Инфоурок Другое Другие методич. материалыВыступление на тему:"Патриотик тәрбия бирүдә кулланыла торган эш төрләре."

Выступление на тему:"Патриотик тәрбия бирүдә кулланыла торган эш төрләре."

Скачать материал

Әхмәтҗанова Э.И.

Лениногорск шәһәре

                Патриотик тәрбия бирүдә кулланыла торган эш төрләре.

  Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту программасына кертелгән мөһим юнәлешләреннән берсе. Чөнки кешелекнең  киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.

  Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык- үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.[4: 47]

  Шул максаттан чыгып, мәктәптә тәрбия системасы укучыларда милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын, уңай гореф – гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле сыйфатлар булдыруны күз алдында тотарга тиеш.

  Патриотик тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы - ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә. Һәр дәрес, бигрәк тә тарих, әдәбият дәресләре патриотик тәрбия бирү мәктәбе булып тора. [2: 57]

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эше тулаем педагогика фәне кебек фәнни, системалы булырга тиеш.[2: 57] Аның югары идеяле булуы, өзлексез алып барылуы мөһим. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән, мәктәп музеенда булудан, ветераннар белән очрашудан, аларның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләүләреннән башлана.[2: 57]

 Бүген Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һәм техникасын, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң колач алды. [3: 16] Шуңа күрә рус телле балалар белән эшләгәндә, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, һәр дәресне алдан уйлап, куйган максатларымны тормышка ашырырлык эш төрләре сайлап эшләргә тырышам. Патриотик тәрбия бирүдә нинди эш төрләре кулайрак, кайсылары укучыларны уйлануга, иҗади фикер йөртүгә тарта, шул турыда уйланам.

  Мәсәлән, 7нче сыйныфта Ф.С. Сафиуллина, К.С Фәтхуллова тарафыннан эшләнгән дәреслектә, «Татар әдипләре иҗатыннан” дигән бүлек бирелгән. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан патриот шагыйрь һәм язучыларыбыз Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Фатих Кәримнең “Тик булса иде ирек”, “Кызыма”, Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере, шагыйрь Хәсән Туфанның “Кемнәр сез?”, шагыйрь Сибгат Хәкимнең “Миңа гармун, гармун җитми читтә...”,  Әмирхан Еникинең “Туган туфрак” әсәрләре бирелгән. Мин бу дәресләрдә балаларга әлеге язучыларның тормышлары, аларның  иҗат эшчәнлекләре турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирергә тырышам. Дәресемне телдән журнал чыгару формасында үткәрүне иң отышлы дип саныйм. Балалар шәһәр һәм мәктәп китапханәләрендә, интернет челтәрендәге мәгълүматларга, татар теле һәм әдәбияты кабинетында булган материалларга таянып, шушы шагыйрьләр һәм язучылар турында чыгышлар әзерлиләр һәм дәрестә иптәшләренә җиткерәләр.

 Шулай ук укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүне күздә тотып, көчле укучы балаларны берничә төркемгә бүлеп, проект эше тәкъдим итәм. Бер төркем укучылар үзләре сайлап М.Җәлил, Ф.Кәрим, С.Хәким һәм башка язучылар буенча, ә икенче төркем укучылар үзебезнең Лениногорск шәһәреннән сугышка киткән 15 Советлар Союзы герое турында проект эше эшлиләр. Проект эше башкарганда, укучылар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә, табылган мәгълүматны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша.[3:20]

Проектны эшләү берничә этапта башкарыла:

Проектлар биремен әзерләү.Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим итәм, үтәү шартларын аңлатам, ә укучылар максат, бурычлар билгеләнеп, эш планы төзиләр.

Проект эшен башкару. Рус телендә сөйләшүче балалаларга тема буенча киңәшләр бирәм, алган мәгълүматларны системалаштырырга өйрәтәм, ә укучылар, үз чиратында,  мәгълүмат туплыйлар, фәнни әдәбият, матбугат материалларына анализ ясыйлар.

Гомумиләштерү этабы.Укучылар тупланган материалны анализлыйлар, нәтиҗәләрне гомумиләштерәләр.

Проектны яклау - төп этап.Ул сыйныф каршында һәм катнашында үтә. Яклау барышында проекның уңай һәм кимчелекле яклары ачылырга, эшне үтәүгә бәя бирелергә тиеш.

 Йомшак укучы балалар белән презентацияләр, открыткалар, стенгазеталар эшләргә мөмкин. Әлеге бүлекне йомгаклап, дәрестән тыш вакытта мәктәп һәм шәһәр музейларына экскурсияләргә барырга, күргәзмәләр оештырырга, сугыш һәм тыл ветераннарын очрашуга чакырырга мөмкин.

  Әлеге темага бик күп мисаллар китерергә булыр иде, ләкин югарыда әйткәнемчә, патриотик тәрбия һәрвакыт дәвамлы һәм системалы булырга тиеш. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, Ватаныңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт әдәбият дәресләре аша алып барылса, җәмгыятькә лаеклы һәм үрнәк гражданин тәрбияләү бурычын үтәп була.

 

Әдәбият исемлеге.

1.     Ахметшина Г. Военно-патриотическое воспитание старших школьников/         Г. Ахметшина // Мәгариф.- 2013.- №9.- Б.66-68.

2.     Гатауллин Р. Патриотик тәрбиягә – игътибар/ Р. Гатауллин // Мәгариф.-2005.- №5.- Б.57.

3.     Камаева Р.Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр/ Р. Камаева // Мәгариф.-2014.-№11.- Б.16-21.

4.     Хәйруллин Р. Патриотлар тәрбиялибез/ Хәйруллин Р.// Мәгариф.- 2008.-№5.- Б.47-48.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на тему:"Патриотик тәрбия бирүдә кулланыла торган эш төрләре.""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

 Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту программасына кертелгән мөһим юнәлешләреннән берсе. Чөнки кешелекнең  киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык- үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.[4: 47]

 

  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 983 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.03.2015 4436
    • DOCX 26.5 кбайт
    • 54 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметзянова Эльвира Ильшатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19880
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Современные тренды в физкультуре и спорте: организация обучения и методика тренировок

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегративный коучинг: от теории к практике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек