Внеклассные мероприятия

Яңа ел котлы булсын

9-11 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәмен үткәрү

Зал матур итеп бизәлгән. Уртада чыршы тора. Ян –якта урындыклар тезелгән.

Музыка астында алып баручылар чыга.

Рөстәм. Хәерле кич, дуслар, исәнмесез,

Котлы булсын бәйрәм кичләре.

Күңелләргә шатлык өстәсен

Яңа елның якты төсләре.

Алсу. Ап – ак кардан безнең күңелләргә

Күчсен бары яктылык, сафлык.

Яңа ел барыбызга да

Китерсен бәхет, шатлык

Хәерле кич, кадерле дуслар! Менә үзе эчендәге шатлыкларны, кайгыларны төяп, тагын бер ел узып китте. Якынлашып килүче Яңа елга һәркем күңелендә якты өметләр, изге теләкләр белән аяк баса.

Рөстәм. Хөрмәтле укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз, дусларыбыз! Барыгызны да якынлашып килүче 2020 ел белән тәбрик итәбез. Бу ел һәркемгә саулык – сәламәтлек, күңелле вакыйгалар белән килсен. Һәрберебезнең йөрәгебез шатлык белән тулы булсын. Теләгән барлык теләкләребез тормышка ашсын.

Бергә. Бәйрәм белән, дуслар!

ҖЫР.

Алсу. Карале, Рөстәм, Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен кемнәр һәм нәрсәләр кирәк? Шуларны санап чыга аласыңмы?

Рөстәм. Күп инде алар...

Алсу. Ә шулай да?..

Рөстәм. Туктале, ник бәйрәм көнендә бәйләнәсең әле син миңа? Әнә күпме классташлар, әйдә шуларга конкурс игълан итәбез. Алар санап күрсәтсеннәр.

Алсу. Мин риза. Кадерле дуслар, без хәзер шундый уен уйнаячакбыз, ул “Аукцион” дип атала. Яңа ел бәйрәме күңелле үтсен өчен кемнәр һәм нәрсәләр кирәк? Соңгы сүзне әйтүччене, әлбәттә, Яңа ел бүләге-приз көтә.

(Укучылар берәмләп саный башлыйлар: кар, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, уенчыклар, гирлянда, бүләкләр, җыр – биюләр. Әгәр дә җыр – биюләр дигән сүз чыкмаса, аны алып баручылар үзләре әйтергә тиеш булалар).

Шулай да бер нәрсә әйтелмичә калды. Әйдәгез, тагын бераз гына уйлыйк та, әйтүче булмаса, без аны үзебез әйтәчәкбез һәм приз да бездә калачак. Ә ул иң мөһим әйбер – җыр-биюләр. Шуңа күрә, әйдәгез, бүген рәхәтләнеп биик әле.

(Балаларның 1-2 яраткан көйләре куела, шуңа бииләр)

Рөстәм. Кадерле дуслар, кәефләр ничек? Шулай, биюдән соң кәеф күтәрелеп китүчән инде ул. Ә без дәвам итәбез. Бәйрәмгә һәрбер сыйныфка бүләк итеп җыр – биюләр әзерләргә кушылган иде. Инде шушы мизгелләр дә килеп җитте. Кем беренче башлаячак, моның өчен шобага салачакбыз. Һәр сыйныфтан бер кеше түгәрәккә басабыз, без елка уенчыгын түгәрәк буйлап җибәрәбез. Музыка туктаганда уенчык кемдә кала, шул сыйныф үзенең бәйрәм бүләген күрсәтергә тиеш булачак. Уенчык эләккән уенчы уеннан чыга бара.

(Уен уйнала.)

КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ

Алсу. Дуслар, биюләрне әзгә генә туктатап, бер уен уйнап алсак, каршы килмәссез дип уйлыйбыз.

Рөстәм. Уйныйбызмы?

Балалар. Әйе.

“Кар бөртекләре” уены

.

БИЮЛӘР.

(Бер – ике бию биегәч, Кыш бабайның“Эһе – һе - һей” дигән тавышы ишетелә)

Рөстәм. Дуслар, бәйрәмебезнең иң зур кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы киләләр. Каршы алыйк әле үзләрен. (Матур музыка астында Кыш бабай белән кар кызы керәләр)

Кыш бабай. Ап – ак бураннар уйнатып,

Кыңгыраулы атларда,

Җырга төреп Яңа елны,

Килдек сезнең якларга.

Кар кызы. Үзем кардан ясалсам да,

Йөрәгем боздан түгел.

Һәр ел саен шул бәйрәмдә

Сезгә ашкына күңел.

К.Б. Хәерле кич, хәерле кич, кадерле дусларым! Менә быел да ерак – ерак карлар – бозлар иленнән Сезне сагынып килдек. Яңа 2020 ел Сезгә сәламәтлек, бәхет – шатлыклар гына алып килсен.

К.К. Бер –берегез белән дус – тату булып яшәгез, әти – әниләрегезне , укытучыларыгызны сөендереп, 4 ле, 5 ле билгеләренә генә укуыгызны теләп калабыз.

К.Б. Вакытыгызны бушка үткәрмәгез. Бәхетле балачакның, яшьлегегезнең кадерен белегез. 2020 ел барыбыз өчен дә бик бәхетле ел булсын!

К.Б., К.К. Бәйрәм белән, дуслар!

Алып баручылар. Исәнме, Кыш бабай, исәнме, Кар кызы. Бәйрәмезнең түренә рәхим итегез. Без сезне бик сагынып көттек.

К.Б. Рәхмәт, балалар, рәхмәт. Күрәм, бәйрәмегез бик күңелле бара.

Алсу. Әйе, бабай. Без инде җырладык та, биедек тә, уеннар да уйнадык.

К.Б. Бик яхшы. Минем дә сезгә бер сюрприз бар бит.

Алсу. Нинди сюрприз ул , бабай?

К.К. Без быел бәйрәмгә үзебез генә килмәдек, кыш бабай, кар кызлары җыелышып килдек.

Рөстәм. Ни өчен?

К.Б. Кышлар җылынып китте бит, әллә берүземнең генә көчем җитми башлады... Менә шуңа җыелышып кар яудырырыга, буран уйнатырга дип уйладык.

(Тавышлар килә, музыка башлана, шул музыка астында Кыш бабайлар һәм кар кызлары керәләр, һәр классның К.Б., К.к үзләренчә исәнләшәләр, бәйрәм белән котлыйлар).

Алсу. Кара, болай ничек матур икән бу...

Рөстәм. Дуслар, Әйдәгез әле,җыелышып килгәннәр икән, Кыш бабайларның көчләрен сынаштырып карыйк. Кайсы көчлерәк икән? (Бабайларны скакалкада сикертергә, отжимание ясатырга яки бүтәнчә көч сынаштырырга мөмкин)

Алсу. Булдырдыгыз,бабайлар! Бабабйларыбыз бераз хәл алсыннар, ә без биюләребезне дәвам итик.

(Бер бию биегәч, санлы бию башлана, аны алып баручылар аңлата. Биегәндә алар нинди сан әйтә, шул санча төркемгә җыелырга кирәк була.)

САНЛЫ БИЮ.

Рөстәм. Бик матур бию булды. Ә хәзер әйдәгез, Кар кызларының уңганлыкларын, акыллылыкларын тикшереп карыйк әле. Без һәр сыйныфка “ЧЫРШЫКАЙ” дип язылган шарлар таратабыз. Кар кызлары шул хәефләрдән нинди сүзләр ясый алырлар икән. Кайсы кар кызы бу бәйгедә җиңүче булыр икән?

Алсу. Һәр сыйныфтан 8 кеше чыга, аларга хәрефләр язылган шарлар таратыла. 8 кешегә- 8 хәреф. Кар кызлары шул хәрефләрнең урыннарын алыштырып, ничә сүз ясый алалар, һәр сүз саен “хәрефләр” тиешле урыннарына басалар. Мәсәлән, башта алар Ч Ы Р Ш Ы К А Й тәртибендә торалар. Аннары әлеге сүздәге хәрефләрнең тәртибен алыштырып, яңа сүзләр ясыйлар.

ХӘРЕФЛЕ УЕН. (ШАРЛАР БЕЛӘН)

(Иң күп сүз ясаган кар кызын котлау.)

Рөстәм. Рәхмәт кызларга. Әйдәгез инде без Кыш бабай һәм Кар кызларынбиетеп тә карыйк. Бәйрәмнең шартлары буенча һәр сыйныф үзенең кар кызы белән биерлек бер бию әзерләп килергә тиеш иде. Бию заманча булса да , нинди дә булса халык биюе булса да ярый. Ә бию алдыннан һәр сыйныфтан бәйрәм белән котлау сүзләре әйтелергә тиеш.

Алсу. Котлауны Кыш бабай белән Кар кызы әйтсә дә, сыйныфтан башка бер кеше әйтсә дә, күмәкләшеп әйтсә дә ярый. Иң оригиналь котлауга конкурсигълан итәбез.

(Һәр сыйныф котлый һәм күмәк биюен башкара. Әлбәттә аларга башка сыйныфлар да кушыла. Шулай итеп, һәр сыйныф котлап, биеп чыга.)

Рөстәм. Зур рәхмәт, зур рәхмәт, дуслар, рәхмәт Кыш бабайларга, Кар кызларына. Ә хәзер сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз .

Алсу. Җирне, күкне, йолдызларны бәйли Яңа ел,

Шатлыклардан шатлыкларга илтсен Яңа юл.

Сезгә булган якты теләк җырга әйләнсен,

Күңелләрне күңелләргә җырлар бәйләсен.

Рөстәм. Яңа елның ак канаты кочсын дөньяны,

Тыныч булып Яңа елның атсын һәр таңы.

Җырлап – гөрләп язсын безгә җирдә яшәргә,

Бер – беребезгә язсын бары җырлап дәшәргә.

Алсу. Яңа елда табыныбыз гел мулдан булсын,

Кайда гына йөресәк тә, юлыбыз уңсын.

Йөрәкләргә кереп калсын безнең дәртле җыр,

Котлы булсын, котлы булсын изге Яңа ел!

БЕРГӘ. Бәйрәм белән, дуслар! Яңа ел котлы булсыыыыыын!...

Бәйрәм тәмам.

Дискотека.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.