Инфоурок Родная литература Рабочие программыАвторская программа по внеурочной деятельности «Туган ягым»

Авторская программа по внеурочной деятельности «Туган ягым»

Скачать материал

 

 

 

 

 

ДӘРЕСТӘН СОҢ ЭШЧӘНЛЕК АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ  

«ТУГАН ЯГЫМ »

1-4  сыйныф укучылары өчен

 

 

 

 

Юнәлеше: иҗади - интеллектуаль

 

Төзүче: Ибрагимова Зөлфия Рафаэль кызы,                                                      

югары категогорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең

50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2018

 

 

Аңлатма язуы

            Федераль дәүләт белем стандартлары  укучыларның туган телен, әдәбиятын, тарихын белүен, эзлекле фикерли белү сәләтенә, аралаша белү осталыгына  ия булуын таләп итә. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туа алмый.   

             Бу таләпләрне тормышка ашыруда тел һәм әдәбият дәресләре белән бер рәттән,  дәрестән тыш эшчәнлекнең дә  файдасы гаять зур.  Федераль дәүләт стандартлары бу  эшчәнлекне тулысынча тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирә. Әлеге  программа дәрестә каралган теоретик материалларны тирәнтен өйрәнүне, алган белемнәрне стандарт булмаган мәсьәләләрне чишүдә куллана белү күнекмәләрен үстерүне,  бу мәсьәләләр белән эшләү культурасын тәрбияләүне истә тотып  төзелде.

Татар теле һәм әдәбияты буенча оештырыла торган дәрестән тыш эшчәнлек – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз бер өлеше. Дидактик, методик һәм гамәли яктан дөрес оештырылган эш укучыларның белемнәрен киңәйтә, укучылар  дәреслектә булмаган кызыклы материаллар белән танышалар, дәрестән тыш чараларда катнашу нәтиҗәсендә  аларның туган як тарихы, мәдәнияты, сәнгате турында белемнәре арта, сөйләм телләре үсә. Шуны истә тотып, программага милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында өстәмә мәгълүмат бирү кебек дәресләр дә кертелде.   Дәрестән тыш эшчәнлекнең эчтәлеге һәм планы укучыларның кызыксынуларын,  яшь үзенчәлекләрен  исәпкә алып төзелде.

 Теманың актуальлеге.

         Туган якны өйрәнү - укучыларда патриотик хисләр тәрбияләргә, аларда үз  Ватаннары турында күбрәк белү теләге уятырга,  балаларны эзләнү эшләренә тартырга ярдәм итә. Туган як тарихын кечкенәдән өйрәнү мөһим, чөнки балалар – илебез киләчәге.  “Туган ягым ”   программасы рус телле укучыларга  аралашу өчен тотрыклы булган белем һәм күнекмәләр алуны тәэмин итә, укучыларның тема буенча сөйләм телләрен камилләштерә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга,  аларны   үстерергә ярдәм итә,  аларда сөйләм культурасын тәрбияли.

Программаның максаты:

Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә  тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга  Татарстан республикасы тарихы, татар халкының йола – бәйрәмнәре, бай әдәбият үрнәкләре, сәнгате аша үз иленең чын гражданинын тәрбияләү, татар телендә аралашырга өйрәтү.

          Бурычлар:

1.Укучыларда туган төбәкне  өйрәнү теләге  уяту.

2. Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

3. Укучыларга  Татарстан республикасы тарихы, йола-бәйрәмнәре, сәнгате аша дәүләт телен өйрәнү өчен шартлар тудыру.

          Иҗади эшләргә корылган дәресләр уздыру: стенд ясау; проектлар төзү һәм аларны яклау, конференцияләрдә чыгыш ясау, бәйгеләрдә катаншу.

 

       

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

 

Бүлекләр  исеме

                    Предмет нәтиҗәләре

 

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Туган ягым - Татарстан

 

Төркем эчендә әңгәмәдә катнашу; тема буенча үз фикереңне формалаштыру һәм аны төпле дәлилләр белән башкаларга җиткерү.

 

 Эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү; сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны тану; өстәмә чыганак  белән эшли белү; коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү

Туган якның үткәненә, бүгенгесенә, әдәбият, мәдәният тарихына хөрмәт  белән карарга өйрәнү, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү.

Милли киемнәр.

 Тәкъдим ителгән милли кием турында текст төзеп сөйләү; тема буенча үз фикереңне формалаштыру һәм аны төпле дәлилләр белән башкаларга җиткерү.

 эшчәнлекне мөстәкыйль рәвештә оештыра белү, бәяләү; төшенчәләрне билгеләү,  йомгаклау; тыңланган текст буенча сораулар бирә алу. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү

иҗадилыкка омтылу теләге тудыру, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, лидерлыкка омтылу, әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Милли  бизәкләр.

Тәкъдим ителгән милли бизәкләр турында текст төзеп сөйләү, мәгълүмат җыю һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек итү, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белү.

 Эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү;  

логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре; укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү күнекмәсе булдыру.

Үзеңнең кул көчең кергәндә генә кием кадерле булуын аңлау; матурлыкның дөньяны коткарырлык көч икәненә төшенү.

Милли ашлар

Төркемдә яки парларда фикер алышканда, үз уеңны, хисләреңне белдерү өчен, төрле сөйләм чараларыннан файдалана белү, эшчәнлегеңне планлаштыру.

Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү; милли ризык рецептларын белү; язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, ризыкның кадерен белергә өйрәнү.

Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре.

Төркем эчендә әңгәмәдә катнашу; тема буенча үз фикереңне формалаштыру һәм аны төпле дәлилләр белән башкаларга җиткерү.

“Күмәк көч тау күчерә” мәкаленең асылын аңлап, бәйрәмнәрнең тормыштагы ролен үзенчәлекләрен  аңлата белү; яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү.

Әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; күмәк уеннарда үзеңне иркен тотарга өйрәнү.

Татарстанның күренекле  язучылары.

Әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белү; төркемдә яки парларда фикер алышканда, үз уеңны, хисләреңне белдерү өчен, төрле сөйләм чараларыннан файдалану.

Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү; аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү; информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү. Укуга җаваплы караш булдыру, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

Без әкиятләр укыйбыз.

Әкиятләр эчтәлеге белән эшли белү; кирәкле мәгълүматны табарга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнү, аларны чагыштыра белү; мәгълүмат алу өчен өстәмә чаралардан файдалану.

 

Парлап һәм төркемнәрдә эшләргә, үз фикерен белдерергә, уртак фикергә килергә өйрәнү; бер-берсенең белемен тикшерү һәм бәяләү; эзлекле сөйләм күнекмәсен үстерү, башкаларның сөйләмен бәяли белү.

Әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, иҗадилыкка омтылыш тудыру.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!

Күмәк фикер алышуга кушыла алу; кирәкле мәгълүматны аерып алу, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белү; фикер йөртүнең логик чылбырын язу.

Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү; сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау җырлап күңел юатырга өйрәнү, җыр текстларына игътибар бирергә кирәклеген аңлау.

Татарстан турында  җырлар,шигырьләр өйрәнү.

Мәгълүмат җыю һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек итү, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белү. Сүзләрне төгәл, урынлы һәм сәнгатьле куллану ягыннан, үзеңнең һәм башкаларның сөйләмен дөрес бәяли белү.

Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү; аңлап уку: мәзәкләрдә тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү; сөйләм осталыгын үстрү, сүзлек байлыгын арттыру.

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану.  Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү. Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау.

Иҗади эшләр

 Өйрәнелгән темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкару; мәгълүмат җыю һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек итү, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белү

Каралган темалар буенча белемнәрне тирәнәйтү;  уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү; сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Туган телеңне, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Башка кешегә, аның уй-фикеренә,  мәдәниятенә, теленә, карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш.

 

 

 

             

Дәрестән тыш эшчәнлек программасының эчтәлеге

 

Бүлекләр исеме

Кыскача эчтәлеге

 

Сәгать саны

Туган ягым – Татарстан.

 

 Программа белән таныштыру. Дәүләт телен өйрәнү  теләге уяту,    шартлар тудыру. Татарстан турында презентацияләр  карау.

 

6

Милли киемнәр.

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Рус халык киемнәре белән чагыштыру. Милли киемнәрнең рәсемнәрен ясау.

 

2

Милли бизәкләр.

Милли бизәкләр турында төшенчә бирү,  татар орнаментларын   белән таныштыру, рус орнаментлары  белән чагыштыру, бизәкләр ясау.

 

4

Милли ашлар.

Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Милли ризыклар белән таныштыру, милли ризык рәсемнәрен ясау, сөйләү.

 

3

Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре.

Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Карга боткасы”   бәйрәмнәрен аера белү, бу бәйрәмнәр турында сөйләү.

 

4

Татарстанның күренекле  язучылары.

Габдулла Тукай,  Муса Җәлил, туган көннәренә багышланган чараларга әзерләнү, бәйгеләрдә катнашу.

3

Без әкиятләр укыйбыз.

Татар халык әкиятләре белән танышу. “Бала” сайтыннан әкият-мультфильмнар карау.    Әкият сайлап алып сәхнәләштерү.

 

3

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!

Татар халык уеннары белән танышу, уйнаурга өйрәнү. “-Дуслар, кая барасыз?”, “Буяу сатыш” уены. “Кем күбрәк әйтә” уены (Мәкаль әйтеш).  Балалар өчен җырлар тыңлау, җырларга өйрәнү.

4

Татарстан турында  җырлар,

шигырьләр өйрәнү.

Татар җырлары белән танышу. Җырлар өйрәнү. (“Кояшлы ил”, “Әйлән- бәйлән” һ.б.)

2

Иҗади эшләр.

Иҗади эшләргә корылган дәресләр бәйрәмнәр үткәрүгә, яисә эзләнү, тикшеренү эшен оештыру буенча проектлар төзү һәм аларны яклау. Викторина үткәрү. Йомгаклау.

 

3

Барлыгы

 

34

 

Дәрестән тыш эшчәнлекнең  календарь-тематик планы

 

 

п/п

   

          Темалар

Сәгать

саны

 

Алымнар

Укучы эшчәнлегенең

төп төрләре

Үткәрү вакыты

Планлаштыр-

ылган вакыт

Фактик вакыт

1.Туган ягым – Татарстан 

6 сәг.

 

 

1

Туган ягым – Татарстан. Кереш дәрес.

1

Презентация карау,  әңгәмә.

Сөйләмне аңлау,  сорауларга җавап бирү.

07.09.

 

2

Татарстан – күпмилләтле республика.

1

 Сорауларга җавап бирү.

Сорауларга җавап бирү.

14.09.

 

3

Татарстан шәһәрләре.

1

Әңгәмә кору.

Татарстан шәһәрләре мәгълүмат җыю, рәсемле китапчык ясау

21.09.

 

4

Казан – Татарстанның  башкаласы.

1

Презентация карау, әңгәмә

Казан турында уку,  мәгълүмат җыю, рәсемле китапчык ясау.

28.09.

 

5

Яр Чаллы – туган  шәһәрем.

 

1

Презентация карау.

Яр Чаллы турында мәгълүмат җыю, рәсемле китапчык ясау.

05.10.

 

6

Татарстан елгалары. Чишмәләрне саклыйк.

1

Әңгәмә кору.

Татарстан елгалары, чишмәләре турында мәгълүмат җыю, сөйләү.

12.10.

 

 

2.  Милли киемнәр.

2 сәг.

 

 

 

 

7

Рус халкының милли киемнәре.

1

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

Милли кием үрнәкләрен тану, рәсемнәр ясау.

19.10.

 

8

Татар халкының милли киемнәре. (Түбәтәй, калфак алъяпкыч, һ.б)

1

Презентация карау. Әңгәмә.

Түбәтәй, калфак алъяпкыч рәсемнәрен чсау.

26.10.

 

 

3. Милли бизәкләр.

4 сәг.

 

 

 

 

9

Рус халкының милли бизәкләре.

1

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

Милли бизәк үрнәкләрен тану, алар турында сөйли белү

09.11.

 

10

Татар   халкының милли бизәкләре. 

1

Әңгәмә кору, чагыштыру.

Татар халкының милли бизәкләре тану, ясау.

16.11.

 

11

Алъяпкыч  бизәү.

1

Презентация карау. Әңгәмә

Алъяпкыч рәсемен ясау, бизәү.

23.11.

 

12

Йорт, капка,  тәрәзәләрне бизәү.

1

Әңгәмә.

 Йорт  рәсемен ясау, бизәк төшерү.

30.11.

 

 

4. Милли ризыклар.

3 сәг.

 

 

 

 

13

Милли ризыклар.

1

Әңгәмә кору.

Милли ризыклар турында материал туплау.

07.12

 

14

Татар халкының милли ризыклары.

1

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

Татар милли ризыклары турында материал туплау, алар турында сөйләү, рәсемнәрен ясау.

14.12

 

15

Проект эше. Милли ризыклар.

1

Проект төзү

Проект эшенә материал туплау.

21.12

 

 

5.Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре

4 сәг.

 

 

 

 

16

Сөмбелә  (уңыш бәйрәме)

1

Презентация карау, әңгәмә.

Бәйрәм тарихы белән танышу, рәсемнәр ясау. Рәсем буенча сөйләү.

11.01

 

17

Сабантуе.

1

Сорауларга җавап бирү.

Бәйрәм тарихы белән танышу, сөйли өйрәнү.

18.01

 

18

Карга боткасы.

1

Әңгәмә кору.

 Карга боткасы бәйрәме турында сөйләү.

25.01

 

19

Татар халык бәйрәмнәре. Сәхнәләштерү.

1

Эшлекле уен.

Төркемнәрдә  эш, бер бәйрәмне сайлап алып сәхнәләштерү.

01.02

 

 

6. Татарстанның күренекле язучылары

3 сәг.

 

 

 

 

20

Танылган әдипләребез.

1

Әңгәмә кору.

 “Танылган әдипләребез” темасна диалог төзү.   

08.02

 

21

Яр Чаллы язучылары. Татар телендә балалар өчен чыгучы газета-журналларга күзәтү ясау.

1

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

Яр Чаллы язучыларын хәтердә калдыру.

“Көмеш кыңгырау”  газетасы һәм “Мәйданчык” кушымтасын уку.

15.02

 

22

Туган як, тел  турында  шигырьләр өйрәнү.

1

Аудиоязмалар тыңлау. Әңгәмә

“Туган тел көне” бәйрәмендә катнашу, өйрәнгән шигырьләрне сөйләү.

22.02

 

 

     7.  Без әкиятләр укыйбыз

3 сәг.

 

 

 

 

23

Татар халык әкиятләре.

 

Чагыштыру

Татар халык әкиятләрен уку, диалог төзү.

01.03

 

24

Әкиятне үзебез язабыз.

 

Әңгәмә кору.

Төркемнәрдә эшләү, әкият язу, сәхнәләштерү.

09.03

 

25

Әкиятләр.Сәхнәләштерү.

 

Аудиоязмалар тыңлау. Әңгәмә.

Төркемнәрдә  эш, бер әкият сайлап алып сәхнәләштерү.

15.03

 

 

8. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!

4 сәг.

 

 

 

 

26

Татар халык  уеннары.

1

Әңгәмә,  

чагыштыру

Балалар уеннары белән танышу, рольле уеннар уйнау.

22.03

 

27

“Йөзек салыш” уены.

1

Әңгәмә кору

“Йөзек салыш” уены белән танышу, уйнау.

05.04

 

28

Җырлы  уеннар.

1

Уеннар уйнау.

“Ак калач”,“Кәрия -Зәкәрия”уеннарын уйнау.

12.04

 

29

Татарча балалар өчен җырлар.

1

Җыр  тыңлау, кушылып җырлау.

Балалар өчен җырларның сүзләрен өйрәнү,  җырлау.

19.04

 

 

9. Туган як турында  җырлар өйрәнү

2 сәг.

 

 

 

 

30

Туган як моңнары.

1

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

“Г.Тукай – бөек шагыйрь” темасына диалог төзү, “Туган тел “ җырын җырлау.

26.04

 

31

“Мин яратам сине, Татарстан!” җырын өйрәнү.

1

Сорауларга җавап бирү.

Җырның сүзләрен, көен  өйрәнү.

03.05

 

 

  1. Иҗади эшләр

3 сәг.

 

 

 

 

32

Проект эш. Татарстан – туган җирем”.

1

Әңгәмә кору.  

Проект эше  өчен мәгълүмат җыю.

10.05

 

33

Проект эшләрен яклау.

1

Презентация карау

Проект эшен яклау. 

17.05

 

34

Сыйныфтан тыш эшчәнлекне гомумиләштерү      һәм  йомгаклау.

1

Әңгәмә кору.  

Ел буена өйрәнгән материалны кабатлау.

24.05

 

        Кулланылган әдәбият

1. Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусствоТатарстана. Казань, Татар ское кн. изд-во, 1984 г.

2. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

3. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

4. Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар.  –  Казан, Татартстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ) 2003.

5. Татарская народная одежда. - Казань: Таткнигоиздат., 1997.

6. Сперанская Л.Л. Костюм казанских татар.-Казань:Таткнигоиздат., 1972.

7. Сергеева Н.Г. Татар сынлы сәнгате дәресләре. Өстәмә белем бирү программсы һәм методик кулланма.-Казан:Татар.кит.нәшр., 1999.

8. Сергеева  Н. Г.Әбиемнең сандыгы.-Казан:Татар.кит.нәшр.,- 1995.

9. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. –  Казан, 1992.

10. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе. – Казан: Мәгариф, 1999.

11. Юсупов. Р. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. –  Казан, 1967.

12. http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:  әкиятләр.

13. http://zig65zulya.fo.ru/file/6704  балалар җырлары.

14. http://clipiki.ru/video/6578/Multik-pro-Tatarstan

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Авторская программа по внеурочной деятельности «Туган ягым»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 015 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2022 204
    • DOCX 181.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Зульфия Рафаэловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Зульфия Рафаэловна
    Ибрагимова Зульфия Рафаэловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9682
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Курс повышения квалификации

Изучение современной зарубежной литературы в рамках школьного элективного курса с учётом реализации ФГОС основного и среднего общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Курс повышения квалификации

Методические аспекты при изучении русской литературы последней трети XIX века в современной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 374 человека

Мини-курс

Современные технологии в образовании (робототехника)

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе