Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Лилия
Ильдусовна
“Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Тема: Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен
Максат: 1. Лексик тема буенча язу һәм сөйләм
күнекмәләрен ныгыту;
2. Өйрәнелгән
грамматик күнекмәләрне актив сөйләмгә кертү;
3. Канатлы
дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.
Тибы: йомгаклау дәрес.
Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы:
Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус
телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. –
Казан: Мәгариф, 2005. – 126б.
Материаллар һәм
җиһазлау: мультимедия аша
күрсәтү өчен материаллар (ребус, бездә кышлаучы һәм җылы якка китүче кош рәсемнәре),биремле
карточкалар, кош тавышлары , укучылар үзләре ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
2. Укучыларны
барлау.
3. Әңгәмә үткәрү.
- Бүген ничәнче
декабрь?
- Атнаның нинди
көне?
- Һава торышы
нинди?
- Сиңа кыш ошыймы?
- Бүген нинди
дәрес?
- Хәзер ничәнче
дәрес?
II. Белемнәрне
актуальләштерү.
1.
Ребус чишү.
-
Укучылар, без дәресне
ребус чишүдән башлыйбыз. Экранга карагыз.
җавабы: КОШЛАР
-
Дөрес, укучылар. Алдагы
дәресләрдә без сезнең белән кошлар турында сөйләштек, хикәяләр укыдык, рәсемнәр
ясадык.
2.
Тактадагы күнегүне
телдән башкару.
Бирем: Нокталар
урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укырга, тәрҗемә итәргә.
Акк…ш, к…ке, песн…к,
сыерч…к, т…кран, акч…рлак.
3.
Диктант яздыру
-Укучылар, кошларны
без нинди ике төркемгә бүлдек?
Бездә кышлаучы кошлар
һәм җылы якларга китүче кошлар.
-
Дәфтәрләрне ачтык, число,
сыйныф эше дип яздык. Кош исемнәрен ике баганага аерып язабыз. Такта янына ике
укучы чыга.
Карлыгач, күгәрчен, кызылтүш, сандугач, торна, чыпчык.
4.
“Нәниләр авызыннан”
тапшыруы
-
Укучылар, бездә бүген
кунакта Шәвәли карт белән аның оныклары – Егор белән Ләйсән. Алар безне
“Нәниләр авызыннан” тапшыруына чакыралар.
Шәвәли карт: Исәнмесез, укучылар! Мин Шәвәли карт. Егор белән Ләйсән минем
оныкларым. Алар бик уңган укучылар. Оныкларым кошларны бик яраталар, аларга
ярдәм итәләр. Шулай бит оныкларым?
Егор:
Әйе, бабай миңа җимлек ясарга булышты.
Ләйсән:
Ә мин көн саен кошларга җим салам.
(Ләйсән белән Егор кошлар турында сөйлиләр, балалар нинди кош
икәнен әйтәләр)
(Дөньядагы иң кечкенә һәм иң зур кош белән таныштыру,
рәсемнәрен күрсәтү.)
III. Белем-күнекмәләрне
беркетү
1. Әңгәмә
-
Укучылар, алдагы
дәресләрдә без чыпчык турында нинди хикәя укыдык?
-
Чирик.
-
Хикәянең авторы кем?
-
Җәвад Тәрҗеманов.(
портретын һәм китапларын күрсәтү).
2.
Карточкалар белән
эш
Хикәянең эчтәлеген
искә төшерү өчен мин сезгә карточкалар өләшәм.
Җавапларны тикшерү.
3. Сорауларга
җавап бирегез.
3.
Физминут.
.
4.
Карточкалар белән эш
5.Дәреслек белән эш.
6нчы күнегү, 64бит ( 3 җөмләне дәфтәргә язарга)
IV. Өй эше.
11нче күнегү, 71бит
“4”ле билгесенә - диалогны яттан өйрәнергә,
“5”ле билгесенә - 2-3 реплика өстәп, яттан өйрәнергә.
VI. Дәрескә йомгак
1. Әңгәмә
- Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
- Сезгә дәрес
ошадымы?
- Нәрсәләр ошады?
2. Билгеләр кую.
3. Саубуллашу.
- Дәрес тәмам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.