Эссе

Эссе.

МИН – УКЫТУЧЫ

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык- куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

Укытучы, педагог, мөгаллим. Нинди матур һәм зур әһәмияткә ия булган кадерле вә изге сүзләр! Укытучы – иң авыр, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле, чын артист һәм бик яхшы психолог булырга тиеш. Укытучы хисләр җылылыгын сабыйларга биреп, һәр баланы нәфис гөлдәй күреп, шул гөлләргә йомшак сулыш өреп, аларны гел изгелеккә өйрәтеп, хаталарын вакытында төзәтеп, яшәү өчен дөрес юлны күрсәтүче булырга тиеш. Менә шул барлык сыйфатларны безнең мәктәпнең физика укытучысы Әнәс абыйда күрдем дә индемин. Дәресләрдән соң мин аңа үзлектән эшләр тикшерергә булыша идем (бәлки, ул миндә булачак укытучыны күргәндер). Укытучымның һәрбер сүзе, тирән белеме, тырыш, игьтибарлы булуы мине үзенә җәлеп итте. Әнәсабыйминдә укытучы һөнәренә карата олы хөрмәт, зур кызыксыну уятты.

Шулай итеп, аның кебекукытучы булу теләге мәктәптә укыганда ук күңелемә кереп урнашты.

Хезмәт юлымны башлаганыма да 30 ел узып бара... Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы һөнәрен сайладым икән?” -дип уйлап та караганым булмады. Укытучы һәрвакыт балалар янында.Һәр бала – үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда.

Хезмәтемдә педагогик принципларны – максатчанлык (укыту-тәрбия эшен баланы һәрьяктан устерү максаты белән оештырырга тырышам), активлык, иҗадилык, күргәзмәлелекне (башлангыч сыйныфларда ансыз берничек мөмкин түгел) иң беренче урынга куям. Һәрбаланың мөмкинлегенә, яшь үзенчәлегенә карап, индивидуаль якын килеп эшләүне дә кирәк саныйм (3 дәрәҗәдәге биремнәр әзерлим һ.б). Эзлеклелек һәм системалылыкны да онытмыйм. Эш формаларынтөркемнәрдә, парларда, индивидуаль итеп аралаштырып, тормыш белән бәйләп, комплекслы якын килеп алып барырга тырышам..

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер – берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларактив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү – минем төп педагогик бурычым. “Син бит булдырасың, балам!”- диюгә, балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын да.

Бүгенге көндә ХХI гасыр укытучысыннан уку-укыту процессына яңа технологияләр кертеп, яңача педагогик фикер йөртү дә таләп ителә. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә интернет –ресурслардан файдаланам. Ни өчен тел-уку дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк? Информацион технология чаралары куллану укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уята, мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрә. Шулай ук фикерләү сәләтен, укытуның сыйфатын үстерүдә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында, укучыларга белем һәм күнекмә бирүдән тыш, туган телеңә, халкыңа карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, гореф-гадәтләрне өйрәтү, әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү бурычы да тора.Укучыда үзенең туган теленә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Туган тел турында төрле мәкальләр, шигырьләр өйрәтәм.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаганысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод- алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Бүгенге көн укытучысы заман тәкъдим иткән төрле мәгълүмат ташкынында югалып калмыйча, һәрдаим үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылып, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез күтәреп, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килеп, кирәклесен, файдалысын сайлап алырга әзер булырга тиеш. Укытучының төп бурычы – белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучыларның рухи һәм физик үсешен, кызыксынуларын үстерергә булышу, баланыүз илен яратучы, төпле фикерле, җәмгыятькә файда китерә торган шәхес итеп тәрбияләү, чөнки андый кешеләрдән башка алга китеш тә юк.

Бүгенге көндә федераль дәүләт белем бирү стандарты укытучылар алдына белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын куйганда, заманча укытыр өчендәреснең бик кирәк өлешендә кулланырга интерактив такталарның булуы шарт. Тик барлык кабинетлар да интерактивтакталар белән тәэмин ителмәгән.

Балалар белән эшләү миңабик ошый. Мин үземнең укытучы булуым белән горурланам.Һәркөнне аларның көләч йөзләрен, акыллы күзләрен күрү, бергәләп аларның уңышларына сөенү миңазур шатлык китерә. Балаларымның уңышлары -ул минем уңышларым. Үз укучыларымны мин дә шулай тормышта үз юлларынтабарлык шәхес итеп тәрбияли алсам иде.

“Педагогик эшчәнлегеңнең мәгънәсе нидә?”-дип сорасалар, Әлфәт Мөхтәсимовның шигъри юлларыбелән җавап бирер идем.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен.

Гыйлем наданның җиңсен дип бишен!

Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.