БӘХЕТЛЕ ТОЯМ ҮЗЕМНЕ
Мин үземне гел бәхетле тоям,(Үзем алай юләр түгелмен).Чөнки көтмим беркемнән бернәрсә,Көчемә ышанам үземнең.
Ә кемнәндер нәрсәдер көтүләрЙөрәк өчен бары сызлану.Кемдер бирә алмый, кемдер алдый,Мондый сызлауларга юк дару.
Бәлки шуның өчен күп сөйләмим,Яратам кешене тыңларга.Беләм, сине аңласыннар дисәң,Башка җанны кирәк аңларга.Бәйләнми яшәргә юк-барга.
Венер ФӘТТАХ 03.09.2015 ел
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.