Инфоурок Другое КонспектыУрок татарского языка на тему : “Күчмә һәм кышлаучы кошлар”.

Урок татарского языка на тему : “Күчмә һәм кышлаучы кошлар”.

Скачать материал

 

 

 

 

Сәләхова Илүзә Хәмит  кызы

Татар теле һәм әдәбият укытучысы

Яр Чаллы шәһәре,1 нче гомуми урта белеем бирү мәктәбе

2017 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уку  предметы:  татар  әдәбияты

 Сыйныф: 6Б

Укытучы: Сәләхова Илүзә Хәмит  кызы

УМК : КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 6 нчы сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. З. Р. Нәҗипова.Казан  "Татармультфильм" нәшрияты . 2014

Дәреснең  темасы:  Диалогик сөйләм “Күчмә һәм кышлаучы кошлар”.

Дәреснең  тибы: материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе,

Максат:

1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

2) коммуникатив максат: укучыларга кошлар исемнәре ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәнү, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

3) тәрбияви максат: кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр: автор  фикерен , төп   мәгънәне билгели  белү, мәкальләр куллану , диологик сөйләмгә  чыгу

 Предметара бәйләнеш : рус әдәбияты дәресе, география ,татар теле дәресе;

  Җиһазлау: 1. . - Дәреслек:  Р. З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова  Татар теле. 6 нчы сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

1. Презентация Power Point – “Кошлар”

2. кошлар рәсеме: тургай, сыерчык, торна, чыпчык, чәүкә, песнәк, карлыгач , саескан, карабүрек, миләш чыпчыгы, купшыл, чукыр; кышлаучы, кунакка килүче, күчмә кошлар дип язылган агач ботаклары рәсеме;  магнитафон, сыерчык оясы рәсеме; Кызыл китап; “Күчмә кошлар” презентация; мультимедийный проектор.

Үткәрү технологиясе

Укучылар эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Белем бирүче үстерешле биремнәр

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

 

1.Оештыру

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

 

 

Укытучыга игътибар итү

 

 

 

 

 

Дәрескә уңай атмосфера тудыру

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

 

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн сезгә, хөрмәтле кунаклар!

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кем юк?

-Бүген ничәсе?

-Һава торышы турында  нәрсә әйтә аласыз?

 

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

 

2.Аудирование.

Тактада эш

 

1.Кош исемнәрен табыгыз :

Бүре, каз, төлке, тукран, карлыгач, керпе, күке, сыерчык, карга, үрдәк, чыпчык, тычкан.

2.Текста ничә җөмлә бар?

 1) Кошлар безнең –дусларыбыз. 2) Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. 3) Көз көне кайбер кошлар җылы якларга китәләр.

4) Яз көне кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

 

 

(ШУУГ)Укуга матив булдыру

(ТБУУГ) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү

(КУУГ)Дөрес әйтелеше өстендә эшләү

(РУУГ) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру. Күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау.

 

3.Актуальләштерү ,Өй эшен тикшерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

- фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

- бүгенге теманы ачыклау.

Укучыларның аудиоязманы тыңлаулары

 

 

 

Укучыларның җаваплары

 

Аудиоязма тыңлату

 

 

 

 

Өй эшен тикшерү

- Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен аудио язманы тыңлагыз әле.

 

-Сез нәрсә ишетәсез? Кошлар ничек җырлый?

-Сезгә ошыймы?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне кошлар тавышынна башладым? - Дөрес укучылар, чөнки үткән дәрестә без сезнең белән кошларны өйрәнә башлаган идек. Өй эшенә мин сезгә кошлар исемнәрен өйрәнергә кушкан идем .

-Мин русча атамасын әйтәм, ә сез татарчасын( урында эш)

Карга - ворона

Күгәрчен - голубь

Кыр казы- дикий гусь

Сандугач - соловей

Чыпчык - воробей

Тукран - дятел

Кыр үрдәге- дикая утка

Карлыгач - ласточка

Аккош - лебедь

Күке - кукушка

Песнәк – синица

Саескан - сорока

 

4.Уку максатын чишү.

1.Проблеманы чишү.

Максат: - бездә кышлаучы кошларны, җылы якка очып китүче кошлардан аера белү;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проблема чишүдә катнашу.

 

-дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

Димәк бүгенге темабыз: “Күчмә һәм кышлаучы кошлар”.

 

 

 

 

Проблема тудыру

 

-          Укучылар без кошлар турында әле күп беләбезме соң?

-          Күбрәк беләсегез киләме соң?

 

 

Дәреснең максаты:

•    Кошлар турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.

•    Бездә кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошларны танырга, аерырга өйрәнербез.

•    Сөйләм телебезне һәм иҗади фикерләү сәләтләребезне үстерербез.

•    Кошларга ярдәм итәргә , табигатьнең матурлыгын күрә белергә аны сакларга кирәклегенә төшенербез.

 

 

 

-Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле .Сез монда нинди кошларны күрәсез ?

(Песнәк , карлыгач , чыпчык , күгәрчен , тукран , күке , күркә , әтәч, тавык.)

-Бу кошларның кайсылары йорт кошлары ?

(күркә , әтәч , тавык)

-Молодцы! Ә безнең калган кошларыбыз тагын икегә бүленә. Алар нинди 2 төркемгә бүленәләр ? (Бездә кышлаучы , җылы якка китүче.)

 

2.Мөстәкыйль эш

Укучыларның парлап эшләве

Бер- берсенә ситуатив биремне әйтеп карау

-Ситуатив күнегүләр:

Спроси у друга :

•          какие птицы зимуют у нас;

•          какие птицы улетают в тёплые края?

Скажи что :

•          ты любишь птиц;

•          в лесу много птиц.

 

Тәрбияви момент.

•          Укучылар сез барыгызда кошларны яратасызмы? Аларга ничек ярдәм итеп була соң? Әйе, бик дөрес без аларга җимлекләр ясый алабыз? Сез кошларга җимлекләр ясаганыгыз бармы соң?

•          Карагыз әле тактага, нинди җимлекләр ясап булла?

 

            Киңәшләр бирү.

- Хәзер киңәшләр ишетәсе килә. Кошларга карата нинди киңәшләр бирер идегез?

Исеңдә тот! Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл! Кошларны куркытма, үтермә! Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама. Кош оясын туздырма, йомыркаларга, кошчыкларга тимә.

Кошлар безгә ни өчен кирәк?

Балалар: алар матур сайрыйлар, кешеләргә файда китерәләр, агачтагы корт-кычларны юк итәләр.

- Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыгызны- кошларны да яратыгыз

 

 

5.Физкультминут.

 

 

 

-Укучылар, без хәзер барыбыз да басабыз. Музыка кушылып, сез үзегезне кошлар итеп хис итегез һәм очу хәрәкәтләре ясагыз. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз.

 

6.Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Максат:

Тема буенча фикерләрен уртаклашү

Тема буенча диалог төзи белү

 Үрнәктән файдаланып диалогик сөйләм төзи белү

 Уку мәсьәләсен бәяләү

 

Диалог төзиләр, бер-берсен бәялиләр, чагыштыралар,  уңышлысын сайлыйлар.

диалог төзетә (парларда эшлиләр)

-Дәрестә әйтелгән киңәшләрне кулланып табигатьне саклау,күчмә һәм кышлаучы кошлар темасына схемалар буенча диалог төзегез.(Диалог төзиләр, бер-берсен бәялиләр, чагыштыралар,  уңышлысын сайлыйлар.

-вопрос

-ответ,встречный вопрос

-ответ

-согласие

-советы

(ШУУГ) Тема буенча фикерләрен уртаклашү

(ПУУГ) Тема буенча диалог төзи белү

(ТБУУГ) Үрнәктән файдаланып диалогик сөйләм төзи белү

(РУУГ) Уку мәсьәләсен бәяләү

 

7. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

Максат:  алган белем һәм күнекмәләрне  ныгыту һәм гомумиләштерү.

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

 

Укучыларны активлаштыру.

“Күчмә кошларны беләсезме?” уены. Укытучы кошлар исемен әйтә, әгәр дә күчмә кош була икән очу хәрәкәте ясыйлар, булмаса тик торалар.

 

 

8. Рефлексия

Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау

Үзбәя

Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.


Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Өй эше

1.Ошаган кош турында кечкенә хикәя яз;

2.Корреспондент булырга әзерлән, кызыклы сорау уйлап кил;

3.Диалог буенча рәсем ясарга

 

 

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар (яшел түгәрәк-5ле, сары-4ле, кызыл-3ле билгесе),  өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

Яхшы укучылар, сез барыгыз да  актив булдыгыз. Бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз? Нәрсә сезнең өчен кызык булды? Кошлар турында тагын нәрсәләр беләсегез килә?  Нигә кошларны сакларга кирәк? Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

(ТБУУГ) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау

(ШУУГ)Үзбәя

(РУУГ)Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарского языка на тему : “Күчмә һәм кышлаучы кошлар”."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Проректор

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 919 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.05.2017 1792
    • DOCX 74 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Салахова Илуза Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Салахова Илуза Хамитовна
    Салахова Илуза Хамитовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 2902
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Мини-курс

Продвинутые техники нарративного подхода в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов

Мини-курс

Психосемантика и социальная психология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Эффективность обучения школьников на уроках литературы

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 11 регионов