Халыкара Туган тел
көненә багышланган чара
Катнашалар
1. Укытучы,
алып баручы, Эзоп, Ксанф
2. Кыз,
малай, укучылар
“Дөньяда
иң татлы да тел, иң ачы да тел” хикәятен сәхнәләштерү
Эзоп, имештер,
философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган Һәм
Эзопка :
n Эзоп, табынга иң
яхшы нәрсә пешереп китер! - дигән.
Эзоп, ит базарына барып, ит сатып
алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан
сораган:
-
Ни
өчен син һаман тел генә китерәсең?
-
Син
миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың. Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар?! Тел
ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә без белем
алабыз, фәннәр өйрәнәбез. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар,
киңәшәләр, татулашалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен
белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бүтән бер нәрсә дә юк!
Эзопның
бу сүзләре Ксанфның һәм кунакларының күңеленә бик хуш килгән.
Икенче бер вакыт Ксанф:
-
Эзоп,
миңа иң начар нәрсә алып кил!- дип боерган.
Эзоп
бу юлы да базардан тел алып кайткан. Моңа кешеләрнең нык гәҗәпләнгәнен күргәч,
Эзоп болай аңлаткан:
-
Син
миңа иң начар нәрсә табып китерергә куштың. Ә дөньяда телдән дә начаррак нәрсә
бар?! Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсенең кәефләрен бозалар, бер-берләрен
кайгы-хәсрәткә салалар. Тел ярдәмендә икейөзләнергә, алдарга, хәйләләргә,
талашырга, яла ягарга була. Тел кешеләрне дошман ясый ала, ул сугышлар китереп
чыгара, шәһәрләрне җимерергә, дәүләтләрне юкка чыгарырга фәрман бирә. Шулай
булгач. Телдән дә начар тагын нәрсә бар!
Кунаклар
бу юлы да Эзопның җавабыннан канәгать калганнар.
Укытучы
Халыкара Туган тел көне, аның тарихы турында сөйли.
КЫЗ.Тел, тел дибез, нәрсә соң ул
тел?
МАЛАЙ. “Авыз күрке – тел, тел күрке
- сүз”, - халык.
КЫЗ. Тел – кешеләрнең аралашуы
өчен бик әһәмиятле чара.
МАЛАЙ. Сөекле шагыйребез Габдулла
Тукай халык иҗатына зур хөрмәт белән караган. Ул : “Чын халык телен, чын халык
рухын бездә тик халык җыруларыннан гына табып була”, - дигән.
КЫЗ.”Халык зур ул, көчле ул, моңлы
ул, әдип ул, шагыйр ул”, -дип, халыкның үзенә дә югары бәя биргән Габдулла
Тукай. Ул үзе дә халыктан өйрәнде, халык өчен иҗат итте.
“Туган тел” җыры башкарыла
№ 1. Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.
№2. – Балам! – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
-
Әнкәем!
– дип, туган телдә
Мин туган телдә
әйтәм.
№3. Туган телдә
сөйләшеп
Яшим мин туган
илдә,
Туган ил дигән
сүзне дә
Әйтәм мин туган
телдә.
№ 4. Туган җирем –
Идел буе,
Һәркемнең бар
туган иле.
Туган җирең кебек
назлы,
Җырдай моңлы татар
теле
№5. Минем телем –
Меңәрләгән ишләре
күк,
Моңлы тел ул,
Үзенә җай, үзенә
ятыш,
Аның көе:
“Сак-Соклары”,
“Рамайлары”,
“Сарман”нары,
“Гөлҗамал”ы,
“Карурман”ы, “Әллүки”е.
№.6 Халыкларга
хөрлек биргән
Туган илем,
Сине җырлап
итәгеңә башым идем.
Җырла диеп бирде
миңа туган илем
Тукай телен,
Такташ телен, Җәлил телен
М. Җәлил
“Җырларым”
№.7. Муса Җәлилнең
җырлары
Нур булып дөнья
өчен,
Исбат итте туган
телнең
Тиңдәшсез тылсым
көчен.
№ 8. Яндың да син,
туңдың да син
Нишләтмәде язмыш
сине
Дөньда күп нәрсә
күрдең,
Әй мөкатдәс Тукай
теле!
“Туган җиремә”
шигыре
№. 9. Төрмәләргә
дә яптылар,
Җәлил белән бергә
сине.
Төрмәләрдә дә
килмешәк
Булмадың син,
татар теле
№ 10. Фашизмның
таш зиндан төбендә
Үлем карарын
ишеттерделәр дошман телендә,
Ә Муса әйтте соңгы
сулышта
Актык сүзләрен ана
телендә
№.11. Җирдә кеше
торса торсын,
Эзе калсын тирән
булып,
Үзе үлсә, эше
калсы
Мең яшәрлек имән
булып
№.12
Кабатланмасын үткәннәрнең –
Гасырларның яман
чире.
Кабатлар сине
гасырлар
Татар теле, дуслык
теле.
№ 13. Җыр булырлык
сүзләр биргән
Матур телем, туган
теле,
Рәхмәт сиңа!
Туган телем-
киңдер
Сина күңел түрем.
Укучылар өчен
КВН үткәрелә.
Кулланылган
әдәбият
1. Гыймадиева
Н. С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004
2. Х.
Мәхмүтов. Язылмаган кануннар
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.