Инфоурок Другое КонспектыТатар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү

Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү

Скачать материал

Мастер класс

Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү (критическое мышление)

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезнең барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Бүген без сезнең белән “Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү” яки “Җиң сызганып эшләр чак җитте” дигән мастер класс үткәрербез.

Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү, яңа технологияләр куллану – бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Ә бүгенге татар чыгарылыш укучысы нинди булырга тиеш соң? Сез ничек уйлыйсыз?

Җаваплар.

-         Креатив

-         Кызыксынучан, эзләнүчән

-         Актив, бернәрсәгә дә битараф түгел

-         Белемле, югары әхлаклы сыйфатларга ия булырга тиеш.

Укытучы. Яхшы. Җавапларыгыз бик дөрес. Мин сезнең белән килешәм. Димәк, туган телне яратучы, гореф-гадәтләребезне белүче, саклаучы, белемле, зыялы, хезмәт сөючән, аралашучан, югары әхлак сыйфатларына ия булырга тиеш.

Шулай итеп, бүгенге фән һәм техника үсеше глобальләшү шартларында телебезнең сафлыгын, чисталыгын саклап калу –татар теле укуытучыларының алдында торган иң төп бурычларның  берсе. Ә менә укучыларны ничек итеп кызыксындырырга, әлеге бурычларны ничек, ни рәвешле хәл итәргә соң?

Бүгенге мастер классыбызның максаты – татар теле дәресләрендә  тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын  куллану белән танышу.

Димәк, тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану укучыда түбәндәге сыйфатларны  булдыра:

-         Төркемдә эшли белү

-         Проблеманы чишү, дәлилләү

-         Мәгълүматны мөстәкыйль үзләштереп, иҗади фикерләп, нәтиҗәләр ясау.

-         Укучыларның үз фикерләре, карашлары формалаша.

Мондый типтагы дәресләр 3 этаптан тора:

1 этап – чакыру (вызов) яки,  башкача әйткәндә, кызыксындыру этабы. Бу этап – элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру һәм яңа мәгълүмат алуга этәргеч бирү.

Бу этапта укучы текст белән  эш итә.  Укучы яңа мәгълүмат кабул итә.

3 этап – рефлексия, ягъни уйлану нәтиҗәсендә яңа белем туу этабы. Бу этапта укучының алдагы дәресләрдә белем алу өчен максатлары барлыкка килә. Укытучы  укучыларны баштагы язмаларга, фаразларга яңадан кайтарып, кирәк булса, үзгәрешләр кертер өчен , иҗади, тикшеренү биремнәре дә тәкъдим итә. Укучылар “иске” белән “яңа” мәгълүматларны чагыштырып карыйлар.

Ә хәзер, игътибар тактага.

Экранда фразеологик әйтелмәләр кергән шигырь сөйләнә. (видеосы)

 

Бармакка бармак сукмадым,

Ахры сул аяктан тордым.

Урын-җирне дә җыймыйча,

Мәктәбемә китеп бардым.

 

Борыным салынган иде,

Очрады ярый җан дустым,

Күңелемне күрде бераз,

“Исәнме!”- дип кулын кыстым.

 

Без икәүдән-икәү генә

Яттан шигырь сөйләп бардык.

Көне буе, баш күтәрми,

Җиң сызганып белем алдык.

 

Судан коры чыктым бүген,

Сорауларга җавап бирдем.

Сүзгә кесәгә кермичә,

Матур итеп сөйли белдем.

 

Тел кычытып торган җавап

Эх,дигәнче башка килде.

Сүзне сүзгә ялгый белдем,

Алдым шулай яхшы билге.

 

Башым күккә тия язды,

Борын күтәрмәдем ләкин,

“5”ле алгач, кәеф яхшы,

Аллы-гөлгә әйләнде көн.

 

Очып кына кайттым өйгә,

Әниемнең мин уң кулы.

Бөтен савыт-сабаларны

Юк иттердем өскә юып.

 

Шартлап аяк сындырырлык

Иде йокы бүлмәсендә,

Тырай тибеп эш чыкмас дип,

Гөл иттердем һәммәсен дә.

Укытучы. Сезгә сорау: әлеге язмада сезнең игътибарыгызны нәрсә җәлеп итте?

Җавап. Бу шигырьдә бик күп фразеологик әйтелмәләрнең булуы.

Укытучы. Яхшы, бик дөрес. Димәк, без сезнең белән бүген Фразеологизмнар темасы мисалында тәнкыйди фикерләүне үстрүче алымнарның кулланышын карап китәрбез. Моның өчен бүген безнең Фокус-төркем эшләячәк. Фокус төркеме, сезнең өстәлләрегездә әлеге шигырьнең тексты бар һәм текст белән янәшә сораулар да куелган. Сез шушы сорауларга җавап бирү юлы белән фишбоун төзисез. Ә нәрсә соң ул фишбоун? Хәзер игътибар экранда. Карыйбыз.

 

Экранда балык скелеты сурәтләнгән. Фишбоунның аңлатмасы бирелгән. Укытучы аңлатып сөйли.

Укытучы. Фишбоун – инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, “балык скелеты” дигәнне аңлата. Әлеге алым сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табарга, күрергә мөмкинлек бирә. Ул 4 өлештән тора:

1.     Балыкның башы  – проблема яки тема.

2.     Өстәге кабыргалар – теманың төп төшенчәләре.

3.     Астагы кабыргалар – төшенчәләрнең төп асылын раслаучы фактлар.

4.     Балыкның койрыгы – нәтиҗә.

Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, фишбоунны төрлечә ясарга мөмкин. Аны горизонталь рәвештә дә, вертикаль рәвештә дә ясарга мөмкин.

Ә инде кечерәк сыйныфларда төп төшенчәләрне әзер килеш тә бирергә мөмкин. Балалар бары тик әлеге сәбәпләрне раслаучы фактларны гына табарга тиеш булалар. Фишбоун алымы -  сәбәп-нәтиҗә төшенчәләрен үзара чагыштырып эшләргә мөмкинлек бирә һәм укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерүгә зур этәргеч бирә торган алымнарның берсе.

     Фокус төркеме үзенең эшен башлады. Рәхим итегез! Безнең фокус төркемебез эшли торган арада, без сезнең белән сенектика алымы белән эшләп алырбыз. Ә нәрсә соң ул сенектика?

Сенектика ул – төрле төрдәге предметларны берләштерү дигән сүз. Хәзер мин сезгә, бу алым белән эшләү өчен, бер стуктуктура тәкъдим итәм. Әлеге структура Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса дип атала.

Укытучы экрандагы рәсемнәргә карап аңлата.

Укытучы.Ә хәзер шушы структураны хәрәкәтләр белән итеп карыйк. Минем арттан кабатлыйбыз.

-         Кара! (бинокльдән карау)

-         Чагыштыр!(куллар белән дулкын ясау)

-         Нәтиҗә яса! (кул белән өндәү кую)

Әлеге хәрәкәтләрне ике тапкыр кабатлыйлар.

 

Укытучы.Хәзер мин сезгә предметлар тәкъдим итәм. Сез шушы предметлар арасыннан үзегезгә ошаган бер әйберне аласыз.

(Поднос белән күтәреп килә. Предметлар – чәчәк,самолет, суган, бал, акча капчыгы)

Укытучы.Хәзер төркемнәрдә фикерләшәсез һәм тактада язылган үрнәк буенча җавап бирәсез.

Фразеологизм ул ________ (нәрсәгәдер) охшаган, чөнки ___________ (чагыштырасыз), димәк, __________ (нәтиҗә ясыйсыз).

 

Парларда эшләү өчен берничә минут вакыт бирелә.

 

Укытучы. Парларда сөйләшүне төгәлләдек. Хәзер инде сезнең җавапларыгызны тыңлап китик.

Җаваплар.

-         Фразеологизмнар чәчәккә охшаган, чөнки алар чәчәк кебек матур. Димәк, алар сөйләмебезне матурлыйлар, алар – телебезнең бизәге.

-          

-         Фразеологизмнар самолетка охшаган, чөнки алар да аның кебек канатлы бит. Димәк, без аларны канатлы сүзләр дип атыйбыз. Мин аларны кемнедер эшкә рухландырганда куллана алам.

 

-         Фразеологизмнарны мин суганга охшатам, чөнки алар да шундый ук әче дә һәм файдалы да. Димәк, без аларны балаларны тәрбияләгәндә куллана алабыз.

 

-         Фразеологизмнар алар балга охшаган, чөнки алар да бал кебек татлы, тәмле. Димәк, мин аларны кемнедер мактаганда, эшкә чакырганда әйтәм.

 

-         Акча капчыгын икенче төрле байлык дип тә әйтергә мөмкин. Шуңа күрә фразеологизмнарны мин акча капчыгына охшатам, чөнки алар – телебезнең байлыгы. Димәк, никадәр фразеологизмнарны күбрәк белсәң, шулкадәр безнең татар телебез баерак булыр.

 

Укытучы.Рәхмәт! Сезнең фикерләрегез белән мин дә килешәм. Ә хәзер без сүзне фокус-төркемгә бирик әле.

А-3 форматына балык скелеты ясаганнар һәм язганнар.

Шуңа карап берсе сөйли.

Тема : Фразеологизмнарның төп билгеләре.

Беренче төп төшенчә – таркалмый, тотрыклы.

Дәлил – таркатып булмый, таркатсаң, мәгънә югала.

Икенче төшенчә – бер сүз белән алыштырырга мөмкин.

Дәлил – борын салыну – кәефсез, бармакка бармак сукмау – берни эшләмәү һ.б.

Өченче төшенчә – күчерелмә мәгънәгә ия.

Дәлил – “сүзгә кесәгә керми” фразеологизмын алсак, сүзләр безнең кесәдә түгел, ә безнең телебездә бит.

Дүртенче төшенчә – “трай тибү” – “бить баклуши” – идиома була.

Дәлил – бөтен фразеологик әйтелмәләрне дә рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә итеп булмый. Мондый фразеологизмнар идиома дип атала.

Бишенче төшенчә – фразеологизмнар – тел байлыгы.

Дәлил – алар сөйләмне матур яңгырашлы, тәэсирле итәләр.

Нәтиҗә – без фразеологизмнарның биш билгесен таптык:

1.     Тотрыклы сүзтезмә, таркалмый.

2.     Бер сүз белән алыштырырга мөмкин.

3.     Күчерелмә мәгънәгә ия.

4.     Рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә итеп булмый торган фразеологизмнар идиома дип атала.

5.     Фразеологизмнар – тел байлыгы.

 

Укытучы. Яхшы, рәхмәт! Ә менә минем сезгә бер соравым бар иде: шушы фишбоунны төзегәндә сез нинди кыенлыклар белән очраштгыз?

Җавап. Дәлилләр,фактлар эзләгәндә кыенлыклар туды бераз.

Укытучы.Ярый.  Ә менә бу кыенлык ситуациясе инде ул безнең тәнкыйди фикерләү технологиясенең төп асылларыннан берсе булып тора. Дәрестә кыенлык ситуациясе тудырып, балаларны уйларга мәҗбүр итәргә кирәк икән әлеге технологиянең асылы буенча. Рәхмәт сезгә фишбоуныгыз өчен.

      Безнең күренекле галимебез Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысыдыр” дип яза.

     Димәк, безнең укучыларыбыз, үзләренең тормышларында очраган кыенлыкларга бирешмичә, алардан чыгу юлларын тапсын өчен, без аларны тәнкыйди фикерләүгә өйрәтергә тиешбез.

     Хәзер инде дәресебезнең рефлексия өлешенә килеп җиттек. Моның өчен без алты түбәтәй алымын кулланачакбыз. Бу - тәнкыйди фикерләү технологиясе белән эшләгәндә кулланыла торган алымнарның берсе булып тора. Хәзер һәрберегез өстәлендәге түбәтәйне башына киеп куя һәм үзегезнең түбәтәй таләп иткән сорауларга җавап бирәсез. Эшне башлыйбыз ак түбәтәйдән.

Экранда аңлатмалары белән түбәтәй рәсемнәре чыга.

Ак түбәтәй  - мәгълүмат. Нәрсә белдек? Нәрсә өйрәндек?

Җавап. Фишбоун турында белдек. “Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса” структурасы белән таныштык.

Кызыл түбәтәй – эмоцияләр.

Җавап. Миңа дәрестә бик күңелле булды. Мин бик шат!

Зәңгәр түбәтәй – процессны белдерә.

Җавап. Дәрестә без тәнкыйди фикерләү алымнары белән таныштык.

Кара түбәтәй – тәнкыйть.

Җавап. Мин аңламадым. Фишбоун алымы татар теле дәресләре өчен кулаймы?

Яшел түбәтәй – креативлык.

Җавап. Фразеологизмнарны өйрәнгәндә мин башка алымнар, мәсәлән, кластер, синквейн алымнарын кулланыр идем.

Сары түбәтәй – позитив.

Җавап. Миңа бүгенге дәрестә “Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса” структурасы бик ошады. Мин аны киләчәктә үз эшемдә кулланачакмын.

Укытучы. Ярый, җавапларыгыз бик матур булды. Рәхмәт сезгә! Бүгенге дәресебезне йомгаклап, минем шуны әйтәсем килә:

-         Дәрестә бөтен инициативаны үз кулыгызга алмагыз, шул вакытта гына укучылар үзләрен иркен хис итәр, мөстәкыйльлеккә омтылыр.

-         Укытучы -  белем тапшыручы түгел, белем алуга шартлар тудыручы.

-         Онытмагыз: дәрестә дә укучының тормышы дәвам итә.

Бүген без сезнең белән юкны бушка аудармыйча, җиң сызганып эшләдек. Мастер класс ахырында бераз гына ялыксак та, чыгырдан чыкмадык, сер бирмәдек, ә кулга-кул тотынып эшләвебезне дәвам иттек. Арабызда башкаларның эшенә бармак аша караучылар булмады.

      Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз һәм дәрестә актив катнашып утыруыгыз өчен зур рәхмәт! Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим. Сау булыгыз!

 

Әлеге сүзләр  экранда да язылган.

 

 

 

 

 

                                                                      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

               
Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә Р. Фәхреддин мирасыннан  файдалану

Максат: Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар: “Беләм, белергә телим, белдем”, “Фишбоун”, “Фаразлар агачы”, “Синквейн” / “Диаманта”, “Алты эшләпә”.

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, Р. Фәхреддинның “Тәрбияле бала” әсәре, кәгазь битләр, маркерлар.

Мастер-класс барышы

1.       Кызыксындыру.

2.       Оештыру, мастер-класс эшчәнлегенә мотивация булдыру. Мастер-классның максатын билгеләү.

— Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын.

Мастер-классны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлап китәсем килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль

 

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D1%82%D1%8E%D0%B1%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%B9%D0%BA%D0%B8-300x225.png

 

 

 

 

 

 


Бармакка бармак сукмадым,

Ахры сул аяктан тордым.

Урын-җирне дә җыймыйча,

Мәктәбемә китеп бардым.

 

Борыным салынган иде,

Очрады ярый җан дустым,

Күңелемне күрде бераз,

“Исәнме!”- дип кулын кыстым.

 

Без икәүдән-икәү генә

Яттан шигырь сөйләп бардык.

Көне буе, баш күтәрми,

Җиң сызганып белем алдык.

 

Судан коры чыктым бүген,

Сорауларга җавап бирдем.

Сүзгә кесәгә кермичә,

Матур итеп сөйли белдем.

 

Тел кычытып торган җавап

Эх,дигәнче башка килде.

Сүзне сүзгә ялгый белдем,

Алдым шулай яхшы билге.

 

Башым күккә тия язды,

Борын күтәрмәдем ләкин,

“5”ле алгач, кәеф яхшы,

Аллы-гөлгә әйләнде көн.

 

Очып кына кайттым өйгә,

Әниемнең мин уң кулы.

Бөтен савыт-сабаларны

Юк иттердем өскә юып.

 

Шартлап аяк сындырырлык

Иде йокы бүлмәсендә,

Тырай тибеп эш чыкмас дип,

Гөл иттердем һәммәсен дә.


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 652 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.10.2019 954
    • DOCX 100.2 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габделхаева Разифа Хакимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 4 года и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4833
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 288 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 500 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 335 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 157 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегративный коучинг: от теории к практике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов