Инфоурок Другое СтатьиДоклад на тему "Г.Ахуновның "Хәзинә" романында тел-сурәтләү чаралары"

Доклад на тему "Г.Ахуновның "Хәзинә" романында тел-сурәтләү чаралары"

Скачать материал

Г.Ахуновның “Хәзинә” романында тел-стиль үзенчәлекләре

Альмира Фәрит кызы Сибгатуллина,

Кукмара районы Ч.Т.Айтматов

исемендәге Кукмара №1 гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Әдәби әсәр – нәфис сүз үрнәге. Теле матур булмаган әсәрне укыйсы килми.  Укучыга әйтер сүзең, җиткерәсе теләкләрең бар икән, син телне, аның үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш.

Язучы-шагыйрьләребезнең биографияләренә игътибар итик. Аларның күбесе авыл җирендә туып үскәннәр. Табигый матурлык, чын халык теле, йолалары бары тик авылда гына сакланып кала ала, дип саныйм мин.

Әдип, үз әсәренең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле тел чараларын сайлый һәм аларны үзе теләгәнчә файдалана. Сүзләр мәгънәви яктан күп төрле. Үзләре үк образга әйләнгәннәре (символлар), күчерелмә мәгънәлеләре (метафора, метонимия, сынландыру, гипербола, юмор), предметлы сурәтләү чаралары (синонимнар, антонимнар, эпитет, чагыштыру), әдәби нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь, гади сөйләм, арго һәм жаргон сүзләр, варваризмнар) бар. Телдә фразеологизмнар да иркен кулланыла. Г. Ахунов – әнә шул тел-стиль чараларына җан кертеп, аларны иң оста кулланып язучыларның берсе. Түбәндә без аның нефтьчеләр турында язылган “Хәзинә” романының тел-стиль үзенчәлекләренә тукталырбыз.

         Әсәрдә әһәмиятле рольне лексик һәм стилистик чара буларак кулланылган градация уйный. Язучы бер-берсен көчәйтә баручы, бер-берсенә өстәлә торучы сурәт тудыра. Шәвәли картның кызу холыклылыгын тасвирлаганда да, эчке кичерешләре турында сүз алып барганда да, язучы сыйфат-билгеләрне кат-кат, үсә баручы итеп тезә: “Аның инде бөтен Кәлимәткә дан тоткан гайрәтле заманнары үтеп бара, ул инде әүвәлгечә җир җимертеп эшли алмый, эшли алмавы өчен үрсәләнә...”, “...идәндә аунап яткан кәрәзле рамнарны тибеп очырды да, читлектән ычкынган арыслан кебек, бөтен өйне бер итеп йөри башлады; мич башында, җылыда чыпырдап утырган бал мичкәсен күтәреп идәнгә тондырды”.

Геройларның эчке халәте турында сөйләгәндә, язучы капма-каршылыкка (антиномия) мөрәҗәгать итә: “Вакыт-вакыт аңарда, боларның барысына да кул селтәп, агач күләгәсенә сузылу, гамьсез-ваемсыз яшәү теләге уяна, ләкин язлар җитеп, тау башлары тимгелләнгәч,  ... бөтен гомерен буразна арасында, басуларда үткәргән бу кешенең йөрәге чабыш аты кебек ярсый башлый”. Фәйрүзәне тасвирлаганда: “Акыл җитмәс дәрәҗәдә дорфалык, күздән яшь китерердәй нечкә күңеллелек бу үзсүзле ирдәүкә кызның канына сеңгән иде”.

Романның теле матур, гармонияле, һәр күренеш матурлык дәрәҗәсендә тасвирлана. Моңа ирешүдә язучыга ассоциатив сурәтләү чаралары (троплар) ярдәмгә килә. Язучы чагыштыру алымына бик еш мөрәҗәгать итә: кош балалары кебек таралып киткән улларының, уттай урак өстендә, әкият батырыдай җилләнеп, кеше гомере кичке шәфәкъ кебек, тимер келәшчә кебек таза бармаклары һ.б.

Эпитетлар шулай ук әсәрдә күп кулланыла: Зәй буеның яшел әрәмәләрен алсу төскә манган шәфәкъ нуры, кичке салкынча һава, йомшак киез каталарын, кәкре муенлы артыш таягына таянып, искиткеч хуш исле бөтнек үләне һ.б. Бер җөмлә эчендә үк эпитетлар һәм чагыштырулар яки эпитетлар һәм метафоралар китерелә: “Байтак еллар буена кешесез торган иске йорт Лотфулла абзыйларны караңгы чырай белән каршылады”, “...якты фатирның барлык уңайлыкларыннан соң ишле балалар белән монда килеп керү җәһәннәмгә керү белән бер иде”, “...тетрәнгән иреннәрендә тирән бер әрнешү, сүз белән әйтеп бирә алмастай газап”.

Әсәрдә табигать белән кеше янәшәлектә бирелә. Шуңа күрә дә Г.Ахунов табигать күренешләрен җанландыра: “Бу табигать балаларының үзара чебердәшүләрен ян тәрәзәдән җемелдәвек йолдызлар карап торды”.

Сурәтләнгәннәрнең тәэсир көчен арттыру өчен, язучы чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы – гиперболаны да оста файдалана: “Мәгыйшәнең толып җиңе чаклы бугазын туйдыру өчен бик күп кирәк”.

Әсәр стилендә фразеологизмнар арасына халык мәкальләрен, әйтемнәрен турыдан-туры куллану күп: “тешләгән җиреннән өзеп чыгара торган усал”, “аның өчен җан атучы егетләр”, “йөрәгендә ут кабызды”, “күзенә ак-кара күренми йөрде”, “кәеф-сафа коруы”, “җен әвәләгән бәйрәмгали”, “күзгә-башка күренеп китсә, укасы уңмас иде бит”, “мүк баскан йөрәкләрен”, “трай тибәргә” һ.б. Романда тасвирны төгәлләштерер өчен халык телендәге, фольклордан килгән тотрыклы эпитет, метафоралар да аеруча еш кулланыла.

Гади сөйләм сүзләре Шәвәли карт белән аның хатыны Мәгыйшәне сурәтләгәндә еш кулланыла: “авыл буйлап разбуй салды”, “яше солдат хезмәтеннән чыккан”, “җир җимертеп эшли”, “телеңә салынма”, “башыңны юләргә салма”, “бугазын тыгындырырга”, “чуты юк”, “талканы бик коры” һ.б.

Нефтьчеләр турында язылган әсәр булганга күрә, романда һөнәрчелек сүзләре дә киң урын алган: промысел, мазутлы, кожан, трест, вышка, макет, управляющий һ.б.

Әсәрдә рус алынмаларын  татар сөйләменә яраклаштырып куллану очраклары да күзәтелә. Мондый сүзләр күбрәк Йөзлекәй карчык сөйләмендә очрыйлар һәм шактый нык үзгәртелеп әйтеләләр, башлыча фонетик үзгәрешләр кичерәләр: “ишалуны” (эшелоны), нифте мае (нефть), керәчин (керосин) һ.б. Әлеге персонажның сөйләмендә без Казан арты сөйләменә хас җирле сөйләм үзенчәлекләрен дә күрә алабыз: “һәммәкәй”, “былчыратып”, “кече атна көн”, “атна ара көн”, “ярарые”, “өшәнчек” һ.б.

Язучы А.Гыйләҗев Г.Ахунов турында: ”Гариф белән эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр. Ул тормышны ярата белә, тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез...” – дигән. Әлеге фикерләр белән килешми мөмкин түгел.

Г.Ахунов иҗаты ул – халык милке, аның бөек хәзинәсе, шуңа күрә бу бөек иҗатка караш та лаеклы югарылыкта булырга тиеш.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на тему "Г.Ахуновның "Хәзинә" романында тел-сурәтләү чаралары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 367 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.11.2016 3085
    • DOCX 16.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сибгатуллина Альмира Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4223
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 40 человек

Мини-курс

Эффективное продвижение и организация проектов в сфере искусства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе