Урок татарского языка в татарской группе
для русскоязычных школ
в 1 классе
Тема: “Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес уку һәм язу”. (слайд 1)
Максатлар:
1.
Укучыларга
сузык һәм тартык авазлар турында төшенчә бирү, аларның ясалыш үзенчәлекләрен аңлату.
2.
Сузык һәм
тартык авазларны аера белү күнекмәләрен булдыру, орфографик дөрес язу
күнекмәләрен үстерү.
3.
Укучыларда
укуга, хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.
Дәреслек:
Җиһазлау: З.Ярмәки шигыреннән өзек
язылган индивидуаль карточкалар, презентация
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше.
. Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысез.
- Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
II Белемнәрне актуальләштерү.
1) -Без сезнең белән татар теленең бик кызыклы тармагын өйрәнә
башладык. Әлеге хәрефләрдән сүз төзеп, аның исемен белерсез.
н, ф, е, о, а, к, т, и (фонетика) (слайд
2, 3)
2) “Фонетика” тармагын кабатлау максатыннан “Акыл
гимнастикасы” уены. Укучылар басалар, чылбырлап “әйе” яисә “юк”
җавабын әйтеп баралар. Дөрес җавап бирмәгән укучы утыра, уеннан чыга бара.
- Сөйләм авазлардан тора (әйе)
- Авазларны “фонетика” тармагы өйрәнә (әйе)
- Аваз языла, хәреф әйтелә (юк)
- Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный (юк)
- Татар телендә 9 сузык аваз бар(әйе)
3) Дәрес максатлары һәм бурычлары белән таныштыру.
- Һәрбер рәттән артык сүзне табыгыз. Ни өчен икәнен
аңлатыгыз.
* каен, имән, өрәнге, усак (әлеге сүз тартык аваздан
башлана)
* чалбар, бүрек, күлмәк, итәк(әлеге сүз сузык аваздан
башлана)
- Ике авазның әйтелешендә аерма бармы?
- Димәк, безнең дәресебезнең төп максаты -
... (укучылар үзләре әйтеп бетерәләр) – сузык һәм тартык авазлар турында
мәгълүмат алу, аларның аермалы якларын күзәтү. (слайд
4)
II Яңа
белем бирү
1.
Укучыларга
предметлар төшерелгән 3 рәсем күрсәтелә. Укучылар шул сүзләрне дәфтәрләренә
язалар, сузык аваз хәрефләренә – 1, тартык аваз хәрефләре астына 2 сызык
сызалар.(күбәләк, өстәл, карандаш, чиләк) (слайд 5)
Һәр укучы
үзенең сүзләрендәге сузык һәм тартык авазларны аерып әйтә.
1.
Сорауларга
җавап бирү.
·
Кайсы
авазларны әйткәндә үпкәдән чыккан һава агымы авыз куышлыгында тоткарлыкка
очрый? (тартык
авазларны әйткәндә)
·
Алар кая
тоткарлыкка очрыйлар? (иреннәрдә, ирен-тештә, тел яисә кече телдә)
·
Нинди авазлар
бернинди тоткарлыкка очрамыйлар? (сузык авазлар)
·
Сузык
авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан)
·
Тартык
авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан һәм шаудан яисә шаудан гына)
·
Тавыштан
һәм шаудан нинди тартыклар тора? (яңгырау тартыклар)
·
Шаудан гына
нинди тартыклар тора? (саңгырау тартыклар)
Укытучы:
Сузык авазлар тавыштан гына торалар. Аларны әйткәндә һава агымы бернинди дә
тоткарлыкка очрамый. Тартык авазлар тартык һәм шаудан яисә шаудан гына торалар,
әйткәндә тоткарлыкка очрыйлар. (слайд
6)
3. -
Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзегез, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен аерып
күрсәтегез:
А, а, а,
л, ч, г, м (алмагач)
Е.с,е л,
ү, м, л (үсемлек)
Ы, а, ы,
с, б (сабый)
4.
Укучыларга З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган карточкалар таратыла.
Бер
карасаң – ап-ак кына көмеш төсле
Бер
карасаң – алтын, энҗе җиргә тама..
Шундый
матур, ямьле иртә минутларны
Йоклап
әрәм итү, бала, бик зур зая;
Иртә моңы,
иртә яме – җан азыгы,
Җитәр
инде, тор йокыңнан, уян, бала. (слайд
7)
-Әлеге
шигырь нәрсә турында? (тырышлык турында)
- Бу
шигырь безне нәрсәгә өнди? (ялкау булмаска, вакытны заяга уздырмаска,
тырышып укырга һәм эшләргә)
- Шигырьдә
бирелгән сүзләрне 2 төркемгә аерып языгыз: 1) сузык аваздан башланган сүзләр;
2) тартык аваздан башланган сүзләр.
Җавапларның
дөреслеген укучылар бер-берсенекен алыштырып тикшерәләр.
4.
Музыкаль Физминут.
Укучыларга
физик күнегүләр эшләтү (слайд 8)
IV
Алган белемнәрне ныгыту
1.
Тизәйткеч
язылган плакат эленгән.
Миш башында биш мәче
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич башы. (слайд 9)
- Әлеге
тизәйткечтән бер артык сүзне табыгыз. (ишелмәсен, чөнки әлеге сүз сузык аваздан башланган)
-
Тизәйткечне әйттерү.
3.
Укучыларның. 1 вариантка барлык сүзләре дә сузык аваздан башланган, 2 нче вариантка
барлык сүзләре дә тартык аваздан башлнган җөмләләр уйлый.
4.
Рефлексия.
Тест
“Артык хәрефне тап”
1.
ә, ү, җ, ө, и
2.
б, д, г, к, м
3.
м, н, ң, һ
4.
в, л, һ, ә, ч
5.
ч, ш, л, к, т
Җавапларның
дөреслеген укучылар үзләре бәялиләр. (слайд
10)
V Дәресне
йомгаклау. Үзбәяләү.
1.
Сорауларга җавап бирү
- Бүгенге
дәрестә нинди яңалык үзләштердегез?
- Сузык
һәм тартык авазлар нәрсә белән аерыла?
2.
Үзбәяләү.
- Ә
хәзер смайликлар ярдәмендә үз-үзебезне бәялибез.
( Яшел-
бик әйбәт. Барысы да аңлашылды.
Сары- яхшы,
тик әле әзрәк тырышырга.
Кызыл-
теманы аңламадым. Нык тырышырга кирәк).
(слайд 11)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.