Инфоурок Сайты учителей Алабердеева Нэлли Юсуповна Блог Эссе "Татарлыгыбыз белән горурланыйк!"
Алабердеева Нэлли Юсуповна
4 года назад

Эссе "Татарлыгыбыз белән горурланыйк!"

Кеше тормышындагы бөтен гомере буе аерылгысыз төшенчәләр җитәкләп килә – кешеләр, әйберләр, хәлләр. Шуларның берсе –үз туган телең. Кеше үзенең саф хисләрен туган теле аша гына белдерә ала. Бөек Тукайюкка гына үзенең күп кенә әсәрләрен иң кадерле кешеләре, әти-әниләренә багышлап язмагандыр.

Тел- кешегә бер-берсе белән аралашырга, бер-берләре белән уй-фикер алышырга ярдәм итә. Ләкин хәзерге балаларүз туган телен белмиләр, шуныңөчен бу тема, минемчә, бүгенге көндә бик актуаль.

Ни өчен балалар үз телен белмиләр? Бәлки, алар компьютер уеннары белән кызыксыналар, телевидиниядә кызыклы фильмнар карыйлар, интернет сайтларында утыралар, ә уку – соңгы урында. Хәтта, шуннан чыгып карасак та, мәктәпләрдә татар теленә бер генә сәгать бирелә. Бер сәгать эчендә, баланы нәрсәгә өйрәтеп була? Ләкин шуңа карамастан , укытучылар бүгенге көнгәчә бик кызыклы дәресләр үткәрәләр. Мәсәлән, стандарт булган дәрес генә, стандарт булмаган- дәрес-уен, КВН,йолдызлы сәгать, лингвистик хоккей, дәрес-сәяхәть һ. б. формаларда күп кенә дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрәләр.

Бүгенге көндә һәр татар баласы үз телен югалтмаска тиеш, баланы үз теле белән кызыксындыру өчен, татар теле укытучысы гына түгел, хәтта иң элек борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга тиешләр, үз халкының тарихын, культурасын сөйләргә тиеш дип уйлыйм.Дәресләрдә күбрәк баланы китапка кызыгуны тудырырга кирәк, дим мин. Шул вакытта гына бала башын югары күтәреп, үз теленкимсетмәс, аягында нык басып торыр.

Татар теле- иң матур тел, һәм татлы, туган тел! Яратыйк аны, укыйк, пычратмыйк. Татарлыгыбыз белән горурланыйк!

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.