Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарской литературе на тему "Әхмәдулла - тәрбияле бала" (Г. Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясен өйрәнү).

Урок по татарской литературе на тему "Әхмәдулла - тәрбияле бала" (Г. Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясен өйрәнү).

Скачать материал

                                                    Әхмәдулла – тәрбияле бала

                                 (Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен өйрәнү)

 

                   Эпиграф. Тәрбия бөек эш, аның белән кеше язмышы хәл ителә.

                                                                                                        В.Белинский.

                   Балалар тәрбияләүдә төп мәктәп – ир белән хатынның, ата белән ананың үзара мөнәсәбәте.                                                                                                   В.Сухомлинский.

 

      Максат. 1. Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясенең эчтәлеген искә төшерү. Әсәрдәге төп образларга бәя бирү.

      2. Әсәрдә сурәтләнгән ата-аналарның тәрбия бирү алымнарын (үзенчәлекләрен) ачыклау.

     3. Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү. Ана-ананы, туганнарны хөрмәт итү хисен үстерү. Гаилә серләренә төшендерү, киләчәк тормышка әзерләү. Толерантлык хисе тәрбияләү. Ата-ана хакын хакларга өйрәтү.

     Җиһазлау. Г.Исхакыйның фотосурәте; “Кәҗүл читек” хикәясе; читекләр; әти-әниләргә багышлап язылган җырлар, шигырьләр, укучылар ясаган рәсемнәр.

 

      Дәрес барышы.

      1.Оештыру.

      2. Актуальләштерү.

      Укытучы. Укучылар, бу дәрестә без Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә әһәмиятле урын алып торган ата-ана тәрбиясенең үзенчәлекле якларын табарбыз.

      Ә хәзер әсәрнең эчтәлеген искә төшереп үтик (сораулар бирелә).

1. Әсәр ничек башланып китә?

2. Кем ул Әхмәдулла?

3. Аларның өендә тагын кемнәр бар?

4. Әхмәдулла кем белән сөйләшә?

5. Аның әтисе кайда?

6. Ул Әхмәдуллага нәрсә алып кайтырга сүз биргән?

7. Әтисе сүзендә торамы?

8. Малай бу хәлне ничек кабул итә?

9. Гаиләдәгеләр авыр хәлдән ничек чыга?

10. Әхмәдулла өйдәгеләргә ышанамы?

11. Ул гает бәйрәменә барамы?

12. Мәчеттә нинди вакыйга була?

13. Әсәр ничек  тәмамлана?

14. Әсәр сезгә ошадымы?

 

     3. Төп өлеш.

     Укытучы. Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар кем тарафыннан сөйләнелә? (Әхмәдулла)

- Андый геройны ничек дип атыйлар? (Лирик герой)

- Әхмәдулла сездә нинди фикерләр уятты? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

- Әсәрдә Әхмәдулланың кәефе ничек итеп сурәтләнгән?

(Төрлечә. Әсәр башында кәефе шәп була. Әтисе алып кайтасы читек татлы хыялларга күмә. Әмма ул көткән читек (Фәхрулла мулланыкы) зур булганга, кәефе кисәк кенә кырыла.. Дәү әнисе аңа таман булган кәҗүл читек тегәргә сүз биргәч, ул кабат шатлана...Әсәр ахырында кәефе яңадан кырала. Читекнең корымга буялган булуы ачыклана. Малайлар аннан көлә.)

     Әхмәдулланың кичерешләре сурәтләнгән урыннар хикәядән укыла.

Укытучы. Укучылар, Әхмәдулланың бу хәлдә калуына сез кемне гаепле дип саныйсыз?

Укучыларның фикере тыңлана:

- Минемчә, әти-әниләре гаепле. Читекне вакытында алган булсалар, мондый күңелсезлекләр килеп чыкмас иде.

-  Ә мин ата-ананы гаепләмәс идем. Әзер булмаган читекне алып кайтып булмый бит инде.

   - Әти-әниләре дөресен әйтсәләр (мулла читеге хакында), әйбәтрәк булыр иде.

     Укытучы. Ә нигә дөресен әйтмәделәр икән? Кем ничек уйлый?

- Әхмәдулланың үпкәләвен, елавын теләмәгәннәрдер.

- Әйе, ул барыбер елады.

- Тик бу күренеш озакка сузылмады. Аны юаттылар – мулланың читеген күрсәтеп алдадылар.

     Укытучы. Өлкәннәр дөрес эшләдеме?

- Минемчә, әти-әни һәрчак хаклы була.

- Ә мин риза түгел. Дөресен әйтергә кирәк иде. Ул бит барыбер дөреслекне белде.

- Ә мин бу фикер белән килешмимен: дөресен белсә, гает бәйрәменә бармас иде ул.

Укытучы. Әйе, балалар, ата-ананың бу очрактагы алдашуларын начар эш дип бәяләмик. Көндәлек тормышта алдашулар төрле була. Ә монысын “изге алдашу”га берничә мисал карап китик.

Әби белән бала сөйләшә.

- Дәү әни, әниләр мине каян алды?

- Синеме? Сине безгә ләкләк бүләк итте.

- Ә абыйны каян алдыгыз?

- Судан тоттык.

       Укытучы. Күрәсез, бу да изге алдашу. Өлкәннәр кечкенә балага дөресен әйтүне әлегә кичектереп торалар. Үсә төшкәч, әлбәттә, барысын да аңлатачаклар.

    Кирәк чакта олы кешеләр белән дә шундый хәлләр була. Мәсәлән, берәү бик нык авырып китә. Диагноз куялар.

    Куркыныч хәбәрне, хәтта шатлыклы хәлләрне дә кисәк кенә әйтергә ярамый. Кешегә бу начар тәэсир итәргә мөмкин.

    Укучылар, ә менә сезнең белән шундый очраклар күзәтелгәне бармы? (Укучыларның фикере тыңлана, көнкүрештә очрап торган вакыйгалар мисал итеп китерелә.)

      Укытучы. Укучылар, тәрбия эше – бик тә четерекле хезмәт. Ата-анага баланы дөрес тәрбияләү өчен дә күп белергә, үзенә дә зирәк, акыллы кеше булырга кирәк...

    Ә “изге алдашу”га килгәндә...

    Тагын нинди әсәрләрдә без шуңа охшаш күренеш белән очрашабыз?

Укучы. Әмирхан Әникинең “Ана һәм кыз” хикәясендә. Төп геройның бердәнбер улы сугышта һәлак була. Әмма кызлары бу хәбәрне авыру әниләреннән яшерә. Ни өчен икәнлеге болай да аңлашыла.

     Укытучы. Укучылар, тормыш юллары бик катлаулы. Кешене ул төрлечә сынап карый, көтелмән хәлләргә куя. Кайбер вакыйгаларны гомер буе сер итеп сакларга туры килә. Кайвакытта алдашудан да читләшеп булмый. Аның изгесе, беркемгә дә зыян китерми торганы, дөреслеккә тиңләшә. Русларда шундый әйтем дә бар: “Святая ложь становится правдой».

   Тик аны чын алдашу белән бутарга ярамый. Анысы инде кешеләргә зыян гына китерә. Андый ялганнан сакланырга кирәк.

    Ә “Кәҗүл читек” хикәясендәге ата-ананың алдашуы-балага бары тик яхшылык теләү максатыннан гына эшләнә. Әти-әниләр иң әйбәт кешеләр.

   Алга таба әниләргә багышланган җыр тыңлана, шигырьләр укыла, мәкальләр искә төшерелә.

   Укытучы. Ә хәзер, укучылар, тактага язылган сүзләрне укып чыгыйк:

   “Балагызны бәхетсез итүдә иң ышынычлы чара нәрсә икәнен беләсезме? Ул – баланың бөтен теләкләрен дә үтәү һәм аның шуңа күнегүе”. (Жан Жак Руссо)

-          Балалар, бу фикер “Кәҗүл читек” әсәренә дә туры киләме? (әйе.

-          Әхмәдулла гаеттән еламыйча да кайта ала идеме?

-          (Әйе. Мәчеттәге малайлар Әхмәдулладан көлмәгән булса, мондый күңелсез хәлләр булмый калыр иде).

  Хикәядән шул вакыйгага караган өзек укыла, фикер алышына.

  Әхмәдулланың тәрбияле бала булуыана мисаллар китерелә.

4. Йомгаклау. Укытучы дәрескә йомгак ясый, өйгә эш бирә, билгеләр куя.

5. Өй эше. 1. Әхмәдулла кем булып үсәр? (Фикерләрне язарга.)

2. Әсәргә иллюстрацияләр ясарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарской литературе на тему "Әхмәдулла - тәрбияле бала" (Г. Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясен өйрәнү)."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 665 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.03.2017 434
    • DOCX 39.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аслямова Эльвира Азатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Аслямова Эльвира Азатовна
    Аслямова Эльвира Азатовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4804
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Культурное наследие России: язык и фольклор

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Эффективное создание и продвижение школьной газеты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе