Предпросмотр материала:
Тема: “ 3 ле санын кушу һәм алу”
Максат: 1) +3, -3 тибындагы кушу һәм алуны ныгыту
2) үткән дәреснең төп сорауларын кабатлау
3) фикерләү сәләтләрен үстерү
4) математика фәненә кызыксыну тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- укучылар 3 не кушу һәм алу алымнарын кулланырга өйрәнәләр; куелган бурычлар һүм аларны үтәү шартларына туры китереп уку гамәлләрен планлаштырырга, контрольдә тотарга, бәя куярга өйрәнәлр;
- үзләренең белү һәм белмәү дәрәҗәсенең чикләрен бәяләргә, парлап эшләргә һәм иптәшләрен бәяләргә өйрәнәләр.
Дәрес барышы
1. Оештыру моменты
- Исәнмесез, балалар! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язабыз, аннан парта кырыена куябыз.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Телдән исәпләү.
Саннар рәте белән эш.
Тактада 2,1,4,5,6,7.8,9,10 саннары язылган.
- Саннар рәтен тулыландырыгыз.( 1 укучы тактада эшли.) Әлеге язманы цифрлар рәте дип әйтеп буламы? ( юк) Ни өчен? ( 10 – сан, ул ике билгедән тора).
- Бу рәттә кайсы сан артык? ( 10) Ни өчен? Чөнки ул икеурынлы.
- Кайсы сан төшеп калган? ( 3 ле саны)
- Бу санның күршеләрен әйтегез.( 2 һәм 4)
- 3 ле саныннан соң килгән санны әйтегез. (4)
- Кайсы сан 3 тән 3 кә артык? ( 6)
- 5 ле саны 6 санына карата ничек дип атала? (алдан килгәне)
- 7 ле саны 6 санына карата ничек дип атала? (аннан соң килгәне)
- 5 һәм 7 саны 6 санына карата ничек аталалар? ( күршеләре)
“Күңелле туп” уены. ( Тупны укучыга бирәм, сорау яки бирем әйтәм. Тупны кулына алган укучы җавап бирә)
- 1 дән 10 га кадәр 1 не аралаш сана.
- 5 ул – 3 ле һәм .......
- 10 га кадәр 2 не аралаш сана
- 6 ул – 4 ле һәм........
- 3 почмагы булган фигура ничек атала?
- 5 кә 1 не кушыгыз. Нәтиҗәне 2 гә арттырыгыз.
“Ромашка” уены
- Нинди гамәл билгесен күрәсез? ( алу билгесен) нИчәшәрләп алабыз? ( 3 әрләп)
- Мин санга күрсәтәм , ә сез җавабын әйтерсез. ( Таҗ яфракларына 4,5,6,7 саннары язылган. Укучылар җавап бирә)
- ( Алу билгесе кушу билгесенә алыштырыла)
- Нәрсә үзгәрде? ( - билгесе + билгесенә әйләнде) Ничшәрләп кушабыз?
( 3 әрләп )
3. Эшчәнлекне үзбилгеләү.
- Ромашка безгә санарга ярдәм итте. Без ничек куштык? ( 3 әрләп). Ничек алдык? ( 3 әрләп)
- 3 не ничек кушканны искә төшерик әле. ( Башта 1 не , аннан 2 не; 1+1+1; 2+1)
4. Дәрес темасы буенча эш.
Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.
- Тактада мисаллар язылган: 5+3 6-3 8-3 10-3
- Мисалларны нинди ике группага бүлеп була? ( алуга мисаллар һәм кушуга мисаллар)
- Аска 1 шакмак төшәбез. Мисалларны ике баганага язабыз. Баганалар арасында 3 шакмак калдырырга онытмагыз.
( Тикшерү)
-Кем мисалларны дөрес итеп чиште, ике кулыгызны да өскә күтәрегез.
5. Физкульминутка
6. Өйрәнелгән материалны кабатлау һәм ныгыту.
6.1. Китап буенча эш.
- Кыстыргыч куелган биттән 4 нче номерны табыгыз. ( Биремне укый белгән укучы укый)
- Сез нәрсә укыдыгыз? ( Мәсьәлә)
- Мәсьәлә икәнен каян белдегез? ( Бу соравы булган цифралы хикәя)
- Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара? ( Чыпчыклар турында)
- Алар турында нәрсә соралган? ( Алар ничәү калды)
- Без иң элек нәрсә белергә тиеш? ( Башта ничәү булган һәм ничәсе очып киткәнен)
- Агачта 8 чыпчык бар иде. 8 саны нәрсәне аңлата? ( Бу агачта утырган чыпчыклар саны)
- 2 чыпчык очып китте. 2 ле саны нәрсә аңлата? ( Чыпчык рәсеме күрсәтәм)
- Чыпчык нинди гометрик фигурага охшаган? ( түгәрәккә)
- Дәфтәрдә түгәрәк кулланып схема ясыйбыз. ( 8)
- Чыпчыклар нишләде? ( Очып китте)
- Схемада 2 очып киткән чыпчыкны ничек күрсәтәбез? ( 2 түгәрәкнең астына сызабыз)
- 8 чыпчык бар иде, 2 се очып китте. Очып киткәч, нинди математик тамга куябыз? ( минус)
- Чишелешне язабыз: 8-2=6(ч.) – калды
- Мәсьәлә нәрсәсез булмый? ( Җавапсыз)
-Тагын бер кат мәсьәләнең соравын укыгыз.Саннан башлап сорауга җавап
биргез. Җавапны языгыз. ( Җавап : 6 чыпчык калды)
6.2. Аңлатмаларда билгеләр кую.
-Математика – тамгалар фәне. Рус телендә “ничә” дигән сүз куланабыз, ә математикада аны “?” билгесе белән алыштырабыз.
- Тагын нинди математик тамгалар беләсез? ( +,-,˂, >,= )
- Кайсылары чагыштыру билгеләре? (˂, >,= )
- Игътибар белән тактага карагыз. Белмәмеш ялгыш кына кайбер тамгаларны бетергән. Кем белә: нинди бирем эшлибез? ( уң яктагы нәтиҗәне сул яктагысы белән чагыштырабыз)
8-2*7 4+1*6 7+2*9 6-3*5 9-2*6 5+2*7
-Исәпләмичә билге куеп буламыґ? (юк)
- Кайсы өлеш үзгәрми? (уң ягы)
- 7 гә карата 6 турында нәрсә әйтеп була? 6 ˂ 7
7. Дәрескә йомгак.
- Дәрестә ниләр белән шөгыльләндек? Күбрәк нәрсә ошады?Барыгызда әйбәт эшләде, афәрин!
Тема: “ 3 ле санын кушу һәм алу”
Максат: 1) +3, -3 тибындагы кушу һәм алуны ныгыту
2) үткән дәреснең төп сорауларын кабатлау
3) фикерләү сәләтләрен үстерү
4) математика фәненә кызыксыну тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- укучылар 3 не кушу һәм алу алымнарын кулланырга өйрәнәләр; куелган бурычлар һүм аларны үтәү шартларына туры китереп уку гамәлләрен планлаштырырга, контрольдә тотарга, бәя куярга өйрәнәлр;
- үзләренең белү һәм белмәү дәрәҗәсенең чикләрен бәяләргә, парлап эшләргә һәм иптәшләрен бәяләргә өйрәнәләр.
Дәрес барышы
1. Оештыру моменты
- Исәнмесез, балалар! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язабыз, аннан парта кырыена куябыз.
Тема: “ 3 ле санын кушу һәм алу”
Максат: 1) +3, -3 тибындагы кушу һәм алуны ныгыту
2) үткән дәреснең төп сорауларын кабатлау
3) фикерләү сәләтләрен үстерү
4) математика фәненә кызыксыну тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- укучылар 3 не кушу һәм алу алымнарын кулланырга өйрәнәләр; куелган бурычлар һүм аларны үтәү шартларына туры китереп уку гамәлләрен планлаштырырга, контрольдә тотарга, бәя куярга өйрәнәлр;
- үзләренең белү һәм белмәү дәрәҗәсенең чикләрен бәяләргә, парлап эшләргә һәм иптәшләрен бәяләргә өйрәнәләр.
Дәрес барышы
1. Оештыру моменты
- Исәнмесез, балалар! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язабыз, аннан парта кырыена куябыз.
В каталоге 7 450 курсов по разным направлениям