Телләр
белгән – илләр гизгән.
Татар теле буенча бәйге
Максат: Татар теленә карата
ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү. Телнең байлыгына соклану, укучыларда аны
өйрәнүгә кызыксыну булдыру.
Җиһазлаү: татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр, туган телгә
багышланган стена газетасы, плакатлар, магнитофон, очколар язылган карточкалар.
Бәйге барышы:
Алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Без
дә бүген шул дәрьяга чумып хәзинәләр эзләрбез. Кемнәр тапкыр, өлгер, җитез
икәнен күрербез.
Бүгенге
бәйгедә безнең ике команда көч сынаша. Беренче команда “Тапкырлар”, икенче
команда “Зирәкләр”. Уеныбыз өч турдан тора. Беренче тур татар теле бүлекләре
буенча, икенче тур татар әдәбиятына багышланган, өченче турда командаларның
җитәкчеләрен тапкырлыкта сынарбыз.
Беренче тур. Фонетика.
“Тамчыдан күл җыела”,-
ди безнең халык. Татар теле күленең беренче тамчысы фонетика.
1.
Татар теленең фонетика
бүлеге нәрсәне өйрәнә?
2.
Иренләшкән сузыкларны
атагыз.
3.
Сузыкларның, бер-берсенә
йогынты ясап, үзара охшашланулары нәрсә дип атала?
4.
Дәрья сүзендә ничә
хәреф, ничә аваз?
5.
Охшашлануны икенче төрле
ничек атыйлар?
Икенче тамчыбыз
“Лексика”
1.
Мәгънәләре төрле, ә
язылышлары һәм әйтелешләре бер үк сүзләр ничек дип атала?
2.
Нинди сүзләр синоним
сүзләр була?
3.
Авыз еру нәрсә дигән сүз
ул?
4.
Ректор сүзен икенче сүз
белән атагыз.
5.
Зирәк сүзенең
синонимнарын атагыз.
Өченче тамчыбыз “Сүз
төркемнәре”
1.
Предмет һәм затларны
атаучы сүз төркеме?
2.
Предметның билгесен
белдерүче сүз төркеме?
3.
Хикәя фигыль нинди заманнарда
була?
4.
Мөстәкыйль сүз төркемнәрен
атагыз.
5.
Алмашлык нинди сүз төркемнәрен
алмаштырып килә?
Менә беренче турыбыз
тәмам. Инде турга нәтиҗә ясарга да була.
Икенче турыбыз татар
әдәбиятына карый. Әдәбият күленә дә белем тамчыларын салыр вакыт җитте. Без
әдәбиятның халык аваз иҗаты бүлеген карап китәрбез.
Беренче тамчы “Мәкальләр”
Кайсы команда мәкальләрне тизрәк дәвам
итә шул очко ала.
1.
Кем эшләми, ... .
2.
Аерылганны аю ашар, ...
.
3.
Агачны яфрак, ... .
4.
Иң татлы тел туган тел,
... .
5.
Бер төкерсә бер булыр,
... .
Икенче тамчыбыз
“Табышмаклар”
1.
Нәрсәне күрү бик җиңел?
2.
Агач түгел яфраклы, тун
түгел тегелгән.
3.
Кечкенә генә сандыкка
бөтен дөнья сыйган.
4.
Син туктасаң - туктый,
Син
барсың – бара,
Ул
нәрсә? Уйлап кара.
5.
Акыллыга әйттем – уйлады
да белде,
Акылсызга
әйттем – тыңлады да көлде.
Өченче тамчыбыз
“Әкиятләр”
1.
Әкиятләрне нинди өч
төргә бүләләр?
2.
Тылсымлы әкиятләрнең
күбесендә батырлар кем белән көрәшәләр?
3.
Әкиятләрдәге урман
сарыгы кем ул?
4.
“Бии – бии уйнама,
Билгенәем
авырта.
Тибә-тибә
уйнама
Түбәләрем
авырта” Бу юллар кайсы әкияттән?
5.
“Койрыклар” әкиятен кем
язган?
Икенче
турыбызга нәтиҗә ясап җиңүчеләрне билгеләргә кирәк. Җиңгән командаларның
җитәкчеләрен “Шаян сораулар” турында сынап карыйбыз.
Өченче тур “Шаян сораулар”.
1.
Кайсы ай календарьда юк?
2.
Патша кемгә баш ия?
3.
Кара кашлы, кара чәчле
кеше.
4.
Кайсы күл кыргый дуңгыз
исемен йөртә?
5.
Кайсы шәһәрдә аш пешереп
була?
6.
Нәрсә өстән аска таба
үсә?
7.
Көн белән төн нәрсәгә
бетә?
8.
Кайсы бодайдан кортлар
бал җыя?
Менә
уеныбыз да ахырына җитте. Очколарны санап, нәтиҗә чыгарырга да була.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.