«Әниемә
бер җыр бүләк булсын».
А.б Хәерле көн хөрмәтле әниләр,
балалар! Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир
йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен барыгыз да беләсез..
Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда
әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
Әниләр бүгенге
көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне
оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Бәйрәмнәрдә кешеләр бер
– берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында
ук бирергә булдык….
Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең
балаларыбыз!
1. : Минем әниемне беләсезме?
Исеме аның .
Урамнардан узган чакта
Гөлләрдә аңа баш ия.
Җылы биреп һәммәбезгә
Өйгә якты нур өреп
Нинди рәхәт! Янәшәмдә
Әнием торгач көлеп.
2. : Минем әнием
Көндә бәлеш пешерә.
Исемнәре дә үзенә
Бик тә килешеп тора.
Бәлеш уңган , күрәсең,
Өйгә тәмле ис тулган.
Бәлеш ашарга диеп,
Әти, дәүәни, дәүәти
Өстәл янына килгән.
3. : Минем әни –
Бар эшне дә ул сөя.
«Кызым, сиңа зур булып
Үсәргә кирәк» -дия
4: Минем
әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы
Нинди бәхет-
Һәр баланың үз әнисе булуы.
5 : Иртән чыклы үләннәргә
Кояш нурларын сибә.
Кояштан да иркәлерәк
Әнием .
Уята безне йокыдан
Тәмле сүзләре белән
Үрнәк тәрбия бирәләр
Алар әтием бн.
6: Әнием
!
Яратам сине,
Бәхетле була күр
Әтием бн бергә
Безгә җылы оя үр.
7: Минем
әнием ,
Йөзләреннән чәчә нур.
Бик матурдыр күзләре,
Балкып тора үзләре.
Йөрәгендә кояшның
Яктысы, нурлары.
Ул булмаса ямьләнә,
Яәшәрә җир шары.
Җыр
“Рәхмәт
әнием”
8: Минем әнием бик сөйкемле,
Исемнәре .
Бик тәртипле булып китсәм,
«Молодец» диеп сөя.
9: Әнием кочагында
Китәм мин эреп кенә.
Яшәрмен әле үскәч тә
Кадерен белеп кенә.
10: ………….
дигән авылда
…….. дигән кыз туган.
….. авылына килгәч,
Ул безнең әни булган.
Дөньяда иң җылы әни
Безнең әни беләбез,
Шуңа күрә энем бн
Куенына керәбез.
11: Әнием күзләре
Йолдызлардан яктырак.
Аның ягымлы сүзләре
Бар нәрсәдән татлырак.
Иртәләрен иркәләп
Уята ул гел мине.
Әниемнең нурлы йөзе
Күктәге ай шикелле.
12: Өлгер,
җитез әнием ,
Бар эшкә дә җитешә.
Юа, җыя, бәби карый
Кичкә бәлеш тә пешә.
13: Минем
әнием
Тәмле конфет, прәннекләр
Алып кайта кибеттән
Рәхмәт әйтеп, куанып
Үбеп алам битеннән.
14: Әнием !
Син минем өчен
Иң якын кешем!
Син минем өчен
Иң якты кояшым!
Җыр “Кәрия-Зәкәрия”
15: Кемнең
әнисе иң әйбәт?
Минем әнием .
Өйрәтә мине әнием
Һәрчак матур гадәткә.
16. Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
17. Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
18. Әни кебек булсам иде! -
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
19. Мин әниемне яратам
Ул да мине ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе бн
Мине үзенә карата.
әнием шундый җылы,
Иркәләнәсем килә,
Яннарында песи кебек
Сырпаланасым килә.
20. Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
21. Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Җыр “Бии итек-читекләр”
А.б. Кадерле әниләребез, менә сезгә балаларыгыз
нинди матур шигырьләр сөйләделәр.
-
Балалар, җир йөзендә иң кадерле кеше кемул? Әлбәттә, барысы да шулай
уйлый. Кадерле, әниләр, бүген бәйрәмдә балаларыгызны үз яныгызга алып янәшә
утырыгыз әле.Ә иң кыюларны мин бүген бәйгегә чакырам.
Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс
программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга
тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин!
Беренче
бирем “Тапкырлыкта ярышабыз”. Мин кызыклы сораулар, мәсьәләләр
әйтәм,сездән җавап көтәм. Иң тапкыр әнине, баланы билгелик.
- Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып
төшерәләр.Ничә үрдәк кала?
- Нәрсәнең башын да, ахырын да табып
булмый?(түгәрәк, боҗра)
- Нинди савытка су салып булмый?
- Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була?
(күл һәм мәк)
- Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри?
(Кабан күле)
- Су кайда коры була? (картада)
- Бер кешенең алты улы булган. Аларның
һәрберсенә берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7)
- Имәндә 10 ботак. Ботак саен икешәр
алма. Барысы ничә алма?
- Өстәл өстенең 4 почмагы бар,бер
почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5)
- Җиде шәм янып тора иде. Дүртесен
сүндерделәр. Ничә шәм кала? (4, 3 шәм янып бетә)
Икенче
бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип
атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны балалрдан без алдан алдык, ә
сез хәзер җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме,
әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
-
Балагыз нинди төс ярата?
-
Нинди кием кияргә ярата?
-
Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
-
Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
-
Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
-
Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
Әниләр
җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни
билгеләнә.
-- Сез
балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы,
хәзер тикшереп карарбыз!
Балаларыгызны
ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз
балаңныкын танып алу
Алып
баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр
тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин
инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң
яхшысы һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган.
Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм.
Ә
хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә
генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
Алып
баручы (Талгын музыка) Хөрмәтле
әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле
итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык,
күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы
тәрбия биреп яши алсак иде.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.