Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.
Максатлар:
Дидактик :
Аергыч турында тулырак төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен
ачыкларга ярдәм итү.Үстерешле: Укучыларның фикерләү сәләтен,
игътибарлылыкларын, иҗади активлыкларын үстерү.Тәрбияви: .Әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек
аша әхлакый тәрбия алырга ярдәм итү.
Җиһазлау:
1.Дәреслек: Татар теле. Рус телендә төп
гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телен
туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).Казан. Татарстан
китап нәшрияты, 2016. Р.К.Сәгъдиева,Г.И.Хәйруллина;
2. Экран, магнитлы карточкалар, , чиста А4
битләре, Ана һәм бала
төшерелгән рәсем,интерактив тактада әниләргә багышланган текст, карточкалар
Методы: әңгәмә,төрле
биремнәр үтәү,сорау-җавап,
Тибы: яңа
материалны өйрәтү дәресе.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру
–ориентлаштыру.
1.Психологик уңай халәт тудыру..
_- Хәерле көн, кадерле укучылар,
хөрмәтле кунаклар.!
Бүген бездә татар теле дәресе. Аны мин
–Зилия апагыз алып барачак . Безнең дәресебездә кунаклар да бар .Әйдәгез ,
аларга һәм бер –беребезгә бер елмаеп карап алыйк та дәресебезне башлыйк
---Ә кәефләрегез ничек соң,балалар?
-Шәп.
---Рәхмәт.Алай булгач дәресебезне дә шәп
итеп алып баруыгызга ышанам.
2.Белемнәрне актуальләштерү..
-Укучылар,тактадагы
модельгә карыйк әле..Ничек уйлыйсыз,ни өчен җөмлә кисәкләренең баш кисәкләре
язылган ,ә иярчен кисәкләрендә сорау билгесе тора?
-Җавап
-
Дөрес балалар сез инде баш кисәкләрне үткән дәресләрдә үттегез
--Шулай
итеп, нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?
(
Ия, хәбәр)
·
Җөмләнең нинди кисәге ия дип атала?
(Баш
килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча кем?, нәрсә? сорауларына
җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.)
·
Ә нинди кисәге хәбәр дип
атала?
(Ия
турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.)
-Бик
яхшы.Ләкин ,чынлап та, җөмләнең баш кисәкләрен яхшы үзләштердекме икән ?
Әйдәгез,парларда
“Качкын ияләр” һәм “Адашкан хәбәрләр” дигән уеннар белән тикшереп карыйк.
----Кайсы
төркем качкыннарны тизрәк табар икән? Аларны табарга җәяләр эчендә бирелгән
мәгълүматлар ярдәм итәр.Карточкаларда гына эшлибез Дөрес дип уйлаган сүзләрне
җәя өстенә язабыз.
Бирем№1
--(балалар,
сезнең һәрберегез алдында үз белемегезне бәяләү карточкалары бар.Сез аңа
исем-фамилияләрегезне һәм һәр биремне башкаргач , критерийләргә
таянып,үзегезнең белемгә билгеләр куеп барсагыз иде)
1 һәм 3,5 пар. “Качкын” ияләр. Җөмләләрнең баш кисәге-ияләре качкан. Аларны табарга
җәялөр эчендә бирелгән мөгълүматлар ярдәм итәр.
1.(Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.
2.(Алмашлык) кечкенә песи балаларын узенә алды.
3.Уннан өчне алгач (сан) кала.
3.Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.
4.Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.
5.Баянда (Исемләшкән сыйфат) кинәт туктап калды.
Терәк сүзләр : сумка. җиде, Алсу , сөйләүче,
ул, күбесе, уйнаучы.
2 һәм 4 ,6 парлар. “Адашкан” хәбәрләр. Җөмләләргә югалган хәбәрләрен
табарга ярдәм итегез.
1. Күңелгә дәрт һәм шатлык өстәп, очып – очып татар
кызы (хикәя фигыль).
2. Син әти – әниеңне (боерык фигыль).
3. Малай (шарт ф.), ат шунда ук (хикәя ф.).
4. Җәмәгать, мин дә үз фикеремне (боерык ф.).
5. Исегездә тотыгыз: китап битләрен (инфинитив, юклык
төре).
Терәк сүзләр: борчыма, бии, чакырса, килеп җитә, әйтим әле,
ертмаска.
-Балалар.алдыгызда биремнәр.Эшкә тотындык.
Сезгә бу биремне башкарырга бары 2 минут вакыт бирелә.
_
Күрәм ,барыгыз да тәмамлады. (Һәр өстәлдән бер баланы тыңлау)
-Ышандым
,сез баш кисәкләрне яхшы үзләштергәнсез икән
Үзбәя
Үзбәя өчен критерий:
Баш
кисәкләрне дөрес тапсалар – 5 ле
Баш
кисәкләрне билгеләүдә ике – өч хата җибәрсәләр – 4 ле
Баш
кисәкләрне билгеләүдә дүрт биш хата җибәрсәләр – 3 ле
--Эшебезне
бәяләдек. Дәресебезне дәвам итәбез.
3.Уку мәсьәләсен кую
--Балалар,
Фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен ия белән хәбәрдән башка тагын нинди җөмлә
кисәкләре кулланырга кирәк?
(Фикер
аңлаешлы булсын өчен иярчен кисәкләр куллана алабыз.)
---
Ничек уйлыйсыз, җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала?
(Баш
кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала.)
--Нинди
иярчен кисәкләр беләсез?
(Тәмамлык,
хәл, аергыч.)
---Әйе.Фикерләребез
аңлаешлы булсын өчен Тәмамлык, хәл, аергыч куллана алабыз. икән
II.Актуальләштерү.
Укучылар без ,шатлана -шатлана ,нинди ел
фасылын каршы алдык?
-_Кышны.....
-Электрон тактага карагыз әле
.Быелгы матур кышны тасвирлаган гади генә җөмләләр бирелгән (Рәсеме дә чыга)
Бирем №2
-Кышкы көн. Ап-ак йомшак кар ява Тышта саф
һава.Шат балалар биек таудан шуалар Нинди күңелле вакыт.
---Калын хәрефләр белән
бирелгән сүзләр нинди җөмлә кисәге булып киләләр?
---Калын
хәрефләр белән бирелгән җөмлә кисәкләре—аергычлар.
-Димәк,бүгенге
дәресебезнең темасы нинди булыр ?
Аергычны
өйрәнү...
- Ә ничек
өйрәнербез соң ? Алдыбызга нинди максат куярбыз?
-сорауларын,нинди
сүз төркемнәре белә бирелүләрен ,нинди сүзләрне ачыклауларын тикшерербез.
--Бик
дөрес Шулай ук. Аерылмыш нәрсә ул? Аергычларны оста куллану ни өчен кирәк
кебек мәсьәләрне дә ачыклап китәрбез
Үзбәя өчен критерий:
УМ мөстәкыйль билгели алдым –
“5ле”;
УМ төркем ярдәме белән билгели
алдым – “4ле”;
УМ билгеләүдә төркем фикере белән ризалаштым– “3ле”;
(
теманы һәм максатны билгели белү белмәүгә карап үзбәя куярга онытмыйбыз)
II.Уку
мәсьәләсен адымлап чишү.
---Укучылар,үзебезнең
модельгә кире кайтыйк әле
Бүген Тагын бер
сорауны алабыз,ягъни аергычларны өйрәнә башлыйбыз (
сорауын алабыз ,уклар куябыз )
Нинди
сүз төркеме белән белдерелә ?
Нинди
сүз төркемен ачыклый
Соравы?
Бүгенге число һәм теманы дәфтәрләргә
язып куйыйк..
-Аергыч һәм аның белдерелүе.Русча
атамасы ничек булыр? Бик дөрес Алдагы дәресләрдә әле сез аларны чагыштырып
карарсыз.
Бирем№3
--Укучылар, безнең
эшебез бик күп ,күрәсезме аегычтан күпме уклар чыккан ,шуларны ачыклыйсы бар
---Игътибарыбызны
алдыгызда яткан кечкенә текстка юнәлтик әле.Әле күптән түгел кадерле
кешеләребез-Әниләр көнен дә билгеләп үттек. Бирем белән танышканчы , җөмләләрне
кычкырып укыйк.
Интерактив тактага язылган текст.
Ана-бөек исем.Җиргә килгән
һәр кеше яшәеше белән беренче чиратта әнисенә
бурычлы.Дөньяда алардан да чибәр,түземле,ягымлы кеше юктыр.Әниләрнең изгелеге,мәрхәмәтлелеге
безгә дә күчсен иде.
-Әйе,балалар барчабызга да күчсен
иде.
---Калын хәрефләр белән язылган сүзләр нинди
сүзләрне ачыклап киләләр?Дәфтәрләргә язып Эшлибез.
--Кеше исем,Чиратта,Кеше.
Мәрхәмәтлелеге,изгелеге сүзләрен
__ Бу сүзләр нинди сүз төркеменә
карый?
----Исемнәр.
--Исемнән чыгып , калын хәреф
белән бирелгән сүзләргә сораулар куябыз . , аларның нинди сүз төркеме белән
белдерелгәнен билгелибез.
-Нинди исем? Бөек(сыйфат)исем.
-Нинди кеше? - килгән һәр(сыйфат фигыль,алмашлык)кеше
-Ничәнче чиратта? беренче(сан) чиратта
-Нинди кеше? Чибәр,түземле,ягымлы(сыйфат)кеше
-Кемнәрнең изгелеге,мәрхәмәтлелеге?
Әниләрнең(иялек килешендәге исем)изгелеге,мәрхәмәтлелеге
-
Шулай итеп,бу текста калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди
җөмлә кисәкләре?
--аергычлар
--
Бу эшне башкарып, нинди нәтиҗәгә килдек?? Аергыч нинди сорауларга җавап
бирә? нинди?кемнең?нәрсәнең?ничә?ничәнче?кайсы?сорауларына
җавап бирә.
(Модельне мин тутыра барам,балалар
җавап бирә тора)
-Аергыч
нинди сүз төркемемнәре белән белдерелә?
---
Аергыч сыйфат, сан, рәвеш, исем, фигыль, алмашлыклар белән белдерелә (мод.
Тулыландырыла)
__
Нинди
сүз төркемен ачыклый?
-Исемне
-Шулай
итеп нәтиҗә ясыйк.: Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?
Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап нинди?, ничәнче?,
кайсы?, ничә?, кемнең?, нәрсәнең? Сорауларына җавап бирә торган сүз аергыч дип
атала.
-Дөрес.Ә Аергычны ияртеп килгән
кисәк аерылмыш дип атала.
_Булдырдыгыз.үзегезгә билге куярга
онытмагыз.
Үзбәя өчен
критерий:
“5” – модельне мөстәкыйльтөзи һәм әйтә алса
“4” – модельне төзегәндә һәм әйткәндә төркем ярдәме кирәк булса
“3” - модельне төзегәндә һәм әйткәндә иптәшләренә ияреп кенә
барса
3.
Хәзер дәреслекләребезне алабыз.
А) кагыйдәләрне укыйк,безнең
нәтиҗәләр дөресме икән ?
-Дөрес икән..
Бирем№4 (Балалар ,билгене №4 кә куябыз.
Б)142 нче күнегү. Ничек
эшләргә?(бер укучы аңлата)
Бирем№5
4.
Арып та киттек бугай ,әйдәгез ял итеп алыйк. Хәзер ,балалар,кемнең туган көне
кыш фасылында уңга басалар...
КОНЭРС
.
--Һәр укучы шул
фасыл турында бер җөмлә төзи. Җөмләләрдә аергычлар кулланылырга тиеш.-
Төркемнәрдә фикер алышына. Һәр төркем шул ел фасылы турында кечкенә генә хикәя
төзи.
Үзбәя
Үзбәя өчен критерий:
Кем
төркемдә эшли алды 5ле куя.
Бирем№6
---Төркемнәрдә
эшне дәвам итик. :
,1.Зәңгәр
яулык
2.җиденче
чәчәк,
3.мамыктай
кар,
4.әниемнең
күлмәге,
5. килгән сыйныф
6.безнең
бакча
.Тәкъдим
ителгән сүзтезмәләргә таянып ,бирелгән таблицаны тутырырга. “3 минут
вакыт.бирелә.Парларда эшлибез
№
|
Предметның
билгесен белдергән сүзләр
|
Соравы?
|
Нинди
сүз төркеме белән белдерел-
гән ?
|
Нинди
сүз төркемен ачыклый?
|
1
|
зәңгәр
|
нинди?
|
сыйфат
|
исем
|
2
|
җиденче
|
ничәнче?
|
сан
|
исем
|
3
|
Мамыктай
|
нинди?
|
рәвеш
|
исем
|
4
|
әниемнең
|
кемнең?
|
исем
|
исем
|
5
|
килгән
|
нинди?
|
үткән
зам.сыйф. ф
|
исем
|
6
|
безнең
|
Кемнең?
|
алмашлык
|
исем
|
Вакыт
чыкты Тикшерәбез. (Җаваплар экранда күрсәтелә)
Үзбәя өчен критерий:
Кемнәр
бирелгән вакытка барысын да дөрес эшләп өлгерде 5ле
Кемнәрнең
бер –ике җавабы җитмәде 4ле
Кемнәрнең
өч җавабы җитмәде 3ле
Бирем№7
Карточкалар
белән эш.
Мәкальләрне укып аергычларны аерылмышлары
белән язып алырга. Һәр пар бер мәкальне аңлата.1нчксен беренче пар 2 нчесен
икенче пар
1. Ялкау шәкертнең
китабы керләнми.
2. Акыллы кеше сүз әйткәндә , әйтер сүзен
чамалар.
3. Балага иң куәтле кеше-ата.
4. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
5. Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.
6. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
Үзбәя
Үзбәя өчен критерийлар:
“5” – аергычларны аерылмышлары
белән дөрес язып алса, мәкальнең мәгънәсен дөрес аңлата
алса ;
“4” – аергычларны аерылмышлары
белән язып алганда , мәкальнең мәгънәсен аңлатканда,
бер-ике тапкыр иптәшләренең ярдәменә таянса;
|
III. Рефлексия
Бирем№8
-Укучылар бүгенге
дәрескә нинди максат куйган идек?
- Ничек эшләдек
Нәрсә белдек (Аергыч----
исем белән белдерелгән кисәкне ачыклый--- сыйфат, сан, рәвеш, исем, фигыль,
алмашлыклар белән белдерелә.--- нинди?, ничәнче?, кайсы?, ничә?, кемнең?,
нәрсәнең? сорауларына җавап бирә -----аергычны ияртеп килгән сүз аерылмыш була.
Алар .безнең сөйләмебезне матурлыйлар.,бизиләр)
-Максатыбызга
ирештекме.?
Ирештек
дип уйлыйбыз
Үзбәя
Үзбәя өчен критерий:
Нәрсә
эшләргә тиеш идек?
Ничек
эшләдек?
Нинди
нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга үзбәя
Үзбәя өчен
критерийлар:
а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек?
Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса
– “5ле”;
б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса –
“4ле”;
в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек?
Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп
бирсә “3ле”;
Өй эше бирү.
Биттәге кагыйдәләрне
укырга
1.Дәреслектәге 127 нче
күнегү.
2. Ярым иҗади эш. Аергычы булган уку , туган йорт.ата-ана
турында 4-5 мәкаль язып килергә.
3. Иҗади эш .Аергычларны иркен кулланып,”Изге җанлы минем әнием!”кечкенә
инша язарга
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.