Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Татар теле дәресе "Лексикология һәм лексикография темасын кабатлау"

Татар теле дәресе "Лексикология һәм лексикография темасын кабатлау"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

5 сыйныф “Ата телен ул алыр, ана телен кыз алыр”

Тема : Лексикология һәм лексикография темасын кабатлау

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Ямашнефть”

нефть һәм газ чыгару идарәсе прогимназиясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Алия Илгиз кызы


Максат: 1) гомумтатар сүзләренең һәм гарәп-фарсы телләре алынмаларының дөрес кулланылышын, язылышын кабатлау ;

2) укучыларны иҗади фикерләү осталыгына өйрәтү;

3) группаларда эшләп, проблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, дуслык, бердәмлек, игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация,тарату материаллары.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт булдыру:

-Укучылар, сез бүген мәктәптә тәртипле булырга тырыштыгызмы? Укытучы апа-абыйлар белән , өйдә әти-әниләрегез белән ихтирамлы сөйләштегезме? Әдәпле, тәрбияле булу турында нинди татар галиме, педагог язган?

- Шушы көннәрдә күренекле татар галиме Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнен билгеләп үттек. Ул балалар өчен “Нәсыйхәт” китабында әдәпле кеше нинди булырга тиеш икәнлеген язып калдырган. Өйдә Р.Фәхреддиннең китабыннан өзекләрне матур итеп укырга өйрәнеп килергә тиеш идегез. Рәхим итеп тыңлыйбыз.

-ата-анага мөнәсәбәт, туганлык әдәпләре, дуслык әдәпләре,укытучыларга мөнәсәбәт, китап уку әдәпләрен укучылар яттан сөйлиләр.

2. Группаларда бирем: интерактив тактада бирелгән мәкальләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә бүлү.

Бирем 1: 1 нче төркем тел турында мәкальләрне сайлап ала,

2 нче төркем -ата-ана тәрбиясе турында мәкальләрне туплый,

3 нче төркем- белем турында мәкальләрне җыя

-Мәкальләрнең мәгънәсен түгәрәк буенча бер-берегезгә аңлатыгыз (1 нче укучы башлый). Сингапур системасы буенча ТАЙМ РАУНД РОБИН структурасы кулланыла. Билгеле бер вакыт эчендә түгәрәк буенча һәр укучы икенче укучыга үз җавабын әйтә.

Мәкальләр (өстәлләрдә группаларга язма вариантлары да бирелә)

Гыйлемлек зурлык- наданлык- хурлык

Ата телен ул ала, ана телен кыз ала

Яхшы сүз балдан татлы

Кешенең очар канаты-белем

Атаңны башыңда, анаңны учыңда тот

Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра ала

Сүзлек тактада бирелә: гыйлем-белем, яман-начар, уч-кул, хурлык-оят

Тикшерү:

  • Һәр группада 3 нче укучы җавап бирә (мәкальләрнең мәгънәсен аңлата)

М-н, гыйлемле булсаң, зур уңышларга ирешәсең,

Ата кешедән улы күреп өйрәнә, ана кешедән- кызы.

Бирем 2 : Мәкальләрне укып истә калдырабыз, хәтер буенча карточкаларга язабыз. Карточкаларга исемнәрегезне языгыз

Бирем 3 : Бүгенге дәрестә без гомумтөрки сүзләр белән бергә бик күп гарәп-фарсы алынмалары да кулланабыз. Сүзләрне тәрҗемәләре белән язып алабыз (сүзлек диктанты) : Шөгыль- занятие, кардәш-родственник, фаҗига- трагедия, фәкыйрь- бедный, мәгариф- образование, эшмәкәр-бизнесмен, сәламәт -здоровый, таләп-требование, җәмгыять-общество, итагәть- послушание.

Биремне тикшерү: кырыйда утыручы партнерлар бер- берсенең эшләрен интерактив тактадан карап тикшерәләр, карточкаларны җыялаар.

3. “Шулай да булгалый- текст уку. . Текст интерактив тактада бирелә.

а)Эчтәлеген ачыклаганнан соң ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ структурасы буенча эшләү, сорауларга җавап бирү( ике түгәрәк ясап басалар, парларда чиратлашып сорауларга җавап бирәләр) Парларда ТАЙМ-ПЭА-ШЕА структурасы буенча эшлилщр.

- Ни өчен Ирек торып йөгерә башлады?

-Рәхим үзенең гаебен ничек төзәтте?

-Хикәяне ничек тәмамлар идегез?

-Тактадагы сүзләрнең кайсылары Иреккә, кайсылары Рәхимгә туры килә?

(сүзләр интерактив тактада язылган)

б) Интерактив тактада фразеологизмнар бирелгән. Шуларны бер сүз белән алыштырырга:

Ирек табанын ялтыратты. Ирекнең коты алынды. Рәхим әбигә рәхим-шәфкать күрсәтте. Әби Рәхимгә рәхмәт укыды. Яхшы сүз балдан татлы.

4. Бүгенге дәрестә өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.

ТИК-ТЭК-ТОУ структкрасы буенча карточкаларга берәр сүз языла, 9 карточка тезелә, шул сүзләр белән җөмләләр уйлап язалар.

5. Йомгаклау:

-Хикәянең эчтәлегенә без өйрәнгән кайсы мәкаль туры килә?

(“Яхшы сүз тимер капканы да ачтыра ала”)

-Дәресебезнең эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә?

( “Кешенең очар канаты-белем”)

-Бүген өйрәнгән мәкальләр безгә үзебездә нинди сыйфатлар булдырырга ярдәм итә?

6. Өй зше: Фоторәсем карау. Рәсемдә транспортта ике укучы кыз утырып бара, алар янында арган олы яшьтәге бер апа басып тора.

- Бу рәсемдәге укучыларга нинди сорау бирер идегез?

- Аларга нинди сыйфатлар җитми?

- Сез нишләр идегез? Шушы сорауларга җавап уйлап, язып килегез.

Теләгән укучылар әдәпле бала турында рәсем ясап килсеннәр.(Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабы буенча мөмкин).



Автор
Дата добавления 12.07.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров46
Номер материала ДБ-141490
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх