Инфоурок Начальные классы Конспекты4 нче сыйныфта уку дәресенең эшкәртмәсе "Вакыйф Нуруллин"

4 нче сыйныфта уку дәресенең эшкәртмәсе "Вакыйф Нуруллин"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиянең югары квалификацион категорияле укытучысы Җәләлетдинова Даймә Хуҗәхмәт кызының 4сыйныфта үткәргән уку дәресе эшкәртмәсе

                   

               

 

Тема:       Туган якта кыш һәм яз.


Материал: Вакыйф Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”

Максатлар:

-        шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, табигать бербөтенлеген, аны саклау әһәмиятен, гражданлык нигезләрен формалаштыру;

-        коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү

-        регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

-        танып-белү УУЭ: танып-белү максатын билгеләү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау,язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.


Җиһазлау: Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы”. Икенче кисәк. 4 нче сыйныф өчен дәреслек , медиапроектор, ноутбук, тематик презентация, Вакыйф Нуруллин портреты, китаплары, сүзлекләр.

 

 

 

     Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше. Эшчәнлеккә  үзбилгеләмә. Уңай эмоциональ халәт тудыру.

   - Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, хәерле көннәр теләп бер – беребезгә карап елмаешыйк  һәм дәресебезне башлап җибәрик. Әйдәгез әле без сезнең белән кешелеклелек сыйфатлары турында бераз сөйләшеп алыйк. Сез кешедә нинди сыйфатларны яхшы дип саныйсыз? Үзегезнең нинди сыйфатларга ия буласыгыз килә? Иптәшегезнең сезгә карата нинди булуын теләр идегез?

(Укучылар: ярдәмчел, юмарт, тырыш, кызыксынучан, таләпчән, шәфкатьле, гадел, намуслы, тугры, ягымлы, сабыр, тыйнак һәм башка сыйфатларны атыйлар.)

-Кешенең рухи сыйфатлары турында әле сез мәкальләр дә белә торгансыздыр. Әйтеп карыйк әле.

-Батырлыкта - матурлык.

Дуслык яуда беленер.

Кеше матур эше белән.

Яхшылыкка яхшылык - һәр кешенең эше, имеш;

яманлыкка яхшылык - ир кешенең эше, имеш Һ.б.

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Без бүген Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” әсәрен укырбыз. Кешеләрдәге асыл сыйфатларның кайсыларын без бу әсәрдә очратырбыз икән? Бу әсәрдә авторның безгә әйтергә теләгән бик кыйммәтле фикере бар, без шуны эзләп табарга тиеш.

III. Яңа материалны үзләштерүнең проектын бергәләп төзү.

  • Моны табу өчен безгә нинди эшләр башкарырга кирәк? Әйдәгез, укучылар, яңа материалны үзләштерүнең проектын бергәләп төзик.

Проект:

1.Язучы Вакыйф Нуруллин белән танышу. ( Без язучы турында белергә тиеш: ул нинди чорда туган, бала чагы нинди шартларда узган. Язучы турында күбрәк белгән саен, аның әсәрләрен яхшырак аңлыйсың.)


2. “Бүреләр, үгез һәм без” әсәрен уку.( сәнгатьле уку, аңлап уку, йөгерек уку).

3. Әсәргә беренчел анализ ясау. (Хикәянең эчтәлеген ачыклау өчен)


4. Сүзлек эше. (Без аңламаган бер сүз дә калырга тиеш түгел)


5. Әсәргә анализ.(Әсәрдәге геройларга, вакыйгаларга бәя бирү өчен)

6. Нәтиҗә ясау. Хикәянең төп фикерен табу.

IV. Яңа материалны үзләштерү. 

1.Язучы Вакыйф Нуруллин белән танышу.

Әзерлекле укучы сөйли:

  Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туган. Аның бала чагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне бетергәч, ул бер ел колхозда эшли, аннан җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлый. 1954-1957 нче елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елны университетның соңгы курсында укыган вакытта, “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясендә эшли башлый һәм 1977 елга кадәр шунда эшли. 1977 елда исә Вакыйф Нуруллин Татарстан китап нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә.

1964-1966 елларда үзенең беренче күләмле әсәрен – “Шинельсез солдатлар” исемле повестен яза. Бу повестьта сугыш чоры авылының драматик вакыйгалары сурәтләнә. Сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган “Күпер чыкканда” исемле икенче повесте да авторга уңыш китерә.

Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора.


2.Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” әсәрен уку.

(Укытучы һәм укучылар чылбырдан укый)


3.Әсәргә беренчел анализ ясау.

- Элек укучылар мәктәпкә нәрсә илтергә тиеш булган?
- Бу бурыч укучы Нәҗимовның хәлен ничек үзгәртә?
- Мәктәп директоры Асия апа нинди киңәш бирә?

-     Шушы авыр елларда балалар нәрсә ашаганнар, ничек киенгәннәр, мәктәптә укулар ничек булган? (Проблемалы сорауга җавап бирү)


Физкультминут (“Чын дус” көенә күнегүләр ясау)


4.Сүзлек эше.

-Сүзлек эшенә нинди максат куябыз?

Бер кубометр утын, бер пүлән утын – (бу ике сүзне рәсемнәрен күрсәтеп, чагыштырып аңлату)

Нәрәт – ( укучылар сүзне сүзлектән табып аңлата )

Рычаг -( укучылар сүзне сүзлектән табып аңлата)

Рух -( укучылар сүзне сүзлектән табып аңлата)


5. Әсәргә анализ.

-Малайның иптәшләре нинди?

-Малайларның кайсы батыррак һәм тәвәккәлрәк?

-Мәхмүт ничек укый?

-Аның акылы кем акылы белән чагыштырылган?

-Әсәрнең төп герое кем?

-Ул кем булырга уйлый?

-Аның турында колхоз председателенең фикере нинди?

-Малай иң элек кем турында уйлый?

-Чын дуслыкны малай ничек аңлый?

6. Нәтиҗә. Хикәянең төп фикерен табу.

-Язучы хикәянең төп фикерен сөйләүче малайдан һәм Мәхмүттән әйттергән. Шул фикерләрне тап. Синеңчә аларның кайсыларын истән чыгарырга ярамый? (Хикәянең төп фикерләре: 1)
Үлем турында түгел, җиңү, яшәү турында уйлаганнар җиңеп чыга.
2)Барыннан да бигрәк әни өчен курка идем. Мин әнине бер дә рәнҗетергә теләмим, кимендә йөзгә кадәр яшәтергә тиеш мин аны.)

Уку эшчәнлеген бәяләү. Үзбәя.


V.  Йомгаклау өлеше.Рефлексия

  - Балалар, сез ничек уйлыйсыз,үгез җигеп, урманга утынга килгән малайлар өйләренә исән-сау кайтып җиткәннәрме? Аларны бүреләр ашамаганнармы?

(Укучылар үз фикерләрен дәлилләп бирәләр: аларны бүреләр ашамаган, чөнки алар әле бик яшь, алар яшәргә тиеш; чөнки аларның әниләрен кайгыга саласылары килми; алар батыр; алар тырыш; алар бердәм һ.б... Укучылар әсәрдәге геройларның кешелеклелек сыйфатларын санап чыгалар)

 

VI. Өй эше: Әсәрнең ахырын табып, укып белергә: балалар бүреләрдән ничек итеп котылганнар? 16 биттәге 5 нче сорауга җавап әзерләргә.

VII.  Уку эшчәнлеген бәяләү. Үзбәя.


- Сезгә бу әсәр ошадымы?  Ни өчен?

-Бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

-Дәреснең героен билгеләү.

-Иң төгәл җавап бирүчене билгеләү.

-Кемне мактарга була?

-Кемгә рәхмәт әйтер идегез?

-Иң актив укучыны билгеләү.





Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "4 нче сыйныфта уку дәресенең эшкәртмәсе "Вакыйф Нуруллин""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Землеустроитель

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

-        шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,  табигать бербөтенлеген, аны саклау әһәмиятен, гражданлык нигезләрен формалаштыру;

-        коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү

-        регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

 

-        танып-белү УУЭ: танып-белү максатын билгеләү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау,язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 188 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.04.2015 2785
    • DOCX 24.4 кбайт
    • 30 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Залялютдинова Дайма Хузиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 10117
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 335 человек

Мини-курс

Личностное развитие и отношения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: методика, технологии и практика

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инклюзивное образование: нормативное регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе