Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие "Ягез әле, егетләр!" (3класс)

Внеклассное мероприятие "Ягез әле, егетләр!" (3класс)

Скачать материал

                                             “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе

 

Максатлар:

1.      Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

2.      Егетләрнең фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау, сәнгатьле уку, сөйләм  күнекмәләрен камилләштерү.

3.      Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.

                          

                                  Тәрбия чарасының барышы

 

Алып баручы:

- Хәерле көн, кадерле  укучылар, хөрмәтле укытучылар ! Бүген без сезнең белән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Бу көнне һәрберебез дә үзебезнең  әтиләрне, бабайларны, абыйларны, ир егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.Чөнки алар безне яклаучылар, безнең Ватаныбызны саклаучылар.Кадерле егетләребез, бу бәйрәм сезгә дә багышланган, чөнки сез кечкенәдән үк үзегезнең дусларыгызны,  яклап үсәсез. Ә инде зур булгач сез армия сафларына басып үзегезнең Туган илегезне, Ватаныбызны саклыячаксыз. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә алдагы укуларызызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

 

  

     1 нче бала.            Исәнмесез,саумысез,

                                      Хәрберегез,барчагыз.

                                      Бездән сезгә кайнар сәлам

                                      Кабул итеп алыгыз.

 

  2 нче бала                    Рөхсәт итегез дуслар

                                       Пәрдәбезне ачарга.

                                       Безнең көч белән әзерләнгән

                                       Кичәбезне башларга.

 

     3 нче бала              Бер бәйрәм бар февральдә

                                    Кадерле ул һәркемгә.

                                    Аны иң зур бәйрәм дип

                                    Мөмкин хәтта әйтергә.

 

  4 нче бала                Ул тынычлык бәйрәме

                                   Аны һәр кеше белә.

                                   Ватанны саклаучылар

                                   Бәйрәме дип йөртелә.

 

                                   Ул солдатлар бәйрәме,

                                   Без котлыйбыз аларны.

                                   Әтиләрне, абыйларны,

                                   Һәм бөтен солдатларны

 

       5 нче бала.    Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

                           Имин булсын иде дөньялар.

                           Аяз күгебезне болыт капламасын,

                           Балкып янсын күктә йолдызлар.

 

6 нчы бала.          Бабайларның,әтиләрнең

                          Дан юлыннан атлыйбыз.

                          Өлкән буын батырлыгын

                          Йөрәкләрдә саклыйбыз.

 

7 нче бала.           Ил чигендә сакта торыр,

                           Диңгез кичәр буын без.

                           Хезмәтебездә Ватанга

                           Тугрылыклы булырбыз.

 

8 нче бала.          Ачлык та артта,сугыш та артта,

                           Ил батырлары туган ул чакта.

                           Алда-тынычлык,алда-гел кояш,

                           Алда-гел көлү,һич тә юк елаш.

 

9 нчы бала.          Энем зур-зур атлап йөри,

                           Биленә каеш буган.

                           Мин солдатка охшыйммы,дип,

                           Йолдыз да кадап куйган.

                           Мин кечкенә түгел инде,

                           Тиздән алты тула,ди.

                           Минем кебек малайлар да

                           Үскәч солдат була,ди.

 

10 нчы бала.        Буран уйнаган чакта,

                           Җилләр дулаган чакта,

                           Абыем тора сакта

                           Кояш чыгышы якта.

                           Саклый ул шулай безне,

                           Сөекле илебезне,

                           Мәктәпне, өебезне.

 

11 нче бала           Туган илем имин булса,

                  Ал чәчәкләр үсәрләр.

                  Бакчаларда алмалар

                            Кызарышып пешәрләр.

                            Шундый матур илебезне

                            Саклаучылар булырбыз.

                            Кирәк икән,аны яуда

                            Яклаучылар булырбыз.

 

12 нче бала.          Туган илне көчле итик,

                               Илебез бөркет булсын.

                               Кояш чыксын, нурын сипсен,

                               Күгебез көлеп торсын.

Җыр: “Солдатта булган, диләр”

Бию: “Солдатлар”

 

Алып баручы:       Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

                                Бүген була зур уен –

                                Бик тә күңелле уен.

                                Егетләребез  ярыша,

                                Менә булыр тамаша.

 

-         Булачак егетләребезнең уңганлыкларын сынап карыйк әле.2 нче сыйныф егетләрен сәхнәгә чакырабыз.

-         Хөрмәтле кунаклар, сезнең алда 3 команда, алар бүген Кара диңгезгә сәяхәткә чыгалар, ләкин без ярышны жюри әгъзалары сайламыйча башлый алмыйбыз.

 

1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.

2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз. Моның өчен бирелгән хәрефләрдән корабль исемен төзегез. (тапкырлар, зирәкләр, җитезләр)

3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз.Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар бакларга ягулык тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).

4 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем  күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)

5 нче бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (апельсинны әрчеп , команда членнарына бүлеп ашатырга).

6 нчы бәйге. Һәр командага өй эше бирелгән иде. Үзләренең яраткан җырларын җырларга, рәхим итегез.

7 нче бәйге. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” диләр,әйдәгез әле, тикшереп карыйк. Капитаннар сәхнә уртасына чакырыла. Сәдәф тегү.

8 нче бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез. Табышмакларның җавабын табыгыз.

1.     Канаты бар – очмый

   Аягы юк,йөрми. (балык)

2. Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)

3. 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)

4. Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

5.Тышта таш була, өйгә керсә су була (боз)

6. Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)

7. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)

8. Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

9. Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

10. Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк? (2)

11. Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)

12. Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

13. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)

 

 

 

 10 нчы бәйге. “Театраль” бәйге.

Һәр команда кәгазь битендә язылганны сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш:

Яңа гына ашап чыккан кешене.        Биле авырткан кешене.

Аяк киеме кыскан кешене.                Ялгыш кирпич типкән кешене.

Авыр йөк күтәргән кешене.              Үкчәсе сынган кешене.

- Жюри нәтиҗә чыгарган арада , ял итеп алырга тәкъдим итәм. 2в сыйныфы укучылары башкаруында бию (бию)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

-         Шушы конкурсларда актив катнашкан егетләребезгә кечкенә генә бүләкләребезне тапшырабыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар, исәнлек, саулык һәм көчле, батыр солдатлар  булып үсүләрен теләп калыйк.

 

-         Кадерле кунаклар,егетләребез! Сезне барыгызны да “23 февраль- Ватанны саклаучылар” көне белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер,корычтай нык сәламәтлек,яңа яуган ак кардай бәхетләр,иге-чиге булмаган шатлыклар,әти-әни сүзен тыңлап тәртипле,әдәпле,белемле,әхлаклы, тырыш егетләр булып үсүгезне телибез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Ягез әле, егетләр!" (3класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Страховой брокер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе 2-3 нче сыйныф укучылары өчен.

Максатлар:

1.Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

2.Егетләрнең фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау, сәнгатьле уку, сөйләм  күнекмәләрен камилләштерү.

3. Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.

Җиһазлау: төсле карандашлар, 3 кашык, чиләк белән су, кубиклар, сәдәф һәм энә белән җеп, музыка язмалары. 

                           

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 087 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.01.2015 633
    • DOCX 26.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильфанова Ильмира Альбертовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7473
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 388 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 221 человек

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 560 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 488 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 206 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 442 человека

Мини-курс

Искусство звука: путешествие по музыкальным жанрам

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Российское движение школьников (РДШ): воспитательная работа

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе