Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / "Без татарча сөйләшәбез!" Шигырь. Безнең Тукаебыз бар.

"Без татарча сөйләшәбез!" Шигырь. Безнең Тукаебыз бар.


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Безнең Тукаебыз бар

Язның матур көнендә

Дөньяга Шагыйрь туган.

Ул халыкның яраткан

Габдулла Тукае булган.


Матур көндә туса да,

Тормышы авыр булган.

Әти-әнисез калып,

Кулдан ул кулга йөргән.


Кушлавыч, Сасна,

Өчиле, Кырлай,

Җаекларда яшәгән,

Аннан Казанга килгән.


Булган бөтен талантын

Иҗат эшенә җиккән.

Һәм шуларның барысын

Халыкка тәкъдим иткән.


Халкыбыз аны укыган,

Туры Тукай” дип йөрткән,

Үзенең булган хатасын

Төзәтергә тырышкан.

Инде 100 ел үтсә дә,

Без аны онытмыйбыз.

Тукаебыз киңәшләрен

Балаларыбызга әйтәбез.


Шагыйрьләребез аннан

Һәркайсы үрнәк ала.

Халкыбызның йолдызы

Дип авыз тутырып әйтә.


Аңа куйган һәйкәлләр

Һәр язны халкын җыя.

Аңа аталган шигырьләр

Һәр елны яңгырап тора.



Автор
Дата добавления 09.04.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров89
Номер материала ДБ-018911
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

11 месяцев назад

"Мин татарча сөйләшәм!" конкурсы көннәрен Тукайсыз күз алдына китереп булмый.


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх