Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы (6 сыйныф рус төркеме

Татар теленнән эш программасы (6 сыйныф рус төркеме

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Методик берләшмә утырышында каралды Җитәкче____В.Г.Нәҗмиева

Беркетмә №1 ___________ 2015

Укыту эшләре буенча директор урынбасары белән килешенде ________

Н.Н.Шакирҗанова

_________ 2015

Раслыйм

мәктәп директоры_______

Р.Д.Бариев

Приказ №__________

_______________2015









Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Шәһәр тибындагы Кукмара поселогы

З нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

6а сыйныфының рус төркеме өчен

2015-2016 нчы уку елына

татар теленнән эш программасы

















Төзүче: югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы









Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст.28

п.3 б.6

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә)

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

4. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Шәһәр тибындагы Кукмара посёлогы 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015 – 2016 нчы елга Укыту планы.

5. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Шәһәр тибындагы Кукмара посёлогы 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы (приказ 193/15 28.08.2015)

6. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар”/ басма өчен Ч. М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы/- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011

7. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 5-9 нчы сыйныфлар (төзүче авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова) “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2013;


Укыту Р.З Хәйдәрова, З.Р Нәҗипова авторлыгындагы “Татар теле. 6нчы сыйныф Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек ( рус телен өйрәнүче укучылар өчен) Казан: Татармультфильм, 2014” дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

Эш программасы мәктәпнең Укыту планы нигезендә атнага 4 сәгать исәбеннән 140 сәгатькә төзелде.

Курсның максаты:

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.

Бурычлары:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

  1. фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

  2. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;


Татар теле дәресе укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны, алган белемнәрен тормыштагы ситуацияләр белән бәйли алуларына ирешүне күздә тота.







Укыту - тематик планлаштыру

Теманың

Тема

Сәгатьләр саны

1

Яңа уку елы котлы булсын

22

2

Мин – зур ярдәмче

14

3

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

22

4

Мин һәм минем яшьтәшләрем

22

5

Туган көн – күңелле бәйрәм

17

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

8

7

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

20

8

Язма эшләр

3

9

Бәйләнешле сөйләм үстерү (Б.с.ү.)(М.с.ү.)(Д.с.ү.)

12


Барлыгы

140

Курсның эчтәлеге

Тема1. Яңа уку елы котлы булсын (22сәгать).

Үткәннәрне кабатлау .Яңа уку елы котлы булсын. Исем.Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерү.Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерүне ныгыту. Тартымлы исемнәрне сөйләмдә, язуда куллану.Тартымлы исемнәрне җөмләдә билгеләү. Исем турында гомумиләштереп кабатлау.Сүз ясалышы юллары. Ясалма сүзләр.Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар. Исем ясагыч кушымчалар. Исем сүз төркеменә өлешчә грамматик анализ.Тезмә сүзләр һәм аларның язылышы. Тезмә сүзләрне җөмләдә куллану.Кушма һәм парлы сүзләр, аларның язылышы. Кушма һәм парлы сүзләрне җөмләдә куллану. Сүз ясалышы ысуллары.Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр. Сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлү. Татар телендә сүзләргә кушымчаларның кушылу тәртибе. Лексикология. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану.

Тема2. Мин – зур ярдәмче (14сәгать).

Мин – зур ярдәмче. Алынма сүзләр. Алынма сүзләрне телдә кулланылышы. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыгының килеш белән төрләнүе. Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын җөмләдә куллану. Сорау алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары. Сорау, билгеләү алмашлыкларын җөмләдә куллану.Тәрҗемә күнегүләре. Билгесезлек алмашлыклары. Юклык алмашлыклары. Билгесезлек, юклык алмашлыкларын җөмләдә куллану. Тест.Алмашлыкларны кабатлау.

Тема3. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт (22сәгать).

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Сыйфат. Асыл сыйфатлар. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе. Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану.Сыйфат. Гомумиләштереп кабатлау. Сан. Саннарның исемгә бәйләнеше. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Микъдар санынының кулланылышын кабатлау.Тәртип саны. Тәртип санынының кулланылышын кабатлау.Җыю саны .Җыю санының кулланылышын кабатлау. Тест. Бүлем саны.Бүлем санын җөмләдә куллану.Чама саны.Чама санын җөмләдә куллану. Саннарның исемләшүе.Саннарның исем белән бәйләнеше. Сан төркемчәләрен кабатлау

Тема4. Мин һәм минем яшьтәшләрем (22сәгать).

Мин һәм минем яшьтәшләрем.Фигыль. Фигыльләрнең ясалышы. Ясалма фигыльләр турында белемнәрне ныгыту.Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат – сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы. Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәл фигыльнең –гач\-гәч, -кач\-кәчформасы белән таныштыру. Инфинитиф + кирәк конструкциясен куллану. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат – зсн белән төрләндерү. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат – зан белән төрләнеше.Тәрҗемә күнегүләре.Кире шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Теләк фигыль. Барыйм әле, минем барасым килә(килми),барасы килә,эчәсе килә төзелмәләре белән танышу. Теләк фигыльне сөйләмдә куллану. Боерык фигыль. Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерү. Туры сөйләм белән таныштыру.Туры сөйләм янынында тыныш билгеләре.

Тема5 . Туган көн – күңелле бәйрәм (17сәгать).

Туган көн – күңелле бәйрәм. Сүзтезмә. Сүзләрнең җөмләдә бәйләнеше.Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче сүз. Җөмлә. Җыйнак җөмлә . Җәенке җөмлә.Җәенке җөмләне сөйләмдә куллану. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.Фигыль хәбәр. Җөмләдә фигыль хәбәрләрне куллану. Фигыль хәбәр. Кабатлау. Сүзлек диктанты. Исем хәбәр. Тәрҗемә күнегүләре . Җөмләдә исем хәбәрне куллану. Исем һәм фигыль хәбәрләрне җөмләдә куллану. Исем һәм фигыль хәбәрләрне кабатлау.Җөмләнең баш кисәкләрен җөмләдә билгеләү

Тема6. Дүрт аяклы дусларыбыз (8сәгать).

Дүрт аяклы дусларыбыз. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Аергычның җөмләдә кулланылышы. Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау.Җөмлә кисәкләренең үзләштерелешен тикшерү. Тест. Тулы җөмләләр. Ким җөмләләр. Тәрҗемә күнегүләре

Тема7. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл(20сәгать).

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары.Ия белән хәбәр арасында сызык кую очрагын ныгыту. Бәйлекләр. Бәйлекләрне җөмләдә куллану. Бәйлек сүзләр.Сөйләмдә булып бәйлек сүзен куллану. Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану. Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр.Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.Алар янында тыныш билгеләре.Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләре. Эндәш һәм кереш сүзләрне сөйләмдә куллану. Фразеологизм.Фразеологик берәмлекләрне җөмләдә куллану. Фразеологик берәмлекләрнең рус эквивалентлары. Сүз төркемнәрен кабатлау. Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау. Җөмлә кисәкләрен кабатлау. Татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермалар. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау. Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау.

Тема 8. Язма эшләр(3 сәгать). Диктант – 3

Тема 9. Бәйләнешле сөйләм үстерү ( 12сәгать).

1“Нинди китаплар укырга яратасың?”, №2“Белем һәм хезмәт”, №3“Бакча эшләре”, №4“Тиздән салкын кыш җитәр, №5”Яңа ел җитә”, №6“Татарстан Республикасы”, №7“Кешенең рухи дөньясы”, №8“Табигать безнең йортыбыз”, №9“Туганлык мөнәсәбәтләре”, №10“Тиздән җылы яз җитәр”, №11“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, №12“Каникулның иң кызыклы көне”.

Арадаш аттестация формасы

Укучыларның 6нчы сыйныф курсы буенча белемнәрен тикшерү өчен диктант кулланыла

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Көтелгән нәтиҗә

Шәхси

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу вакытында куллану, укуга мотивациясе булу, иптәшләре, өлкәннәр белән белән мөнәсәбәтләре формалаштыру, үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау, хокук һәм бурычларын белү; максатлар куярга өйрән, индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру.

Метапредмет

Коммуникатив:

Укучы өйрәнәчәк: сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итәргә, сорауга җавап бирергә, аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштырырга, иптәшләрен тыңлый белергә, үз фикерләрен тулы һәм төгәл әйтә белергә, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләргә, күршең белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнү

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итә, сорауга җавап бирә, аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра, иптәшләрен тыңлый, үз фикерләрен әйтә, күршең белән хезмәттәшлек итә белү.

Регулятив:

Укучы өйрәнәчәк: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын формалаштырырга, уку мәсьәләсен куя белергә, максатка ирешү юлларын билгеләү, кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, үзешчәнлекне планлаштырырга, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга, әйләнә-тирәдәге предметларны таный белергә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: уку мәсьәләсен куя, максатка ирешү юлларын билгели, кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тотып һәм аларга ияреп гамәлләр кыла белү, үзэшчәнлекне планлаштыра, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таба, әйләнә-тирәдәге предметларны таный белү.

Танып – белү:

Укучы өйрәнәчәк: танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белергә, әйләнә-тирә предметларны тикшерергә, рәсем нигезендә үз фикерен белдерергә, текст буенча җөмләләр төзеп сөйләргә, тиешле мәгълүматны табарга, сүзләрнең авазлардан торуын үзләштерергә, өйрәнгәннәрне схема ярдәмендә бирергә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклый һәм максат куя, үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра, әйләнә-тирә предметларны тикшерә, рәсем нигезендә үз фикерен белдерә, текст буенча җөмләләр төзеп сөйли, тиешле мәгълүматны таба, сүзләрнең авазлардан торуын үзләштерә, өйрәнгәннәрне схема ярдәмендә бирә белү.

Предмет

Укучы өйрәнәчәк: сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, исем сүз төркеменә өлешчә анализ ясарга өйрәнергә, сүз төркемнәрен төрләндерә белергә, сүз ясалышын белергә, җөмләнең баш, иярчен кисәкләрен билгели белергә, кереш сүзләрдән файдаланырга күнектерергә, телдән кечкенә хикәяләр төзергә өйрәнү

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката, исем сүз төркеменә өлешчә анализ ясый, сүз төркемнәрен төрләндерә, сүз ясалышын , җөмләнең баш, иярчен кисәкләрен билгели, кереш сүзләрдән файдалана, телдән кечкенә хикәяләр төзи белү.

Бәяләү системасы

Диалогик сөйләмен бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, реп¬ликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формала¬рында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Сыйныф

Сүзләр саны

Монологик сөйләмне бәяләү


Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы моноло¬гик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучы¬ларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен, балаларга мөмкинлек бирергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы ал арның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Сүзлек диктанты бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфо¬график хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфо¬график хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантлар күләме һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

6

45 – 50

50 – 55

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орф., 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка «2» ле куела.

Тест эшләрен бәяләү нормалары

Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең

90 - 100 % башкарса “5” билгесе куела,

70 - 89 % башкарса “4” билгесе куела,

50 - 69 % башкарса “3” билгесе куела,

50 % түбән булган очракта “2” билгесе куела.



Укытуның методик һәм материаль – техник тәэмин ителеше

Укытучы өчен әдәбият:

  1. Асадуллина А.Ш Татарский язык в русскоязычной аудитории К.: "Мәгариф" н-ты, 1995

  2. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

  3. Нигъматуллина Р.Н.Татар теле өйрәнүчеләргә. К.: "Мәгариф" н-ты, 2005.

4. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

Укучы өчен әдәбият:

1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007

2. Максимов. Н.В. Татар теленнән тестлар

3. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр

4. .Нигматуллина Р.Н Татар теле өйрәнүчеләргә. К.: "Мәгариф" н-ты, 2005.

5.Татарский язык в таблицах и схемах К.: "Гыйлем" н-ты, 2008.

Электрон ресурслар:

  1. Татар телен өйрәнү өчен материаллар. http://www.languages-study.com/tatar-links.html

Дидактик материаллар:

  1. Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр (рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге). Казан “Мәгариф” нәшрияты 2005.

  2. Сафиуллина Ф.С., Шарафиева Г.Р. Учат таблицы и схемы. Таблицы и схемы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Казань издательство “Магариф” 1998.

  3. Сафиуллина Ф.С. Татарский язык в диалогах. Татарча сөйләшәбез. Казань “Магариф” 1994.















КПрямая соединительная линия 1алендарь – тематик планлаштыру

Дәреснең

Дәреснең темасы

Укучыларның уку эшчәнлегенең төп төрләре

Үткәрү датасы

Искәрмә

план

факт

Тема 1. Яңа уку елы котлы булсын (22сәгать) Б.с.ү.(2сәгать)

1

Үткәннәрне кабатлау .

Яңа уку елы котлы булсын.

Татар телнең кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятен, ролен аңлау. Дәреслек белән таны­шу барышында уку төрләрен (танышу һәм өйрәнү характерында) куллану. Тел тарихына күзәтү ясау. Татар теленең бай­лыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү.




2

Исем. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исем сүз төркемен белү; бирелгән сүз төркеменә караган сораулар һәм билгеләрне аерып чыгару. Исемнең килеш, тартым белән төрләнүен белү.

Мөстәкыйль рәвештә эшләү, үз фикереңне төгәл һәм ирекле җиткерә белү. Белемгә омтылыш уяту.




3

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерү.




4

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерүне ныгыту




5

Тартымлы исемнәрне сөйләмдә, язуда куллану.




6

Тартымлы исемнәрне җөмләдә билгеләү




7

Исем турында гомумиләштереп кабатлау. Сүзлек диктанты




8

Сүз ясалышы юллары. Ясалма сүзләр.

«Сүз ясалу ысуллары», «кушымча ялгау ысулы» төшенчәләренең эчтәлеген белү; ясагыч кушымчалар белән ясалган сүзләрне ае­ра белү, төрле сүз төркемнәре ясый торган кушымчалар белән яңа сүзләр ясау. Сүзләрне ясалышы буенча аеру. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу. Татар теленең бай­лыгын аңлау.




9

Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар.




10

Исем ясагыч кушымчалар




11

Исем сүз төркеменә өлешчә грамматик анализ.




12

Б.с.ү.№1“Нинди китаплар укырга яратасың?”

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Китап тарихы турында мәгълүматлы булү. Мөстәкыйльлек, пөхтәлек тәрбияләү.




13

Тезмә сүзләр һәм аларның язылышы

Тезмә, кушма, парлы сүзләрнең мәгънәләрен аңлау һәм аера белү, сөйләмдә урынлы куллана белү.

Дәрестә актив­лык сәләтенә ия булу.

Үзеңнең үсешеңә тиешле игътибар бирү.




14

Тезмә сүзләрне җөмләдә куллану




15

Кушма һәм парлы сүзләр, аларның язылышы




16

Кушма һәм парлы сүзләрне җөмләдә куллану.


28.09


17

Сүз ясалышы ысуллары

Сүз ясалышы ысуллары турында белү, сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлү, сүзләргә кушымчаларның кушылу тәртибе турында белү.

Сүз ясалу ысулларын рус теле белән чагыштыру.

Игътибарлылык, максатчанлык булдыру.




18

Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр




19

Сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлү




20

Татар телендә сүзләргә кушымчаларның кушылу тәртибе




21

Д.с.ү.№2 Белем һәм хезмәт”

Фикереңне төгәл итеп әйтә белү, сөйләм теле күнекмәләрен булдыру.Төрле һөнәргә карата кызыксыну уяту.Төрле хезмәт ияләренә карата ихтирам хисе булдыру.




22

Лексикология. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

Лексикология турындагы төшенчәне белү. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне аера белү. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу.

Татар теленең бай­лыгын, матурлыгын аңлау, туган тел белән горурлану; сөйләмне камил­ләштерүгә омтылу.




23

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе




24

Күчерелмә мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану




Тема 2. Мин – зур ярдәмче (14сәгать) Язма эш(1сәгать) Б.с.ү. (1сәгать)

25

Мин – зур ярдәмче. Алынма сүзләр

«Алынма сүз» төшенчәсен белү; аңлатмалы сүзлекчәдә сүзләрнең мәгънәләре бирелешенә төшенү, алынма сүзләрне аера белү; лексик мәгънәләренә төшенү.

Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; телдәге берәмлек­ләрне стилистик үзенчәлекләрдән чыгып куллану.

Татар теленең бай­лыгын, матурлыгын аңлау, туган тел белән горурлану; сөйләмне камил­ләштерүгә омтылу.




26

Алынма сүзләрне телдә кулланылышы







27

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары

Алмашлык, алмашлык төркемчәләре, аларның җөмләдә кулланылышы турында белү; бәйләнешле сөйләм теле күнекмәләрен булдыру.

тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; төркемнәрдә эшләү.Татар теленең сүзлек составы бай икәнлеген, матурлыгын тоярга өйрәнү; сөйләмне камил­ләштерүгә омтылу; хезмәт яратырга, кеше хезмәтенә хөрмәт булдыру. матур әдәби сөйләм күнек­мәләренә ия булырга омтылыш тәрбияләү.




28

Күрсәтү алмашлыклары




29

Күрсәтү алмашлыгының килеш белән төрләнүе




30

Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын җөмләдә куллану




31

Сорау алмашлыклары




32

Билгеләү алмашлыклары




33

Сорау, билгеләү алмашлыкларын җөмләдә куллану




34

Тәрҗемә күнегүләре




35

Билгесезлек алмашлыклары




36

Юклык алмашлыклары




37

Билгесезлек, юклык алмашлыкларын җөмләдә куллану. Тест




38

М.с.ү№3Бакча эшләре”




39

Алмашлыкларны кабатлау.




40

Язма эш. Тикшерү диктанты “Ябалак һәм тавык”

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. Эшкә уңай мотивация булдыру. Үз-үзеңне бүяләү, үзанализга омтылыш булдыру




Тема3. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт (22сәгать) Язма эш(1сәгать) Б.с.ү.(3сәгать)

41

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Сыйфат

Сыйфат турындагы төшенчәне, сыйфатларны, сыйфат дәрәҗәләрен белә, аларны сөйләмдә урынлы куллана белү; ситуациягә бәйле реплика­ларны әйтә алу; бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үз фикереңне эзлекле тәртиптә җиткерә белү. Үзеңә һәм туган­нарыңа карата түземле һәм кайгыртучан булу. Республикабызның байлыгына, зурлыгына карата горурлану хисен үстерү.




42

Асыл сыйфатлар




43

М. с.ү.№4 “Тиздән салкын кыш җитәр”




44

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе


23.11


45

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе




46

Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе




47

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау




48

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану.




49

Сыйфат. Гомумиләштереп кабатлау




50

Б.с.ү. №5“Яңа ел җитә”

Монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру, логик фикер йөртү. Дөрес итеп сөйләм төзи белү.

Матур әдәби сөйләм күнек­мәләренә ия булырга омтылыш тәрбияләү. Хөрмәт хисен үстерү




51

Сан. Саннарның исемгә бәйләнеше

Сан, сан төркемчәләре, саннарның ясалышы, исемләшүе турында белү; саннарны язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү, аерым фикерләрне исбатлый һәм кире кага белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. Горурлык хисе уяту, мөстәкыйльлелекне устерү




52

Сан төркемчәләре. Микъдар саны




53

Микъдар санынының кулланылышын кабатлау.




54

Тәртип саны




55

Тәртип санынының кулланылышын кабатлау.




56

Җыю саны




57

Җыю санының кулланылышын кабатлау. Тест




58

Бүлем саны.




59

Бүлем санын җөмләдә куллану




60

Чама саны




61

Д.с.ү.№6 “Татарстан Республикасы”




62

Чама санын җөмләдә куллану




63

Саннарның исемләшүе.




64

Саннарның исем белән бәйләнеше




65

Сан төркемчәләрен кабатлау




66

Язма эш. Аңлатмалы диктант “Кышкы урман”

Укучыларның алган белемнәрне системалаштыру. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Башкаларгакарата түземлелек, үз-үзеңә аерата таләпчәнлек, үз-үзеңне бүяләү, үзанализга омтылыш булдыру.




Тема 4. Мин һәм минем яшьтәшләрем (22сәгать) Б.с.ү.(2сәгать)

67

Мин һәм минем яшьтәшләрем.Фигыль.


Фигыль, фигыльләрнең ясалышы, фигыльнең заманнары, җөмләдә кулланылышы турында белү, мәгълүматлы булу.

Сөйләмдә фигыльләрнең дөрес, тиешле формаларын куллана белү, рус теле белән чагыштыра, фигыль төркемчәләрен бил­гели алу. ИгътибарлылыкҺәм кызыксынучанлык үстерү.




68

Фигыльләрнең ясалышы




69

Ясалма фигыльләр турында белемнәрне ныгыту




70

Билгеле үткән заман хикәя фигыль




71

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.




72

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат – сан белән төрләнеше




73

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.




74

Хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы




75

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше




76

Хәл фигыльнең –гач\-гәч, -кач\-кәчформасы белән таныштыру




77

Инфинитиф + кирәк конструкциясен куллану




78

Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат – сан белән төрләндерү.




79

Шарт фигыль. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнүе




80

Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат – зан белән төрләнеше.




81

Тәрҗемә күнегүләре




82

Кире шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.




83

М.с.ү.№7 “Кешенең рухи дөньясы”




84

Теләк фигыль. Барыйм әле, минем барасым килә(килми),барасы килә,эчәсе килә төзелмәләре белән танышу.




85

Теләк фигыльне сөйләмдә куллану




86

Боерык фигыль




87

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерү




88

Туры сөйләм белән таныштыру.

Туры сөйләм төшенчәсен, туры сөйләм янынында тыныш билгеләрен белү. Тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру.Башка кеше сөйләменә игътибар итә,тыйлы белү.




89

Туры сөйләм янынында тыныш билгеләре




90

Д.с.ү.№8 “Табигать безнең йортыбыз”

Төрле төрдәге хикәяләр төзү, сүзләрне урынлы куллана белү. Табигатьнең кеше тормышындагы роле турында белү. Матур әдәби сөйләм күнек­мәләренә ия булырга омтылыш тәрбияләү; табигатькә карата сакчыл караш, миһербанлы булырга кирәклеген аңлау.




Тема 5. Туган көн – күңелле бәйрәм(17сәгать) Б.с.ү.(1сәгать)

91

Туган көн – күңелле бәйрәм. Сүзтезмә

Сүзтезмә, сүзләрнең җөмләдә бәйләнеше, төре турында белү. Аларны аерып ала белү. Рус телендәге сүзтезмә белән чагыштырып өйрәнү. Сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру.




92

Сүзләрнең җөмләдә бәйләнеше




93

Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче сүз




94

Җөмлә.

Җөмлә, җөмлә төрләре турында белү. Җөмлә төрләренеңрус һәм татар телендәге үзенчәлекләрен төәенү. Җөмлә төрен сөйләмдә, язуда урынлы куллану.




95

Җыйнак җөмлә




96

Җәенке җөмлә.




97

Җәенке җөмләне сөйләмдә кулану




98

Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.

Ия белән хәбәрне табып әйтә алу, язуда дөрес билгеләү.

Ия белән хәбәрнең рус һәм татар телендәге үзенчәлекләренә төшенү.Үз-үзеңә таләпчәнлек булдыру.




99

Фигыль хәбәр




100

Җөмләдә фигыль хәбәрләрне куллану




101

Фигыль хәбәр. Кабатлау. Сүзлек диктанты




102

Исем хәбәр




103

Тәрҗемә күнегүләре




104

Җөмләдә исем хәбәрне куллану




105

Исем һәм фигыль хәбәрләрне җөмләдә куллану




106

Исем һәм фигыль хәбәрләрне кабатлау.




107

Җөмләнең баш кисәкләрен җөмләдә билгеләү




108

М.с.ү.№9 “Туганлык мөнәсәбәтләре”

Бирелгән тема буенча монолог төзү, сөйләм теле күнекмәләрен булдыру. Башка милләт әдәбиятында туганлык мөнәсәбәтләре чагылган әсәрләрне барлау. Матур әдәби сөйләм күнек­мәләренә ия булу.Туганлык хисләрен үстерү.




Тема 6. Дүрт аяклы дусларыбыз (8сәгать) Б.с.ү.(1сәгать)

109

Дүрт аяклы дусларыбыз. Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Җөмләнең иярчен кисәкләрен табып әйтә алу, язуда дөрес билгеләү, дөрес тәрҗемә итә белү.Җөмлә кисәкләренең рус һәм татар телендәге үзенчәлекләрен барлау. Үз-үзеңне бүяләү, үзанализга омтылыш булдыру; табигатькә карата шәфкатьлелек булдыру.




110

Аергыч




111

Аергычның җөмләдә кулланылышы




112

Д.с.ү.№10Тиздән җылы яз җитәр




113

Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау.




114

Җөмлә кисәкләренең үзләштерелешен тикшерү. Тест




115

Тулы җөмләләр

Тулы, ким җөмләләр турында белү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу. Тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру. Кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сыйфатлары булдыру.




116

Ким җөмләләр




117

Тәрҗемә күнегүләре




Тема 7. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл(20сәгать) Б.с.ү.(2сәгать) Язма эш(1сәгать)

118

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары.

Ия белән хәбәрне табып әйтә алу, язуда дөрес билгеләү, алар арасында сызык кую очрагын белү. Рус һәм татар телендәге үзенчәлекләрен ачыклау. Үз сәламәтлегеңә каратакайгыртучанлык формалаштыру.




119

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очрагын ныгыту




120

Бәйлекләр.

Бәйлек, бәйлек сүзләр, алар янында тыныш билгеләре турында белү. Рус һәм татар телләрендәге аермалы

грамматик форманы (предло - бәйлек сүз) чагыштыра

белү. Телнең серләренә төшенү теләге булдыру, сүзне дөрес куллана белүнең әһәмиятен аңлау.




121

Бәйлекләрне җөмләдә куллану




122

Бәйлек сүзләр.




123

Сөйләмдә булып бәйлек сүзен куллану




124

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану




125

Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр.

Кереш сүзләр, алар янында тыныш билгеләре турында белү. Татар һәм рус телендәге кереш сүзләрне, җөмләдә аларның урыннарын, алар янындагы тыныш билгеләрен чагыштыру. Сүзне дөрес куллана белүнең әһәмиятен аңлау.




126

Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.Алар янында тыныш билгеләре




127

Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләре

Эндәш сүзләр, алар янында тыныш билгеләре турында белү. Татар һәм рус телендәге эндәш сүзләрне, җөмләдә аларның урыннарын чагыштыру. Бер-берсенә хөрмәт,шәфкатьлелек тәрбияләү




128

Эндәш һәм кереш сүзләрне сөйләмдә куллану




129

Б.с.ү.№11Сәламәт тәндә – сәләмәт акыл.

Бирелгән тема буенча монолог төзү, сөйләм теле күнекмәләрен булдыру. Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүматлы булу. Кылган гамәлләрнең яшәү өчен яхшы яисә начар икәнен аңлау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару.




130

Фразеологизм.

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын, фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүен аңлау. Рус һәм татар телендә тәрҗемә итүүзенчәлекләрен билгеләү. Телнең серләренә төшенү теләге булдыру.




131

Фразеологик берәмлекләрнең рус эквивалентлары




132

Фразеологик берәмлекләрне җөмләдә куллану.




133

Сүз төркемнәрен кабатлау

Уку елы дәвамында төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану. Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү. Тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру.




134

Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау

Уку елы дәвамында ярәмлек сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү.

Рус теле белән чагыштырып гамәлләр кылу (мисаллар өстендә эшләү). Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү. Тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру.




135

Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Уку елы дәвамында җөмлә кисәкләре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. Рус теле белән чагыштырып гамәлләр кылу (мисаллар өстендә эшләү). Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү. Тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру.




136

Язма эш. Йомгаклау арадаш аттестация эше (диктант)” Җәйге иртә”

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. Эшкә уңай мотивация булдыру. Үз-үзеңне бүяләү, үзанализга омтылыш булдыру.




137

Х. өст. эш. Б.с.ү.№12 “Каникулның иң кызыклы көне”

Бәйләнешле текст төзү, язма, сөйләм күнекмәләрен булдыру. Логик фикер йөртү, башка милләт әдәбияты белән бәйләү.Үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү.




138

Татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермалар

Татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны билгеләү. Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану. Үз өстеңдә эшләү күнекмәләрен булдыру.




139

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау.

Уку елы дәвамында мөстәкыйль сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү. Тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру.




140

Сүз төркемнәрен кабатлау. Йомгаклау

Уку елы дәвамында сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу. Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү. Тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру.






Арадаш атттестация өчен йомгаклау язма эше


Диктант

Җәйге иртә.


Җәйге җылы көннәрнең берсе иде. Иртәнге кояш табигать белән исәнләште, җир өстенә көләч нурларын сипте. Җәйге табигать матурланып, җанланып китте.

Акрын искән җил тын су өстен җинелчә генә дулкынландырды. Иртәнге җил тавышын тыңлап торган вак камышлар күңелле генә кыштырдашып куйдылар. Чык тамчылары белән дымланган куе үләннәр кояш нурлары астында тагын да яктыра төштеләр.



Эшне бәяләү критериясе

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуа¬цион хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик, 6 пунктуа¬цион хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орф., 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка «2» ле куела


Бирем:

  1. Кушымчаларны өстәп яз:

Иртән.... кояш

Нурлар..... сипте

  1. Тәрҗемәсен яз

нурлар-

чык-

үләннәр-

  1. Сообщи другу, что утреннее солнце поздоровалось с природой.


Эшне бәяләү критериясе

1нче бирем – 2балл

2нче бирем – 2 балл

3нче бирем – 3 балл

Гомуми балл: 7балл

7 балл – “5”

5-6 балл – “4”

3-4 балл – “3”

2 балл – “2”

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-285661
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>