Тема.
Асыл һәм нисби сыйфатлар.
Дәрес максатлары.
Белем
бирү максаты: асыл һәм нисби сыйфатлар турында
мәгълүмат бирү, аларны аера белү, дөрес язу.
Үстерү
максаты: асыл һәм нисби сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру. Укучыларның
фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, сөйләм күнекмәләрен үстерү
Тәрбияви
максат: вакытны тиешенчә һәм дөрес файдалануга
этәргеч ясау
Укытуның
планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси
УУГ:
-укуга
карата кызыксыну хисе;
-үз
мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә
үзанализ һәм үзконтроль.
Метапредмет
нәтиҗәләр.
Регулятив
УУГ:
-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне
истә тотып эшләү;
-укытучы
ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
-эшләрне
таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
-биремнәрне
үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив
УУГ:
-тормыш
тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның
сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркемнәрдә
эшли белү
Танып-белү
УУГ:
-тиешле
мәгълүматны дәреслектән таба белү;
-укытучының
авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
-төрле
дәрәҗәдәге биремнәр үтәү;
Дәрес
тибы: яңа материал аңлату.
Җиһазлау:
ноутбук,мультимедия
проекторы,экран, презентация
Дәрес
планы
I.Оештыру:
1)исәнләшү,хәл
сорашу;
2)
уңай психологик халәт тудыру;
II.Актуальләштерү:
1)өй
эшен тикшерү;
III.Яңа
материал аңлату:
1)сорауларга
җавап;
2)
проблемалы сорау кую; теманы, максат-бурычларны билгеләү;
3)
кагыйдәләр белән эш;
4)
ял минуты;
IV.Белем
һәм күнекмәләрне ныгыту:
1)
дәреслек белән эш;
2)
диалог төзү;
3)
мини проект төзү;
V.Өй
эше.
VI.Йомгаклау:
1)
нәтиҗә (сорауларга җавап);
2)
рефлексия;
3)
билге кую.
Дәрес
барышы
I.1. -Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!
-................
-Хәлләрегез ничек?
-...................
-Утырыгыз, укучылар.
2. Хәерле көн,дуслар
сезгә!
Хәерле көн
һәммәгезгә.
Белем үрен
яулаганда
Уңыш юлдаш
булсын безгә.
Гел «5» леләр
алып торыйк
Өлкәннәрне
сөендерик.
Шушы изге
теләк белән
Хәзер дәрескә
керик.
-Әйдәгез,бер-берегезгә карап елмаешыгыз,
кулларны кысышыгыз.
-Дәресне яхшы кәеф белән башлап җибәрик.
II.1.-Әлбәттә иң
элек сезгә бирелгән өй эшләренә тукталып, күзәтү ясарбыз. 50 нче биттәге, 103
нче күнегү тикшерелә.
(Укучыларның өй эшләре тикшерелә)
-Укучылар ,тәрәзәгә күз салыйк әле. Тышта
күргәнегезчә,кыш ае. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып туеп булмый. Бар җирдә
аклык,сафлык хөкем сөрә. Ә сез бүгенге көн, һава торышы турында нәрсә әйтә
алыр идегез?
-.............................. (җаваплар
тыңлана).
-Яхшы,укучылар, дәвам итәбез.Сезнең
алдыгызда җөмлә бирелгән. Дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны язабыз. Әлеге
җөмләне күчереп куябыз.
Урманнар, кырлар, болыннар ап-ак юрган
белән капланды.
-Укучылар,
ә хәзер җөмләдән сыйфатны табып билгеләгез, нинди җөмлә кисәге булып килгән,
астына сызыгыз.(1 укучы тактада эшли)
III.1.- Укучылар,белгәнегезчә,
һәр дәрес –ул белем иленә сәяхәт. Ә сәяхәт вакытында без нишлибез?
-.............................. (җаваплар
тыңлана).
-Әлбәттә, белгәннәрне кулланабыз,
яңалыклар эзлибез, истә калдырырга тырышабыз.
-Әйдәгез,
алда әйтелгән вакытны дөрес һәм тиешенчә файдаланып, Белем иленә сәяхәткә барып
килик, белгәннәрне кулланудан башлыйк.Сорауларга җавап бирәбез.
-Сыйфат нәрсәне белдерә?
-...............................
-Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
-................................
-Сыйфат предметның нинди билгеләрен
белдерә?
-.................................
2.
Укучылар, мин сезгә Г.Хәсәновның «Декабрь» исемле хикәясеннән өзек тәкъдим
итәм. Сез әлеге хикәядән сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен билгеләргә тиеш буласыз.
Кышкы урманның үз
яме бар. Кояшлы жилсез иртәләрдә ул бик матур. Зәңгәрсу күктән елмаеп торган
саргылт кояш нурында ап-ак кар бөртекләре җемелдиләр.
Урмандагы
ямь-яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган агачлар хәзер тирән уйга талган кебек
тып-тын.
-Текстта нәрсә сурәтләнгән?
-................(җаваплар тыңлана).
-Ә
кемнең кыш көне урманга барганы бар?
-................(җаваплар тыңлана).
-Әйдәгез,хәзер
тексттан сыйфатларны табыйк. Кайсы сыйфатларның дәрәҗәләре була ала? Ә
хәзер сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп тикшереп карыйк.
-
Сыйфатларны нинди 2 төркемгә бүләргә мөмкин? (1нче төркем-дәрәҗәгә куеп була,
2нче төркем-дәрәҗәгә куеп булмый)
-Димәк,
укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
-................(җаваплар тыңлана).
-Дәресебезнең
максаты нинди? Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?
-................(җаваплар тыңлана).
-Укучылар,
без сезнең белән бүген ике яңа термин белән танышырбыз.
Мәгънәләренә
карап,сыйфатларны асыл һәм нисби сыйфатларга бүләләр.
Сыйфат
|
Асыл сыйфатлар
|
Нисби сыйфатлар
|
Төрле
дәрәҗә белән төрләнә:
сары,сарырак,сап-сары,саргылт
|
Гади дәрәҗәдә генә була:
урамдагы, көзге
|
Предметның
төсен,тәмен,формасын, зурлыгын;кешеләрнең һәм хайваннарның холкын, физик
сыйфатларын белдерә:
хәйләкәр төлке, киң
елга, яшел чирәм, чибәр кыз
|
Вакытка, урынга,эшчәнлеккә бәйле сыйфатларны белдерә:кышкы урман, урмандагы агачлар, фәнни
кышкы урман,урмандагы агачлар,фәнни эш.
|
Тамыр
һәм ясалма була:
кызыл, сөйкемле,
эшчән
|
Һәрчак ясалма була:
өйдәге, төнге, шакмаклы
|
3.- Ял минуты .
(Укучылар музыка астында төрле хәрәкәтләр ясыйлар).
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Күл тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк.
Арганнарга булышыйк.
IV. 1.Яңа белемнәрне ныгыту.Хәзер
дәреслектәге 52 нче бит, 108 нче күнегүне эшләрбез. Нокталар урынына тиешле
хәрефләрне һәм кушымчаларны өстәп укырга, текстны күчереп язарга. Асыл һәм
нисби сыйфатларны билгеләргә.
(бирем эшләнә, тикшерелә)
-(тәрбияви момент) Укучылар, әлеге
күнегүдән чыгып, сорауларга җавап бирик әле. Сезнең кошларга җимлек ясаганыгыз
бармы? Сез кошларны нәрсәләр белән сыйлыйсыз?
-.......................
-Әйе, кыш көне кошларга азык табуы кыен. Шуңа
күрә без кыш көне кошларга җимлекләр ясыйбыз, җимнәр куябыз. Кошлар-безнең якын
дусларыбыз.(укучыларның җаваплары тыңлана)
2.- Алдагы бирем – диалог төзү, парлап
эшләнә. Мин сезгә төрле темалар бирәчәкмен. Сез асыл һәм нисби сыйфатларны
кулланып,диалог төзисез.
Темалар: “Кышкы урман”, “Кышкы көн”.
-Хәзер берничә диалогны тыңлап китәрбез.
(.........................................)
3.Укучылар,
без сезнең белән кышкы урман,кыш турында сөйләдек, ә безнең туган ягыбызда
җәнлекләр, кошлар кышны ничек каршылый, ничек үткәрә икән? Әйтегез әле, безнең
якларда кайсы кошлар кышлый? Үзегезнең бөтен фантазиягезне эшкә җигеп,
бирелгән рәсемнәр, сүзләр, җөмләләрне кулланып, мин сезгә төркемнәрдә мини
проект ясарга тәкъдим итэм.
(мини
проект төзү һәм аны кыскача яклау)
V.1. - Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Хәзер
өй эшен язып куярбыз. Өй эшен сайлап алып эшли аласыз.
1) 50 нче бит, 103 нче күнегү телдән.
Бирелгән исемнәргә кем күбрәк исем таба ала?
2) 52 нче бит, 108 нче күнегү
язмача.Сыйфатларны асыл һәм нисби сыйфатларга аерып язарга.
3) 52 нче бит, 110 нчы күнегү язмача.
Бирелгән сүзләрне дөрес урнаштырып,җөмләләрне күчереп язарга.
2.-“Белем иле”нә сәяхәт вакытында барлык юлларны барыгыз да яхшы
үтте. Җиңел һәм авыр вакытларда бер-берегезгә таяныч була алдыгыз, афәрин!
- Ә хәзер белгәннәрегезне тагын бер тапкыр тикшерик әле.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
2. Сыйфат нинди
сорауларга җавап бирә?
2.Нинди сыйфатлар асыл сыйфатлар?
3.Нинди сыйфатлар нисби сыйфатлар?
3.-Яхшы. Хәзер
тактадагы шушы рәсемгә һәм язуларга игътибар итеп, тагын бер тапкыр үзебезнең
эшебезгә нәтиҗә ясыйк әле. Үз фикерләгезне әйтегез.
Бүген мин
________________________ белдем.
Кызык булды, чөнки
_______________________ .
Авыр булды, чөнки
_____________________.
Мин аңладым.
_______________________ .
Миндә теләк туды:
__________________ .
-Яхшы. Сезнең
фикерләр миңа бик ошады. Дәресебез ахырга якынлашып килә. Бүгенге билгеләр..............................................................
-Дәрес бетте.
Чыгарга мөмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.