Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Дәрес эшкәртмәсе: Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.

Дәрес эшкәртмәсе: Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

5 нче сыйныф өчен әдәбият фәненнән дәрес эшкәртмәсе

Бикмуллина Рәмилә Гарифулловна

(югары квалификацион категорияле укытучы)

Тема: Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.

  1. Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: Г. Сабитовның “Ярсулы яз” әсәре белән таныштыру;

  2. коммуникатив максат: укучыларны образлы фикерләргә өйрәтү

  3. тәрбияви максат: балаларда үзара чын дуслык, бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

II. Бурычлары:

1) укучыларны проза әсәрләрен анализларга өйрәтү; 

2) балаларның фикерләү сәләтен, танып-белү осталыгын үстерү;

3) монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

III. Принциплары:

1) дидактик: фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;

2) лингвистик: функциональ;

3) методик: коммуникатив.

IV. Укыту ысуллары:тикшерү, өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, фронталь әңгәмә.

VI. Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.

Җиһазлау: 5 класс әдәбияты, презентация, язучы портреты, җыентыклары, “Яз” картинасы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы: Исәнмесез , укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Хәерле көн барыгызга да. Утырыгыз.

Көннәрегез имин булсын ,

Йөзләрегез балкып торсын ,

Күңелләрегездә шәфкать нуры

Сүнмәсен , сүрелмәсен.

-Менә шушындый изге теләкләр , якты уйлар белән дәресебезне башлап җибәрәбез.   

  1. Актуальләштерү. 

1) Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар, сез өйдә Габделхәй Сабитовның дәреслектә бирелгән тормыш һәм иҗат юлы белән танышып, шуның эчтәлеге буенча бер - берегезгә сораулар әзерләп килергә тиеш идегез. Әйдәгез, сүзне сезгә бирик. (Укучылар өйдә әзерләгән сорауларын, чиратлашып бер – берсенә әйтәләр, ә калганнары җавап бирә.)

Укучылар: Габделхәй Сабитов кайчан һәм кайда туган? (Габделхәй Сабитов 1931 нче елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында крестьян гаиләсендә туган.)

- Булачак язучы кайларда белем ала? ( Г.Сабитов башта туган авылында башлангыч белем ала, аннан соң Күзкәй урта мәктәбендә укый. Соңрак ул Мәскәүнең Әдәбият институтына укырга керә һәм драматургия бүлеген бетерә.)

- Г. Сабитов нәрсәләр иҗат иткән? (Ул шигырьләр, драма әсәрләре һәм хикәяләр иҗат иткән.)

- Ул иҗат эшеннән тыш кайларда хезмәт иткән, нәрсә белән шөгыльләнгән? ( Г. Сабитов берничә ел укытучы булып эшли, аннан соң Минзәлә район газетасы редакциясенә күчә. Соңрак Казан телевидениесендә әдәби – драматик тапшырулар буенча өлкән редактор була, республика балалар журналы “Ялкын”да, “Чаян” журналы редакциясендә эшли.)

2) Дәрес темасын ачыклау.

Укытучы: Укучылар, урамга күз салыгыз әле. Салкын кыш фасылыннан соң нинди үзгәрешләр күрәсез? (Урамда кояш яктырта. Җылы җилләр исә башлады. Кошлар сайрый. Яз килде.) (Слайд №1. Яз күренеше)

Укытучы: Яз – елның иң матур фасылы. Җылы, кояшлы көннәре, ярсулы ташулары, тургай моңы, беренче чәчәкләре белән күңелгә кереп кала ул. Табигать уяна, ерганаклардан челтерәп кар сулары ага, тирә-як яшеллекккә күмелә.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?

Укучылар: Без бүген дәрестә яз турында сөйләшәчәкбез.

Укытучы: Әйе, безнең бүгенге темабыз Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.  ( Слайд №2)

I I I. Яңа материал өстендә эшләү.

а) Сүзлек эше. ( Слайд №3)

Укытучы: Хикәядә таныш булмаган сүзләр очрый. Бу язучы туган Минзәлә ягына хас диалекталь сүзләр.

каралама -  черновик; 

борыс – ишек, тәрәзә яңагы һ.б. ш. ясау өчен дүрт кырлы озын агач материал;

гөлбәч – мич арасы;

күлдәвек – җыелып торган сулык, лужайка;

бәкәл – тояклы хайваннарның аякларында, арт якта, тояктан өстәрәк чокырланып торган урын, буынтык;

элпә – тере организмда тышча яки пәрдә булып хезмәт итә торган яры.

б) Әсәрне йөгерек укучы укучылардан укыту.

в) Хикәянең эчтәлеге буенча эш алып бару.

Укытучы: Балалар, хикәя сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады?

Укучылар: Хикәя җиңел укыла, темасы да мәктәп тормышына якын, геройлары да безнең яшьтәшләребез.

Укытучы: Искә төшерик әле, нәрсә ул хикәя? Хикәя  нәрсә турында? 

Укучылар: Хикәя –тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

Укытучы: Төп образлар кемнәр?

Укучылар: Төп образлар: Гамил, Гөлүсә, Галләм абзый - укытучы.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (Слайд №4.)

Укытучы: Укучылар, язучы язның  характерлы билгеләрен нинди матур сүзләр белән белдерә?Шул урыннарны табып укып китик әле. 

Укучылар: “Ярсынып, изүләрен чишеп җибәрде”, “юлларда кара чыкты”, “күпер төпләрендә,  мәктәп яннарында  күлдәвекләр ясалды”, “чыпчыклар канатларын юа”, “күгәрченнәр су эчә”, “Чапан-тау кардан арчылып килә”, “яшь каеннар бөре бүрттерә”, “кояш авыз ерып тора”, “кыектан тамган тамчылар”, “яз кояшы җан өргән”.

Укытучы: Ә Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә?  Автор аны кайсы юлларда, нинди сүзләр ярдәмендә белдерә? (Дәреслектән табып укыйлар. 285 -286 б.). 

Укытучы: Сезгә Гамилнең нинди сыйфатлары ошады, кайсылары белән килешмисез?

Укучылар: Гамил яхшы укучы. Тырыш, математика фәнен яхшы белә, уңган, тәртип ярата, өйгә кайткач. Гөлләргә су сибә, балтырын чукыган йомырка баскан  казга да мәрхәмәтле, ишекне ачып аны тышка чыгара. Бәрәннәрне тиз генә әниләренә имәргә кушып керә, матурлыкны аңлый-күрә белә, тиз кызып китә, ләкин усаллыгы юк, Галләм абыйны да хөрмәт итә, авырту китерүдән курка, аны да аңлый. Гөлүсәгә карата да аның хисләре җылы дип уйлыйм мин.

Укытучы: Гамил белән Гөлүсә мөнәсәбәте сездә нинди уй-фикерләр уята? 

Укучылар: Фикер алышалар. Алар арасында җылы мөнәсәбәт шаян хәрәкәтләр, сыйфатлар аша бирелә. Гамил караламасын бирмәгәч, Гөлүсә урындыкка авторучка куя, Гамил карага буяла. Кунак ашы-  кара каршы дип, Гамил сулы чокыр казый, ә үзе кызны кызгана, кисәтә. Алар үртәшәләр, тик үпкәләмиләр. Аларда беркатлы җылы мөнәсәбәт. Киләчәктә алар яхшы дуслар булырлар дип уйлыйм. Әлегә аларның дуслыклары башланып кына килә. Гамил Гөлүсәгә битараф түгел, ул аның матурлыгына, күзләренә, керфекләренә сокланып карый. Ачуланса да матур  күренә. Аның чокырга төшүен дә теләми.

Укытучы: Балалар, әйдәгез, Гөлүсәнең портретын төзеп карыйк. 

Укучылар: Гөлүсә шаян кыз, иркәрәк, чөнки ул контроль эшен дә Гамилдән күчерергә өметләнеп утыра, ә Гамил караламасын бирмәгәч ачуы килә; ялкаурак кыз, әгәр башын эшләтсә, яхшы укыр иде; иренчәк, сырпаланырга ярата, Гамил дә аны песи баласы белән чагыштыра “ мәче тек мәче”, “колагын шомарткан, муенын җыерган”, “чыпчык аулаган мәче кебек, “мәче кебек үз эшен эшләгән”кебек сүзләр бар хикәядә. Әле ул чиста, пөхтә кыз да. Яхшы дус та була ала.Үткен, чая  телле д).

V.Физминутка. Слайд№5

Укытучы: Укучылар, барыбыз да торып бастык һәм бераз ял итеп алабыз.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.

VI. Яңа материал өстендә эшне дәвам итү.

Укытучы: Язучы Г.Сабитов әсәрендә кешелеклелек сыйфатларын оста итеп чагылдыра алган. Ничек уйлыйсыз, мондый сыйфатлар кайсы образлар аша ачылган?

Укучылар: Фикер алышу. Минемчә бу кешелеклелек сыйфаты Гамилдә бар. Чөнки ул яхшы малай, ярдәмчел, кешелекле, үзен тешләгән казга да сукмый, Гөлүсәне дә суга төшерми, кисәтә, үч алырга уйласа да, моны эшләми һәм укытучы абыйны күргәч, ахыры начар бетүен чамалый. Әллә тургайлар киңәш бирде инде ди. Ә минемчә Галләм абзый образы кешелеклелеккә ия. Ул сугышта булган, аягы юк, шаян телле, балаларны ярата, аңлый сизә белә. Ачуланмый да. Сабыр ул. Үткен күзле. Зур ихтирамга лаек кеше. (Слайд №6 Укытучы абый.)                  

Укытучы: Балалар, хикәядә тагын бер образ бар. Ул үз фикерен, әсәрдәге ролен канат җилпүе аша белдерә. (Слайд №6 Күбәләк.) Ул безгә нәрсә турында хәбәр итә икән?

Укучылар: Ике укучы, малай һәм кыз, арасында башлана башлаган яңа хисләр, дуслык хисләре уянуны хәбәр итә.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Урамда әле ныклап суыклар да бетмәгән, ә күбәләк урамга ашкына. Укучылар да шулай. Гамилнең  йөрәге ашкына, ярсый. Мондагы күбәләк - мәхәббәт һәм матурлык символы. Күбәләккә:”Иртәрәк уянгансың, алда әле очар көннәрең!”- ди автор. Моны Гамил һәм Гөлүсәгә карата да әйтеп була . Алар арасында яз кебек яңа  ярсулы хисләр уянып килә.

VII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Ә хәзер дәрестә алган белемнәребезне тагын бер кат тикшереп китәрбез.(Бирем укучыларның белем дәрәҗәсенә карап төзелгән.)

1 нче вариант
Бу биремнәрне үтәгәндә, үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып,бер сүз яки сүзтезмә белән язып ал.
1. Хикәядә вакыйгалар барган авылның исеме ничек?
2. Кайсы тау кардан арчылып килә?
3. Хикәяләүче малайның исеме ничек?
4. Укытучының исеме ничек?
5. Хикәяләүченең партадашы кем?Ул нинди фәнне бик үк яхшы белми?
6. Парта утыргычында нәрсә шытырдап куя?
7. Хикәядә нинди йорт хайваннары телгә алына?
8. Төп герой нинди усаллык эшләргә тели?
9. Урамда да, өйдә дә нәрсә күзләрне камаштыра?
10. Ике тәрәзә арасында кыш буе нәрсә ята? ( Слайд №7-тикшерү)

2 нче вариант
Бу биремнәрне үтәгәндә, кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз 
1. Гамилнең нинди сыйфатлары әйбәт,ә кайсы сыйфатлары белән килешмисез?  
2. Галләм абыйның кайсы сыйфатларын югары бәялисез? Ни өчен?
3. Гамил белән Гөлүсә мөнәсәбәте сездә нинди уй-фикерләр уята?Ул мөнәсәбәтләрнең җылылыгы нәрсәдә? 
4. Язучы телендә нинди мәкаль һәм әйтемнәр куллана? (Тикшерү.)
VII. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (Җаваплар тыңланыла.)

в) Укучыларның белемнәрен бәяләү.

в) Өй эше бирү. (Слайд №8)

Укытучы: Көндәлекләрне алып, өй эшен язып куегыз.

1. Мәҗбүри эш: хикәянең эчтәлеген сөйләргә .

2. Ярым – иҗади эш: хикәядән язучы кулланган мәкаль һәм әйтемнәрне табыгыз, шуларны кертеп җөмләләр төзеп языгыз.

3. Иҗади эш: үзегез күрергә теләгән укытучыны ни рәвешле күз алдына китерәсез? Җавапларыгызны дәлилләгез. Шул турыда кечкенә хикәя язып килергә.

Укытучы: Дәрес бетте. Барыгызга да зур рәхмәт.

 



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 27.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров466
Номер материала ДВ-201556
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх