Инфоурок Другое Другие методич. материалыЯңа 2020 ел сценариясе

Яңа 2020 ел сценариясе

Скачать материал

 

Татарстан Республикасы Нурлат районы  Бикүле төп гомуми белем бирү учреждениясе

 

 

 

 

 

 

                                   “Яңа 2020 ел” бәйрәме сценариясе.

 

 

 

 

 

 

 

9 нчы сыйныф җитәкчесе:

Хәмәтҗанова Әнисә Юныс кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

             Зал бәйрәмчә итеп бизәлгән, зал уртасында – яшел чыршы тора, яңа ел газеталары, укучылар ясаган рәсемнәр куела. Бәйрәм җыры яңгырап тора.
Чыршы янына алып баручылар чыга.

1 а.б.:  Бәйрәм туган илемдә.
Яңа ел ишек кага.
Вакыт елга суыдай
Туктаусыз алга ага.

 Вакытның аты җигелгән,
Ашкынып алга чаба.
Сикәлтәсез аның юлы
Якты киләчәккә таба.

Тәүге мәхәббәт кебек
Эчкерсез, саф Яңа ел.
Тормышта урыныңны тап,
Яманлыклардан тыел.
Котлы булсын яңа ел.

а.б.: Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Тышта яуган ак карларың белән

Әй, узган ел юлың булды ак.   

Бәхет белән яшәү микән сәбәп

Бер ел үтте гүя бер сәгать.

 2а.б.  7-8нче сыйныф башкаруында скетч.

1нче алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!
2нче алып баручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!
1нче ал.б.: Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2020 нче ел атлый.
2нче ал.б. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар жиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.
1нче ал.б.: Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры урынбасары ____________________ бирелә.
2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып, 6 сыйныф башкарачак җыр сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.


1нче ал.б.: Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,
әйтерсен, җиңүгә өнди ул яңа җыр
Ямь – яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,
Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.
2нче ал.б.: Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
һәркемнең йөзендә, күзендә
өр-яңа елмаю күренә.

7 нче сыйныф укучысы ________________ җыр башкара.
жыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничэ тапкыр чыршыны урап чыга.
Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп) адәм исе килэ түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).
Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.
Шүрәле: Ни эшләп йорисең син монда урман әбие?
Убырлы: Сәлам. әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр тугел, бармагыңны кыстырмам, себеркегә тагыш эле менэ бу чыршыны.
Шүрәле: эле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, Бикүле авыл мәктәбе укучылары да нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.
Убырлы: Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?
Шүрәле:
Бу бит әле гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы, оныттыңмы әллә Яңа ел килгәнен!
Убырлы: ӘӘӘӘӘ, яңа ел? Кем елы килә соң әле быел?

 Шурәле: Күсе елы!

Убырлы: Күсе елы? Эх-х-х, күсе-күсекәйләр…. Тагын  агачларыбызны кимереп  бетерерсез инде. Агачлар… Мескеннәр
Шулвакыт шүрәленең кесәсендэ телефон шалтырый.
Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай белән кар кызы, яңа ел? юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.
Убырлы: Кая эле мин тиз генә карап килим, күрү белэн сезгә хэбәр итэрмен. Үзенә үзе сөйләнеп-Алданрак каршы алып, башларын бутап куйыйм әле!
( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый) Нигәдер “Мерседес” кабынмый эле, эт әле арттан, нәрсә карап торасын, шүрәле дустым?
Убырлының машинасы кабына, шүрәле аңа утырып китә

  1а.б. 7-8 нче сыйныф башкаруында бию.

Кыш бабай хатлар укып, ә кар кызы фотога төшеп утыра.

К.б.- Кызым!Безне бит Бикүле мәктәбе укучылары Яна ел бәйрәменә чакырып хат җибәргәннәр.

К.к.- Какой хат? Сейчас никто письмо язмый. Миңа никто смс не написал и на корпоратив не звал, я даже платье не купила.

К.б- Нинди карпоратив булсын ул? Безне укучылар көтә, тиздән юлга чыгарга кирәк.Син әзерме?

К.к.- Щас я оденусь, накрашусь, фотки в инстаграм залью, мало  ли там какая сеть, и потом поедем.

К.б-(шак катып) Йа Аллам...Нинди көнгә килеп җиттек. Әйдә  инде киттек.

(Чыршыны урап чыгалар)

 1а.б. 6 нчы сыйныф бию.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез укытучылар

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай чыршыгыз бигрәк матур

Елык - елык яна ул,

 Бәхетле һәм сау булыгыз

 Котлы булсын яңа  ел!

К.К.  Ой, как меня достали эти дети…Сколько лет приносим счастье, дарим подарки, а ты мне за 15 лет так и ничего не подарил. Я видела у тебя в мешке новенький айфон завалялся, дай, ВК посижу я.

К.Б   Оныкның  да  күңелен күрергә кирәк! Теләге тормышка ашсын. Менә сиңа да бүләк. (Капчыгыннан телефон тартып чыгара да кар кызына бүләк итә)

К.К  Оооо, спасибо!

Урындыкка утырып телефон эченә “кереп китә”.

К.Б Ни булган соң минем Кар кызыма? Иии заманнар.. Дөньядагы бу зәхмәт минем кызыма да зур тәэсир ясады. Нишләргә..  Бу бәладән ничек котылырга? Чәчләрен буяган, күзләрен, иреннәрен нишләткән!... кыска күлмәкләр киеп, гел фотога гына төшә башлады.!!! Болай булмый... - Сихерле таягым ярдәмгә кил!

Таягы белән идәнгә суга.

1 а. Б.: Иии, бабай, син болай борчылма. Бәлки берәркем безгә ярдәмгә килер.

Экстрасенс килеп керә.

Экстрасенс:  Исәнмесез, экстрасенс Мэрлин.

 сумкасыннан баш сөяге тартып чыгара. Тамашачыларны әйләнеп уза.

Күрәм, күрәм, эшләр шәптән түгел. баш сөяге кар кызы янына чакырып китерә

Тәк, тәк, нәрсә монда? Аңлап бетерә алмыйм, ниндидер эчке үзгәрешләр күзәтелә 100% сихер монда. Кызың кияүгә чыга алмый.

К.Б. ӘӘӘ... Бу сихерче сезгә шикле булып күренмиме, укучылар?

Мэрлин кар кызы янына барып утыра, бергәләп телефонда фотосурәткә төшә башлыйлар.

К.б. Таягы белән идәнгә суга. Фея тылсымлы таягын селки-селки салмак кына атлап килеп керә..

Фея: Исәнме, Кыш бабай, сезгә минем ярдәмем кирәк икәнен ишеттем.

 К.Б.  Әйе-әйе. Минем кызым замана чире белән авырып китте. Ничек аны элекке хәленә кайтырырга?

Фея: Кар кызыгыз яңадан балаларны ярата башласа гына, бу бәладән котылачак.

Экстрасенс янына килә.

- ИИИ, син дә монда мени? Кешеләрнең башларын бутап йөрүдән туктамадың мени әле? Әйдә, киттек.

Өстерәп алып китә.

1 а.б.: Укучылар, әйдәгез кар кызына булышыйк. Балаларга карата мәхәббәтен уятыйк.

К.Б. Сез безгә концерт номерларын әзерләгәнегезне ишеттек. Карыйсыбыз бик тә килә. (Урындыкка утыра)

2а.б. Ә хэзер 7-8 сыйныф башкаруында җыр

Кар кызы: ОООО, ПРИКОЛЬНО! Миңа ошап китте!

1 а.б.:  Ә хэзер КОНКУРС!  Кар кызыбыз да йомшара башлады. Матур сөйләшәргә дә өйрәтеп алыйк.

“ Матур сүзләр” конкурсы оештырыла. Уенга 8 укучы чакырыла.

Кар кызы чыршы тирәли әйләнеп килә. Элекке хәленә кайткан. Кар кызы киеменнән.

Кар кызы: Аай, балалар, гафу итегез мине, ничек мин  сезне онытканмын. Кыш бабай, гафу үтенәм синнән! Мин сине яратам һәм киләчәктә бер кайчан да болай эшләмәм! Телефоннар да кирәкми, балаларның һәм синең бәхеттән балкып торган йөзләрегезне  күрсәм,  үзем дә иң бәхетле булырмын!

 Кыш бабай: Укучылар, дусларым! Сезнең барыгызнын да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора. Кадерле дусларым, сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә китэргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

Убырлы: Кыш бабай сез киткәнче әйдәгез әле бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк.

Татарча кумәк бию башкарыла, биюдән соң кыш бабай, кар кызы,һәм башкалар барысы да бергә чыгып китәләр

Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , киләсе елга кадәр.

Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгә иминлек, матурлык, татулык телим.

Яна ел: Хушыгыз, барыгызны да бәйрәм белән.

1нче ал.б . Кунакка килгән зур чыршы,

Яңа елны матурлап.

Кызлар уйнап йөри анда,

Малайлар күп, батырлар.

 

Кызлар, малайлар уйнарга

Җыелганнар кай-ара,

Чыршыны тирәләп утлар

Җемелдәшеп шаяра.

     Яшел ылыслар артында

Әкият качып тора,

Эчендәге бар серләрне

Ачарга кызыктыра.

 

Чыршы тулы уенчыклар,

Ә башында йолдыз бар.

Куяннар, тиеннәр күпләр,

Шаян алар, елгырлар.

 

Күзләрдә бәхет елмая,

Ә шатлыкка чама юк.

Без биибез һәм җырлыйбыз,

Бездә бүген Яңа ел!

 

2а.б. .Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул.

 

Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

1а.б. 9 сыйныф бию башкара.

2нче ал.б.: Яңа ел программасының беренче өлеше тәмам. Барыгызны да яңа еллар белән! Дискотекага чагырабыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Яңа 2020 ел сценариясе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист-аналитик

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 187 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.12.2019 2777
    • DOCX 28.2 кбайт
    • 101 скачивание
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хаметзянова Аниса Юнусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хаметзянова Аниса Юнусовна
    Хаметзянова Аниса Юнусовна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4439
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 496 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 331 человек

Мини-курс

Дизайн и визуальная коммуникация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов

Мини-курс

Практические аспекты работы логопеда: методы и приемы в логоритмике

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе