Мин татарча сөйләшәм
Һәр урамда очраган кеше белән әңгәмә тотабыз.
Без татарча сөйләшергә кибетләргә юл тоттык.
3 нче сыйныф укучылары белән балалар китапханәсендә "Тукай иҗаты белән танышу"
Без акциядә катнашабыз
"Күбәләк" курчак театры балалар бакчасында чыгыш ясаганнан соң.
Муса Җәлилгә багышланган шигырь бәйгесендә
Шигырь бәйгесендә катнашкан җиңүчеләрне бүләкләү
Кибеттә сатучылар һәм сатып алучылар белән әңгәмә.

Мин татарча сөйләшәм” акциясе буенча эш Зәй 1 нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә быел да киң колач җәеп үткәрелә. Һәр ел аны төрлечә үткәрергә,күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз.

Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен камилләштерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар–гомумән әйткәндә, фольклор зур урын уйный. Фольклор белән беррәттән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны өйрәнү, сәхнәләштерү рус телле укучылар өчен тел өйрәнүгә зур кызыксындыру чарасы булып тора. Чараларны үткәргәндә түбәндәге төп максатларны билгеләдек:

-диалогик hәм монологик сөйләм теле үстерүгә ярдәм итү;

-фольклор , төрле хәрәкәтле җырлар, биюләр өйрәнү аша татар теле өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

-сәхнәдә чыгыш ясарга, театр уеннарына,сәхнә культурасына өйрәтү;

-әкиятләр, җыр-бию аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;

-татар халкына , аның культурасы ,тарихына ихтирам тәрбияләү;

- укучыларның иҗади күзаллавын үстерү.

Акция барышында мәктәпнең барлык укучылары, татар теле укытучылары белән берлектә җәмәгатьчелекнең күп катламы катнашты.

Билгеле булганча, безнең районда күбесенчә руслар яши. Без, моны исәпкә алып, акция барышында үткәрелә торган чараларны кызыклырак һәм җанлырак итеп төрле формада оештырырга тырыштык.

Урамнарга, кибетләргә,балалар бакчасына, китапханәгә экскурсиягә барып, андагы балаларны да, эшчеләрне дә үз эшебезгә катнаштырып җибәрдек. Укучылар белән шәһәр урамнарына чыгып, “Ничә сүз өйрәтә аласың?” уены оештырылды. Бу уен безнең мәктәпнең йоласына әйләнде. Уен барышында төрле милләт вәкилләренә 150 татар сүзе өйрәтелде һәм өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды. Үзебез ясаган табигатьне саклау, шәфкатьлелек турында күп кулланыла торган сүзләр язылган (тәрҗемәсе белән) буклетлар тапшырдык.

Мәктәбебездә Муса Җәлилнең иҗатына багышланган башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь бәйгесе булып узды. 6 нчы сыйныф укучылары катнашында “Гомерем минем моңлы бер җыр иде....” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.

Балалар бакчасында үзебезнең мәктәптә оештырылган “Күбәләк” курчак театры “Чукмар белән Тукмар “ әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар бик кызыксынып карадылар. Очрашу бик күңелле үтте һәм онытылмаслык истәлек булып калды.

Район китапханәсендә очрашу вакытында “ Татар телендә иң күп китап укучы” конкурсы оештырылды . Бөек шагыйребез Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында китапханәче сөйләде. Ә укучылар үз чиратында шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында һәр сыйныфка “Үзе турында” презентация ясарга бирем бирелгән иде. Бу эшне укучылар ел саен бик теләп башкаралар. Быел да мәктәп актлар залында һәр укучы үзе турында бик матур, эчтәлекле итеп сөйләделәр, башкалар да аларга карап, киләсе елда чыгыш ясаячакларын белдерделәр.

Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Һәм менә быелгы акциядә бөтен Зәй халкы гөрләп, рәхәтләнеп урамда да, эшли торган җирдә дә, гаиләдә дә татарча сөйләшергә теләде. Чөнки барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар икән, 50-100 елдан соң, "татар телендә сөйләшүче булыр микән? дигән зур сорау туа. Шуңа күрә үзебез дә даими аралашып сөйләшмәсәк, телне саклый алмаячакбыз. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә һәм һәркөнне татарча сөйләшү дигән сүз.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой