме, намазга бару теләге. Бу бәйрәмнән шатлык, бәхет көткән малай хәсрәткә бата, бәхетсез була.Яңа кәҗүл читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан һәм кәҗүл читек хакында иптәшләренең фикерләрен,шаярүларын күңеленә бик авыр кабул итә. Әсәрдә Әхмәдулланың матур хыяллары –корымга баткан читеккә әйләнәләр. Әйтерсең, бу читек, чапаннарның киләчәктә юкка чыгачагын Гаяз исхакый алдан күргән. Автор зурларга балага үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә куша. Бала күңеле бик нечкә. Гаиләдә ата-ана, бала арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт сурәтләнгән. Милләтебезнең дини бәйрәме-гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф-гадәтләребез беренче урында тора:

-бәйрәмчә ризыклар пешерү (борчак белене, кыстыбый, коймак, сумсалар, пәрәмәчләр);

-яңа киемнәр сатып алу, тегү;

-бисмилла әйтеп уң аякка, кулга кию;

-нигә чапанны искедән теккәннәр, читек алып кайтмаганнар? Чөнки татар халкы сакчыл,уңган, булдыклы, булганны әрәм итми- дин кушмый.

Гаяз Исхакый өлкән буынга тәрбияче булырга, ә үсеп килүче буын укымышлы, көчле ихтыярлы булырга тиеш, чөнки татар язмышы, милләт язмышы тәрбияле яшьләр кулында, ди. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди.



Сөннәтче бабай-татар авылы өчен генә реаль образ

Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек- әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә , әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган.

Сөннәтче бабай”-татар авылы өчен генә реаль . Бөтен авыл “Сөннәт” дигән сүзен ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә. [154б.]

Аны авыл халкы хөрмәт итә, ул изге эш эшли- малайларны сөннәткә утырта. Сөннәтче бабай үзенең карчыгы Гөлйөзем әби белән бер- берсен тулыландырып яшиләр. [158б.]

Сөннәт вакыты башлану- әби белән бабай өчен бик зур бәйрәм. Алар аңа алдан әзерләнә: аш үткәрү, өстәлгә бик күп ризыклар чыгу- бу кунакларга карата зур хөрмәт билгесе Сәдака бирү күренеше. Киемен алыштыру, күлмәк- аның бәхет символ, бу йола –бабай өчен зур бәхет. Бабайның изге әйбере- “ Мең дә өч йөз ел буена буыннан-буынга тапшырылып килгән “Сәлман Фарси пәкесе”. Ислам диненең символы. Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан.

Шулай үз куанычы белән рәхәт кенә гомер кичергәндә кайгы килә: Сөннәтче бабайның бер тән, бер җан булып яшәгән карчыгы үлеп китә. Арка туңудан алган икенче хатыны шапшак һәм затсыз булып чыга. Ә инде карчыкның Сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчүен карт күтәрә алмый, үлеп китә.

Минемчә, әсәр милли традицияләр, гореф-гадәтләрнең кеше тормышындагы зур әһәмияткә ия булуы сурәтләнгән.Татар халкының үзенә генә хас булган бер йола – сөннәткә утырту. Бик күп ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола шифаханәләрдә табиблар тарафыннан башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар булган.

Әхмәдулла да, Сөннәтче бабай да безнең гореф-гадәтләребез, әхлакый сыйфатларыбыз көзгесе. Аларга карап сокланасың, горурланасың, нинди генә авыр тормыш, сугыш, ачлык та гореф-гадәт һәм йолаларны юкка чыгара алмаган. Еллар узуга алар үзгәрә, яңа буын аларны үзенчә кабул итә, ләкин алар яши.



Остазбикә” әсәрендә татар авылы хатын-кызы бәхете мәсьәләсе

Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестенда чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсьәләсе үзәккә куела. Гаяз Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар сурәтләнә.

Сәгыйдә-түземле,сабыр ,иң зур хыялы рәтлерәк кешегә кияүгә чыгу.

Ирен авылның хәлле мужигы кызы Галимә белән никахлау, туй үткәрү мәшәкатьләрен Сәгыйдә үз өстенә ала. Гәрчә туйның икенче көнендә яңа кодалар өенә кияү чәенә бару аның өчен бик газаплы булса да, бөтен көчен җыеп баргач, ире алдына ул кыяфәттә баса.

Героиняның күп хатынлы гаиләдә шундый вазифаны башкаруын автор традицияләр белән бәйләп болай аңлаткан иде. Аныңча, татар егетләре сугышларда күпләп үлгән заманнарда ирләр җитмәү аркасында күпхатынлылык тормыш ихтыяҗына әверелгән иде.Әмма сугышлар бетеп ирләр белән хатыннар саннары тигезләшкәч тә,әлеге гамәл яшәвен дәвам итә. Ләкин, күп хатынлы гаиләдә өлкән хатын өйдә баш булып калган.Шуңа күрә андый гаиләләрдә күп хатынлы ир өлкән хатынына “Син минем бер генә хатыным”,-дип дәшә торган булган.

Вахид хәзрәт тә, ике хатынлы булса да, автор фикеренчә “чынлыкта бер хатын белә тормыш сөрә иде”.

Гаяз Исхакый рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сурәтли алуында күренә. Хатын-кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә. Татар халкының милли язмышы хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз икәнен күрсәтә.



Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш никах мәсьәләсе

Әсәрнең төп герое Шәмси. Ул рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә,аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васльевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселманча тәрбияләргә хыяллана, әмма бу юнәлештә бер генә дә эш эшләми. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсеннең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр.

Минемчә, Г.Исхакый авыл һәм шәһәр тормышын контраст сурәтләп, проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтә. Бу ике геройның менталитеты, алар тәрбияләнгән традицияләр төрле. Шәмсетдин татар авылында, гади татар гаиләсендә туып үскән, мәдрәсә тәрбиясен алган мулла булырга әзерләнгән. Проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтү өчен. Авыл тормышын сурәтләгәндә автор авыл тормышына типик булмаган күренешләрне калку итеп китерә. Мәсәлән бу өзектә:

Әнисе төн буе камыр белән маташты, түшәктән сасы килүе бетмәде. Җиңгәсе белән агасы тагы балаларын кыйнадылар...” [ ]

Авылда Шәмси бер рәхәтлек тә тоймый. Аның күңеле шул чорның алдынгы яшьләрнеке кебек шәһәргә омтыла. Әсәрдә бөтен уңайлыклар шәһәр тормышы, ә культурасызлык авыл тормышына бәйләнгән. Анна аша рус культурасына якынайган Шәмси артта калган авыл тормышында яшәргә теләми. Автор татар халкының милләт буларак юкка чыгу куркынычы проблемасын күтәрә. Минем уйлавымча, кешеләр бер –берсен яратсалар, бөтен кыенлыкларны да үти алалар. Тик моның өчен бер-береңнең традицияләрен , йолаларын хөрмәт итәргә кирәк, бу гаиләдән булган балалар һәр ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә тиеш.

Бүгенге көндә катнаш никахларларның саны буенча татарлар беренче урында торалар.

Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә,

Өченчедән, ул халык бетә,- дип яза Гаяз Исхакый.



Йомгак

Мин Гаяз Исхакый иҗатын зур кызыксыну белән өйрәнәм. Язучы гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан. Әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт , дин язмышы проблемалары күтәрелә. Укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә.

Халкыбыз милли традицияләргә бай ,аларны буыннан –буынга дәвам итеп, эчтәлеген, барышын, фотосурәткә төшереп, альбомга теркәп барырга кирәк дип уйлыйм.



Кулланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан,1995.

  2. Гаяз Исхакый. Әсәрләр.-Казан:1999

  3. Максимов Н.В. Без бер тамырдан. Казан, Мәгариф, 2002

  4. Мирас. Журнал. 1992,5 сан, 71б.

  5. Мусин Ф. Гаяз Исхакый.- Казан: -Тат.кит.нәшр.,1998

  6. Син кайттың, Исхакый, Ватанга!- Казан: РИЦ “Школа”, 2008

  7. Татарская электронная библиотека. htt:kitap.net.ru/isxaki.php

  8. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.Казан, 1992


Автор
Дата добавления 28.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров139
Номер материала ДБ-296249
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх