Инфоурок Другое СтатьиДоклад "Татар теле һәм әдәбиятының бүгенге көндәге роле"

Доклад "Татар теле һәм әдәбиятының бүгенге көндәге роле"

Скачать материал

    Татар теле һәм әдәбияты: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.

                                                                                    Халкым теле миңа-хаклык теле.

                                                                               Аннан башка минем телем юк.

                                                                                   Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

                                                                   Иле юкның гына теле юк.

            Мин-татар! Чөнки Татарстанда туганмын. Татар телендә телем ачылган, әти-әнием, әби-бабам да татар милләтеннән. Бу турыда беркемнән курыкмыйча, горурланып әйтә алам, чөнки милләтем йөзгә кызыллык китерә торган түгел.

      Мең елдан артык тарихы булган халкымның үткәне ихтирамга һәм соклануга лаек. Нинди генә авырлыклар килгәндә дә татарлар баш имәгәннәр. Явыз Иван да аларны диненнән, милләтеннән ваз кичтерә алмаган. Фашистларның җәһәннәмгә тиң зинданнарыннан да татар җыры яңгыраган. Яндырсалар да, ассалар да, киссәләр дә татарлар татар булудан туктамаган. Иман йорты булган мәчетләрнең манараларын кискәннәр, изге Коръән китапларын яндырганнар, ә алар качып уразасын тоткан, бисмилласыз, амин тотмый табынга утырмаган. Сөргеннәргә сөрелгән, михнәтләргә күмелгән...Әмма татарның Мөхәммәте, Мәһдие беркайчан да үзен Михаил дип әйтүләренә юл куймаган. Татар халкы бик галим, укымышлы халык булган. Алтыннардан да кыйммәтрәк бәһәле Дәрдмәнд китапханәсе, аксакалыбыз Риза Фәхретдин үгет-нәсыйхәтләре, мәхәббәт җырчысы Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” китабы-болар барсы да шуна раслаучы факторлар булып тора.

   Совет чоры елларында урыслашу киң колач җәелгән дәвердә, дөрес, татарларның абруе нык какшый. Урыс телен генә алга сөрү пропагандасы алып барыла. Татар китаплары аз нәшер ителә. Урыслашу шул дәрәҗәгә җитә ки, үзебезнең матур татар исемнәре урынына урыс исемнәре дә кушыла башлый. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә игътибар бетә. Җәмәгать урыннарында да урыс телендә генә сөйләшәләр. Ләкин дөньяның бөтен кисәге буйлап диярлек таралган халкым, таш астыннан шытып чыккан гөл кебек, бу чикләүләрне дә исән-имин җиңеп чыгуга ирешә. Үз теле- татар теленең абруен күтәрү өчен барын да эшли.

    1990 нчы елның 30 нчы августында Республикабызда истәлекле вакыйга була. Ул көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Республикам бәйсез дәүләткә әйләнә. Халкым үзенең беренче президентын сайлый.

   Дөньяда 6000 нән артык тел бар. Татар теле-ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу-туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аралаша ала. Татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге [һ], [ң], [къ], [гъ], [вау]авзлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең телебез Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80%ы Россиядә яши.

     Безнең Ватаныбыз - Татарстан. Башкалабыз елдан–ел матурая, үсә, зурая. Шәһәрләребездә, авылларыбызда мәчетләр төзелә. Казаныбыз үскән саен телебезнең әһәмияте дә артканнан арта. Татар гимназияләре ачыла. Шунысы куанычлы, әти-әниләр бу  гимназияләргә балаларын теләп бирәләр. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укытуга да караш уңай якка үзгәрде. Татар теле дәресләренең санын урыс теле дәресләре белән тигез күләмдә укыту закон нигезендә расланды. Урыс сыйныйфларында укучы балалар да безнең телебезне теләп, “кирәк” дип өйрәнә башладылар. Мәктәпләрдә татар теленнән дә мәҗбүри БЙА кертелде. Татарстанда яшәп тә, рус теле һәм математикадан гына имтиханнар бирү телебезне хурлый кебек иде.

   Ләкин борчылырлык сәбәпләр  бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый. Һөнәри училищеларда, колледжларда татар телен өйрәнүгә бик үк җитди карамыйлар. Сөйләшкәндә рус сүзләрен кыстырып сөйләшү дә “модада”. Ике телне кушып сөйләшү- бер телне дә юньләп белмәүчеләр эше икәнен кайчан аңларбыз?Татарстанда икетеллелек булса да, кибетләрдә, төрле җәмәгать урыннарында татарчаны гомүмән аңламаучылар эшләве дә күңелле күренеш түгел, билгеле.

    Минем үземнең әнием дә мәктәптә  татар теле һәм әдәбиятын укыта. 20 елдан артык балаларга туган телебезнең әһәмиятен, нечкәлекләрен аңлата. Ул бик еш: “Үз телен белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше, башкаларның телен белә алмый” ,-дип әйтергә ярата. Әнием үзе Теләче ягыннан. Шуңадырмы, Биектау ягы(икенче төрле Казан арты)сөйләменнән аның сөйләме дөреслеге, йомшаклыгы, әдәбилеге белән аерылып тора. Ул укыта башлагач, мәктәптә укытучыларның да, укучыларның да сөйләм калыбы камилләште, төзәлде дип әйтсәм дә бер ялгыш булмас дип уйлыйм. Ул безнең сөйләмебезне өйдә дә гел күз уңында тота. Гаиләбездә милли рух тәрбияләргә тырыша. Көзен казлар үскәч, каз өмәсе ясыйбыз. Җәй көне яңгырлар булмый торса, бала-чаганы җыеп “Карга боткасы” уйната. Мин әнием турында болай гына язмадым, билгеле. Әйтәсем килгән фикер шул:туган телеңне ярату, аңа хөрмәт  бишектә чакта ук сеңдерелергә тиеш. Гореф-гадәтләребез, милли традицияләребез белән танышу да иң беренче гаиләдә тамыр җәяргә тиештер? “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми” дигән мәкальне истән чыгарырга ярамый!

   Татар әдәбиятын төпсез хәзинә белән тиңләп була. Кайсы язучының әсәрен генә алма, аның төбендә тәрбия ята. Тукайның “Әллүкие” тибрәтеп йоклатса, “Шүрәлесе”, “Су анасы” ялганнамаска, батыр булырга өйрәтә. Фатих Әмирханы, Фәнис Яруллины язмыш җилләренә бирешмәскә, авырлыклар алдында сынмаска өйрәтсә, Муса Җәлиле, Абдулла Алишы Ватанны яратырга, илеңне сатмаска өлге булып тора. Туган ягыбызның яшел бишеккә тиң булуын Гомәр ага Бәширов, Мөһәммәт Мәһдиевләребез булмаса, каян белер идек? Хайваннарны, кошларны яратырга, кыерсытмаска Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуры”, Җ. Тәрҗемановның “Шуктуганы”өйрәтә бит?!

     Киләчәктә мин үз телемнең тагы да камилләшүен, киңрәк тамыр җәюен теләр идем. Кәрәзле телефоннарда татарча шрифтлар кертелсен иде. Татар хәрефләре белән язышып хәбәрләшсәк, язуыбызда хаталар азрак булыр бит?! Татарча әдәби китапларның чагыштырмача кыйбат булуы да укуны киметә. Аларның бәяләре бераз төшсә, укучылар саны да артыр  иде. Татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын киметмәсәләр, телебез үскәннән-үсәр дип уйлыйм. Без, киләчәк буын, үзебезнең балаларыбызны чын татар балалары итеп тәрбияләргә тиешбез. Әби-баба мирасын килер буыннарга түкми-чәчми тапшыру- изге бурычыбыз. Моны онытырга хакыбыз юк!

     Докладымны якташыбыз Садри Максуди сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз - телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз. Әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз.”

 

 

 

 

 

 

 

                       Доклад

            “Татар теле һәм әдәбияты:

       үткәне, бүгенгесе    һәм киләчәге”

 

 

                            

 

                           

                                                              

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад "Татар теле һәм әдәбиятының бүгенге көндәге роле""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по занятости населения

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 185 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2016 2400
    • DOCX 40 кбайт
    • 23 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазова Алсу Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мингазова Алсу Фаритовна
    Мингазова Алсу Фаритовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14781
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой