Инфоурок Школьному психологу Презентации"Авылымның кадерле ядкәре" темасына презентация

"Авылымның кадерле ядкәре" темасына презентация

Скачать материал
Скачать материал ""Авылымның кадерле ядкәре" темасына презентация"

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • “ТУГАН АВЫЛЫМНЫҢ КАДЕРЛЕ ЯДКАРЕ”эшне башкарды:Татарстан Республикасы Әл...

    1 слайд



    “ТУГАН АВЫЛЫМНЫҢ КАДЕРЛЕ ЯДКАРЕ”


    эшне башкарды:
    Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
    Иске Салман төп гомуми белем мәктәбе укучысы Насыйбуллина Әлфинә
    Рафис кызы
    “Сабантуй” газетасы “Иман” сәхифәсе оештырган “Бүләккә-Коръән китабы”конкурсына хат-презентация

  • И авылым, Иске Салман!                      Бабайлар кушкан исем ....

    2 слайд

    И авылым, Иске Салман!
    Бабайлар кушкан исем . Һич тә китмисең күңелдән
    Кайда йөрсәм дә үзем.
    Кеше кайларда гына булмасын,туган як һәрчак аның күңел түрендә йөри, чөнки ул һәркемгә якын һәм кадерле.Туган якның күңелдә иң кадерле ядкарь булып сакланган урыннары була.
    Минем туган авылым Иске Салман өчен ул – ничәмә-ничә гасырлар буе челтерәп агып торган Изгеләр чишмәсе,Хуҗалар өсте.Икенче төрле бу борынгы урынны “Кичү”,”Сәлман Хуҗа кабере” дип тә йөртәләр. Бу Изге урынның тарихы Болгар,Биләр чорларына барып тоташа. Биредә зур Кичү булган.Болгар җиреннән Биләргә баруның олы юлы биредән үткән. Авыл халкы элек-электән әлеге Изгеләр өстенә барып, корбан чалган, яңгыр теләүләр һәм башка дини ашлар үткәргән.

  • Авылның тирә-ягы куе урман  һәм сазлык булып, бер ягы гына   Такта...

    3 слайд

    Авылның тирә-ягы куе урман һәм сазлык булып, бер ягы гына Такталыга, аннан Болгар шәһәренә чыгып китү ягы тигез һәм ачык булган.Борынгы бабаларыбыз шунда урнашып, тыныч кына гомер кичергәннәр: иген иккәннәр, терлек асраганнар ,һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр.

    ТАРИХКА КҮЗ САЛЫП...

    Болгар дәүләте заманында Салман авылы хәзерге Морза Салман авылына якын “Кичү” дип йөртелә торган урында, инешнең уң ягында урнашкан була.Анда инеш суын кичеп чыгар өчен сал-күпер салынган.Олы юл шуннан Такталыга,аннан Болгар шәһәренә киткән.Болгар ханлыгы туздырылган чакларда,зур гаскәрләр үткәндә, шушы юл өстенә утырган Салман авылы да җимерелгән.Иске зиратлар,каберлекләр,эреле-ваклы булып торган каралты- хәрәбә урыннары- моның шаһитлары.Бу авылның исән калган кешеләре дошманнан саклану өчен уңайрак җиргә-өч яктан биек таулы елга чорнап алган урынга күчеп утырганнар.Шулай итеп, авылга яңа нигез салганнар.

    “Кичү”- сай инеш кенә, ләкин ярлары берсеннән- берсе шактый еракта. Элек зур елга булганлыгы сизелеп тора.Авылда “Кичү”гә чаклы зирек агачлары үсеп утырган шушы кечкенә инешне ”Су буе” дип йөртәләр.Элек монда зур елга булган ,диләр.

  • ”Кичү”не авыл халкы бүген дә онытмый.2005 нче елның 21 нче  се...

    4 слайд

    ”Кичү”не авыл халкы бүген дә онытмый.
    2005 нче елның 21 нче сентябрендә бу изге урын рәсми төстә зурлап ачылды.Анда корбан чалу өчен аерым урын булдырылды,аш-су әзерләү һәм мәҗлес үткәрү өчен аерым өстәлләр куелды. Изге чишмә чистартылды.


    Җәй көннәрендә бу Изгеләр өстеннән кешеләр бер дә өзелми.Якын тирәдәге авыллардан,шәһәрләрдән кайтып , милләттәшләребез, изге йолаларны үтәп, күңелләрен сафландырып, корбан чалалар ,изге чишмә суын эчеп, корбан ашын авыз итәләр, борынгы бабаларыбыз рухына дога кылып, изге теләкләрен ирештереп китәләр.
    Без,мәктәп укучылары да ,әлеге изге эштән читтә калмыйбыз. Һәр елны ,яз җитеп, көннәр җылыну белән, Изгеләр өстенә барып, тирә-ягын җыештырабыз. Агачлар утырттык,аларга сулар сибәбез, өлкәннәргә булышабыз.

    Изгеләр өсте– һәр авылдаш күңелендә туган як символы булып яши, борынгы әби-бабаларыбыз рухы, хәтере булып кабул ителә. Ә рухы , сау-сәламәт кеше туган ягын бервакытта да онытмый ул.
     

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

И авылым, Иске Салман!

                                                                                                             Бабайлар кушкан исем.

                                                                                                             Һич тә китмисең  күңелдән

                                                                                                              Кайда йөрсәм дә үзем.

           Кеше кайларда гына булмасын,туган як һәрчак  аның күңел түрендә йөри, чөнки ул һәркемгә якын һәм кадерле.Туган якның  күңелдә иң кадерле ядкарь булып  сакланган урыннары була. Минем туган авылым Иске Салман өчен ул – ничәмә-ничә гасырлар буе челтерәп агып торган Изгеләр чишмәсе,Хуҗалар өсте.Икенче төрле бу борынгы урынны “Кичү”,”Сәлман Хуҗа кабере” дип тә йөртәләр.Бу Изге урынның тарихы Болгар,Биләр чорларына барып тоташа. Биредә зур Кичү булган.Болгар җиреннән Биләргә  баруның олы юлы  биредән үткән. Авыл халкы элек-электән әлеге Изгеләр өстенә барып, корбан чалган, яңгыр теләүләр һәм башка дини ашлар үткәргән.

           Болгар дәүләте  заманында Салман авылы хәзерге Морза Салман авылына якын “Кичү” дип йөртелә торган урында, инешнең уң ягында урнашкан була.Анда инеш суын кичеп чыгар өчен сал-күпер салынган.Олы юл шуннан Такталыга,аннан Болгар шәһәренә киткән.Болгар ханлыгы туздырылган  чакларда,зур гаскәрләр үткәндә, шушы юл өстенә утырган Салман авылы да җимерелгән.Иске зиратлар,каберлекләр,эреле-ваклы булып торган каралты- хәрәбә урыннары- моның шаһитлары.Бу авылның исән калган кешеләре дошманнан саклану өчен уңайрак җиргә-өч яктан биек таулы елга чорнап алган урынга күчеп утырганнар.Шулай итеп, авылга яңа нигез салганнар.

      Авылның тирә-ягы куе урман  һәм сазлык булып, бер ягы гына Такталыга, аннан Болгар шәһәренә чыгып китү ягы тигез һәм ачык булган.Борынгы бабаларыбыз шунда урнашып, тыныч кына гомер кичергәннәр: иген иккәннәр, терлек асраганнар,һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр.

     “Кичү”-сай инеш кенә, ләкин ярлары  берсеннән- берсе шактый еракта. Элек зур елга булганлыгы сизелеп тора.Авылда “Кичү”гә чаклы зирек агачлары үсеп утырган  шушы кечкенә инешне”Су буе” дип йөртәләр.Элек монда зур елга булган ,диләр.

      ”Кичү”не авыл халкы бүген дә онытмый.2005 нче елның 21нче  сентябрендә бу урын рәсми төстә зурлап ачылды.Анда корбан чалу өчен аерым урын булдырылды,аш әзерләү һәм мәҗлес үткәрү өчен аерым өстәлләр куелды.Изге чишмә чистартылды.Җәй көннәрендә бу Изгеләр өстеннән кешеләр бер дә өзелми.Якын тирәдәге авыллардан,шәһәрләрдән кайтып , милләттәшләребез, изге йолаларны үтәп, күңелләрен сафландырып, корбан чалалар ,изге чишмә суын эчеп, корбан ашын авыз итәләр, борынгы бабаларыбыз рухына дога кылып, изге теләкләрен ирештереп китәләр.

         Без,мәктәп укучылары да ,әлеге изге эштән читтә калмыйбыз. Һәр елны ,яз җитеп, көннәр җылыну белән, Изгеләр өстенә барып, тирә-ягын җыештырабыз. Агачлар утыртып,аларга сулар сибәбез, өлкәннәргә  булышабыз.

         Изгеләр өсте– һәр авылдаш күңелендә туган як символы булып яши, борынгы әби-бабаларыбыз рухы, хәтере булып кабул ителә. Ә рухы , сау-сәламәт кеше туган ягын бервакытта да онытмый ул.

 

 Әлфинә Насыйбуллина  Әлки районы Иске Салман төп гомуми белем мәктәбе укучысы

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 176 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.11.2014 1289
    • PPTX 2 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Насыбуллина Гульфия Султановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8129
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Утрата во взрослом и детском возрасте. Организация работы на разных этапах горевания

36/72/108 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Способы повышения мотивации и формирования ответственности у детей и подростков

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 373 человека

Курс повышения квалификации

Основы медицинской психологии в деятельности педагога-психолога

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Методики воспитания и развитие в СПО

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Основы образовательной политики и информатики

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек