Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Әнкәйләрнең кадерләрен белик, Борчылмасын алар юк – барга. Сөендереп газиз әнкәйләрне, Кайтып килик ешрак аларга... “Әнкәй, бәгырем”, -диеп өзелеп торыйк Алар, балам, диеп торганда. Рәхмәт әйтик әниләребезгә, Без бәхетле алар булганда...
2 слайд
Җиргә матурлыкны, Илгә батырлыкны Сез бирәсез, газиз әниләр...
3 слайд
(Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк. (Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды. 2 нче төркемгә «Адашкан» хәбәрләр биреме. Җөмләләргә югалган хәбәрләрен табарга ярдәм итегез. 1. Мин кичә дустымнан хат (хик. ф.) 2.Син әти - әниеңне (боерык ф.). 1 төркемгә «Качкын» ияләр биреме. Җөмләләрнең баш кисәге-ияләре качкан. Кайсыгыз качкыннарны тизрәк таба? Аларны табарга җәяләр эчендә бирелгән мәгълүматлар ярдәм итәр.
4 слайд
Нәтиҗә ясау: Баш кисәкләр җөмләнең грамматик нигезе була
5 слайд
Әниләр иң матур, иң назлы кешеләр...
6 слайд
“Әнием, җаным син” Дөньяда иң гүзәл, Иң матур нурлы зат. Ул минем әнием, Ул минем әнием. Иң якты кояшым, Иң назлы гөлкәем, Иң якын кешем син Әнием, жаным син!
7 слайд
Исем янында урнашкан нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирүче кисәк исемне ачыклый, Мәсәлән: Иң якын кешем - кешем - нинди кешем,
8 слайд
Җөмләдә аергычның астына шартлы билге буларак дулкын сызык сызыла. Аергычтан соң килгән исем белән белдерелгән сүз – аергычның аерылмышы дип атала.
9 слайд
Дәресебезнең темасы: аергыч һәм аның белдерелүе
10 слайд
Дәресебезнең максаты: Аергычлар, аларның сораулары, нинди сүз төркеме белән белдерелүе, сөйләм телен үстерү, бердәм республика тестына әзерләнү; Аналарга карата хөрмәт, миһербанлылык, туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү.
11 слайд
Әни - һәрберебезнең тормышында иң кадерле кеше
12 слайд
“Мәкальләрнең парын тап” уены Һәрберегезгә бары тик берәр карточка алып, урыннан торып, парыгызны эзләп табарга кирәк. Парлашкач, мәкальләрне укыйбыз, исем белән белдерелгән сүзне һәм аңа ияргән кисәк аергычны табабыз. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр. Ахмак бала ата-анасын үзенә дошман дип уйлый. Яшь баланың зарын анасы белер. Ананың догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.
13 слайд
Роберт Миңнуллинның “Сабый” шигыре Тәмле төшләр күреп йоклый сабый Әнисенең җылы учларында. Күз яшьләре балкый сөенечтән Әнисенең керфек очларында. Дөньябызның якты нуры булып Җир йөзендә мәңге балкысын Илебезнең гүзәл хатын-кызы Яшь баласын тоткан якты сын.
14 слайд
1 нче төркемгә 1 нче куплеттан аергычларның астына сызарга. 2 нче төркемгә 2 нче куплеттан аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтергә.
15 слайд
Сезгә исем белән белдерелгән сүзләрне, шулай ук аларны ачыклаучы кисәкләрне табып, җөмләне сүзтезмәләргә аерып чыгарга кирәк. Кадерле укучым! Әгәр иҗади ачышлар ясап, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә синең эзең калса бел: болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның җылы карашыннан, сине иркәләгән кытыршы кулларыннан.
16 слайд
Тикшерү Кадерле укучым! Әгәр иҗади ачышлар ясап, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә синең эзең калса, бел: болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның җылы карашыннан, сине иркәләгән кытыршы кулларыннан. Кадерле укучым Иҗади ачышлар синең эзең газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән җылы карашыннан кытыршы кулларыннан
17 слайд
Дәреслек белән эш. 88 нче биттәге 169 нчы күнегүнең 1 , 2 нче җөмләсен 1нче төркем, 3, 4 җөмләсен 2 нче төркем эшли.
18 слайд
Дәреслек белән эш. 88 нче биттәге 169 нчы күнегүне тикшерү. 1 нче төркем. Шакмаклы сумка Сумкасының йөге Минем көннәрем Саныйсы көннәрем
19 слайд
Дәреслек белән эш. 88 нче биттәге 169 нчы күнегүне тикшерү. 2 нче төркем. Икенче кулындагы сеткасы Кала күчтәнәчләре Иртәнге йокы Иң сихәтле ял
20 слайд
Әдәбиятыбыз йолдызлары - безнең якташлар
21 слайд
Җиргә матурлыкны, Илгә батырлыкны Сез бирәсез, газиз әниләр...
22 слайд
Өйгә эш. 1. 169 нчы күнегүнең калган өлешен төгәлләп бетерергә. 2.Ф.Тарханова әсәрләреннән аергычлар кергән 3 әр җөмлә язып килергә. 3. Теләк буенча “5” билгесе өчен, “Кадерле әнием” дигән темага, исемнәр янында аергычлар кулланып, аудио һәм видео язмада ишеткән сүзләрне кулланып, инша язарга
23 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 114 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Файзрахманова Гузалия Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.