Инфоурок Другое КонспектыАчык чара "Алар даны мәңгелек", 5 нче сыйныф

Ачык чара "Алар даны мәңгелек", 5 нче сыйныф

Скачать материал

Тема: Җиңүнең  71 еллыгына багышланган « Алар даны мәңгелек” исемле әдәби музыкаль кичә.

Бәйрәм “ Свещенная война” көе белән башлана.

Укытучы.  Иң олы бәйрәм – Җиңү  көне якынлаша. 1945 нче елның кояшлы май көне бездән ерагайган саен , ул безгә якынрак  һәм  кадерлерәк була бара. Үзенең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, кешелекне фашизм коллыгыннан коткарган халкыбызның батырлыгы сокланырлык, үлемсез.

         Ватан тормышында онытылмый торган, тирән эз калдырган вакыйгалар күп була. Шуларның берсе – 1941-1945нче елгы Бөек Ватан сугышы.

     Әле хәзер дә йөзләрчә, меңнәрчә гаиләләр шул сугыш китергән кайгы – хәсрәтләрдән җәфаланып яшиләр. Тол калган апалар, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән ятим балалар. Ул елларны ничек онытасың?

Укучы сөйли. 1941нче елның 22нче июнь иртәсе. Дошман гаскәрләре Баренц  диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр булган территориябезгә бәреп керделәр. Германия фашизмы безнең илебезнең бөтен байлыкларын таларга, юкка чыгарырга, миллионлаган кешеләрен юк итәргә, коллыкка төшерергә исәп тоткан иде.

Укучы сөйли.    Явыз дошман килә ил өстенә,

                             Ил байлыгын талап җыярга.

                             Алып килә канлы палачларын

                             Халкыбызның канын коярга.

                             Кара көчләр килә ил өстенә,

                            Шәһәр, авылларны яндырып,

                            Газиз аналарны дарга асып,

                            Балаларны ятим калдырып.  

 Укучы сөйли.  Илебез солдатлары  4 ел буе немец фашистларына каршы көрәштеләр. 1418 көн буе туплар шартлады. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде.

  “Солдатлар” җыры җырлана.

  Укучы сөйли. Бөек Ватан сугышы елларында күп милләтле халык дошманга каршы көрәштә моңарчы күрелмәгән геройлык үрнәге күрсәтте. Сугыштагы батырлыклары өчен 12 меңләп кешегә Советлар Союзы Герое исеме дигән олы исем бирелде. Әйдәгез әле, үзебезнең Чистай шәһәреннән, районыннан булган геройларның  исемнәрен атап китик әле.      

А.И.Кулясов, Г.Г.Вәлиев, Г.Н.Шәмсетдинов, К.Х.Ситдиков, Д.К.Привалов, П.А.Миронов, В.А.Маринин һ.б.

Укучы сөйли.

Сугышларда яраланган чакта

Көчле рухын солдат җуймаган.

Ул яңадан баскан утлы сафка

Фашистларны ярсып кыйнаган.

Укучы сөйли.

Һичбер бомба, һичбер кургаш уклар,

Киртә булалмаган аңарга.

Ут яудырган нәфрәт тулы туплар

Үлем илткән күпме вандалга.

Укытучы сөйли. 

Бөек Ватан сугышын җиңү белән тәмамлап, үз гаиләләре, туганнары янына исән – сау кайтырга насыйп булган, хәзерге вакытта тыныч кына картлык кичереп яшәүче, инде чәчләренә чал кергән бабайларыбыз һәм әбиләребез бар. Без бүгенге бәйрәмгә Габдулла бабайны чакырдык. Сүзне аңа бирик әле. (Сугыш ветеранының сөйләве, укучылар сораулар бирделәр)

Рәхмәт сезгә, Габдулла бабай, безнең бәйрәмгә килүегез, бәйрәмгә катнашуыгыз өчен.

Укучы сөйли.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен безгә тарих үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил халкына,

Туган җир хакына

Ватандашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар.

“День Победа» җырының көе уйнатыла, укытучы сөйли.

Әгәр дә бүген миннән:” Сугышның беренче көненнән соңгы көнгәчә үтеп, нинди төп нәтиҗәне ясадың ? – дип сорасалар, мин: “Сугыш бүтән булмаска тиеш! – дип җавап бирер идем. Сугыш беркайчан да булмаска тиеш.

Хор белән: Сугыш булмаска тиеш!

Укучы сөйли.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып – ябып йөри капканы.

Укытучы сөйли.

“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз” – диеп китсәләр дә, күпме якташларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә  ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

“Хәбәрсез югалганнар” җыры башкарыла.

Укучы сөйли.

Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

Җырлап иген игә ул җирдә.

Укытучы сөйли.

Хөрмәтле укучылар, кунаклар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Иптәшләр, бер минутка тынлык! (Зал басып тын кала)

Укытучы сөйли.

Сугыш кырларында әтиләр, ирләр, уллар, абыйлар, энеләр үзләрен – үзләре аямыйча көрәшкән вакытта, авылларда, шәһәрләрдә әниләр, апалар, кыз балалар җиңү көнен якынайтырга булышканнар. Алар авыр эштә завод – фабрикаларда эшләгән, машина – танклар ясаганнар, кырда иген иккәннәр, бияләй – оекбашлар бәйләп, бәрәңге, ярмалар җыеп фронтка җибәргәннәр. Менә без дә бүген үзебезнең бәйрәмебезгә җиңү көнен якынайтучыларның берсе, хезмәт ветераны Зөләйха әбине чакырдык.

Әйдәгез әле, сүзне аңарга бирик. (Ветеран әби сөйләвен, бүгенге тормышның бик рәхәт, тыныч булуын әйтеп, бүгенге заман балаларына әйтелгән киңәшләрен  тыңлыйбыз)

Укучы сөйли.

Һәрчак кояш безгә көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.

Без – яшь буын - иң бәхетле буын

Дары исен белми күбебез.

Әмма ул ис безнең канга сеңгән

Әтиләрдән күчкән кан аша.

Ул елларны без күрәбез әле

Нур уйнаган язгы таң аша.

Онытмадык илнең яраларын,

Тарих инде болар димәдек.

Сугышларның авыр хатирәсен

Йөрәкләргә салып төйнәдек.

Аларны без кабат ишетмәбез,

Акыл барда, куәт, аң барда.

Без яшь буын, без – бәхетле буын

Юл тотабыз якты таңнарга.

Укытучы сөйли.

Җиңү көне! Бу көнне илебез кешеләре һәм Европа халкы нинди зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945нче елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул һәр кеше өчен аеруча истәлекле, кадерле. Быел Бөек Җиңүгә – 71 ел.

Хор белән әйтәбез.

Сабыйлар тыныч йокласын,

Кан түгелмәсен!

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен!

“Матур булсын”җыры башкарыла.

Укытучы сөйли.

Кадерле укучылар һәм килгән кунаклар!

Безнең бәйрәмебезгә килгән чал чәчле әби – бабайларыбыз үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар. Аларга бик зур рәхмәтләр әйтик. Киләчәктә дә исәнлек – саулык белән озын гомерле булып, тыныч тормышта яшәп, бәйрәмнәрдә шулай очрашырга язсын !(Ветераннарга чәчәкләр, бүләкләр тапшырыла)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ачык чара "Алар даны мәңгелек", 5 нче сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 164 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.05.2016 521
    • DOCX 21.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Фания Гумеровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закирова Фания Гумеровна
    Закирова Фания Гумеровна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 7705
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой