ТР Балык
Бистәсе районы, Зур Мәшләк урта гомумбелем бирү мәктәбе
Бала
тәрбияләүдә әтиләрнең роле
(Ата-аналар
җыелышы өчен чыгыш)
Тәрбияче:Нуриева Г.Р
.
Бер баланың
“Кешегә 2 кул нәрсәгә кирәк?” дигән сорауга “Әти белән әнигә тотыну өчен”, дип
җавап бирүе, бәлки,гаҗәпләндерер. Әйе, балага әни ничек кирәк булса, әти дә
шулай ук кирәк. Минем бүгенге чыгышым да әтиләр бәлән бәйле булыр.
Яхшы әти булып
тумыйлар, тормыш үзе өйрәтә. Гаилә кору, шул гаиләне бәхетле итү ирләргә зур
бурыч йөкли. Гаилә ул диңгездәге бер кораб шикелле. Ә әтиләрне шул корабның
тәҗрибәле капитаны белән чагыштырыр идем. Һәрбер хатын-кыз шундый тәҗрибәле
капитан белән иңне-иңгә куеп баруны зур бәхет дип саный торгандыр.
Әгәр залга күз
салсак, бүгенге ата-аналар җыелышында утыручыларның күбесе әниләр икәнен
күрербез. Ә әтиләр? Кайда соң әтиләр? Кызганычка каршы, бала тәрбияләү бүген
күбесенчә әниләр җилкәсенә төшә. Күп очракта әтиләрнең я вакыты юк, я ашыгыч
эшләре бар, я алар бик арыган.
“Безнең
малайларга ныклы ата кулы кирәк”, дигән сүзләрне еш ишетергә була. Бигрәк тә
өлкән буын кешеләреннән. Ләкин монда сүз баланы кыйный торган нык, таза куллы
әтиләр турында түгел. Сүз баланы яклый торган куллар, авыр вакытларда таяныч
булырлык, балага эш өйрәтә торган һәм кирәк вакытта таләпчән дә була белә
торган әтиләр турында бара. Бала кечкенәдән дөньяда ир-ат куллары, ир-ат иңнәре
генә эшли ала торган эшләр булуын белеп үсәргә тиеш. Әгәр дә малай тормышта бер
генә мәртәбә булса да әтисенең хатын-кызга булышканын, яки аңа урын биргәнен
күрсә дә, ул инде кечкенәдән үк ир-ат нинди булырга тиешлеген аңлап үсә. Шуңа
күрә әтиләр иң яхшы әниләр биргән тәрбиягә караганда яхшырак тәрбия бирәләр.
Бала тәрбияләү
процессында әти-әнинең икеск дә бергә катнашканда гына барысы да яхшы, тулы
була. Колонияләргә эләккән яшүсмерләрнең 70%-ы тулы булмаган, ягъни әтиләре
булмаган гаиләдән.
Әти-әни
аерылышкан очракта да бала өлкәннәрнең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәргә
тиеш. Ләкин әтиләр арасында гаилә тынычлыгын юкка чыгаручы, тәрбия эшенә салкын
караучылар да бар. Кайбер гаиләләрдә әтиләр хәтта каешка да тотыналар. Кагыйдә
буларак, мондый тәрбиянең җимешләре булып усаллык, кансызлык, каршы дәшү тора.
Ә ата бала белән дустанә сөйләшсә, аны ихтирам итсә, бала үзенең кирәклеген
тоеп үсәр, иптәшләре арасында да хөрмәткә лаек булыр.
Гаиләдә кыз
балаларны тәрбияләүдә дә әтиләрнең роле бик зур. Кыз балага мәхәббәт – иң изге
иң бөек хис. Кыз бала өчен әти ул әле ир-ат турында күзаллауның башлангычы.
Әтисенә крап башкалар турында фикер йөртергә өйрәнә: яратыргамы, сокланыргамы
сүзсез генә буйсыныргамы, әллә инде куркырга яисә курыкмаскамы? Әти кеше
киләчәктә булачак гаиләнең хатын кызын тәрбияли.
Еш кына “Бала
тыңламаса нишләргә?” - дигән сорау ишетергә туры килә. Бу сорауны бирүчеләрнең
балалары өчен әти-әниләр авторитетларын югалтканнар дип җавап бирәсе килә.
Авторитетның төп нигезе, әти-әнинең яшәү һәм эшләү образы ул. Әгәр әти-әни
намуслы, акыллы, үз балаларына бердәм максат куеп, бер-берсен хөрмәт итеп яши
икән, бу гаиләдә авторитет бар. Бала мөмкин кадәр иртәрәк әти-әнисенең кайда
эшләвен, ни белән кызыксынуын, нәрсәне ярата, ә нәрсәне яратмавын, үзенең ни
теләвен белеп торырга тиеш. Әти кеше бала кылган гөнаһны кисәк кенә күрергә
тиеш түгел. Ул кечкенәдән баланың эшләгән эшләре турында сөйләвен тыңларга, үз
фикерен әйтергә, киңәшләр бирергә тиеш. Үз балаңны яхшы белгәндә генә аңа ярдәм
итәргә мөмкин.
Гаиләдә атаның
балага эндәшкән тоны да зур роль уйный. Балага тыныч, ягымлы итеп дәшәргә, шул
ук вакытта кушкан эшләрне үтәтерлек тонны да куллана белергә кирәк. Һаман
кычкырып торсаң бала шуңа ияләнә һәм кычкырып тормасаң ул сине тыңламый да
башлый. Балага бервакытта да кычкырмагыз, ә дөрес итеп тыныч кына аңлатыгыз.
Әти кеше бер төрле әйтеп , әни үз фикере белән кысылса, ул вакытта тәрбиянең
сыйфаты тискәре яки киресенчә. Кушкан эшнең үтәлүенә зур игътибар бирергә
кирәк. Кечкенәдән баланы кушканны үтәргә өйрәтегез.
А.С.Макаренко
үзенең тәҗрибәсендә әти-әниләре күп эш белгән гаиләләрнең бәхетле һәм күңелле
яшәүләренә игътибар итә. Тормышка яраклашмаган кешеләр бары тик кызгану хисе
генә тудыралар. Балалар бәхетле булсын өчен аларны кечкенәдән эшкә өйрәтүдә дә
әтиләргә зур бурыч куела. Балага әзер бүләк биргәнче бүләк урынына эш кораллары
бүләк итеп, шуның белән эшләргә өйрәтсәк, яхшырак булыр иде һәм баланың эш
белән кызыксынуы да зуррак булыр иде. Баланы эшкә өйрәткәндәаңа мөстәкыйльлек
тәэмин итәргә кирәк. Балага әзер чишелешне күрсәтмәгез, аның һәр уңышына куана
белегез. Аз гына алга китеш булса да, аны мактагыз, шул ук вакытта таләпчән дә
була белегез.
Баланың мәктәп
тормышы да проблемаларсыз түгел. Шуңа күрә балага бу проблемаларны чишәргә,
авырлыкларны җиңәргә булышырга кирәк. Ләкин әле әтиләр бик сирәк катнаша.
Күбесенчә әниләр җилкәсенә кала. Бала “Минем әтием барысын да белә, ул миңа
һәрвакыт ярдәм итә, ул мине аывр чакта ташламаячак” дип ышансын, Кечкенә балага
гына түгел, яшүсмерләргә дә үзен аңларлык һәм яклый алырлык кеше кирәк.
Тагын бер
проблема бар. Бу әти-әниләрнең балалардан, ә балаларның әти-әниләрдән аруы.
Бала шаулый, яшүсмер музыка акырта, ә сезгә “арып кайткан” әтигә ял кирәк. Һәм
барлык ачу балага юнәлә. Ләкин әти-әниләргә уйланырга кирәк. Балалардан арыган
әти-әниләр үз балаларыннан читләшәләр һәм балалар да шулай җавап бирәләр:
үз-үзләренә бикләнәләр. Балалар белән мәш килеп, бигрәк тә әниләр арый. Шуңа
күрә хөрмәтле әтиләр, әниләрне бераз ял иттерсәк, бер дә артыгы булмас. Балалар
белән бергә уйнагыз, эшләгез, төзегез. Шул вакытта гына балаларыгыз сезнең
белән чын күңелдән горурланыр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.