Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
8 дней назад

Гарипова Лена Петровна

учитель начальных классов

Россия МБОУ "СОШ с. Яныль"

Материалов: 2 Просмотров: 473 Комментарии автора: 0 Комментарии автору: 0


Категории по интересам: Начальная школа
Инфоурок / Сайты учителей / Гарипова Лена Петровна

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән. Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән. Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел. Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен Дистә еллар түгәсең син акыл көчен. Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Минем беренче укытучым Дания Хасиятовна Айзатова. Ул хәзер дә армый-талмый балаларга белем бирә. Ә үзебезнең татар телен, туган телебезне безгә өйрәтүче укытучым – Гелфария Миннегалиевна. Ул безгә телебезнең матурлыгы турында, аның кайда гына яшәсәк тә безгә кирәклеге турында гел искәртеп тора. Без үзебезнең белем биргән укытучыларыбызга һәрвакыт рәхмәтле, алар безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәбез, яратабыз, һәм дә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар телибез. Күренекле язучы Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына “Се иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтмәгән. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп. Укытучым! Шатлык, кайгыларны уртаклашып, Безнең янәшәдә эшлисез. Ходай имин, озын гомер бирсен, Ихлас рәхмәт, чып-чын кеше сез! Укытучым! Иң изге, иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе син!

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • 2 материала

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх