Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Статьи / Доклад на татарском языке на тему Влияние ИКТ технологий на повышение учебной и творческой мотивации учащихся
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Доклад на татарском языке на тему Влияние ИКТ технологий на повышение учебной и творческой мотивации учащихся

библиотека
материалов

МБОУ "Акзегитовская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района

Республики Татарстан»








Доклад


Влияние ИКТ технологий на повышение учебной и творческой мотивации учащихся













Выполнила:


Маннаповой Гульназ Ильдусовны

Учитель английского языка













с. Акзигитово

2013-2014 учебный год

Оглавление


Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру...............................................................................................3

Әдәбият.....................................................................................................................7







































Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру


Буенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла.

Информацион-коммуникатив чараларны куллану – тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия. Моннан берничә еллар элек уку-укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы.

Төрле фән дәресләрендә әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты – белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Дәресләрдә информацион-коммуникатив технологияләрне куллану

  • укучыларның укуга кызыксынуы артуга;

  • дәрестә эш формаларын төрлеләндерүгә;

  • тиз арада укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп алырга;

  • барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тотарга;

  • иллюстратив материалны күбрәк кулланырга;

  • дәрестә вакытны күбрәк күнекмәләрне ныгытуга калдырырга ярдәм итә;

  • укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә.

Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Информацион-коммуникатив технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Шуны да әйтергә кирәк: дәресләргә булган гомуми таләп һаман да шул килеш кала бирә, өч максат ( яңа белем бирү, белем-күнекмәләрне камилләштерү, тәрбияви) – һәрбер дәреснең мәҗбүри компоненты. Әмма тормышның көннән- көн алга китүе белем бирү өлкәсендә дә үзенең шаукымын сиздерә. Бүгенге көн укытучысының төп максаты һәм теләге – укучылар белән мөнәсәбәтләрен мавыктыргыч, эмоциональ, файдалы итеп оештыру; яңача фикерләүче, алган белемнәрен үз киләчәк тормышында файдалана белүче егет-кызлар укытып чыгару.

Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, мәктәп системасында фәнни эшчәнлекне оештыруның роле зур. Фәнни-тикшеренү эше укучылырның үзләренә нәрсә бирә соң? Бик күп һәм бәяләп бетермәслек шәхси сыйфатлар бирә:

  1. мөстәкыйль яңа белем үзләштерергә һәм аны практикада куллана белү;

  2. ижади фикерли белү, авырлыклардан чыгу юлын табу;

  3. мәгълүмат өстендә дөрес эшләү, кирәкле фактларны җыю, аларга анализ эшләү, дөрес нәтиҗә ясау, йомгаклау;

  4. китаплардан, интернеттан һәм башка чыганаклардан кирәкле материалны табып, эшкәртү;

  5. төрле социаль группалар белән аралаша белү;

  6. үз әхлагын, интеллектын, мәдәнилеген үстерү өстендә эшләү;

  7. югары уку йортларында укырга нигез салу;

  8. үзең эзләнеп тапкан, ясаган нәтиҗәләрне, башкаларга җиткерү осталыгы булдырырга ярдәм итү, ягъни, ораторлык, лекторлык кебек сыйфатларны камилләштерү.

Бу сыйфатлар барысы да аларның киләчәк тормышында кирәк булачак. Фәнни-тикшеренү эше – укучыларның шәхесен үстерүгә ярдәм итүче уникаль инструмент, тәрбия һәм мәгариф эшендә төп факторларның берсе булып тора.

Укучыларда фән белән кызыксыну кинәттән генә килеп чыкмый. Аны әле кечкенә сыйныфлардан ук тәрбияләргә кирәк. Аның төп нигезләмәләренә төшендерергә кирәк. Бу юнәлештә дәрестә укучылар белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Мондый чаралар кулланып үткәрелгән дәресләр гадәти, укучы өчен дә, укытучы өчен кулай булырга, тышкы бизәкләре белән укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки галимнәрнең портретын күрсәтү да житә. Әгәр дә инде таблица hәм схемалар искергән hәм алар укытучы ниятенә җавап биреп бетерми икән, ул чакта электрон презентация – әлеге мәсьәләне хәл итә. Аны куллану урынлы булыр, чөнки ул балаларнын игътибарын читкә юнәлдерми.

Электрон презентация (мультимедияле презентацияләр) бары даими кулланылган очракта гына унай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны hәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк. Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан уйланылган булырга тиеш.

Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен hәм өстәмәләр кертүен тәлап иткән ярдәмче чара, ә компьютер hәм проектор электрон презентацияне күрсәтү мөмкинлеге бирүче техник чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнерне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуация булдырган чакта кулланырга мөмкин. Дәресләрдә компьютер презентациялереннән файдалану тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мемкинлеге бирә. Ул лекция катнашында дәрес структурасына бик тә урынлы кереп урнаша.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Презентацияне дәреснең:

  • белемнәрне актуальләштерү;

  • яңа материалны анлату;

  • белемнәрне беренчел ныгыту;

  • белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру этапларында кулланырга мөмкин.

Яна материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе hәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтэлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Дәреснең барлык этапларында слайдлар күрсәтелсә дә дәрестә бертөрлелек килеп чыга, баланың дәрескә кызыксынуы кими.

Укучыларның электрон презентация төзүе – өй эшенең бер төре дә булырга мөмкин. Мондый биремнәрне үтәгәндә укучылар компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп әйтергә өйрәнә. Андый презентацияләрне укытучы дәрес аңлатканда да куллана ала. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәк булачагын тоеп, өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк карыйлар.

Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Дәресләрдә мөмкин булган кадәр Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә кабинетлар Интернет челтәренә тоташкан. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала.

Информацион технологияләр укыту-тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә.

Информацион-коммуникатив чаралар укыту процессын тамырдан үзгәртә: дәрес темпын арттыра, укучыларга мөстәкыйль рәвештә күбрәк эшләргә ярдәм итә, балалар тарафыннан теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерергә , һәрбер укучы белән дифференциаль эшчәнлек алып барырга булыша.

Бу чараларны яңа материал аңлату дәресендә (күрсәтмә-энциклопедик программалар, Stellarium, GoogleEarth ), бирелгән теманы ныгыту дәресендә (тренинг-төрле аңлатма программалар), видео-дәресендә, белемнәрне тикшерү барышында (тестлар), мөстәкыйль эш вакытында; проектлар яклау, виртуаль экскурсияләр (Spherical Images, http://www.sphericalimages.com/ и др) һәм башка шундый гадәти булмаган дәресләрдә кулланырга мөмкин.

Гомумиләштереп әйткәндә, информацион-коммуникатив чаралар – бүгенге заман дәресенең аерылгысыз бер өлеше. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора. Әлеге технологияләр ул электрон чаралар ярдәмендә информация бирү һәм кабул итү, компьютер кулланып, балаларга белем бирү.

Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Технологик яңарыштагы һәр яңалыкка балалар кызыксынып карыйлар. Һәм әлбәттә , аларның кызыксынучанлыгын һәм танып белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Шушы вакытта укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълумат туплау ысулларына ия булу максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.








Әдәбият.


  1. Нигъмәтуллин Х. Тестларны компьютер ярдәмендә чишү. // “Мәгариф” журналы/ 2007, № 8.

  2. Газизуллина Р. Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып.// “Мәгариф” журналы / 2007, № 12.

  3. Балобанова А. Компьютер технологияләрен кулланып. // “Мәгариф” журналы / 2004 , № 6.

  4. Чегвинарцева О. Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне куллану.//

Мәгариф” журналы / 2007, № 11.

  1. Минһаҗев А. Дәресләрдә компьютер куллану.// “Мәгариф” журналы/ 2006, № 7

  2. http://www.magarif-uku.ru/ – “онлайн-журналы “Мәгариф”

  3. http://tatarca-text.narod.ru/pedag_ka.html – “Татарча текстлар”

  4. http://miras.belem.ru – “Татар телендә Интернет-белем үзәге”


7


Автор
Дата добавления 24.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров108
Номер материала ДВ-553581
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх