Инфоурок ИЗО, МХК Другие методич. материалыВыступление "Татар телендә өйнең эчке бизәлеш атамалары"

Выступление "Татар телендә өйнең эчке бизәлеш атамалары"

Скачать материал

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» БМББ

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар телендә өйнең эчке

бизәлеш  атамалары

 

 

 

 

 

                                                                                                                          

                                                                                                        Эшләде: 10 а  сыйныфы укучысы

                                                                                                            Салимуллин Айдар Рөстәм улы

                                                                                                           Тикшерде: татар теле һәм

                                                                                                           әдәбияты  укытучысы

                                                                                                           Ильясова Миннәзия

                                                                                                           Тимергали кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшел Үзән

2016

 

 

ЭЧТӘЛЕК

 

    1. КЕРЕШ

        - Татар интерьерын өйрәнү тарихы

        2.  Төп өлеш

              - Татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары                        атамалары

    3. ЙОМГАК

    4. БИБЛИОГРАФИЯ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Йорт интерьеры кеше тарафыннан иң күп үзләштерелгән предметлы пространство булып тора. Аның формалашуына индивидуаль үзенчәлекләр генә түгел, ә дөньяны иҗтимагый шартларга бәйле төстә күзаллау һәм эстетик карашлар йогынты ясый. Төрле халыклар өйнең эчке бизәлешен оештыруда үзләренең оригиналь принципларын тудырганнар – япон фэн-шуйындагы энергия хәрәкәтеннән алып скандинав дизайнындагы минималистик функционализмга кадәр. Шул ук вакытта, интерьер кешенең аңына һәм эмоциональ дөньясына йогынты ясый, шунлыктан, борынгы заманнардан ук, эчке бизәлешкә зур игътибар биргәннәр. Предметлы-пространство тирәлегенең билгеле бер принципларын кертү аркылы, кеше аңында тормышның идеологиясе һәм стиле ныклап “тамыр җибәргән”.

Бүгенге җәмгыятьтә этник һәм дини үзаңлылыкның активлашуы күзәтелә. Тәңгәллек, охшашлык эзләп, күпләр этник традицияләргә мөрәҗәгать итәләр һәм аларны, үзләренең торак урыннарының дизайнында һәм эчке бизәлешендә гәүдәләндерәләр.

Татар мәдәнияте турында тулыканлы күзаллауны традицион, күп гасырлар дәвамында үскән-үзгәргән эчке бизәлеш бирә. “Эчке бизәлеш” төшенчәсенә өйнең эчке пространствосын оештыру керә. Әлеге төшенчә үз эченә, көндәлек яшәештә кулланыла торган әйберләрдән торучы өйнең предметлы дөньясын да, дини һәм декоратив максатларда файдаланыла торган предметларны да колачлый. Өйнең эчке бизәлешенең структура семантикасында һәм интерьер элементларында мифологик күзаллаулар да чагылыш таба.

Милли татар интерьеры озак еллар дәвамында формалашкан һәм үзгәргән. Анда гомум төрки күчмәле үткәннең кайтавазы да, татарлар белән гасырлар буена янәшә яшәгән халык йогынтысы да, ХIХ-ХХ гасырлардагы иҗтимагый-экономик трансформацияләр дә чагыла.

 

 

Максат һәм бурычлар.  Эшебезнең төп максаты булып татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамаларын тикшерү тора. Әлеге максатка ирешү юлында алдагы бурычларны чишү зарур:

1. Татар өйләренең интерьерын өйрәнү тарихына күзәтү ясау;

2. Татар өйләренең эчке бизәлешендә катнашкан предметларның атамаларын өйрәнү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар өйләренең интерьерын өйрәнү тарихы

«Өй – гаилә яши торган һәм шуның белән тәңгәлләштереп аңлашылучы корылма, шулай ук гаилә тормышы хакында мәгълүмат бирүче әйберләр һәм төшенчәләрнең берлеге, барлык крестьян һәм крестьян-аристократ мәдәниятләренең нигезендә ятучы иҗтимагый структура, кеше күзаллаулары һәм гамәлләренең универсаль матрицасы» [Словарь средневековой культуры, 2003: 145]. А.Я. Гуревич тәкъдим иткән әлеге билгелә­мәдә өйнең гомумкешелек кыйммәте булуы күренә. Чыннан да, кеше тормышын, кешелек тарихын йорттан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бик борынгы кешене яңгырдан һәм салкыннан, ерткычлардан, һөҗүмнәрдән саклаган куыш, урта гасырларда алтын белән бизәлгән патша сарайлары һәм хәерчеләрнең җимерек өйләре, бүгенге җәмгыятьтәге шулай ук төрлелеге белән аерылып торган йортлар яки түбәләре күккә тигән күпкатлы биналар – бар да кеше өчен кадерле, аның яшәү һәм эшләү урыны буларак, тормышының аерылгысыз ягы.

Татарларның тораклары турында иң беренче мәгълүматлар ХVIII гасырдагы рус һәм чит ил сәяхәтчеләренең һәм тикшеренүчеләренең тасвирламаларында, мәкаләләрендә чагылыш таба – И.Г. Гмелин [Харлампович, 1904], П.С. Паллас [Паллас, 1773], И.И. Лепехин [Лепехин, 1795], П.И. Рычков [Рычков, 1762], К. Милькович [Милькович, 1905], И.Г. Георги [Георги, 1799] һ.б. Бу хезмәтләрдә татар өйләренең берникадәр эчке бизәлеш детальләре ачыкланыла.

ХIХ-ХХ гасыр башына караган тасвирламаларда, шул исәптән, К. Фукс [Фукс, 1844], В.А. Сбоев [Сбоев, 1856], М. Лаптев [Лаптев, 1861], А.Ф. Риттих [Риттих, 1870], К. Насыйри [Насыри, 1977], П. Знаменский [Знаменский, 1910], Е.Э. Сно [Сно, 1904] хезмәтләрендә, татар өйләренең эчке бизәлеше хакында тулырак мәгълүматлар урын алган. Татарларның милли культурасын һәм көнкүрешен өйрәнүдә нәтиҗәле һәм уңышлы чор булып ХХ гасырның 20-30 нчы еллары санала. Бу факт, күренекле галим Н.И. Воробьевның тикшеренүләре белән бәйле. “ТССРның Арча кантоны казан татарларының бистәсе һәм торагы” мәкаләсендә ул, Арча районы йортлары үрнәгендә, эчке бизәлешнең тулы тасвирламасын бирүгә ирешә. Соңрак, “Казан татарлары” монографиясендә галим аны башка районнарның тораклары буенча материаллар белән тулыландыра. Б.А. Куфтинның тикшеренүләре дә кызыксыну тудыралар . Аларда, мишәр татарларында мич һәм сәкенең килеп чыгышы өйрәнелә, шулай ук, Г. Бонч-Осмоловский төрки халыкларның йорт интерьерындагы декоратив тукыма җиһазларын тасвирлый.

Татарларның милли мәдәниятен культурасын өйрәнүгә багышланган киләсе этап ХХ гасырның 60-70 нче елларына туры килә һәм ул Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты эшчәнлеге белән бәйле. ХХ гасырның 70-80 еллар дәвамында галим Ю.Г. Мөхәммәтшин татар өйләренең эчке бизәлешенә кагылышлы шактый бай фактик материал туплый һәм аны системага сала.

ХХI гасыр башында татар өйләренең эчке бизәлеш предметлары атамалары турында берникадәр мәгълүматлар Р.Р. Җамалетдиновның “Татар мәдәнияте вәкилләренең эчке һәм тышкы дөньясы тел призмасы аркылы” (2003), “Татар мәдәниятенең телдә чагылышы” (2004), З.Р. Садыкованың “Татар телендә хуҗалык төзелешләренең һәм инвентаренең атамалары” (2003) һәм А.М. Сәгыйтова “Татар телендә агач архитектурасы лексикасы” (2004) хезмәтләрендә күзәтелә.

Шул рәвешле, татар тел белемендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамалары монографик планда махсус өйрәнелмәсә дә, бу өлкәдә кайбер күзәтүләр бар; хәзерге татар тел белемендәге лексикографик, этнографик хезмәтләрдән аларны өйрәнүгә күп материал табарга була.

ХХI гасыр башында татар өйләренең эчке бизәлеш предметлары атамалары турында берникадәр мәгълүматлар Р.Р. Җамалетдиновның “Татар мәдәнияте вәкилләренең эчке һәм тышкы дөньясы тел призмасы аркылы” (2003), “Татар мәдәниятенең телдә чагылышы” (2004), З.Р. Садыкованың “Татар телендә хуҗалык төзелешләренең һәм инвентаренең атамалары” (2003) һәм А.М. Сәгыйтова “Татар телендә агач архитектурасы лексикасы” (2004) хезмәтләрендә күзәтелә.

Шул рәвешле, татар тел белемендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамалары монографик планда махсус өйрәнелмәсә дә, бу өлкәдә кайбер күзәтүләр бар; хәзерге татар тел белемендәге лексикографик, этнографик хезмәтләрдән аларны өйрәнүгә күп материал табарга була. өйләренең эчке бизәлешенә кагылышлы шактый бай фактик материал туплый һәм аны системага сала.

ХХI гасыр башында татар өйләренең эчке бизәлеш предметлары атамалары турында берникадәр мәгълүматлар Р.Р. Җамалетдиновның “Татар мәдәнияте вәкилләренең эчке һәм тышкы дөньясы тел призмасы аркылы” (2003), “Татар мәдәниятенең телдә чагылышы” (2004), З.Р. Садыкованың “Татар телендә хуҗалык төзелешләренең һәм инвентаренең атамалары” (2003) һәм А.М. Сәгыйтова “Татар телендә агач архитектурасы лексикасы” (2004) хезмәтләрендә күзәтелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамалары

Татар тел белемендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамалары монографик планда махсус өйрәнелмәсә дә, бу өлкәдә кайбер күзәтүләр бар; хәзерге татар тел белемендәге лексикографик, этнографик хезмәтләрдән аларны өйрәнүгә күп материал табарга була. Өйләрдә төрле төсләрдәге чаршаулар (фарсы телендәге чадыр сүзеннән – чатыр, палатка + шаб – төн) күп булган. Алар бүлге, киртә ролен үтәгәннәр. Мондый чаршаулар ишекне, мичне, стенага эленгән киемне каплап торганнар .

Чаршауларның күбесе турыпочмаклы формада булган. Гадәттә, алар өйдә тукылган, әмма ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында чаршаулар, сатып алынган төсле ситсылардан тегелгән үрнәкләр хисабына “этеп” чыгарылганнар. Чуар чаршаулар аеруча да киң таралыш алган була. Нигездә, аларда шакмаклы һәм буй-буй тукымалар, кызыл, зәңгәр, яшел һәм ак тоннар белән ярашкан. Шулай ук, үзәк кырлары зур геометрик фигуралар белән “тутырылган” чаршаулар да популяр булган.

Чаршаулар мөһим декоратив элемент кына булып калмыйча, бүлмә пространствосын да структуралаштырганнар. Бу очракта алар, бүлмәне бүлеп куючы, күчмә элемент сыйфатында кулланылганнар. Алар, бүлмәнең бердәм һәм ачык пространствосын саклап, корылмыйча да кала алганнар, яисә, мисал өчен, кунаклар килгән вакытта, өйнең төрле якларын аерып корып куелганнар.

Интерьер пространствосын оештыруда ике төрле чаршау төп роль уйнаган: берсе – бүлмә чаршау өйнең аш-су бүлмәсен (хатын-кыз бүлмәсе) чиста өлештән (ир-ат бүлмәсе) аерып торган, икенчесе – матчы чаршау түшәм матчасы буйлап эленгән һәм алгы бүлмәне өйнең алдагы ягыннан аерган. Тагын бер чаршау сәке буйлап беркетелгән һәм өй әгъзалары йокыга ятканда төшерелгән. Зур гаиләләрдә аны сәкегә аркылы элгәннәр, шул рәвешле, гаилә әгъзаларына йоклау өчен урын бүленгән. Болардан тыш, чаршауны мич артына да куйганнар, бу аш-су өлешенә чыга торган араны каплау өчен эшләнгән. Шулай ук, мичнең үзе буйлап (пич баш чаршау) һәм ишеккә (ишек чаршау) дә чаршау элгәннәр. Бүлмә агач киртә белән бүленгән очракта, чаршауны аның буйлап элгәннәр .

Чыбылдык – уртак бүлмәдән аның өлешен, караватны аеручы чаршау Р.Г. Әхмәтьянов әлеге сүзнең килеп чыгышын ике төрле фаразлый. Беренче фикер сөземтәсе буенча, чыбылдык лексемасы чыбынлык, чебенлек “чебеннәрдән саклаучы челтәр” сүзеннән (чебен нигезе белән) килеп чыккан. Икенче фикер буенча, ул галимгә беренчесенә караганда дөресрәк тоела, чыбылдык сүзе чымылдык, җамолик лексик берәмлекләре белән бәйләнгән. Җамо сүзе таҗик телендә “озын күлмәк, баштан ук каплаучы плащ” мәгънәсендә кулланыла .

Чыбылдыкның төп функциясе – түшәкне уртак алгы яктан аеру һәм билгеле бер кешенең яисә яшь парның аерым микродөньясында уңайлылык тудыру. Чыбылдык арты – аулак урын, бүлмәнең үзеңнең өлеше, шәхси территория [Зиангирова, 2005: 168].

Д.Н. Сөләйманова чыбылдыкны чаршауның үзенчәлекле төре, дип атый. Нигездә, ул, ак төстәге тукымадан тегелгән чаршау. Яшь парларның, яисә билгеле бер кешенең йоклау урынын аерып куюдан тыш, кайвакыт аның белән бишекне дә каплаганнар, дип искәртә галимә.

Чыбылдыкның үзенчәлеге булып, аның туй йоласы белән тыгыз бәйләнеше тора. Чыбылдык – кәләш бирнәсенең аерылгысыз өлеше. Аның белән, туйның көймәле арбасына керә торган ишекне каплый торган булалар.  

Ашъяулык – аш өстәленә, табынга җәя торган җәймә, эскәтер Ашъяулыклар көнкүрештә еш кулланылганнар. Башлыча, аларны аш табыны яисә сәкедә, идәндә яки өстәлдә чәй эчкәндә җәя торган булганнар. Көндәлек файдаланыла торган ашъяулыкларны шакмаклы яки буй-буй рәсемнәр белән тукыганнар. Тантаналы очраклар өчен, ак җитенле яисә тегелгән бизәк белән төсле ефәк ашъяулыклар кулланылган.

Келәм. Гомумтөрки киләң “бәрхет” сүзеннән. Келәм – идәнгә җәю, стеналарны бизәү һ.б.лар өчен кулланыла торган төрле-төрле төстә, бизәкләп эшләнгән палас .

Интерьердагы горизонталь өслек, шул исәптән сәке һәм идән, татар өйләрендә келәм белән бизәлгән. Сәкене, гадәттә, киез келәм белән, ә идәнне тукылган йонсыз келәм белән каплаганнар.

Пәрдә. Берәр нәрсәне каплап яки аерып тору өчен юка тукыма кисәге; әйләнә-тирәне каплый, күрсәтми торган нәрсә. Фарсы-таҗик телендәге парда сүзеннән .

Интерьер җиһазларыннан, шулай ук, пәрдә - тәрәзә чаршавы да киң кулланылган. Алар бер тонлы, ешрак ак тукымадан тегелгәннәр. Пәрдә тәрәзәнең өске яртысын каплап торган, чөнки аның аскы өлеше бүлмә гөлләре белән бизәлгән. ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында, тәрәзәне тулаем каплый торган тукылган шторалар һәм тюль пәрдәләр киң таралыш алалар [Сулейманова, 2010: 73].

Көрпә. Үзбәк, каракалпак, чыгтай телләрендәге күрпә “юрган, җәймә” сүзеннән. Эченә мамык, дөя йоны һ.б.лар салып сырып ясала һәм яту яки утыру өчен аска җәелә торган кечкенә түшәк.

Урындыкларда, сандык, сәке өсләрендә утыру өчен сырган аслык – көрпә кулланганнар. Бәйрәм һәм дини җыелышларда алгы стена буйлап сәкегә озын көрпә (50 сантиметрдан башлап бер метрга кадәр һәм аннан да озынрак) җәйгәннәр. Иң кадерле кунакка, мисал өчен муллага, утыру өчен Ашъяулыклар көнкүрештә еш кулланылганнар. Башлыча, аларны аш табыны яисә сәкедә, идәндә яки өстәлдә чәй эчкәндә җәя торган булганнар. Көндәлек файдаланыла торган ашъяулыкларны шакмаклы яки буй-буй рәсемнәр белән тукыганнар. Тантаналы очраклар өчен, ак җитенле яисә тегелгән бизәк белән төсле ефәк ашъяулыклар кулланылган .

Интерьердагы горизонталь өслек, шул исәптән сәке һәм идән, татар өйләрендә келәм белән бизәлгән. Сәкене, гадәттә, киез келәм белән, ә идәнне тукылган йонсыз келәм белән каплаганнар .

Урындыкларда, сандык, сәке өсләрендә утыру өчен сырган аслык – көрпә кулланганнар. Бәйрәм һәм дини җыелышларда алгы стена буйлап сәкегә озын көрпә (50 сантиметрдан башлап бер метрга кадәр һәм аннан да озынрак) җәйгәннәр. Иң кадерле кунакка, мисал өчен муллага, утыру өчен берничә мендәр биргәннәр, аларның өсләренә көрпә җәелгән .

Бүгенге көндә татарларның, өйдә җитештерелгән традицион көнкүреш предметлары белән кызыксынулары арта төште. Бу борынгы сөлгеләрнең, эскәтерләрнең һ.б.ларның эстетик кыйммәтен тану белән аңлатыла. Кагыйдә буларак, нәселдән күчкән традицион әйберләр, билгеле бер кеше турындагы хәтер, истәлек буларак кына түгел, ә этник мәдәниятнең, борынгы бабаларыбыз мәдәниятенең таныкнамәләре буларак кадерләп сакланалар. Традицион сөлгеләрне имитацияләүче, очлары бизәкләп тукылган йола сөлгеләрен җитештерү традициясе барлыкка килү дә игътибарга лаек. Аларны җитештерү өчен фабрика тукымаларын кулланалар. Һәрбер кызның бирнәсендә шундый ике сөлге бар – берсе, кияүнең ата-анасына, аларның улына кияүгә чыгарга ризалык бирү билгесе буларак бүләк ителә, икенчесен өйләнешү тантанасы йоласында файдаланалар, ә аннары милли бәйрәм – сабантуй җиңүчесенә бүләккә бирәләр.

Сөлге, шулай ук, өйнең эчке бизәлешен тәэмин итү өчен дә кулланылган. Сөлге “сөртү” тамырыннан. Н.Скалозубов татарларның өйләрен сөлгеләр белән бизәүгә бирелгәнлеген ассызыклап, болай дип язган: “...татарлар төсле үк, башкортлар да үзләренең бүлмәләрен, төрле-төрле чигелгән сөлгеләр белән бизәргә яраталар. Яхшы чигелгән сөлгеләр хуҗабикәнең горурлыгы булып торалар”.

Сөлгеләр белән өйнең алгы ягын, түрне бизәгәннәр. Керүче кешегә, иң беренче чиратта, өйнең, нәкъ менә әлеге өлеше күзгә чалына. Сөлгеләрне шулай ук, кырыйдагы стеналарга, тәрәзә араларына, бүлмәара киртәләргә, киштәләргә эләләр, алар белән бүлмә почмаклары да капланыла.

Шул рәвешле, татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамалары, татар халкының милли эстетик һәм этик кыйммәтләре, гадәт, тәртип, үз-үзеңне тотыш стереотиплары, гаиләдә яшәү үзенчәлекләре белән бәйләнгән.

 

 

ЙОМГАК

Татар өйләренең эчке бизәлеше милли мәдәнияттә мөстәкыйль феномен һәм күпкырлы күренеш булып тора. Ул үзендә, кешеләрнең көндәлек тормышының нигезендә ята торган матди һәм рухи кыйммәтләрне чагылдыра. Моның белән беррәттән, әлеге эчке бизәлеш предметлары атамалары зур кызыксыну тудыра. Аларның тел гыйлемендә аз өйрәнелгән өлкә булуы да тема сайлауга этәргеч булды. Шулай итеп, әлеге фәнни-эзләнү эшебездә без, татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамаларын өйрәндек. Беренче бүлек кысаларында, татар өйләренең интерьерын өйрәнү тарихына күзәтү ясалды. Шуны ачыкладык: татар тел белемендә әлеге лексик төркем махсус өйрәнелмәсә дә аның хакында берникадәр өйрәтмәләр бар. ХVIII гасырда бу юнәлештә И.Г. Гмелин, П.С. Паллас, И.И. Лепехин, П.И. Рычков, К. Милькович, И.Г. Георги кебек галимнәр эшләсә, ХIХ-ХХ гасыр башында К. Фукс, В.А. Сбоев, М. Лаптев, А.Ф. Риттих, К. Насыйри, П. Знаменский, Е.Э. Сно һ.б.лар хезмәт куя. ХХ гасырның 20-30 нчы елларында Н.И. Воробьевның хезмәтләре аеруча әһәмиятле була. 60-70 нче елларда бу өлкәдә Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты зур эшчәнлек күрсәтә. ХХI гасыр башында татар өйләренең эчке бизәлеш предметлары атамалары хакында берникадәр мәгълүматларны Р.Р. Җамалетдинов, З.Р. Садыкова, А.М. Сәгыйтова һ.б.ларның хезмәтләрендә табарга мөмкин.

Икенче бүлектә, татар йортларының эчке бизәлеш предметлары атамаларыннан шүрлек, көзге, урындык, чаршау, чыбылдык, намазлык, тәрәзә арасы, тәрәзә кашагасы, матча кашагасы, чаршау, ашъяулык, келәм, пәрдә, көрпә, сөлге кебек категорияләрне карап үттек. Р.Г. Әхмәтьянов хезмәтенә таянып, әлеге терминнарның күп кенә хәзерге төрки телләрдә таралуын һәм гомумтөрки сүзлек составын тәшкил итүен ачыкладык. Шулай ук, аларның өй эчендә кулланылыш үзенчәлеген ачыклау максатыннан Д.Н. Сөләйманова хезмәтләреннән өземтәләр китерелде.

Йомгаклап шуны ассызыклап үтәргә кирәк: өйнең эчке бизәлеш предметлары атамаларында халыкның күпгасырлык тормыш тәҗрибәсе, яшәү шартларына бәйле сыйфатлары чагылыш таба. Лексиканың әлеге катламын өйрәнү һәм билгеле бер тәртипкә салу, системалаштыру зарурлыгы тел белеме фәненең үсеше һәм халыкның тормыш шартлары үзгәрү белән аңлатыла. Мондый тикшеренүләр этносның матди һәм рухи байлыгы формалашу хакында бай материал бирә; гасырлар дәвамында формалашкан һәм яшәү шартларына бәйле рәвештә берникадәр үзгәрешләр кичергән милли үзенчәлекләрне саклап калуда, киләчәк буыннарга җиткерүдә зур роль уйный, дип уйлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1.Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

        2.  Батулла Р.М. Сайланма әсәрләр: 5 томда. 5 т.: кыйссалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – Б. 261-262.

3.     Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда / Төз. И.А. Абдуллин һ.б.; нәшр. ред. Г.Г. Абдрахманова, P.A. Зиляева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. Т. 1. 476 б.

        4. Воробьев Н.И. Казанские татары. – Казань, 1956. 415 с.

1.     Воробьев Н.И. Кряшены и татары (материалы по сравнительной характеристике быта) // Труд и хозяйство. – Казань, 1929. – № 5. С. 3-12.

2.                Воробьев Н.И. Украшение и внутренне убранство крестьянских жилищ у народов Среднего Поволжья // Изв. Каз. Филиала АН СССР. Серия гум. наук. – Казань, 1957. – Вып. 2. – С. 117-141.

3.                Воробьев Н.И., Хисамутдинов Г.М., Юсупов Г.В. Историко-этнографические исследования населения северо-западных районов Башкирии // Советская этнография. – М., 1962. – № 6. – С. 124-130.

4.                Георги И.Г. Описание всех обитающих в Российском государстве народов. – СПб., 1799. – 446 с.

5.                Зиангирова Э.М. Лингвокультурологическое поле “ОЙ” в татарском языке: На материале произведений М. Магдеева: Дис. ... канд. филол. наук. – Казань, 2005. – 233 с.

6.                Знаменский П. Казанские татары. – Казань, 1910. – 67 с.

7.                Куфтин Б.А. Татары касимовские и татары-мишари центрально-промышленной области // Культура и быт народов центрально-промышленной области. – М.: Центриздат, 1929. – С. 135-149.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление "Татар телендә өйнең эчке бизәлеш атамалары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бу язмада элекке татар авыл өйләренең эчке көнкуреше чагылдыра. Масат һәм бурычлар :

Эшебезнең төп максаты булып татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамаларын тикшерү тора. Әлеге максатка ирешү юлында алдагы бурычларны чишү зарур:

1. Татар өйләренең интерьерын өйрәнү тарихына күзәтү ясау;

2. Татар өйләренең эчке бизәлешендә катнашкан предметларның атамаларын өйрәнү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 043 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.09.2018 807
    • DOCX 30.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ильясова Миннезия Тимергалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 3569
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Мировая художественная культура")

Учитель мировой художественной культуры

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Мировая художественная культура: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель мировой художественной культуры

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 538 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Изобразительное искусство и технология")

Учитель изобразительного искусства и технологии

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 86 человек

Мини-курс

Работа с детьми с особыми образовательными потребностями

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 346 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 187 человек

Мини-курс

Технологии и анализ в медиакоммуникациях

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление бизнес-процессами и инновациями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе