Тема: туган
тел дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
(5 нче сыйныфта сузык һәм тартык авазларны кабатлау дәресе)
Максат: 1.Фонетика
бүлеге буенча үткәннәрне (сузык һәм тартык авазларны) кабатлау; алган
белемнәрне гамәлдә дөрес куллан алу күнекмәләрен үстерү.
2.Бәйләнешле
сөйләм телен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү.
3.
Укучыларда үзара дуслык хисләре, гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең төре: кабатлау
Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр
үтәү, төркемнәрдә эшләү.
Җиһазлау: проектор, экран, аудиоязма, төркемнәр
өчен биремнәр, кояш һәм өй рәсемнәре, хәрефләр.
Дәрес
барышы
1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
Психологик
уңай халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Барыгызга да хәерле эш көне
телим. Эш көне дигәч, сезнең күз алдыгызга арып-талып кайта торган эш көне киләдер
инде, шулаймы? Ә бит уку, белем алу шундыйлар рәтенә керә. Әйдәгез, бу
эшебезне бераз җиңеләйтик, бер-беребезгә күтәренке кәеф телик. Сезнең
өстәлләрдә кояш рәсемнәре ята. (1 нче слайд). Мин сездән кояшның һәр нурына
иптәшләрегез өчен матур сүзләр, теләкләр язып чыгуыгызны телим.
( Укучыларның
җавапларын тыңлау) .
- Рәхмәт,
укучылар. Матур теләкләр ишеткәч, күңелләребез күтәрелеп китте. Әйдәгез, дәресебезне дә шундый күтәренке яхшы кәефтә
башлыйк, барыбызга да уңышлар телик.
2.Өй эшен тикшерү.
- Бүгенге дәресебезне без табышмаклар чишүдән башларбыз. Мин сезнең
һәрберегезгә өй эшенә хәрефләр турында табышмаклар табып килергә кушкан идем.
Табышмакларның җавапларын тапкач, сез сернең нидә икәнлеген аңларсыз. Әйдәгез,
кемнән башлыйбыз?
Файда дигәндә
бар, кайда дигәндә юк. (“ф” хәрефе)
Кояшта бар,
айда юк, болытта бар, суда юк. ( “о” хәрефе)
Синдә
бар, миндә бар - кешедә юк,
Казанда
бар, өйдә юк;
Урманда
бар - бер генә,
Җирдә-суда
бер дә юк. (“н” хәрефе)
Кое
төбендә нәрсә бар? (“е” хәрефе)
Тыкрык
башында ни бар? ( “т” хәрефе)
Җирнең
уртасында ни бар? ( “и” хәрефе)
Кәҗәнең
башында нәрсә бар? (“ к” хәрефе)
Мәскәүдә
бер дә юк, Казанда икәү. (“а” хәрефе)
3. Уку
мәсьәләсен кую.
-Укучылар,
әйдәгез әле, әлеге хәрефләрне бергә җыйыйк, нинди сүз килеп чыгар? (Фонетика)
- Димәк, безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?
(Фонетика)
- Укучылар, мин бүгенге дәрескә өй алып кердем.
Безнең өебез гади генә өй түгел, ә серле өй. Өйдә безнең кемнәр яши? (Гаилә,
әти-әни, әби-бабай, балалар)
- Дәресебезгә бәйләп, мин өебезгә фонетика дип исем
бирдем. Анда безнең кемнәр яшәр? (Авазлар)
- Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Чөнки тел бүлегенең
фонетика бүлеге сөйләм авазларын өйрәнә.)
-Димәк, без бүгенге дәрестә сезнең белән нәрсәләр эшләрбез?
(Авазларны
искә төшерербез, кабатларбыз, биремнәр эшләрбез, укырбыз).
- Бик дөрес укучылар. Әле без болар өстенә бүген сезнең
белән әкият тә язып карарбыз.
4. Белем һәм
күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.
- Ә безнең авазлар нинди төрләргә бүлеп өйрәнелә?
(Тартык һәм сузык авазларга).
- Ә ни өчен алар шулай йөртелә? (Сузык авазларны
сузып була, ә тартык авазны сузып булмый, ул тартылып калган кебек була, шуңа
күрә тартык аваз дип аталган да).
- Сузык авазлар нинди төрләргә бүлеп өйрәнелә? (Калын
һәм нечкә сузык)
- Укучылар, әйтегез әле, калын һәм нечкә сузык
авазлар безнең тылсымлы өебездә ничек яшәрләр? Үзара дус, тату яшәрләрме? (Дус,
чөнки алар бер-берсен яраталар.)
- Ни өчен шундый нәтиҗәгә килдегез? (Чөнки
сингармонизмның рәт гармониясе буенча сузыклар калынлыкта һәм нечкәлектә
ярашалар).
- Ә сингармонизмның тагын нинди гармониясе бар?
- Ирен гармониясе.
- Ирен гармониясе нинди авазларга кагыла? (о, ө, ы,
э авазларына). Ул язуда чагылыш табамы? (Юк, чагылыш тапмый.)
- Ә хәзер укучылар, экранга карыйбыз. Анда җөмләләр
бирелгән. Бирелгән җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып
әйтәбез. Башта төркемнәрдә киңәшләшегез. Аннары төркемнән берегез җавап бирер.
Дөньяга килгән һәрбер кеше бу тормышта өмет
белән яши.
Безнең өчен китап- якын дус һәм киңәшче.
-
Рәхмәт
укучылар. Булдырдыгыз. Ә хәзер тартык авазлар турында да сөйләшеп алыйк. Алар
безнең нинди төрләргә бүлеп өйрәнелә? ( Яңгырау һәм саңгырау).
-
Яңгырау һәм
саңгырау тартык авазларны аера белүегезне тикшерү өчен, алдагы биремне эшләп
алабыз. Сезгә яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан торган сүзләр бирелгән.
Ике төркем дә бары тик яңгырау тартык авазлардан гына торган сүзләрне
бәйләнешкә кертеп, җөмлә төзергә тиеш.
Беренче төркем өчен сүзләр: җитүгә, җиләк, без, гөмбәгә, тәмле, чәчәккә,
җәен, әни, урманга, белән, матур, барабыз. (Көтелгән җавап: Җәен без әни белән
урманга гөмбәгә барабыз.)
Икенче төркем өчен сүзләр: рәхәтләнеп, мин, тирән, белән, йөзәм, су, чумам,
елгада, җәен, сай, ел, да, энем. (Көтелгән җавап: Мин җәен ел да энем белән
елгада йөзәм.)
- Молодцы, булдырдыгыз, укучылар!
- Ә хәзер өебезгә яңадан әйләнеп кайтабыз. Фонетика дигән өйдә сузык
авазлар тартык авазлар белән ничек яшәрләр? (Шулай ук дус, тату, чөнки сузык
авазсыз сүз төзеп булмый).
-Шулай итеп, без сезнең белән фонетиканың авазларга бәйле өлешен
кабатлап чыктык.
- Укучылар, без хәзер дәресебезнең иң кызыклы җиренә килеп җиттек. Хәзер
без сезнең белән алган белемнәребезне кулланып, авазлар турында кечкенә генә
әкият язып караячакбыз. Әкият язарга керешкәнче, әйдәгез, бераз гына әкият
турында белемнәребезне искә төшереп үтик.
-Укучылар, әкияттә безнең нәрсә өстенлек итә? (Уйдырмалылык, фантастика).
- Әйе, сезнең булмаган хәл турында сөйләгәндә “әкият сөйләмә әле”
дигән гыйбарәне ишеткәнегез бар, шулай бит?
-
Әкиятләрнең
төзелеше турында ниләр беләсез? (башлам, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше,
кульминация, финал, бетем).
-
Әкиятләр
ничек башлана?
-
Ә ничек
тәмамлана?
-
Шулай итеп,
без сезнең белән әкият турында белемнәребезне искә төшердек, хәзер, әйдәгез,
фонетика турында әкият язып карыйк.
-
Димәк, укучылар,
сез бүген моңа кадәр әле берәү дә ишетмәгән, укымаган, яңа әкият язарга тиеш
буласыз .
(Терәк сүзләр бирү: фонетика, тылсымлы йорт, серле өй,
сузык авазлар, тартык авазлар, җырлар, тавышлар, тату гаилә, яшәгәннәр, дус.)
Әкиятләрне
тыңлау.
- Укучылар, карагыз әле, сез бергәләп, нинди
кызыклы, матур эчтәлекле әкиятләр яздыгыз. Сез дә язучылардан бер дә ким түгел
икән бит ләбаса. Бәлки, киләчәктә сезнең арагыздан менә дигән язучылар чыгар.
- Укучылар, сез язган әкиятләрдә фонетика дигән
йортта сузык һәм тартык авазлар бик тату гаилә булып яшәгәннәр, шулай бит?
- Чыннан да, гаилә - безнең иң олы
таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз ул. Без гаилә җылысын тоеп яшибез. Шушы
урында бик матур җыр да тыңлап китик әле.
5. Рефлексия.
- Димәк, укучылар, без
бүгенге дәрестә нинди тема өстендә эшләдек? (Фонетика темасы өтендә эшләдек. )
- Нәрсәгә өйрәндек?
(Авазларны дөрес танып-белергә, сузык аваз үзгәрешләрен аерырга, әкият язарга
өйрәндек, гаиләнең кеше тормышында мөһим роль уйнавына төшендек ).
- Үзегезнең эшегезне , сыйныфның эшчәнлеген бәяләгез. Кемнәргә “5”ле куябыз?
- Рәхмәт, укучылар, дәрес
тәмам, чыгарга мөмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.