“ Бәбиләргә
бишек җырлары”
Максат:
Мәктәп
укучыларының бишек җырлары буенча белемнәрен киңәйтү, милли тәрбия бирү, халык тарихын
өйрәтү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата
кызыксыну уяту, гаилә традицияләрен өйрәнүне дәвам итү.
Бурычлар:
-
Гаиләдә бишек җырына мәхәббәт тәрбияләү;
-
Балалар һәм ата-аналар арасында рухи бәйләнешкә
ярдәм итә торган шартлар тудыру;
-
Гаиләдә бишек җырлары башкаруны яңарту;
Җиһазлар: Өй күренеше, бишек, мич, чүпләмле сөлгеләр, мендәр
һәм урын-җир, кровать, самовар, курчаклар,плакат:“ Бәбиләргә бишек
җырлары” һ.б.
Салмак кына бишек җыры көе яңгырый. Сәхнәгә милли киемнәрдән
акрын гына кулларына курчак тоткан кызлар чыга. Алар бишек җыры
башкара.
“Кызыма” М.Җәлил
сүзләре, Җ .Фәйзи музыкасы
1 нче бала: -
Йокла инде, курчагым.Син йоклап торгач, урамга чыгарбыз.
2нче бала:
Тсс,
әкрен, әле генә йоклап китте.
1 нче бала: Әйдә, курчакларыбыз
йоклаганда, үзебез уйнап керик(чыгып китәләр).
1 нче алып баручы:
Хәерле көн, укучылар, хөрмәтле дуслар. Бүгенге кичәбез бишек җырларына
багышлана.
2 нче алып баручы:
Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, ана мәхәббәте моң
булып агыла да агыла.
2 нче алып баручы:
Әйдә,агылсын ул. Күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен. Әлеге
бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак
ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләне
яхшыртсын.
Кызлар “Бишек
җыры” башкаралар .Г.Тукай сүзләре, халык көе
1нче
алып баручы: Бишек җырлары бишек тирбәтеп, бала йоклатканда җырланган. Ә
бишекнең ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үрелгәннәре дә, агачны уеп
ясаганнары да, тактадан сырлап эшләнгәннәре дә. Аларда әти кешенең, бабайларның
үрелгән өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган.
2нче
алып баручы: Бишек өй түренә сиртмә ярдәмендә ыргакка эленгән. Бишекләр хәзер
музей экспонаты кебек. Аларны коляскалар алыштырды.
Укучы
“Талбишек “җырын башкара. Р.Миңнуллин сүзләре,О.Усманов көе
1
нче бала: Озак уйнадык, курчакларыбыз уянгандыр инде.
2
нче бала: Бәбием, уяндыңмы? Әйдә ,үчтеки итәм үзеңне.
Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсәр әле,зур
булыр,
Бигрәк матур кыз
булыр,
Илгә, җиргә бер
булыр.
1 нче укучы:
Казлар канат
бирсен,
Торналар аяк
бирсен,
Бүдәнәләр май
бирсен,
Ябалаклар йон
бирсен,
Балам зууур
үссен,
Үс-үс-үс.
2 нче бала:
Әйдә,апа-абыйларны карап утырыйк.
Өлкән
сыйныф укучысы Г.Гыйьлмановның “Әнием-җырчы” нәсерен укый.
1
нче алып баручы: Бишек җыры аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ата-ана
мәхәббәте, аһәңле туган теле белән очраша. Ә кем иҗат итә соң бишек җырларын?
Әниләр, әбиләр, бала караучы үсмерләр, шагыйрьләр, композиторлар, гомумән,
моңлы җанлы һәр кеше.
2нче алып баручы:
Ефәк читле
бишектә,
Оеп йоклап китәр
бу.
Әлли-бәлли итәргә
Сыгылмалы
сиртмәсе.
Төн йокыларын
бүлеп
Тирбәтәдер әнкәсе.
“Куяным” җырын
башлангыч сыйныф укучылары башкара.
1
нче алып баручы: Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш
тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк
җылысы, ата-ана мәхәббәте , туган йорт төшенчәләре белән очраша. Бездә бүген
әнисеннән өйрәнгән бишек җырын җырлаучы кыз бар.
Укучы кыз бала
җырны тамашачыларга тәкъдим итә.
1 нче алып баручы:
“Былбылым”, “күз нурым”, ”йолдызым”, “бәбекәем”, “күгәрченем”... Назлап, яратып
эндәшү сүзләре никадәр күп. Һәръяклап ярдәмгә мохтаҗ сабый әлеге сүзләрдән
җанына ләззәт таба, рухи байлык туплый.
2
нче алып баручы: Ә безнең укытучыларыбыз бишек җырлары турында безгә ниләр
сөйләрләр икән, тыңлап карыйк әле.
Туган
тел укытучысы башкаруында Зәкия Туфайлованың “Сезнең өйгә бүген сабый кайтты”
шигыре башкарыла.
Чакырылган
кунагыбыз Фирдәвес апа сүз ала:
Гаиләгә
бәхет, шатлык, өмет-куанычлар өстәп дөньяга бала килә. Әлбәттә, куанычлар белән
бергә мәшәкатьләр дә өстәлә. Бала борчыла да, елап та ала. Шул вакытта
әниләребез, бишек җырлары җырлап, аларны тынычландыралар. Бишек җырлары аша
баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны, моңны таный башлый. Һәркем бу гүзүл
чыганакны, сабый чагының якты истәлеге итеп күңел түрендә саклый.Шул бишек
җырлары аша бала тәүге кат шигьри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының
рухы белән очраша.Кеше, ничә яшендә булуга карамастан, бу моңлы, тыныч, салмак,
назлы, ягымлы көйнеишетү белән, үзенең аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән балачак
бакчасына әйләнеп кайта һәм, узе дә сизмәстән, бишек җыры көйли башлый.
Фирдәвес апа башкаруында
бишек җырлары башкарыла.
1
нче алып баручы: Кирәк,бик кирәк бишек җырлары. Бу моң һәр өйнең бишеген
кагардай булсын. Балалар, бишек җырлары тыңлап,татар рухында бәхетле сабыйлар
булып тәрбияләнсеннәр.
2
нче алып баручы: Бишек җырларында сихри назлар бар. Бишек, әкрен генә тирбәлеп,
сабыйга тынычлык иңдерә. Ана һәм бишек. Бу сүзләр бер –берсеннән аерылгысыз.
Бишек җыры
башкарыла
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.