Муниципаль
бюджет гомумбелем бирү учреждениясе –
Татарстан Республикасы Теләче районы Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе
Авыл
мәктәбе шартларында инглиз теле дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү
үзенчәлекләре.
(Эш
тәҗрибәсен гомумиләштерү)
Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы, инглиз теле укытучысы,
МБГБУ – Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе,
эш стажы 19 ел, marat-xusainov@mail.ru,
89600441538
2023
нче ел
Кайбер укытучы сөйли.
Яхшы укытучы
исә аңлата.
Талантлы
укытучы күрсәтә.
Даһи укытучы рухландыра.
У. Уорд
Укытучы кеше - үз эшенең остасы, аны башкаларга үрнәк итеп башкарып күрсәтә
алучы һәм үзеннән соң эшенең дәвамчысы булуын теләгән биосоциаль зат.
Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр баруына карамастан, авыл укытучысы – исеме зур
хәрефләр белән язылырга тулы хокуклы әйдаман. Авыл укытучысының җәмгыятьтәге
роле турында шулкадәр күп әйтелгән һәм язылган ки, бу хакта нинди дә булса
яңалык әйтеп тә булмыйдыр кебек. Шулай да Укытучы турында бик мөһим сүзләр
әйтәсем килә. Укытучы - белем бирүче генә түгел, ә аңа алып баручы. Ул фикернең
югары ноктасына, әхлакый биеклеккә, рухи һәм физик камиллеккә юл күрсәтүче. Өйрәнелә
торган фәнгә кызыксыну уяту укытучының укучыга мәгълүматны ничек җиткерә алуына
бәйле. Әгәр укытучы үз эшенә тулысынча бирелеп, укучыларны ярты сүздән аңлап,
дәресне яратып алып бара икән, хәтта иң кызык булмаган, яратмаган предмет та
бәйрәмгә әверелә.
Һәр
кешенең тормышында аны яшәргә һәм тормышны аңларга өйрәткән укытучысы була. Без
нәкъ менә шушы кешеләрне остазлар дип атыйбыз.
Минем
киләчәк һөнәрем балачакта ук билгеләнгән иде дисәм, бер дә артык булмас.
Мамалай башлангыч мәктәбен тәмамлап, 5 нче сыйныфка Саба районы Түбән Шытсу урта
мәктәбенә укырга барган вакыттан бирле минем өчен үрнәк булып һәрвакыт инглиз
теле укытучысы Хасанова Елена Василий кызы тора иде. Мин үземнең мәктәп
укытучыларымны аерым җылылык һәм хөрмәт белән искә алам, әмма шулай да гомерем
буе инглиз теле укытучым Елена Василий кызын үземнең остазым дип саныйм. Ул
мине ерак томанлы Альбион белән таныштырды. Елена апаның дәресләрендә һәрвакыт
кызыклы булды: без диалоглар сәхнәләштердек, шигырьләр өйрәндек һәм инглиз
телендә җырлар җырладык. Лондонның истәлекле урыннары булган рәсемнәрне
кызыксынып караулар минем куңелемдә аеруча уелып калды. Англия миңа искиткеч ил
булып тоелды, мин ул илгә барып кайтырга теләдем. Чит телне зур хөрмәт белән
өйрәндем һәм үземнең дә укытучы булачагымны, Елена апа кебек укучыларымда инглиз
теленә мәхәббәт тәрбияли алачагымны күз алдына китердем.
Бөек
рус педагогы Константин Кушнер язганча, укытучының бурычы -укучыларга максималь
белем бирү түгел, ә аларда белем алуга кызыксыну уяту һәм алган белемнәрен
файдаланырга өйрәтү. Елена Василий кызы безне нәкъ менә шуңа өйрәтте.
Мәктәп
еллары үтте, киләчәк һөнәр турында уйланырга вакыт җитте, әмма минем нинди уку
йортын сайлау турында шик юк иде: мин инглиз теле укытучысы булачакмын! Һөнәр сайлау
җиңел эш түгел диләр, чөнки бу - гомерлек. Мин тормышта үзем сайлаган юл өчен
бер тапкыр да үкенмәдем, чөнки мина канат куючы шундый искиткеч остаз – Елена
апа бар иде. Нәкъ менә ул миңа чишелмәслек проблемалар юклыгын, беркайчан да
өметсезлеккә бирелергә ярамаганлыкны, тормыш шундый матур икәнен һәм бу турыда һәрвакыт
истә тотарга кирәклекне исбатлады.
Менә инде 19 ел мин Теләче районы Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбендә
инглиз теле укытучысы булып эшлим. Мәктәп минем өчен икенче йортка әверелде,
чөнки көннең күпчелек вакыты мәктәптә уза. Укытучы булу ул - кызгана белу,
белемне үстерү, балаларны аңлау һәм өйрәтү, уз белемеңне арттыру өстендә эшләү
кебек сыйфатлар жыелмасыннан гыйбарәт. Хәтта рим фәлсәфәчесе Сенека: ” Башкаларны
өйрәткәндә, без үзебез дә өйрәнәбез”,- дип әйтеп калдырган.
Чит
тел ул - аралашу һәм чит
мәдәниятне танып белү чарасы . Ул шәхеснең һәрьяклап үсеше өчен зур потенциалга
ия. Димәк, хәзерге заман мәктәбе алдында баланың индивидуальлеген, аның сәләтен
үстерү, аның потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашырыру бурычы тора. Киләчәктә
бу сәләтләр аларның казанышларына әверелсен өчен, бөтен көчне куярга кирәк.
Чит телне өйрәткән вакытта,
сәләтле балаларны ачыклау һәм укыту кысаларында аларны үстерүнең махсус
траекториясен төзү турындагы мәсьәлә актуаль булып кала. Минем шикелле кечкенә
генә авыл мәктәбендә укыткан укытучылар да, шул 50 бала арасыннан сәләтле
балаларны эзләп табып, алар белән ныклап торып шөгыльләнә икән, бу - минемчә,
зур казаныш. Сәләтле балалар бөтен әйберләрнең һәм күренешләрнең асылына
керергә омтыла, алар кызыксынучан була, күп кенә сораулар бирәләр, барысы
турында да җентекләп белергә телиләр һәм өстәмә мәгълүмат чыганакларын таләп
итәләр. Алар тиз арада төп мәгълүматларны таба һәм аерып чыгара, оригиналь
чишелеш тәкъдим итә белә. Башка укучылар белән чагыштырып караганда, алар үз
белемнәрен практикада мөстәкыйль куллана алалар.
Минемчә, мондый
балалар белән эшләүнең төп максаты - сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм
итү һәм аларны оптималь үстерү өчен шартлар тудыру, бала шәхесен иҗади яктан
тәрбияләү, сәләтләргә туры китереп, һөнәри үзбилгеләнү мөмкинлеген тәэмин итү.
Минем төп принцибым - баланы башта ук холкының үзенчәлекләре һәм сыйфатлары,
темпераменты, стандарт булмаган фикерләүче зат буларак кабул итү. Баланың
сәләтенә карата һәр педагогның позициясе фәнне, уку темаларын тирәнтен
өйрәнүне; укуда һәм тикшеренүдә мөстәкыйльлекне тәэмин итүне; педагогик
оптимизмны; уңыш ситуацияләрен тудыруны; психологик-педагогик ярдәмне,
бүләкләүне күз уңында тота. Шулай ук балага
үз нәтиҗәләрен бәяләргә ярдәм итәргә кирәк.
Чит тел дәресе сәләтле балаларны үстерү өчен уңайлы мәдәни мохит булып тора. Телләрне
өйрәнүгә сәләтле һәм мотивлаштырылган балаларны ачыклау 5нче сыйныфтан түгел, ә
башлангыч мәктәптә үк башлана. Чит телләрне үзләштерү өчен кирәк булган
сенситив чор мәктәпкәчә яшьтә була. Мәктәптә балалар чит телне 1нче сыйныфтан
өйрәнә башлыйлар, димәк, предметка сәләтле балаларны укытуның иң иртә
баскычларында ачыкларга кирәк. Чит телне өйрәнү һәм аны җиңел узләштерү сәләте
балаларда укытуның башлангыч чорында ук ачыклана. Мондый укучылар яңа
материалны җиңел үзләштерәләр, актив; аларны эшкә иҗади якын килү, танып белүгә
һәм мөстәкыйль тикшеренүгә омтылыш аерып тора. Алар, эш барышында оригиналь,
креатив чаралар кулланалар. Мондый укучылар белән укытучыга эшләргә җиңел дә,
шул ук вакытта кыен да. Алар үзләренә аерым игътибар таләп итә.
Дәресләрдә балаларның иҗади сәләтләрне дә үстерү бик мөһим. Бигрәк тә проект
һәм тикшеренү эшләренә җәлеп итү укыту процессын кызыклы итә; уку процессына
динамика һәм җәлеп итүчәнлек бирә; укучылар иҗади тикшеренүчеләргә әйләнә;
эштән канәгатьлек ала. Шулай ук дәрестә иҗади процессны активлаштыручы рольле
уеннардан файдалану фикер алышу өчен дискуссия оештырырга мөмкинлек бирә. Бу
процесс шулай ук формаль булмаган аралашуны күздә тота. Иҗади биремнәрне
куллану, мәсәлән, комикс төзү, табышмак уйлап табу; кроссворд, ребуслар чишү;
иншалар конкурслары; тәрҗемәчеләр конкурслары; бирелгән тема буенча quiz
балалар өчен шулай ук кызыклы. Шуңа өстәп фән буенча предмет атналары уздыру;
олимпиадалар (мәсәлән 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия Рәүф кызы ел саен мәктәп
укучыларының инглиз теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының
йомгаклау этабында призлы урыннарны алып килә), форумнар, халыкара
конференцияләрдә катнашу; инглиз традицияләрен өйрәнү бәйрәмнәре, марафоннар,
кичәләр үткәрү минем еллык планыма кертелә. Бу уку елында Хэллоуинга, Әниләр
көненә, Раштуага һәм Яңа елга, Изге Валентин көненә, Халыкара хатын-кызлар
көненә һәм 1 апрельгә багышланган чаралар планлаштырылды һәм уздырылды. Декабрь
аенда 9-11нче сыйныф укучылары «Who wants to be a millionaire» уенында
катнаштылар, анда алар билгеле бер темалар буенча үз белемнәрен тирәнәйттеләр.
Шулай ук 24 декабрь конне "How Grinch stole
Christmas" дигән класстан тыш чара күрсәтелде.
Тагын 25 нче декабрь көнне минем шэхси проектым - “Телләрне һәм мәдәниятләрне
берләштерү” дигән чара үткәрелде. 1 каналның (“Первый канал”) Лондондагы үз
хәбәрчесе Сиразиев Тимур Альберт улы берлектә уйлап табылган бу проект минем
аерым горурлыгым булып тора. Әлеге проект кысаларында мәктәбебез укучыларына
Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка, Австралия, Европа һәм Азия илләреннән, шулай
ук Яңа Зеландия, Мадагаскар, Кипр, Исландия һ.б. утрауларыннан открыткалар
килде. Гомумән алганда, укучылар 55 илдән 150дән артык хатлар алдылар. Барлык
блогерлар да үз хатларында чит телләрне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Һәр хатларны укучылар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Алай гына түгел,
кайсыбер блогерлар укучыларга зур посылкалар да жибәрделәр: мәсәлән без Нью Йорк
һәм Майами шәһәрләреннән класстан тыш уку өчен инглиз телендә язылган 50 дән
артык китап буләк итеп алдык. Шулай ук Шотландия, Германия, Япония кебек
илләрдән балаларга төрле кучтәнәчләр тутырылган посылкалар җибәрделәр. Кечкенә
генә авыл мәктәбе укучылары очен бу бик зур вакыйга булды, аларның чит телгә
карата кызыксынулары тагын да артты диясем килә (фотолар кушымтада).
Алда әйтелгәннәрнең барысын да йомгаклап, шуны әйтәсе килә: укытучы
укучыларның танып белү, коммуникатив, иҗади эшчәнлеген оештыручы һәм рухландыручы
буларак таныла. Аның, үз осталыкларын камилләштерү өчен, уртак эшчәнлек
процессында укучыларның шәхесара аралашу мөмкинлекләрен кулланып, уку процессын
дифференциацияләү мөмкинлеге барлыкка килә. Сәләтле
балалар белән педагогның эше ул - катлаулы һәм беркайчан да туктатылмый торган
процесс. Ул укытучыдан шәхес буларак үсүен, сәләтле балалар белән системалы эш
алып баруны таләп итә. Мин бу таләпләргә туры килергә тырышам. Шул максаттан
чыгып, мин Татарстан Республикасының алдынгы белгечләре тарафыннан үткәрелә
торган сәләтле балалар белән эшләүгә багышланган семинарларда даими катнашам.
“Сәләт билгеләре булган” балаларны
үстерү һәм укыту процессы - минем педагогик эшчәнлегемдә бербөтен система.
Сәләтлелек билгеләре булган баладан талантлы шәхес үсүе күпсанлы факторларга
бәйле. Әмма бүгенге көндә минем өчен төп максат - сәләтле балаларны ачыклау һәм
алар белән эшләү процессында укучыларның иҗади сәләтен үстерү. Теләсә кайсы
балага өмет белән карарга кирәк. Киләчәк, уйлаганга караганда, күпкә якынрак,
ул бөтенләй янәшәдә генә. Безнең киләчәк ул - укучы балалар! Бүген аларның
киләчәк язмышы гүя бездән генә тора. Иртәгә хәл тамырдан үзгәрәчәк. Балалар тиз
үсәләр. Әгәр бүген без аларның сәләтләрен һәм талантларын үстерергә ярдәм
итсәк, алар мөстәкыйль һәм нәтиҗәле яши алачак. Ә һәр талантлы бала үзенә күрә
бер шәхес. Аеруча сәләтле, талантлы балаларны эзләү һәм тәрбияләү - бик мөһим
мәсьәлә. Талантлы кешеләр - җәмгыятьнең төп
байлыгы.
Кушымта:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.